Зәкәрия
13 Ул көнне, Давыт йортын һәм Иерусалим халкын гөнаһ белән пычрактан чистартыр өчен, кое казылачак.+
2 „Ул көнне,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— мин бу җирдән потларның исемнәрен җуеп бетерәчәкмен,+ һәм аларны бүтән искә дә алмаячаклар. Мин шулай ук бу җирне пәйгамбәрләрдән+ һәм шакшы тәэсирдән* чистартачакмын. 3 Әгәр кем дә булса кабат пәйгамбәрлек итә башласа, аны дөньяга китергән әти-әнисе аңа болай дип әйтер: „Син яшәмәячәксең, чөнки син Йәһвә исеменнән ялган сөйлисең“. Шунда дөньяга китергән әти-әнисе аны пәйгамбәрлек иткәне өчен чәнчеп үтерәчәк.+
4 Ул көнне һәр пәйгамбәргә үзенең пәйгамбәрлек күренеше аркасында оят булачак. Башкаларны алдамасыннар өчен, алар инде йонлы кием* киеп+ йөрмәячәк. 5 Аларның һәрберсе: „Мин пәйгамбәр түгел. Мин игенче, чөнки әле яшь чакта мине бер кеше кол итеп сатып алган иде“,— диячәк. 6 Әгәр дә аларның берәрсеннән: „Синең тәнеңдә* нинди җәрәхәтләр ул?“ — дип сорасалар, ул: „Бу дусларымның* йортында алган җәрәхәтләр“,— дип җавап бирәчәк“.
Мин кулымны әһәмиятсез булганнарга каршы күтәрәчәкмен“.
8 „Бөтен җирдә,— дип игълан итә Йәһвә,—
Кешеләрнең өчтән ике өлеше һәлак булачак, юк ителәчәк,
Ә өчтән бер өлеше исән калачак.
9 Шул өчтән бер өлешне мин ут аша үткәрәчәкмен,
Көмешне сафландыргандай* сафландырачакмын,
Алтынны сынагандай сынаячакмын.+
Алар миңа исемем белән дәшәчәк,
Һәм мин аларга җавап бирәчәкмен.
Мин: „Бу минем халкым“+,— диячәкмен,
Һәм алар: „Йәһвә безнең Аллаһыбыз“,— диячәк“.