Ирмия
25 Яһүд патшасының — Йошия́ улы Йәһуәкимнең+ хакимлек итүенең дүртенче елында һәм Бабы́л патшасы Нәбукаднизарның хакимлек итүенең беренче елында Аллаһы Ирмиягә Яһүд халкы турында сүз җиткерде. 2 Ирмия́ пәйгамбәр Яһүд халкы һәм Иерусалимда яшәүче бар кешеләр турында* болай диде:
3 «Амо́н улы Йошиянең+ — Яһүд патшасының хакимлек итүенең 13 нче елыннан алып бүгенге көнгә кадәр, 23 ел буе мин сезгә Йәһвәнең сүзләрен кат-кат* җиткереп тордым, әмма сез тыңламадыгыз.+ 4 Йәһвә сезгә үзенең бар хезмәтчеләрен — пәйгамбәрләрне кат-кат* җибәреп торды, әмма сез тыңламадыгыз һәм колак салмадыгыз.+ 5 Алар болай дия иде: „Һәрберегез үзегезнең явыз юлларыгызны һәм явыз эшләрегезне калдырыгызчы.+ Ул чакта Йәһвәнең үзегезгә һәм ата-бабаларыбызга күптәннән биргән җирдә озак вакыт яшәрсез. 6 Башка илаһларга иярмәгез, аларга хезмәт итмәгез һәм сәҗдә кылмагыз. Потлар ясап, күңелемне рәнҗетмәгез.* Югыйсә мин сезгә бәла җибәрермен“.
7 „Әмма сез мине тыңламадыгыз,— дип әйтә Йәһвә.— Моның урынына үзегез ясаган потларыгыз белән күңелемне рәнҗеттегез,* һәм мин сезгә җәза бирдем“.+
8 Шуңа күрә Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Сез минем сүзләремә буйсынмаганга, 9 мин төньякта яшәүче бар халыкларны,+ Бабыл патшасы хезмәтчем Нәбукаднизарны+ чакырырмын. Мин аларны бу җиргә,+ монда яшәүчеләргә һәм тирә-яктагы бар халыкларга+ каршы китерермен. Мин аларны тар-мар итәрмен, коточкыч нәрсә итәрмен, аларны мәсхәрәгә калдырырмын* һәм мәңгелек хәрабәләргә әйләндерермен,— дип әйтә Йәһвә.— 10 Мин тантаналы һәм шатлыклы тавышларны,+ кияү һәм кәләш тавышларын,+ кул тегермәне тавышын һәм яктырткыч яктылыгын юк итәрмен. 11 Бар бу җир хәрабәләр өеме, коточкыч урын булып калыр, һәм бу халыклар Бабыл патшасына 70 ел хезмәт итәр“.+
12 „Әмма 70 ел үткәч,+ мин Бабыл патшасын һәм шул халыкны гөнаһлары өчен җавапка тартырмын*+,— ди Йәһвә.— Мин калдайлылар җирен буш, ташландык җир итәрмен, һәм дәверләр буе шулай булыр.+ 13 Мин бу җиргә каршы әйткән бар сүзләремне, бөтен бу халыклар турында пәйгамбәрлек иткән Ирмиянең шушы китаптагы бар сүзләрен, бу җирдә тормышка ашырырмын. 14 Чөнки күп халыклар һәм бөек патшалар+ аларны кол итәр,+ һәм мин аларга бар эшләренә һәм куллары ясаган нәрсәләргә карап кайтарырмын“».+
15 Исраил Аллаһысы Йәһвә миңа менә нәрсә әйтте: «Ярсу шәрабы салынган бу касәне кулымнан алып, мин сине җибәргән бар халыкларны эчерт. 16 Алар эчеп, чайкала башлар һәм, мин аларны кылычка дучар иткәнгә, үзләрен акылдан шашкандай тотар».+
