95 Килегез, Йәһвәгә шатланып аваз салыйк!
Коткаручы Кыябызга тантана белән аваз салыйк.+
2 Әйдәгез, аның алдына рәхмәтләр белән килик,+
Аңа җырлыйк һәм тантана белән аваз салыйк.
3 Чөнки Йәһвә — бөек Аллаһы,
Башка барлык илаһлар өстеннән бөек Патша.+
4 Җир тирәнлекләре аның кулында,
Тау башлары — аныкы.+
5 Диңгез аныкы, аны ул барлыкка китергән,+
Җирне аның куллары бар иткән.+
6 Килегез, гыйбадәт кылыйк, сәҗдә кылыйк,
Безне Яратучы Йәһвә алдында тез чүгик.+
7 Чөнки ул безнең Аллаһыбыз,
Ә без аның көтүлегендәге халык,
Аның кайгыртуындагы сарыклар.+
Бүген, әгәр дә сез минем тавышымны ишетәсез икән,+
8 Ата-бабаларыгыз Масса́һ көнне чүлдә+
Мәрибә́ янында үҗәтләнгәндәй үҗәтләнмәгез.+
9 Ул вакытта алар мине сынады,+
Кылган эшләремне күргән булсалар да, миңа каршы чыкты.+
10 40 ел буе мин шул буынга карата җирәнү хисе тойдым һәм:
«Бу халыкның йөрәге һәрвакыт адаша,
Алар минем юлларыма төшенмәделәр»,— дидем.
11 Шунда ачуым чыгып:
«Алар минем тынычлыгыма кермәячәк»,— дип ант иттем.+