Ирмия
6 И Биньями́н уллары, Иерусалимнан чыгып ышык урын эзләгез.
Кисәтү билгесе итеп Бәйтхакири́м өстеннән ут яндырыгыз!
Чөнки төньяктан афәт, бөек бәла якынлашып килә.+
2 Кыз Сио́н матур, иркә хатынга охшаш.+
3 Көтүчеләр үз көтүләре белән килер.
4 «Аңа каршы сугышыр өчен әзерләнегез!
Күтәрелегез, аңа көн уртасында һөҗүм итик!»
«Кайгы безгә, кич җитә бит,
Инде кичке күләгәләр озыная бара!»
6 Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди:
«Агач чабып, Иерусалим тирәли камау ныгытмасы ясагыз.+
Бу шәһәр җавапка тартылырга тиеш.
Аның эчендә җәбер-золымнан башка бернәрсә дә юк.+
7 Су чокыры салкын су чыганагы булган кебек,
Бу шәһәр явызлык чыганагы булып тора.
Аның эчендә җәбер-золым һәм һәлакәт тавышы ишетелә.+
Чир һәм үләт һәрвакыт минем алдымда.
8 И Иерусалим, кисәтүгә колак сал. Югыйсә синнән җирәнеп читкә борылырмын.*+
Мин сине яшәүчесез калган ташландык җир итәрмен».+
9 Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә ди:
«Алар Исраи́л калдыгын йөзем агачындагы соңгы җимешләрне җыйгандай җентекләп җыяр.
Йөзем агачыннан җимешләр җыючы сыман кулыңны кабат суз».
10 «Кемгә әйтим? Кемне кисәтим?
Кем тыңлар?
Аларның колаклары томаланган,* һәм алар игътибар белән тыңлый алмый.+
Алар Йәһвә сүзеннән мәсхәрәләп көлә,+
Аннан рәхәтлек тапмый.
«Аны урамдагы балаларга,+
Бергә җыелган яшьләр төркемнәренә яудыр.
Аларның барысы — ир кеше үз хатыны белән бергә,
Карт кеше бик карт кеше белән бергә кулга алыныр.+
Чөнки мин, шул җирдә яшәүчеләрне җәзалар өчен, кулымны сузармын»,— ди Йәһвә.
13 «Аларның һәрберсе — кечесеннән алып бөегенә кадәр — намуссыз табыш ала.+
Һәрберсе — пәйгамбәрдән алып руханига кадәр алдап йөри.+
14 Алар халкымның ярасын* өстән-өстән генә дәвалап:
„Тынычлык! Тынычлык!“ — дип тора.
Ә тынычлык юк.+
15 Аларга үзләре кылган җирәнгеч эшләре өчен оятмы?
Һич тә оят түгел!
Алар бит хәтта оялуның нәрсә икәнен дә белми!+
Шуңа күрә алар егылганнар арасына егылыр.
Мин аларны җәзалагач, алар абынып егылыр»,— ди Йәһвә.
16 Йәһвә болай дип әйтә:
«Юл чатларына басыгыз һәм карагыз.
Борынгы юллар турында сорагыз.
Яхшы юл турында сорашыгыз һәм аның буйлап барыгыз,+
Җаннарыгыз өчен тыныч урын табыгыз».
Әмма алар: «Без аның буйлап бармаячакбыз»,— диләр.+
17 «Мин сакчылар билгеләдем.+ Алар:
„Быргы тавышына игътибар итегез!“+ — дип әйтте».
Ләкин тегеләре: «Игътибар итмәячәкбез»,— диде.+
18 «Шуңа күрә, и халык, тыңла!
И җәмгыять,
Алар белән нәрсә буласын бел.
19 И җир, тыңла!
Мин бу халыкка бәла китерәм.+
Ул аны үз мәкерле ниятләренең җимеше итеп татыр.
Чөнки алар сүзләремә колак салмады
Һәм канунымны* кире какты».
Синең тулаем яндыру корбаннарың кабул итәрлек түгел,
Бүләкләрең мине сөендерми».+
21 Шуңа күрә Йәһвә болай ди:
«Мин бу халык алдына абыну ташлары куям,
Алар шул ташларга абыныр.
Әтиләре дә, уллары да,
Һәркем үз иптәше белән абыныр.
Аларның барысы һәлак булыр».+
22 Йәһвә болай дип әйтә:
«Менә төньяк илдән бер халык килә,
Һәм җирнең иң ерак урыннарыннан бөек халык күтәрелер.+
23 Алар кулларына җәя белән сөңге алыр.
Алар кансыз һәм кызганып тормас.
Тавышлары диңгез кебек үкереп торыр,
Алар атларга атланып йөриләр.+
И кызым Сион, алар сиңа каршы хәрби тәртиптә тора».
24 Без алар турында ишеттек.
Кулларыбыз салынып төште.+
Безне кайгы-хәсрәт басты,
Хатын бала тапканда кичергән авыртуга охшаш авырту кичерәбез.+
25 Кырга чыкма, юлда йөрмә,
Чөнки дошманның кылычы бар.
Тирә-якны курку биләп алган.
27 «Мин сине* алтын-көмешне эретеп чистартучы иттем,
Чөнки син халкымны чистартырга тиеш.
Аларның юлларына игътибар ит һәм эшләрен җентекләп тикшереп чык.
Алар бакыр һәм тимер сыман.
Һәрберсе бозыклыкка баткан.
29 Тимерченең өрдергечләре көеп беткән.
Уттан кургаш кына чыга.