Күтәрелү җыры.
129 Исраи́л болай дисен:
«Миңа яшь чагымнан бирле бертуктаусыз һөҗүм иттеләр...+
2 Миңа яшь чагымнан бирле бертуктаусыз һөҗүм иттеләр,+
Тик җиңә генә алмадылар.+
3 Аркамны җирне сукалагандай җәрәхәтлиләр,+
Буразналарын озын итеп салалар».
4 Әмма Йәһвә гадел,+
Ул явызларның бауларын кисеп ташлады.+
5 Сионны нәфрәт итүче һәркем оятка калыр,
Мәсхәрәгә төшеп качып китәр.+
6 Алар өй түбәсендәге үлән шикелле булыр:
Ул йолкып алынганчы ук корып бетә,
7 Аның белән уракчы — учын,
Көлтәче кочагын тутыра алмый.
8 Үтеп баручылар:
«Сине Йәһвә фатихаласын,
Йәһвә исеме белән фатихалыйбыз сине»,— дип әйтмәсләр.