Яхъя
17 Шуннан соң Гайсә күккә карап болай диде: «Әтием, вакыт җитте. Улың сине данласын өчен, улыңны данла.+ 2 Шулчак син улыңа бөтен кешеләр өстеннән хакимлек биргән кебек,+ улың да син аңа биргән кешеләрнең барысына+ мәңгелек тормыш бирер.+ 3 Мәңгелек тормышка ия булыр өчен,+ синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга* кирәк.+ 4 Син тапшырган эшне башкарып чыгып,+ мин сине җирдә данладым.+ 5 Хәзер дә, Әти, мине данла: миңа синең яныңда булырга һәм дөнья яратылганга кадәр синең яныңда булган даныма ия булырга рөхсәт ит.+
6 Син дөньядан алып миңа биргән кешеләргә мин синең исемеңне ачык билгеле иттем.+ Алар синеке иде, һәм син аларны миңа бирдең. Алар синең сүзеңне тота. 7 Хәзер алар син миңа биргән бар нәрсә синнән икәнен белә, 8 чөнки миңа әйткән сүзләреңне мин аларга җиткердем,+ һәм алар бу сүзләрне кабул иттеләр. Алар минем синең вәкилең булып килүемне һичшиксез аңладылар+ һәм синең тарафтан җибәрелүемә ышандылар.+ 9 Мин алар өчен үтенеп сорыйм. Дөнья өчен түгел, ә син миңа биргәннәр өчен үтенеп сорыйм, чөнки алар — синеке, 10 һәм минем бар нәрсәм — синеке, ә синеке — минеке.+ Мин алар арасында данландым.
11 Мин дөньяны калдырып китәм, ә алар дөньяда калалар,+ һәм мин синең яныңа барам. Мөкатдәс Әтием, без бер* булган кебек, алар да бер* булсын өчен,+ аларны син миңа биргән исемең хакына саклап тор.+ 12 Алар белән бергә булганда, мин аларны син миңа биргән исемең хакына саклап тордым.+ Мин аларны саклап калдым, һәм һәлакәт угылыннан башка+ берсе дә югалмады.+ Бу — Язмадагы сүзләр үтәлсен өчен булды.+ 13 Әмма хәзер мин синең яныңа барам һәм, алар минем шатлыгым белән тулы булсын өчен, моның барысын әле бу дөньяда калган чакта сөйлим.+ 14 Мин аларга синең сүзеңне җиткердем, әмма дөнья аларга нәфрәтләнде, чөнки мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел.+
15 Аларны дөньядан алуыңны түгел, ә Явыздан саклавыңны үтенәм.+ 16 Мин дөньядан булмаган кебек,+ алар да дөньядан түгел.+ 17 Аларны хакыйкать ярдәмендә изге ит.*+ Синең сүзең — хакыйкать.+ 18 Син мине дөньяга җибәргән кебек, мин дә аларны дөньяга җибәрдем.+ 19 Алар да хакыйкать ярдәмендә изге ителсен өчен, үземне алар хакына изге итәм.
20 Мин алар өчен генә түгел, ә аларның сүзе аркылы миңа иман итә башлаячак кешеләр өчен дә үтенеп сорыйм. 21 Моны алар бөтенесе бер булсын өчен эшлим.+ Әти, син минем белән, ә мин синең белән бердәмлектә торган кебек,+ алар да безнең белән бердәмлектә торсыннар, шулчак дөнья минем синең тарафтан җибәрелгәнемә ышаныр. 22 Без бер булган кебек, алар да бер булсын өчен,+ мин аларга син миңа биргән данны бирдем. 23 Алар камил бердәмлектә* булсыннар өчен, шулай ук дөнья минем синең тарафтан җибәрелгән булуымны һәм аларны мине яраткандай яратуыңны белсен өчен, мин алар белән, ә син минем белән бердәмлектә торасың. 24 Әти, син миңа биргән кешеләрнең минем белән бергә шул ук урында булуларын+ һәм син миңа биргән данны күрүләрен телим, чөнки син мине әле дөнья яратылганчы сөйдең.+ 25 Гадел Әтием, дөнья сине белми,+ ә мин беләм,+ һәм алар минем синең тарафтан җибәрелгәнемне белә. 26 Алар башкаларны син мине яраткандай яратсын өчен һәм мин алар белән бердәмлектә торсын өчен,+ мин аларга синең исемеңне ачтым һәм алга таба да ачачакмын».+