Һошия
Алар алдап яши.+
Караклар бәреп керә һәм җинаятьчеләрнең бандалары һөҗүм итә.+
2 Ләкин мин аларның бар явызлыкларын искә төшерермен+ дигән уй күңелләренә дә килми.
Үз эшләре аларны чолгап алды.
Алар минем йөзем алдында тора.
3 Алар патшаны — үз явызлыклары белән,
Мирзаларны үз ялганнары белән сөендерә.
4 Аларның барысы хыянәтче,
Алар икмәкче яккан мич сыман янып тора.
Ул, изгән камыры күтәрелгәнче, күмерләргә кагылмый тора.
5 Патшабыз бәйрәм иткән көнне мирзалар авырып китте:
Алар шәраб эчеп ярсыды.+
Патша үз кулын мыскыллап көлүчеләргә сузды.
6 Алар якынлашканда,* йөрәкләре мич сыман янып тора.
Икмәкче төне буе йоклап ята,
Ә иртән мичтәге ут дөрләп янып тора.
7 Аларның барысы мичтәй кызган,
Алар үз идарәчеләрен йота.
Бар патшалары егылган.+
Берсе дә мине чакырмый.+
8 Ифраи́м башка халыклар белән катышкан.+
Ифраим әйләндерелмичә калган түгәрәк көлчәгә охшаш.
9 Чит кешеләр аның көчен йоткан,+ ә ул моның турында белми.
Чал чәчләреннән башы агарып беткән, ә ул моны абайламый.
10 Исраилнең горурлыгы үзенә каршы шаһитлек бирә.+
Боларның барысына карамастан,
Алар үз Аллаһылары Йәһвәгә кайтмады+ һәм аны эзләмәде.
11 Ифраим беркатлы, акылсыз+ күгәрчен сыман.
Алар Мисырга ялвара,+ Ассириягә бара.+
12 Кая гына бармасыннар, алар өстеннән ятьмәмне җәярмен.
Мин аларны, күкләрдәге кошларны җиргә төшергән сыман, җиргә төшерермен.
Аларны җәмгыятьләренә бирелгән кисәтү буенча төзәтермен.+
13 Кайгы аларга, чөнки миннән качтылар!
Юкка чыгарлар, чөнки миңа каршы җинаять кылдылар!
Мин аларны йолып алырга җыенган идем, ә алар минем турында ялган сөйләде.+
Ашлык һәм яңа шәраб өчен алар үз-үзләрен җәрәхәтли.
Алар миңа каршы чыкты.
15 Мин аларны төзәтсәм дә, кулларын ныгытсам да,
Явыз мәкер корып миңа каршы чыгалар.
16 Алар башка якка китте, әмма югарырак нәрсәгә* түгел.
Алар бушаган җәя шикелле ышанычсыз.+
Мирзалары үзләренең дорфа телләре аркасында кылычтан һәлак булыр.
Шуңа күрә алардан Мисыр җирендә мыскыллап көләрләр».+