Ирмия
30 Йәһвә Ирмиягә мондый сүз җиткерде: 2 «Исраи́л Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Сиңа әйткән бар сүзләремне китапка язып куй. 3 Чөнки Йәһвә менә нәрсә ди: „Менә мин халкымның — Исраил белән Яһүднең әсирләрен җыячак көннәр килә+,— дип әйтә Йәһвә.— Мин аларны ата-бабаларына үзем биргән җиргә кире кайтарырмын, һәм ул янә аларныкы булыр“».+
4 Йәһвәнең Исраил белән Яһүдкә әйткән сүзләре.
5 Йәһвә менә нәрсә ди:
«Дерелдәп торган кешеләрнең тавышы ишетелә.
Анда хәвеф-хәтәр, анда тынычлык юк.
6 Ир кеше бала тудыра аламы? Сорачы.
Нигә һәрберсенең йөзе агарынган?
7 И-их! Бу коточкыч* көн бит.+
Аңа тиң көн юк,
Бу Ягъкубның кайгы-хәсрәт вакыты.
Әмма ул аннан коткарылыр».
8 «Ул көнне мин муеныңда булган камытыңны сындырырмын һәм каешларыңны* икегә өзәрмен,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә.— Чит кешеләр* аны* бүтән үз колы итмәс. 9 Алар үз Аллаһылары Йәһвәгә, шулай ук мин үзләре өчен күтәрәчәк патшалары Давытка хезмәт итәр».+
Чөнки мин сине — ерактагы җирдән,
Токымыңны әсирлек җиреннән коткарырмын.+
Ягъкуб кире кайтыр һәм тыныч-имин яшәр.
Аларны һичкем куркытмас».+
11 «Чөнки мин сине коткарыр өчен синең белән,— дип әйтә Йәһвә.—
Мин сине бар халыклар арасына тараткан идем, әмма хәзер аларны юк итәрмен.+
Сине исә юк итмәм.+
Сине тиешле дәрәҗәдә төзәтермен,
Җәзасыз һич тә калдырмам».+
12 Йәһвә болай ди:
«Синең яраң төзәлмәслек.+
Аны дәвалап булмый.
13 Судта синең эшеңне яклар кеше юк.
Җәрәхәтеңне дәвалау чарасы юк.
Сине савыктырып булмый.
14 Бар сөяркәләрең сине онытты.+
Алар сине инде эзләми.
Мин сиңа дошман суккандай суктым,+
Рәхимсез кешедәй җәзаладым,
Чөнки синең гаебең бөек, һәм гөнаһларың бик күп.+
15 Нигә син үз яраң турында зарланасың?
Авыртуыңны дәвалап булмый!
Мин сиңа моны бөек гаебең һәм күп гөнаһларың+ өчен эшләдем.
Талаучыларыңны таларлар,
Бөлдерүчеләреңне мин бөлдерүчеләр кулына бирермен».+
17 «„Әмма алар сине куылган дип атап:
„Беркем дә эзләмәгән Сио́н“+,— дисәләр дә,
Мин сине сәламәтләндерермен һәм яраларыңны савыктырырмын“+,— дип әйтә Йәһвә».
18 Йәһвә менә нәрсә ди:
«Мин Ягъкуб чатырларына килеп, әсирләрне җыярмын,+
Мин аларны жәлләп яшәү урыннарын торгызырмын.
Шәһәр үз калкулыгында яңадан торгызылыр,+
Һәм ныгытылган манара үз урынында торыр.
19 Алар рәхмәтләр әйтер һәм шатланып кычкырыр.+
Мин аларны ишәйтермен, алар аз санлы булмас.+
Мин аның бар эзәрлекләүчеләрен җәзалармын.+
21 Аның бөек кешесе,
Аның идарәчесе аның арасыннан чыгар.
Аны үземә якын килергә чакырырмын, һәм ул миңа якынлашыр».
«Югыйсә миңа якынлашырга кем батырчылык итәр? — ди Йәһвә.—
22 Сез минем халкым булырсыз,+ ә мин сезнең Аллаһыгыз булырмын».+
23 Менә! Йәһвәнең давылы котырынып китәр.+
Өермәле җил-давыл явызларның башына ябырылып төшәр.
Сез моны соңгы көннәрдә аңларсыз.+