Дирижер өчен. Давытның җыры.
20 Кайгылы көнеңдә Йәһвә сиңа җавап бирсен.
Ягъкуб Аллаһысының исеме сине якласын.+
2 Ул изге урыннан сиңа ярдәмен җибәрсен,+
Сионнан+ сиңа көч бирсен.
3 Ул синең бар бүләкләреңне исендә тотсын,
Яндыру корбаныңны теләп кабул итсен. (Села)
4 Ул күңелең теләгәнне үтәсен,+
Бөтен уй-ниятләреңне уңышлы итсен.
5 Без синең коткару китергән эшләреңә шатланып аваз салырбыз,+
Аллаһыбызның исемен мактарбыз.+
Йәһвә бөтен үтенечләреңне чынга ашырсын.
6 Йәһвәнең үз майланганын коткаруын мин хәзер беләм.+
Ул аның догасына үзенең изге күкләреннән җавап бирә,
Уң кулы белән аны гаҗәеп итеп коткара.+
7 Кемдер сугыш арбаларына, кемдер атларына өмет баглый,+
Ә без Аллаһыбыз Йәһвәне исеме белән чакырабыз.+
8 Алар абынып егылды,
Без исә, күтәрелеп, аякка бастык.+
9 И Йәһвә, патшаны коткар!+
Ярдәм сорап чакырган көнне ул безгә җавап бирәчәк.+