Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bi7 Марк
  • Марк

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Марк
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
Марк

Марк

1 Гайсә Мәсих турындагы яхшы хәбәрнең башы. 2 Ишагыйя пәйгамбәр болай дип язган: «(Менә, мин синең алдыңнан хәбәрчемне җибәрәм, һәм ул синең юлыңны әзерләячәк.) 3 Тыңлагыз! Чүлдә кемдер кычкыра: „Йәһвәнең юлын әзерләгез! Аның юлларын тигезләгез“». 4 Шул сүзләр буенча, чүлдә Чумдыручы Яхъя вәгазьләп йөри башлады һәм кешеләргә, аларның гөнаһлары кичерелсен өчен, тәүбә итүләрен күрсәтеп суга чумдырылу үтәргә кирәк дип вәгазьләде. 5 Бөтен Яһүдиядә һәм Иерусалимда яшәүче бар халык аның янына килде. Алар үз гөнаһларын ачык таныдылар, һәм ул аларны Үрдүн елгасында чумдырып алды. 6 Яхъя дөя йоныннан кием киеп, билен күн каеш белән буып йөрде, саранча һәм кыр балы белән тукланды. 7 Ул болай дип вәгазьләде: «Минем артымнан миннән көчлерәк берәү килә; мин иелеп аның аяк киеменең каешын чишәргә лаеклы түгел. 8 Мин сезне суга чумдырдым, ә ул сезне изге рухка чумдырыр».

9 Шул көннәрдә Гәлиләядәге Насарадан Гайсә килде, һәм Яхъя аны Үрдүн елгасында чумдырды. 10 Гайсә, судан күтәрелү белән, күкләрнең ачылуын һәм рухның үзенә күгәрчен рәвешендә төшүен күрде. 11 Шунда күкләрдән: «Син минем яраткан Улым, мин сине хуплыйм»,— дигән тавыш килде.

12 Аннан соң рух аны чүлгә китәргә дәртләндерде. 13 Гайсә чүлдә кырык көн яшәде, һәм анда аны Шайтан вәсвәсәләде. Гайсә кыргый хайваннар арасында булды, һәм фәрештәләр аңа хезмәт итте.

14 Яхъя кулга алынганнан соң, Гайсә, Аллаһының яхшы хәбәрен вәгазьләп, Гәлиләягә китте 15 һәм: «Билгеләнгән вакыт килде һәм Аллаһы Патшалыгы якынлашты. Тәүбәгә килегез һәм яхшы хәбәргә иман итегез»,— дип сөйләде.

16 Гәлиләя диңгезе яныннан үтеп барганда, ул диңгезгә ятьмәләрен салучы Шимунны һәм аның бертуганы Әндрине күрде. Алар балыкчылар иде. 17 Гайсә аларга: «Миңа иярегез, һәм мин сезне кеше тотучылар итәрмен»,— диде. 18 Алар шунда ук ятьмәләрен калдырып, аңа ияреп киттеләр. 19 Тагын бераз юл үткәч, ул Зебеди́ уллары Ягъкуб белән Яхъяны күрде. Алар көймәдә ятьмәләрен төзәтәләр иде. 20 Ул аларны шунда ук чакырды. Алар, аталары Зебедине ялчылары белән бергә көймәдә калдырып, Гайсә артыннан киттеләр 21 һәм бергәләп Кәпернаумга юл тоттылар.

Шимбә көне* җитү белән, Гайсә синагогага кереп өйрәтә башлады. 22 Кешеләр аның өйрәтүенә хәйран калдылар, чөнки ул канунчылар кебек түгел, ә хакимлеккә ия булган зат кебек өйрәтте. 23 Шул вакытта синагогада җен хакимлегендәге бер кеше бар иде, һәм ул кычкырып: 24 «Насаралы Гайсә, сиңа бездән нәрсә кирәк? Син безне һәлак итәргә килдеңме? Мин синең кем икәнеңне бик яхшы беләм. Син — Аллаһының Изгесе»,— диде. 25 Әмма Гайсә аны шелтәләп: «Дәшмә, чык аңардан!» — диде. 26 Кешене җен тәэсире аркасында көзән җыера башлады, һәм җен, каты тавыш белән кычкырып, аңардан чыкты. 27 Бар кеше шаккатты һәм бер-берсенә: «Нәрсә бу? Ниндидер яңа тәгълимат! Ул хәтта җеннәргә боера, һәм алар аңа буйсыналар»,— дип әйтә башлады. 28 Аның хакындагы хәбәр тиз арада бөтен Гәлиләя тирәсендәге җирләргә таралды.

