Зәбур
Дирижер өчен: «Лаләләр»гә* салынган. Искә төшерү. Асафның+ мәдхиясе. Җыр.
Кил һәм коткар безне.+
3 И Ходай, безне яңадан аякка бастыр.+
Без котылсын өчен, нурлы йөзең безгә таба борылсын.+
4 Гаскәрләр Аллаһысы Йәһвә, кайчанга чаклы үз халкыңның догасы сине ярсытып торыр?+
5 Син аларга икмәк ашаткандай күз яшьләре ашатасың,
Гарык булганчы күз яшьләре эчертәсең.
6 Син безне күршеләребезнең талашуына сәбәпче итәсең.
Дошманнарыбыз безне ничек тели, шулай мыскыл итә.+
7 И Гаскәрләр Аллаһысы, безне яңадан аякка бастыр.
Без котылсын өчен, нурлы йөзең безгә таба борылсын.+
9 Аның өчен урын чистарттың,
Һәм ул тамыр җәеп, җир йөзен тутырды.+
10 Таулар — аның күләгәсе белән,
Аллаһының эрбет агачлары аның ботаклары белән капланды.
12 Нигә син йөзем бакчасының таш коймаларын җимереп,+
Үтеп баручыларның һәммәсенә аның җимешләрен өзеп алырга рөхсәт итәсең?+
14 И Гаскәрләр Аллаһысы, кире кайтчы,
Күктән күз сал һәм күрче!
16 Ул кисеп ташланган һәм утта яндырылган.+
Халык синең шелтәңнән* һәлак була.
18 Һәм без синнән читкә борылмабыз.
Без исемеңне чакыра алсын өчен, исән көенчә сакла безне.
19 И Гаскәрләр Аллаһысы Йәһвә, безне яңадан аякка бастыр.
Без котылсын өчен, нурлы йөзең безгә таба борылсын.+