Зәбур
Давытның мәдхиясе.
Әгәр дәшми калсаң,
Мин гүргә+ керүчеләр кебек булырмын.
2 Сиңа ярдәм сорап ялварганда,
Изге урыныңның иң эчке бүлмәсенә таба кулларымны күтәргәндә,+
Үтенечләремне ишет.
3 Мине явызлар белән, зарар кылучылар белән бергә себереп түкмә.+
Алар якыннары белән тыныч сөйләшә, күңелләре исә яманлык белән тулы.+
Аларга куллары кылган эшләренә,
Кылмышларына карап тиешлесен бир.+
Ул аларны җимерер һәм торгызмас.
6 Йәһвә макталсын,
Чөнки ул ярдәм сорап ялынуларымны ишетте.
7 Йәһвә көч-куәтем+ һәм калканым+ минем.
Йөрәгем аңа таяна.+
Мин аңардан ярдәм күрдем, шуңа күңелем сөенә,
Мин аны җырым белән мактармын.
9 Халкыңны коткар һәм мирасыңны фатихала.+
Аларга көтүче бул һәм кулларыңда аларны мәңге күтәреп йөрт.+