Ишагыя
31 Мисырга ярдәм сорап баручыларга кайгы!+
Алар атларга өметләнә,+
Хәрби арбалар күп булганга, аларга ышана,
Хәрби атлар* көчле булганга, аларга таяна.
Ә Исраилнең Изге Аллаһысына алар өметләнми,
Йәһвәне эзләми.
2 Ләкин Аллаһы да зирәк бит, ул бәла китерер,
Ул үз сүзләрен кире алмас.
Ул явызлар йортына,
Явызлык кылучыларга ярдәм иткән кешеләргә каршы күтәрелер.+
Йәһвә үз кулын сузгач,
Ярдәм тәкъдим иткән халык абыныр,
Ә ярдәмне кабул иткән халык егылыр.
Алар бөтенесе бер үк вакытта һәлак булыр.
4 Йәһвә миңа болай диде:
«Үзенең корбаны өстеннән үкереп торган арысланны — көчле яшь арысланны
Куып җибәрер өчен көтүчеләр төркеме җыелса да,
Ул аларның тавышыннан курыкмый,
Шау-шуларыннан аның коты алынмый.
Шулай ук Гаскәрләр Иясе Йәһвә, күкләрдән төшеп,
Сио́н тавы һәм аның калкулыгы өчен сугышыр.
5 Гаскәрләр Иясе Йәһвә аска ташланган коштай Иерусалимны яклар.+
Ул аны яклар һәм саклап калыр.
Ул аны кызганыр һәм коткарыр».
6 «И Исраи́л халкы, үзегез каршы күтәрелгән, ачыктан-ачык каршы күтәрелгән Аллаһыга кире кайтыгыз.+ 7 Ул көнне һәркем көмештән ясалган буш илаһларын һәм файдасыз алтын илаһларын кире кагар. Сез аларны үз кулларыгыз белән ясап гөнаһ кылдыгыз.
Ул кылычтан качып китәр,
Егетләрен мәҗбүри хезмәткә тартырлар.