Дирижер өчен. Кора́х улларының+ мәдхиясе. Җыр.
85 Син үз җиреңә илтифат күрсәттең,+ и Йәһвә,
Әсирлеккә алынган Ягъкуб балаларын кире кайтардың.+
2 Син үз халкыңның җинаятьләрен кичердең,
Аларның бөтен гөнаһларын ярлыкадың.+ (Села)
3 Булган бар ярсуыңны син тыеп калдың,
Ялкынлы ачуыңны туктаттың.+
4 И Коткаручы Аллаһыбыз, безне яңадан аякка бастыр,
Ачуыңны бездән читкә бор.+
5 Синең ачуың безгә мәңге кабарып торырмы?+
Син безгә буыннан-буынга ярсулы булырсыңмы?
6 Халкың синдә шатлык тапсын өчен,
Син безне әллә яңадан җанландырмассыңмы?+
7 И Йәһвә, безгә тугры мәхәббәтеңне күрсәт,+
Коткаруыңны җибәр.
8 Мин Йәһвә Аллаһының әйткәннәрен тыңлыйм,
Чөнки ул үзенең халкына — тугрыларына — тынычлык хакында сөйләр,+
Тик алар кабаттан үзбелдекле булып китмәсен генә.+
9 Аның даны безнең җирдә яшәсен өчен,
Үзен тирән хөрмәт итүчеләрне ул, һичшиксез, коткарачак.+
10 Тугры мәхәббәт белән тугрылык бергә очрашыр,
Тәкъвалык белән тынычлык култыклашып йөрер.+
11 Тугрылык җир куеныннан шытып чыгар,
Тәкъвалык күкләрдән күз төшерер.+
12 Әйе, Йәһвә яхшылык белән бүләкләр,+
Һәм җиребез үз уңышын бирер.+
13 Тәкъвалык аның алдында йөрер,+
Аның эзләренә сукмак салыр.