Ирмия
51 Йәһвә болай дип әйтә:
2 Мин Бабылга җилгәрүчеләрне җибәрермен,
Алар аны җилгәрер һәм аның җирен буш калдырыр.
Алар бәла-каза килгән көнне аңа каршы бар яктан ябырылыр.+
3 Укчы үз җәясен бөкмәсен.
Көбә киеме кигәннәрнең берсе дә үз урыныннан торып басмасын.
Аның яшь кешеләрен кызганмагыз.+
Бар гаскәрен юк итегез.
5 Исраи́л белән Яһүд тол хатын булып калмады, Аллаһылары — Гаскәрләр Иясе Йәһвә аларны калдырмады.+
Ләкин аларның җире* Исраилнең Изге Аллаһысы алдында бик гаепле.
Аның гөнаһы өчен һәлак булмагыз.
Бу бит — Йәһвәнең үч алу вакыты.
Ул аңа кылган бар эшләре өчен кайтара.+
7 Бабы́л — Йәһвә кулындагы алтын касә.
Ул бөтен җирне исертте.
Халыклар аның шәрабын эчте.+
Менә ни өчен алар акылдан язды.+
8 Бабыл кинәт җимерелеп төште һәм челпәрәмә килде.+
Аның турында кайгырып елагыз!+
Аның авыртуын басар өчен бәлзәм алыгыз, бәлки, ул савыга алыр».
9 «Без Бабылны савыктырырга тырыштык, ләкин ул савыкмады.
Аны калдырыгыз, әйдәгез, кайтыйк, һәркем үз җиренә кайтсын.+
Аның хөкем ителә торган эшләре күкләргә хәтле барып җитте,
Болытларга кадәр иреште.+
10 Йәһвә безнең өчен гаделлек урнаштырды.+
Килегез, Сионда Аллаһыбыз Йәһвәнең кылган эше турында сөйлик».+
11 «Укларны шомартып ялтыратыгыз,+ түгәрәк калканнар алыгыз.*
Йәһвә Ми́дия патшаларының рухын кузгатты,+
Чөнки ул Бабылны җимерергә ниятли.
Шулай итеп Йәһвә үч ала, үз гыйбадәтханәсе өчен үч ала.
12 Бабыл стеналары каршысына билге* күтәрегез.+
Каравылчыларны ныгытыгыз, сакчылар куегыз.
Яшерен урында дошманны сагалап ятар өчен кешеләр әзерләгез.
Чөнки Йәһвә ният корды,
Ул Бабылда яшәүчеләр турындагы үз вәгъдәсен үтәячәк».+
14 Гаскәрләр Иясе Йәһвә үзе* белән ант итте:
„Мин сине саранчадай күпсанлы кешеләр белән тутырырмын.
Алар синең җимерелүеңә сөенеп, кычкыра-кычкыра тантана итәр“.+
15 Ул — үз кодрәте белән җирне Булдыручы,
Ул үз зирәклеге белән уңдырышлы җирне урнаштырган,+
Үзенең аңлау сәләте белән күкләрне җәйгән.+
17 Һәркем акылсыз эш итә, беркемнең дә белеме юк,
Кисеп һәм уеп ясалган пот аркасында һәр алтын остасы оятка калыр,+
Чөнки аның потлары* — ялган нәрсә,
18 Алар — буш нәрсә+ һәм адәм көлкесе.
Аларның җавапка тартылачак көннәре килгәч, алар юкка чыгар.
Аның исеме — Гаскәрләр Иясе Йәһвә».+
20 «Син кулымдагы чукмар, сугыш коралы.
Аның белән мин халыкларны тар-мар итәрмен
Һәм патшалыкларны җимерермен.
21 Сине кулланып, мин атны һәм җайдакны,
Хәрби арбаны һәм анда утыручыны тар-мар итәрмен.
22 Сине кулланып, мин ир-атны да, хатын-кызны да,
Карт кешене дә, малайны да,
Яшь кешене дә, кызны да тар-мар итәрмен.
