Зәкәрия
7 Да́рий патшаның идарә итүенең 4 нче елында, 9 нчы айның, ягъни кисле́в* аеның, 4 нче көнендә Йәһвә Зәкәриягә+ үз сүзен җиткерде. 2 Бәйте́л халкы Шаризәрне һәм Рәгыйммәли́к белән аның кешеләрен Йәһвәдән илтифат итүен сорарга* җибәреп, 3 аларга Гаскәрләр Иясе Йәһвә йорты* руханиларыннан һәм пәйгамбәрләрдән: «Күп еллар буе без* 5 нче айда+ еладык һәм ураза тоттык. Алдагы 5 нче айда да шулай эшләргә кирәкме?» — дип сорарга кушты.
4 Гаскәрләр Иясе Йәһвә миңа кабат үз сүзен җиткерде: 5 «Шушы җирдәге бөтен халыкка һәм руханиларга әйт: „70 ел+ буе 5 нче һәм 7 нче айда+ ураза тотып, хәсрәт кичергәндә, сез әллә минем өчен ураза тоттыгызмы? 6 Ашап-эчеп ятканда, сез үзегез өчен ашап-эчтегез түгелме соң? 7 Сез Йәһвәнең элекке пәйгамбәрләр+ аркылы Иерусалим һәм аның тирәсендәге шәһәрләрдә әле халык яшәгәндә, анда тынычлык хөкем сөргәндә, шулай ук Нәге́б белән Шәфелдә дә халык яшәгәндә әйткән сүзләрен тыңларга тиеш идегез түгелме?“»
8 Йәһвә Зәкәриягә кабат үз сүзен җиткерде: 9 «Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Чын гаделлек белән хөкем итегез,+ бер-берегезгә тугры мәхәббәт+ һәм мәрхәмәт күрсәтеп яшәгез. 10 Тол хатыннарны, ятимнәрне,*+ чит ил кешеләрен+ һәм ярлыларны+ алдамагыз һәм күңелләрегездә бер-берегезгә карата явыз ният кормагыз“.+ 11 Әмма алар колагына да элмәде,+ үҗәтләнеп, миңа аркалары белән борылды,+ ишетмәс өчен, колакларын томалады.+ 12 Алар үз йөрәкләрен алмаз* кебек каты итте+ һәм Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең үз рухы ярдәмендә элекке пәйгамбәрләре+ аша җиткергән кануннарын* һәм әйткән сүзләрен тыңламады. Шуңа күрә Гаскәрләр Иясе Йәһвә аларга бик нык ярсыды».+
13 «Мин* аларны чакырганда, алар мине тыңламаган кебек,+ мин дә, алар мине чакырганда, аларны тыңламадым+,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.— 14 Мин аларны үзләре белмәгән халыклар арасына җил-давыл тараткандай тараттым,+ һәм җир алардан соң ташландык хәлдә калды, аның аша үтүче дә, анда кайтучы да булмады.+ Алар хуш булган җирне коточкыч нәрсәгә әйләндерде».