29 Синагогадан чыккач, алар Шимун белән Әндри йортына киттеләр. Алар белән бергә Ягъкуб һәм Яхъя барды. 30 Шимунның каенанасы авырудан кызышып ята иде, һәм шунда ук моның турында Гайсәгә әйттеләр. 31 Гайсә аның янына килде дә, кулыннан тотып аны торгызды, һәм аның кызышуы бетте, шунда ул аларга хезмәт күрсәтә башлады.

32 Кич җитеп кояш баегач, Гайсә янына барлык авыруларны һәм җенле кешеләрне китерә башладылар, 33 бөтен шәһәр халкы ишек төбенә җыелды. 34 Ул төрле авырудан интегүче күп кешеләрне савыктырды һәм күп җеннәрне куып чыгарды, әмма җеннәргә сөйләргә рөхсәт итмәде, чөнки алар аның Мәсих икәнен белә иделәр.

35 Иртән иртүк, әле яктырганчы, ул торып аулак урынга китте дә, анда дога кыла башлады. 36 Ләкин Шимун һәм аның белән бергә булган башкалар Гайсәне эзләп киттеләр, 37 ә тапкач: «Сине барысы да эзли»,— диделәр. 38 Әмма ул аларга: «Вәгазьләр өчен, тагын берәр җиргә, якындагы шәһәрләргә барыйк, чөнки мин шуның өчен килдем»,— диде. 39 Һәм ул бөтен Гәлиләя буйлап синагогаларда вәгазьләп һәм җеннәрне куып чыгарып йөрде.

40 Бер тапкыр аның янына махаулы кеше килде һәм, тезләнеп: «Әгәр теләсәң, син мине тазарта аласың»,— дип ялварды. 41 Гайсә, аны кызганып, кулын сузды һәм, аңа кагылып: «Телим. Тазарын»,— диде. 42 Тегенең махау чире шунда ук юкка чыкты, һәм ул тазарынды. 43 Шул кешене озатканда, Гайсә аны каты кисәтеп 44 болай диде: «Кара аны, берәүгә дә берни сөйләмә, ләкин руханига барып күрен һәм тазарынуың өчен Муса кушканны китер, бу аларга шаһитлек булыр». 45 Ләкин бу кеше, киткәч, булган хәл хакындагы хәбәрне таратып, бөтен җирдә сөйли башлады, шуңа күрә Гайсә шәһәргә инде ачыктан-ачык керә алмады. Ул шәһәр читендә, аулак урыннарда калды. Әмма кешеләр аның янына бар яктан килеп торды.

2 Ләкин берничә көннән соң ул кабат Кәпернаумга әйләнеп кайтты, һәм аның өйдә булуы хакында хәбәр таралды. 2 Өйдә күп халык җыелды, хәтта ишек янында да урын юк иде, һәм ул Аллаһы сүзен вәгазьли башлады. 3 Шунда аның янына паралич суккан кешене китерделәр, аны дүрт кеше күтәреп килде. 4 Әмма алар Гайсә янына халык аша үтә алмады, шуңа күрә нәкъ ул торган урын өстендәге түбәне сүтеп, шул тишектән паралич суккан кешене ятагы белән бергә төшерделәр. 5 Гайсә, аларның иманнарын күреп, паралич суккан кешегә: «Улым, синең гөнаһларың кичерелде»,— диде. 6 Анда берничә канунчы бар иде, һәм алар эчтән генә болай дип уйлап утыра иделәр: 7 «Ни өчен бу кеше шулай ди? Бу бит көфер сүз. Гөнаһларны бер Аллаһыдан башка кичерергә кемнең хакы бар?» 8 Әмма Гайсә, уйларын эчтән генә белеп алып, аларга болай диде: «Ни өчен сез күңелегездән андый уйлар йөртәсез? 9 Паралич суккан кешегә: „Синең гөнаһларың кичерелде“,— дипме, я: „Тор, ятагыңны ал да, йөр“,— дип әйтү җиңелрәкме? 10 Ләкин сез Кеше Улының җирдә гөнаһларны кичерергә вәкаләте барлыгын белсен өчен...» Ул паралич суккан кешегә: 11 «Тор, ятагыңны ал да, өеңә кайт»,— диде. 12 Шунда теге кеше торды да, ятагын алып, барысы алдында чыгып китте. Бар кеше гаҗәпләнеп калды һәм Аллаһыны данлап: «Безнең мондый хәлне әле күргәнебез юк иде»,— диделәр.

