Зәбур
Дирижер өчен. Давытның мәдхиясе. Искә төшерү буларак.
70 И Аллаһы, мине коткарчы.
И Йәһвә, миңа ярдәмгә ашык.+
2 Җанымны эзләүчеләр
Оятка калсын, мәсхәрәгә төшсен иде.
Бәламә сөенүчеләр,
Хурлыкка калып, чигенсеннәр иде.
3 Миңа: «Сиңа шул кирәк!» — диючеләр
Оятка калып, китеп барсыннар иде.
«Аллаһы зурлансын!» — дисеннәр.
5 Мин исә ярдәмгә мохтаҗ һәм мескен.+
И Раббым, минем хакка тизрәк эш итче.+
Син — ярдәмчем һәм коткаручым минем.+
И Йәһвә, тоткарланма.+