Ирмия
43 Ирмия́ бар халыкка үзләренең Аллаһысы Йәһвә әйткән бар сүзләрне әйтеп бирде. Ул аларга үзләренең Аллаһысы Йәһвә әйтергә кушкан һәр сүзне җиткерде. 2 Шунда Һошайә́һ улы Азария́, Кәрә́й улы Йохана́н+ һәм бар үзбелдекле кешеләр Ирмиягә болай диде: «Син ялганны сөйлисең! Аллаһыбыз Йәһвә сине: „Мисырга яшәр өчен бармагыз“,— дияр өчен җибәрмәде. 3 Нәри́ улы Бару́х+ сине котырта. Ул моны без калдайлылар кулына эләгеп, үтерелсен өчен я безне Бабылга әсирлеккә алып китсеннәр өчен эшли».+
4 Кәрәй улы Йоханан, бар гаскәр башлыклары һәм бар халык Йәһвә тавышына буйсынмады һәм Яһүд җирендә калмады. 5 Моның урынына Кәрәй улы Йоханан һәм бар гаскәр башлыклары моңарчы бар халыклар арасында таралган, ә хәзер Яһүд җирендә яшәр өчен кайткан Яһүд халкының бөтен калдыгын үзләре белән ияртеп алып китте.+ 6 Алар ир-атларны, хатын-кызларны, балаларны, патша кызларын, шулай ук сакчылар башлыгы Набузарда́н+ Шафа́н+ улы Әхикәмнең+ улы Гәдали́+ белән калдырган һәркемне, Ирмия пәйгамбәрне һәм Нәри улы Барухны үзләре белән алып китте. 7 Алар Йәһвә тавышына буйсынмыйча, Мисыр җиренә кереп, Таһпаниска+ килеп җитте.
8 Таһпаниста Йәһвә Ирмиягә мондый хәбәр җиткерде: 9 «Кулыңа зур ташлар ал да аларны яһүдләрнең күзләре алдында кирпеч террасада измәгә батырып яшереп куй. Ул терраса Таһпаниста, фиргавен йортының керү урынында урнашкан. 10 Аннары аларга әйт: „Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин хезмәтчем Бабы́л патшасы Нәбукаднизар+ артыннан җибәрермен һәм аның тәхетен үзем яшереп куйган нәкъ шушы ташлар өстенә урнаштырырмын, һәм ул үзенең патша чатырын алар өстеннән җәяр.+ 11 Ул килеп, Мисыр җирен тар-мар итәр.+ Кайберәүләр авырудан кырылыр, икенчеләр әсирлеккә китәр, башкалар кылычтан һәлак булыр.+ 12 Мин Мисыр илаһларының йортларына ут төртермен,*+ һәм Бабыл патшасы аларны яндырыр, ә илаһларын әсирлеккә алып китәр. Ул Мисыр җиренә көтүче үз киеменә төренгәндәй төренер һәм аннан сау-сәламәт* китәр. 13 Ул Мисыр җирендәге Бәйтшеме́ш* баганаларын* ватар һәм Мисыр илаһларының йортларын* утта яндырыр“».