Сафуния
2 Карар гамәлгә кергәнче,
Көн кибәк шикелле очып киткәнче,
Йәһвәнең көйдергеч ачуы өстегезгә төшкәнче,+
Йәһвәнең ачу көне өстегезгә ябырылганчы,
3 Аның гадел кануннарын үтәүче
Тәкъвалыкны эзләгез, юашлыкны* эзләгез.
Бәлки, Йәһвәнең ачу көнендә сакланып калырсыз.+
Ашдодта яшәүчеләрне аннан көпә-көндез куып чыгарырлар,
Әкру́н тамыры белән йолкып алыныр.+
5 «Диңгез буенда яшәүче керетлеләргә кайгы!+
Йәһвә сезне хөкем итә.
И Кәнга́н, филистилеләр җире, мин сине тар-мар итәрмен,
Бер яшәүчең дә калмас.
6 Диңгез буе көтүлеккә әйләнер.
Анда көтүчеләр өчен коелар һәм сарыклар өчен таш абзарлар булыр.
7 Ул Яһүд йортыннан калган кешеләрнең җире булып китәр.+
Алар шунда тукланыр,
Ә кичен Ашкелон йортларында сузылып ятар.
8 «Мин Моабның+ мәсхәрәли торган һәм амунлыларның+ рәнҗетә торган сүзләрен ишеттем.
Алар минем халкымнан мыскыллап көлде; масаеп, аңа җирен яулап алу белән янады.+
9 Шуңа күрә үзем белән ант итәм,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә, Исраил Аллаһысы,—
Моа́б нәкъ Сәдү́м кебек булыр,+
Ә амунлылар Гамура́ сыман,+
Кычыткан үскән җир, тоз чокыры һәм мәңге ташландык җир сыман булыр.+
Минем халкымнан калган кешеләр аларны талар,
Халкымның калдыгы аларны басып алыр.
10 Моңа алар үз горурлыклары+ аркасында дучар булыр,
Чөнки алар Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең халкыннан мыскыллап көлде һәм алардан үзләрен өстен куйды.
11 Йәһвә аларга каршы эш иткәндә куркыныч булыр,
Чөнки ул бу җирнең бар илаһларын юкка чыгарыр,*
Шунда утрауларда яшәүче бар халыклар,
12 Сез дә, хәбәшстанлылар, кылычымнан һәлак булырсыз.+
13 Ул үз кулын төньякка таба сузып Ассирияне җимерер
Һәм Нинәвәне буш итәр,+ ул чүлдәй коры урын булыр.
14 Шул җирдә көтүләр, һәртөрле кыргый хайван ятар.
Баба кошы һәм дикобраз аның колонна капителләре арасында төн үткәрер.
Тәрәзәдән сайрау тавышлары* ишетелер.
Бусагада җимерекләр ятар,
Чөнки ул эрбет такталар белән тышланган стеналардан такталарын сыдырып төшерер.
15 Бу — тыныч-имин яшәгән горур шәһәр,
Ул үз күңеленнән: „Мин беренче, миңа тиң һичкем юк“,— дип әйтеп торды.
Аңа карап торучы кешеләрнең котлары оча,
Ул кыргый хайваннарның яту урыннарына әверелде!
Аның яныннан үтеп баручы һәркем сызгырып куяр һәм йодрыгын селтәр».+