17 Шунда мин Йәһвә кулыннан касә алып, Йәһвә эчертергә кушкан бар халыкларны эчерттем.+ 18 Хәрабәләр өеменә һәм коточкыч нәрсәгә әйләнсеннәр өчен, каһәрле булсыннар һәм мәсхәрәгә калсыннар* өчен,+ мин Иерусалимны, Яһүд шәһәрләрен,+ аның патшалары белән мирзаларын эчерттем. Һәм боларның барысы чынга ашарга тора. 19 Аннары мин Мисыр патшасы фиргавен һәм аның хезмәтчеләре, мирзалары, бар халкы+ 20 һәм ул җирдә яшәүче бар чит ил кешеләрен эчерттем; Ус җирендәге бар патшаларны; филистилеләр+ җирендәге бар патшаларны, Ашкело́н,+ Га́за, Әкрунны, шулай ук Ашдо́д калдыгын эчерттем; 21 Эдо́м,+ Моа́б,+ шулай ук амунлыларны+ эчерттем; 22 Тирның бар патшаларын, Сидонның бар патшаларын+ һәм диңгездәге утрауның патшаларын эчерттем; 23 Дида́н,+ Тима́, Буз һәм чигә чәчләрен кыркыган бар кешеләрне+ эчерттем; 24 гарәпләрнең бар патшаларын+ һәм чүлдә яшәүче төрле халыкларның бар патшаларын эчерттем; 25 Зимринең бар патшаларын, Иламның+ бар патшаларын һәм Ми́диянең+ бар патшаларын эчерттем; 26 ерактагы һәм якындагы төньяк патшаларын, бер-бер артлы, һәм җир йөзендәге бар башка патшалыкларны эчерттем; ә алардан соң Шашы́х*+ патшасы эчәр.
27 «Аларга әйт: „Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә ди: „Эчегез һәм исерегез, косыгыз һәм егылыгыз, чөнки мин сезне кылычка дучар иткәнгә, сез тора алмассыз“.+ 28 Алар кулыңнан касә алып эчәргә ризалашмаса, аларга әйт: „Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә ди: „Сез аны эчәргә тиеш! 29 Чөнки мин үз исемем белән аталган шәһәрне бәлагә дучар итәм икән, аннан башлыйм икән,+ әллә сез җәзадан кача алырсыз дип уйлыйсызмы?“+
„Сез җәзасыз калмассыз, чөнки мин җирдәге бар яшәүчеләрне кылычка дучар итәрмен“,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.
30 Аларга бар бу сүзләрне пәйгамбәрлек ит:
„Йәһвә биеклектән арысландай үкерер,
Аның тавышы изге яшәү урыныннан ишетелер.
Ул үзенең җирдәге торагына каты тавыш белән үкерер.
Җирдәге бар яшәүчеләрне җиңеп,
Ул изгечтә йөзем изүче кешеләр җырлаган сыман кычкырып җырлар“.
31 „Шау-шу җир читләренә кадәр ишетелер,
Чөнки Йәһвә халыклар белән судлаша.
Ул үзе бар кешеләргә хөкем чыгарыр.+
Ул явызларны кылычтан кичерер“,— ди Йәһвә.
32 Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди:
„Менә халыктан халыкка бәла-каза килә.+
Җирнең иң ерак төбәкләреннән көчле давыл күтәрелер.+
33 Шул көнне Йәһвә һәлак иткән кешеләр җирнең бер чигеннән икенчесенә кадәр ятар. Алар өчен кайгырып еламаслар да, аларны җыймаслар да, җирләмәсләр дә. Алар җир өстендә тирес сыман ятар“.
34 Көтүчеләр, үкереп елагыз һәм кычкырыгыз!
Көтүдәге бөекләр, көлдә аунап ятыгыз,
Чөнки сезне һәлак итү һәм тарату көннәре килде.
Сез егылып төшкән кыйммәтле савыт шикелле челпәрәмә килерсез!
35 Көтүчеләрнең сыеныр урыны юк,
Һәм көтүдәге бөекләрнең котылу юлы юк.
36 Тыңлагыз! Көтүчеләр кычкыра,
Көтүдәге бөекләр үкереп елый,
Чөнки Йәһвә аларның көтүлекләрен тар-мар итә.
37 Йәһвәнең көйдергеч ачуы аркасында
Тыныч яшәү урыннарында бер яшәүче дә калмады.
38 Ул яшь арысландай үз өненнән чыкты.+
Туймас кылыч аркасында
Һәм аның ялкынлы ярсуы аркасында
Аларның җире коточкыч нәрсә булып калды».