Левилеләр
24 Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Мусага болай дип әйтте: 2 «Шәмдәл гел янып торсын өчен, исраиллеләргә чиста зәйтүн мае китерергә куш.+ 3 Һарун очрашу чатырындагы шаһитлек сандыгын каплап торган чаршау алдында яктырткычның кичтән иртәнгә кадәр Йәһвә каршында гел янып торуын оештырсын. Бу — сезнең өчен һәм токымнарыгыз өчен озакка бирелгән кагыйдә. 4 Ул һәрвакыт Йәһвә алдында саф алтыннан ясалган шәмдәлнең+ яктырткычларын әзерләсен.
5 Иң яхшы онны ал да боҗрасыман 12 икмәк пешер. Аларның һәрберсен ефаның уннан ике өлеше күләмендә* оннан яса. 6 Аларны Йәһвә алдына саф алтыннан ясалган өстәлгә+ ике өем итеп куй. Һәр өемдә алтышар икмәк булсын.+ 7 Һәрбер өемгә саф ла́дан сал, һәм ул бөтен бүләкне күрсәтүче,* Йәһвә өчен утта яндырыла торган+ икмәк булыр. 8 Икмәкне һәр Шимбә көнне Йәһвә алдына куйсыннар.+ Бу — исраиллеләр белән минем арада гасырларга төзелгән килешү. 9 Бу икмәк Һарунныкы һәм аның улларыныкы булып китәр,+ һәм алар аны изге урында ашар,+ чөнки бу — Йәһвәнең утта яндырыла торган корбаннарыннан рухани өчен аеруча изге нәрсә. Бу — гасырларга бирелгән күрсәтмә».
10 Исраиллеләр арасында бер исраилле хатынның мисырлыдан туган улы бар иде.+ Бервакыт тукталу урынында ул һәм исраилле бер ир-ат сугыша башлады. 11 Шунда исраилле хатынның улы Аллаһы исемен хурлап каһәрләргә* тотынды.+ Шуңа күрә аны Муса янына китерделәр.+ Аның әнисе Дан кабиләсеннән Дибри́ кызы Шеламитә́ иде. 12 Йәһвәнең карары билгеле булганчы, аны сак астына алдылар.+
13 Шунда Йәһвә Мусага болай диде: 14 «Аллаһы исемен каһәрләгән кешене тукталу урыныннан читкә алып чыгыгыз, һәм аны ишеткән бар кеше аның башына кулларын куярга тиеш, аннан соң бар җәмгыять аны ташлар атып үтерергә тиеш.+ 15 Исраиллеләргә болай дип әйт: „Берәр кеше үз Аллаһысын каһәрләсә, үз гөнаһы өчен җавап бирер. 16 Йәһвә исемен хурлаучы, һичшиксез, үтерелергә тиеш.+ Бөтен җәмгыять аны ташлар атып үтерсен. Килмешәк тә, исраилле дә Аллаһы исемен хурлаганы өчен үтерелсен.
17 Берәрсе башка бер кешене* үтерсә, аны, һичшиксез, үтерергә кирәк.+ 18 Берәүнең йорт хайванын* үтергән кеше китергән зыянны капласын. Хайван өчен хайван* бирсен. 19 Әгәр берәр кеше үз якынын җәрәхәтләсә, ул нинди зыян китергән булса, үзенә дә шундый зыян китерелсен.+ 20 Сынган урын өчен сынган урын, күз өчен күз, теш өчен теш; ул китергән зыян үзенә дә китерелсен.+ 21 Берәр хайванны үтергән кеше китергән зыянны капласын,+ ә берәр кешене үтергән кеше үтерелсен.+
22 Килмешәккә дә, исраиллегә дә бер үк хөкем чыгарылсын,+ чөнки мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә“».
23 Муса моны исраиллеләргә сөйләп бирде, һәм алар Аллаһыны каһәрләгән кешене тукталу урыныннан читкә чыгарып, ташлар атып үтерде.+ Шулай итеп исраиллеләр нәкъ Йәһвә Мусага кушканча эшләде.