Зәбур
Күтәрелү җыры. Давытның мәдхиясе.
4 Исраилгә бирелгән канун буенча,
Аңа кабиләләр —
Йәһ* кабиләләре күтәрелә,
Йәһвә исеменә мактаулар белдерү өчен.+
6 Иерусалим өчен тынычлык сорагыз.+
И шәһәр, сине яратучылар исән-имин булсын иде.
7 Ныгытылган диварларыңда — тынычлык,
Ныгытылган манараларыңда иминлек хөкем сөрсен.
8 Кардәшләрем һәм иптәшләрем хакына:
«Синдә тынычлык булсын»,— диярмен.