Гыйбрәтле сүзләр
30 Якы́й улы Агурның сүзләрендәге мөһим хәбәр. Ул аны Итии́л белән Укалга сөйләп бирде.
3 Мин зирәклеккә өйрәнмәдем,
Изге Аллаһының белемнәре дә миндә юк.
4 Кем күкләргә менеп төшкән соң?+
Кем җилне учларында тота алган?
Кем суларны киеменә салып бәйләп куйган?+
Кем җирнең бөтен читләрен урнаштырган?+
Аның һәм улының исеме ничек? Белсәң, әйт.
Ул — үзенә сыенучылар өчен калкан.+
7 Сиңа ике үтенечем бар.
Мин үлгәнче, мине алардан мәхрүм итмә.
8 Миннән алдау белән ялган сүзләрне читләштер.+
Миңа ярлылык та, байлык та бирмә.
Тик ашарга җитәрлек ризыгым гына булсын иде.+
9 Юкса баеп, сине кире кагармын һәм: «Кем соң ул Йәһвә?» — диярмен+
Яки бөлгенлеккә төшеп, урлый башлармын һәм Ходаемның исемен хурлармын.*
14 Бер буын бар: тешләре кылыч сыман,
Теш казнасы пычак сыман,
Алар җирдә яшәүче мескеннәрне
Һәм ярлы бәндәләрне йота.+
15 Сөлекнең: «Бир! Бир!» — дип кычкыручы ике кызы бар.
Өч нәрсә канәгатьләнә белми,
Һәм дүрт нәрсә беркайчан: «Җитәр!» — димәс:
17 Атасын көлкегә күтәрүче һәм анасын тыңларга теләмәүче кешенең күзләрен+
Үзән* козгыннары чукып алыр,
Бөркет балалары ашап бетерер.+
19 Бөркетнең күкләрдәге юлы,
Еланның кыядагы юлы,
Корабның ачык диңгездәге юлы
Һәм ир-атның кыз йөрәгенә юлы.
20 Зиначы хатынның юлы мондый:
Ул ашый да, авызын сөртеп:
«Мин бернинди начарлык эшләмәдем»,— ди.+
21 Өч нәрсәдән җир тетри
Һәм дүрт нәрсәне җир күтәрә алмый:
22 Колның патша булып идарә итүен,+
Акылсызның ризыгы мул булуын,
29 Өчәүнең йөреше мәһабәт,
Хәрәкәт итүләре таң калдырырлык дүртәү бар:
31 Бурзай, кәҗә тәкәсе
Һәм янында гаскәре булган патша.