Ишагыя
2 Ул диңгез буйлап папи́рус көймәләрдә
Сулар аша вәкилләр җибәрә һәм болай ди:
«И җитез хәбәрчеләр,
Озын буйлы, шома тәнле,
Һәркайда курку уятучы халыкка,+
Көчле һәм җиңүче,
Җирләрен елгалар агызып алып киткән халыкка барыгыз».
3 Әй сез, җирдәге бөтен яшәүчеләр һәм җир йөзендә торучылар,
Сез күргән нәрсә тауларда күтәрелгән билге* кебек булыр,
Сез мөгез быргы тавышына охшаш тавыш ишетерсез.
4 Йәһвә миңа болай диде:
«Мин тыныч калырмын һәм ныгытылган урынымны* күзәтермен,
Шулай эшләвем кояш яктысының җылысы кебек,
Җимешләр җыю вакыты эссесендә төшкән чык кебек булыр.
5 Чөнки уңыш җыю алдыннан,
Йөзем агачы чәчәк койгач һәм җимешләре өлгергәч,
Яңа ботаклары бакча пычагы белән киселер,
Мыекчалары кисеп ташланыр.
6 Алар бөтенесе таулардагы ерткыч кошларга,
Җирдәге ерткыч хайваннарга калдырылыр.
Ерткыч кошлар җәйне алар өстендә үткәрер,
Җирдәге бөтен җанварлар урак өстендә алар белән тукланыр.