23 Сине кулланып, мин көтүчене дә, көтүен дә,
Игенчене дә, җиккән хайваннарын да,
Идарәчене дә, түрәне дә тар-мар итәрмен.
24 Мин Бабылга һәм Калдайда бар яшәүчеләргә
Сионда синең күз алдыңда кылган бар явызлыклары өчен тиешлесен кайтарырмын»+,— ди Йәһвә.
25 «Мин сиңа каршы чыгам,+ и һәлакәтле тау,
Бөтен җирне юк итүче+,— дип әйтә Йәһвә.—
Мин кулымны сузармын һәм сине кыялардан бәреп төшерермен,
Сине янып беткән тау итәрмен».
26 «Кешеләр синнән почмак ташы яки нигез ташы итеп кулланыр өчен таш алмас,
Чөнки син мәңгегә буш калырсың»+,— ди Йәһвә.
Аңа каршы сугышыр өчен гаскәриләрне яллаучы гаскәр башлыгы куегыз.
Атлар яшь саранчадай чабып килсен.
28 Аңа каршы сугышыр өчен халыкларны,
Ми́дия патшаларын,+ идарәчеләрен, түрәләрен
Һәм алар идарә иткән бар җирләрне әзерләгез.
29 Җир тетрәр һәм калтырап торыр,
Чөнки Йәһвәнең Бабылга карата уй-нияте —
Аны коточкыч нәрсә итү һәм яшәүчесез калдыру уй-нияте үтәлер.+
30 Бабыл сугышчылары бүтән көрәшми.
Алар үз ныгытмаларында утыра.
Аларның көчләре бетте.+
Алар хатын-кыздай булып калды.+
Шәһәр йортларына ут төртелгән.
Бикләре сындырылган.+
Алар Бабыл патшасына мондый хәбәр китерә:
33 Гаскәрләр Иясе Йәһвә — Исраил Аллаһысы болай ди:
«Кыз Бабыл ындыр табагына охшаш.
Аны таптар өчен вакыт килде.
Тиздән аның өчен урак өсте җитәр».
34 «Бабыл патшасы Нәбукадниза́р мине йотты.+
Үз ашказанын кыйммәтле әйберләрем белән тутырды.
Ул мине чайкады да чыгарып түкте.
35 „Бабыл аркасында үзем һәм тәнем кичергән җәбер-золым аның үз башына төшсен!“ — дип әйтә Сионда яшәүче.+
„Түгелгән каным өчен гаеп Калдайда яшәүчеләр өстендә булсын“,— ди Иерусалим».
36 Шуңа күрә Йәһвә болай дип әйтә:
Мин аның диңгезен корытырмын һәм коеларын сусыз калдырырмын.+
Ул коточкыч нәрсә булыр, кешеләр аны күреп, сызгырып куяр.
Анда һичкем яшәмәс.+
38 Алар бергәләп яшь арысланнар шикелле үкерер,
Арыслан балаларыдай ырылдар».
Шунда алар гасырларга йоклап китәр
Һәм инде уянмас+,— дип әйтә Йәһвә.—
40 Мин аларны суеласы сарыкларны,
Сарык тәкәләре белән кәҗәләрне алып барган кебек алып барырмын».
Бабыл халыклар арасында коточкыч нәрсәгә әйләнде!
42 Диңгез Бабыл өстенә ябырылды.
Аны күпсанлы дулкыннары белән каплады.
43 Аның шәһәрләре куркыныч нәрсә, сусыз җир, чүл булды.
Бу җирдә беркем яшәмәс һәм аның аша һичкем үтмәс.+
Халыклар аңа бүтән агылмас.
Бабыл стенасы җимерелеп төшәр.+
Җаныгызны Йәһвәнең ялкынлы ачуыннан+ коткарыгыз!+
46 Куркак булмагыз һәм бу җирдә ишетелгән хәбәрдән котыгыз алынмасын.
Бер елны — бер хәбәр,
Ә киләсе елны башка бер хәбәр килер.
