137 Бабы́л елгалары буенда+ утырдык без,
Сионны искә төшереп еладык.+
2 Шундагы тупыл агачларына
Арфаларыбызны элеп куйдык.+
3 Яулап алучыларыбыз бездән җыр сорый иде,+
Мыскыллап көлүчеләребез кәеф-сафа өчен:
«Безгә берәр Сио́н җырын җырлап күрсәтегез әле»,— дия иде.
4 Ләкин чит-ят җирдә
Йәһвә җырын ничек җырлыйк инде?
5 И Иерусалим, әгәр дә сине онытсам,
Уң кулым үз осталыгын онытсын.+
6 Сине исемдә тотмасам,
Иерусалимны иң зур шатлыкларымнан да+
Өстен куймасам,
Телем аңкавыма ябышсын.
7 И Йәһвә Аллаһы,
Иерусалим җимерелгән көнне эдомлыларның:
«Җимерегез аны! Нигезләренә кадәр җимерегез!» — дигәннәрен исеңә төшер.+
8 Әй тиздән бөлгенлеккә төшәчәк Бабыл шәһәре,+
Син безнең белән ничек эш иткән булсаң,
Синең белән дә шулай эш иткән берәү бәхетле булыр.+
9 Балаларыңны тотып алып,
Кыяташка атып бәргән берәү бәхетле булыр.+