Ишагыя
4 Һәм ул көнне җиде хатын бер иргә ябышып,+ болай дияр:
«Без үз икмәгебезне ашарбыз,
Үз киемнәребезне киярбез.
2 Ул көнне Йәһвә үстергән үсенте бик күркәм һәм данлыклы булыр, һәм җирнең җимешләре исән калган исраиллеләрнең горурлыгы һәм күрке булыр.+ 3 Сионда һәм Иерусалимда калган һәркем — Иерусалимда яшәр өчен язып куелганнарның барысы+ — изге дип аталыр.
4 Йәһвә хөкем рухы белән һәм яндыру* рухы белән+ Сио́н кызларының пычрагын* юып бетергәч+ һәм Иерусалимнан анда түгелгән канны юып төшергәч, 5 Йәһвә шулай ук бөтен Сион тавы һәм андагы җыелышлар үткән урын өстендә көндез болыт белән төтен, ә төнлә ялкынланып янган ут булдырыр,+ чөнки бөтен данлыклы урын яклау астында булыр. 6 Анда эссе көнне күләгә бирсен өчен,+ ә давыллар белән яңгырлар булганда кереп ышыклану өчен куыш торыр.+