Ирмия
15 Шунда Йәһвә миңа болай диде: «Минем алдымда хәтта Муса белән Ишмуи́л торган булса да,+ мин бу халыкны хупламас* идем. Бу халыкны минем алдымнан куып җибәр. Китсеннәр. 2 Алар синнән: „Безнең белән нәрсә булыр?“ — дип сораса, аларга әйт: „Йәһвә менә нәрсә ди:
„Үлемгә китерүче авырудан кырылырга тиешлеләр авырудан кырылсын!
Кылычтан кичерелергә тиешлеләр кылычтан һәлак булсын!+
Ачлыктан үләргә тиешлеләр ачлыктан үлсен!
Ә әсирлеккә китәргә тиешлеләр әсирлеккә китсен!“+
3 „Мин аларга дүрт бәла* җибәрермен+,— дип әйтә Йәһвә,— үтерү өчен — кылыч, талау-сөйрәү өчен — этләр, ашап бетерү һәм юк итү өчен күкләрдәге кошлар белән җирдәге хайваннарны җибәрермен.+ 4 Һизәкыя́ улы Манашше́ — Яһүд патшасы аркасында һәм аның Иерусалимда кылган эшләре аркасында+ мин аларны җирдәге бар патшалыклар өчен коточкыч нәрсә итәрмен.+
5 И Иерусалим, сине кем кызгансын инде,
Хәлеңә кем керсен,
Һәм тормыш-көнкүрешең турында сорашыр өчен кем тукталсын?“
Шуңа күрә мин сиңа кодрәтемне күрсәтеп үзеңне юк итәрмен.+
Сине жәлли-жәлли арып беттем.
7 Мин аларны шушы илнең шәһәрләрендә сәнәк белән җилгәрермен.
Аларны балаларыннан мәхрүм итәрмен.+
Мин халкымны тар-мар итәрмен,
Чөнки аларның үз юлларыннан кайтасы килми.+
8 Тол хатыннарының саны минем алдымда диңгез комыннан да күбрәк.
Мин көн уртасында аларга каршы — аналар белән яшь кешеләргә каршы һәлак итүчене җибәрермен.
Аларны көтмәгәндә хафалануга дучар итәрмен һәм котларын алырмын.
9 Җиде бала тапкан хатын хәлдән тайды.
Ул көчкә сулыш ала.
Аның кояшы әле көн беткәнче баеп,
Оятка һәм хурлыкка калдырды“.*
„Ә аларның аз санлы калдыгын
Мин дошман кылычына дучар итәрмен“,— ди Йәһвә».+
10 И әнием, кайгы миңа, чөнки син мине тудырдың.+
Бөтен җир минем белән һәрвакыт бәхәсләшеп, тартышып тора.
Мин беркемгә әҗәткә бирмәдем һәм беркемнән әҗәткә алмадым.
Ләкин аларның барысы мине каһәрли.
11 Йәһвә болай диде: «Мин сиңа һичшиксез игелек кылырмын.
Сине бәла вакытында, кайгы-хәсрәт вакытында
Дошман алдында һичшиксез яклармын.
12 Берәрсе тимерне — төньяктан китерелгән тимерне
Һәм бакырны кисәкләргә сындыра аламы?
13 Байлык-хәзинәңне дошманнарыңа хәрби табыш итеп бирермен,+
Аны, яшәгән бар җиреңдә кылган гөнаһларың аркасында, бушлай гына бирермен.
Чөнки ачуым ялкынланып китте,
Сиңа карата янып тора».+
15 И Йәһвә, син кайгы-хәсрәтемне беләсең.
Мине искә төшер һәм миңа игътибар ит.
Минем өчен эзәрлекләүчеләремнән үч ал.+
Син ярсырга ашыкмаучан; минем һәлак булуыма юл куйма.
Мин бит бу мәсхәрәне синең хакыңа кичерәм.+
16 Синең сүзләреңне кабул итеп, аларны күңелемә салдым.*+
Синең сүзең минем өчен сөенү һәм күңел шатлыгы булып китте,
Чөнки мин синең исемеңне йөртәм, и Гаскәрләр Аллаһысы Йәһвә.
17 Мин мәзәкчел кешеләр белән бергә шатланып утырмыйм.+
18 Нигә авыртуым басылмый һәм ярам төзәлми?
Аның савыгасы килми.
Әллә син минем өчен ышанычсыз
Ялган су чыганагы булып китәрсеңме?
19 Шуңа күрә Йәһвә болай ди:
«Кире кайтсаң, мин сине торгызырмын,
Һәм син миңа хезмәт итүеңне дәвам итәрсең.*
Әгәр дә кыйммәтле нәрсәне файдасыз нәрсәдән аерсаң,
Син минем вәкилем* булырсың.
Кешеләр сиңа таба борылыр,
Ләкин син аларга таба борылмассың».
20 «Мин сине бу халык өчен ныгытылган бакыр стена итәм.+
Алар һичшиксез синең белән көрәшер,
Ләкин җиңә алмас.+
Чөнки сине саклар өчен һәм коткарыр өчен, мин синең белән,— дип әйтә Йәһвә.—
21 Мин сине явызлар кулыннан коткарырмын
Һәм аяусызлар кулыннан йолып алырмын».