Бу хәбәр шул җирдәге җәбер-золым турында һәм бер идарәчегә каршы чыгучы башка бер идарәче турында.
47 Шуңа күрә шундый көннәр килә ки,
Мин Бабылның уеп һәм чокып ясалган потларын җимерермен.
Аның бөтен җире хурлыкка калыр,
Аның бар яшәүчеләре, үтерелеп, анда ятып калыр.+
48 Бабыл җимерелгәч,
Күкләр, җир һәм андагы бар нәрсә шатлыктан кычкырыр,+
Чөнки анда төньяктан җимерүчеләр килер+,— ди Йәһвә.—
49 Бабыл исраиллеләрне үтерде,+
Бабылда бөтен җир кешеләре һәлак булды.
50 Кылычтан котылып калган кешеләр, барыгыз, тукталмагыз!+
Еракта да Йәһвәне истә тотыгыз,
Иерусалим күңелегездән чыкмасын».+
51 «Без оятка калдык, бездән көлделәр.
Йөзебезне хурлык каплады,
Чөнки чит ил кешеләре Йәһвә йортының изге урыннарына каршы чыкты».+
52 «Шуңа күрә шундый көннәр килә ки,— дип әйтә Йәһвә,—
Мин Бабылның уеп һәм чокып ясалган потларын җимерермен.
Аның бар җире буйлап яраланган кешеләр ыңгырашып ятар».+
53 «Бабыл күкләргә кадәр күтәрелсә дә,+
Хәтта биек ныгытмаларын ныгытса да,
Мин аңа җимерүчеләрне җибәрермен»+,— ди Йәһвә.
54 «Тыңлагыз! Бабылда — кычкыру тавышы,+
Калда́й җирендә зур бәла-каза тавышы ишетелә,+
55 Чөнки Йәһвә Бабылны тар-мар итә.
Ул аның көчле тавышын юк итәр.
Аларның дулкыннары күп сулардай үкерер.
Аларның тавышлары ишетелер.
56 Бабылга каршы җимерүче килер.+
Аның гаскәриләре кулга алыныр.+
Җәяләре тар-мар ителер.
57 Мин аның мирзаларын һәм зирәк кешеләрен,
Идарәчеләрен, түрәләрен һәм гаскәриләрен эчертеп исертермен.+
Алар гасырларга йоклап китәр
Һәм инде уянмас»+,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә исемле Патша.
58 Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди:
«Бабыл стенасы калын булса да, тулысынча җимерелер,+
Капкаларына, биек булсалар да, ут төртерләр.
Халыклар заяга гына авыр эшләр,
Милләтләр эшли-эшли алҗып бетәр, әмма барысын ут йотар».+
59 Патша хуҗалыгы өчен җаваплы Сира́й (ул Нәринең улы,+ Нәри́ Мәгъсиянең улы) Яһүд патшасы Сидкыя́ белән Бабылга киткәндә, Ирмия пәйгамбәр аңа әмер бирде. Бу Сидкыя патшаның идарә итүенең дүртенче елында булды. 60 Ирмия́ Бабыл дучар булачак бар бәла-казаларны бер китапка язып куйды. Бабыл турындагы бар бу сүзләрне язды. 61 Моннан тыш, Ирмия Сирайга болай диде: «Бабылга килгәч һәм аны күргәч, бар бу сүзләрне кычкырып укы. 62 Шуннан соң болай дип әйт: „И Йәһвә, син бу урын юк ителәчәк, анда һичкем — кеше дә, хайван да яшәмәячәк, һәм ул мәңгегә буш калачак дидең“.+ 63 Бу китапны укып чыккач, аңа таш бәйлә дә Евфратка ташла. 64 Шуннан соң болай дип әйт: „Нәкъ шулай ук Бабыл да батар һәм мин аңа китерәчәк бәла аркасында инде беркайчан да күтәрелмәс.+ Анда яшәүчеләр алҗып бетәр“».+
Шуның белән Ирмиянең сүзләре тәмамланды.