135 Йәһне мактагыз!
Йәһвә исемен данлагыз.
Әй Йәһвәнең хезмәтчеләре, аны мактагыз,+
2 Йәһвә йортында,
Аллаһыбыз йортының ишегалларында хезмәт итүчеләр, аны мактагыз.+
3 Йәһне мактагыз, чөнки Йәһвә игелекле.+
Аның исеменә мәдхияләр җырлагыз, бу бит күңелгә рәхәтлек китерә.
4 Йәһ Ягъкубны үзе өчен сайлады,
Исраилне үзенең махсус милке итте.+
5 Йәһвә бөек икәнен яхшы беләм мин,
Раббыбыз бар илаһлардан да бөегрәк.+
6 Күк белән җирдә, диңгезләрдә һәм упкыннарда
Йәһвә нәрсә тели, шуның бөтенесен дә башкара.+
7 Ул җир кырыйларыннан болытлар күтәрә,
Яңгыр яудырып, яшен яшьнәтә,
Үзенең амбарларыннан җил истерә.+
8 Ул Мисырда беренче булып туган балаларны —
Кешеләрне дә, хайваннарны да һәлак итте.+
9 И Мисыр, ул синең җиреңдә фиргавенгә һәм аның бөтен хезмәтчеләренә каршы+
Галәмәтләр, могҗизалар күрсәтте.+
10 Күп халыкларны кырып ташлады ул,+
Мондый куәтле патшаларны һәлак итте:+
11 Аморлылар патшасы Сихонны,+
Баша́н патшасы Огны+
Һәм Кәнгандагы барлык патшалыкларны.
12 Ул аларның җирләрен үз халкына —
Исраи́л халкына мирас итеп бирде.+
13 И Йәһвә, исемең мәңге булыр.
И Йәһвә, даның буыннан-буынга яшәр.+
14 Йәһвә үз халкын яклар,+
Үз хезмәтчеләренә шәфкать күрсәтер.+
15 Халыкларның потлары — көмеш һәм алтын,
Кеше кулы ясаган нәрсәләр.+
16 Авызлары бар, әмма сөйләшә алмый,+
Күзләре бар, күрми,
17 Колаклары бар, әмма ишетми.
Авызларыннан сулыш килми.+
18 Аларны ясаучы кешеләр,
Аларга таянучыларның һәммәсе+ дә нәкъ алар кебек булачак.+
19 И Исраил йорты, Йәһвәне макта.
И Һарун йорты, Йәһвәне макта.
20 И Ле́ви йорты, Йәһвәне макта.+
Йәһвәне тирән хөрмәт итүчеләр, Йәһвәне мактагыз.
21 Иерусалимда яшәүче Йәһвәне+
Сионнан данласыннар.+
Йәһне мактагыз!+