10 Богаз аңа болай диде: «И кызым, Йәһвә сиңа фатихасын бирсен. Бу юлы син элеккегә караганда да күбрәк тугры мәхәббәт күрсәттең.+ Баймы, ярлымы, яшь егет эзләмәдең. 11 Шуңа күрә, кызым, бер дә курыкма. Синең һәр үтенечеңне үтәрмен,+ чөнки шәһәрдәгеләрнең һәммәсе синең яхшы хатын булуыңны белә.