Наһум
3 Кан коючы шәһәргә кайгы!
Һәр җирендә ялган белән талау.
Ул һичкайчан табышсыз калмый!
2 Камчының тавышы яңгырый, һәм тәгәрмәчләр дөберди,
Ашкынып атлар чаба, сикерә-сикерә баручы арба тавышы яңгырый.
3 Җайдаклар атларга атланып бара, кылычлар ялтырап тора, сөңгеләр ялт-йолт килә,
Мәетләр бихисап, үлгән кешеләр өелеп-өелеп ята —
Үле гәүдәләр чиксез күп.
Алар мәетләргә абына-сөртенә бара.
4 Моның барысы фахишәнең күп санлы фахишәлеге аркасында.
Бу чибәр һәм сокландыргыч хатын сихерчелектә остарып беткән.
Фахишәлеге белән халыкларны һәм сихерчелеге белән кабиләләрне тозакка эләктерә.
5 «Менә! — дип игълан итә Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— мин сиңа* каршы чыгам.+
Итәгеңне йөзеңә күтәрермен.
Халыкларга — синең шәрә тәнеңне,
Патшалыкларга хурлыгыңны күрсәтермен.
7 Сине күрүче һәркем синнән качып китәр+ һәм:
„Нинәвә́ җимерелде!
Аны кем кызганыр?“ — дип әйтер.
Сине юатучыларны кайдан табыйм?
8 Син Нил каналлары+ янында утырган Но-амоннан*+ яхшыракмы?
Аны сулар урап алган иде.
Диңгез аның байлыгы һәм стенасы иде.
9 Хәбәшстан да, Мисыр да аның чиксез кодрәтенең чыганагы иде.
Пут+ һәм ливиялеләр аның ярдәмчеләре иде.+
Балалары да һәр урамның почмагында ботарланды.
Данлыклы кешеләрен жирәбә салып бүлделәр,
Бар бөек кешеләрен богауладылар.
Син яшеренерсең.
Дошманыңнан качарга сыену урыны эзләрсең.
12 Синең бар ныгытмаларың беренче җимешләре өлгергән инҗир агачлары сыман.
Аларны селкетсәләр, җимешләре ашаучының авызына өзелеп тә төшәр.
13 Менә гаскәриләрең синең араңдагы хатын-кызлар шикелле.
Җиреңнең капкалары дошманнарың алдында киң ачык булыр.
Капкаларыңның бикләрен ут йотар.
Ныгытмаларыңны ныгыт.
Баткаклыкка барып балчык таптап из.
Кирпечләр сугар өчен форма әзерлә.
15 Хәтта анда да ут сине йотар.
Кылыч сине һәлак итәр.+
Яшь саранча кебек ул сине ашап бетерер.+
Яшь саранча күп санлы булган кебек, күп булып үрче!
Әйе, үзеңне саранча кебек күп санлы ит!
16 Син күкләрдәге йолдызлар саныннан да күбрәк сәүдәгәрләр булдырдың.
Яшь саранча үз тирен салып ташлый һәм очып китә.
17 Синең сакчыларың саранча шикелле,
Гаскәр башлыкларың саранча өере сыман.
Алар салкын көннәрдә таш абзарларда туктала.
Әмма кояш яктыртканда очып китә,
Һәм аларның кая киткәнен беркем дә белми.
18 Синең көтүчеләрең, и Ассирия патшасы, йокымсырый.
Бөекләрең өйдә утыра.
Халкың таулар буйлап таралган,
Беркем дә аларны җыймый.+
19 Башыңа төшәчәк бәладән сиңа котылу юк.
Яраң савыктырырлык түгел.