Зәбур Күтәрелү җыры. 123 Әй күкләрдәге тәхеттә утыручы,Сиңа күзләремне күтәрәм.+ 2 Хезмәтчеләр — хуҗаларының кулыннан,Хезмәтче кыз хуҗабикәсенең кулыннан күзләрен алмаган күк,Безнең дә күзләребез, Аллаһыбызның илтифат күрсәтүен көтеп,Йәһвәгә юнәлгән.+ 3 Илтифат ит безгә, и Йәһвә, илтифат ит,Чөнки без ким-хур ителүдән тәмам арыдык.+ 4 Үзбелдекле бәндәләрнең мыскыллап көлүеннән,Һавалы адәмнәрнең җирәнеп каравыннан туйдык инде.