13 Гайсә кабат диңгез янына чыкты, һәм бөтен халык аның янына килде, ул аларны өйрәтә башлады. 14 Шуннан ул юлын дәвам итте һәм үтеп барганда салым җыю урынында утыручы Алфа́й улы Ле́вине күрде. Гайсә аңа: «Миңа ияр»,— диде. Тегесе, торып, аңа ияреп китте. 15 Соңрак, Гайсә Левинең өендә табын янында утырганда, аның белән һәм аның шәкертләре белән бергә аңа ияргән күп кенә кеше — салым җыючылар һәм гөнаһ кылучылар утыра иде. 16 Әмма фарисейлардан булган канунчылар аның гөнаһ кылучылар һәм салым җыючылар белән бергә ашаганын күргәч, аның шәкертләренә: «Ул салым җыючылар һәм гөнаһ кылучылар белән бергә ашыймы әллә?» — дип әйтә башладылар. 17 Моны ишетеп, Гайсә аларга болай диде: «Табиб сәламәт кешегә түгел, ә авыру кешегә кирәк. Мин тәкъваларны түгел, ә гөнаһ кылучыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем».

18 Яхъя шәкертләренең һәм фарисейларның ураза тоту гадәтләре бар иде. Шуңа күрә Гайсә янына килеп, алар: «Ни өчен Яхъяның һәм фарисейларның шәкертләре ураза тота, ә синең шәкертләрең ураза тотмый?» — дип сорадылар. 19 Гайсә аларга болай диде: «Кияү дуслары, кияү алар белән булганда, әллә ураза тотармы? Кияү алар белән бергә булганда, алар ураза тотмас. 20 Әмма килер көннәр, һәм алардан кияүне алырлар, шул чакта алар ураза тотарлар. 21 Беркем дә иске киемгә утырмаган тукымадан ямаулык салмый, югыйсә ямаулык, утыргач, киемне ертыр, һәм тишек тагын да зуррак булыр. 22 Беркем дә яңа шәрабны иске турсыкка салмый, югыйсә шәраб турсыкны ертыр, һәм шәраб та, турсык та әрәм булыр. Әмма яңа шәрабны яңа турсыкка салалар».

23 Бер тапкыр, Шимбә көнне, ул иген кырлары аркылы үтеп барганда, шәкертләре башаклар өзә башладылар. 24 Шунда фарисейлар аңа: «Кара! Ни өчен алар Шимбә көнне эшләргә ярамаганны эшлиләр?» — диделәр. 25 Ләкин ул аларга: «Давытның ризыгы беткәч, ул үзе һәм аның кешеләре ачыккач, аның нәрсә эшләгәнен укыганыгыз юкмы әллә? 26 Баш рухани Әбьятә́р турындагы хәбәрдә әйтелгәнчә, Давыт Аллаһы йортына кереп, багышланган икмәкләрне үзе дә ашаган, үзе белән булган кешеләргә дә биргән, ә аларны руханилардан башка һичкемгә дә ашарга рөхсәт ителмәгән. Әллә сез моның турында укымадыгызмы?» 27 Шуннан соң ул болай диде: «Кеше Шимбә көне өчен түгел, ә Шимбә көне кеше өчен яратылган; 28 шуңа күрә Кеше Улы — Шимбә көненең дә Хуҗасы».

3 Ул кабат синагогага керде. Анда кулы корышкан бер кеше бар иде. 2 Фарисейлар Гайсәне, ул шул кешене Шимбә көнне савыктырмас микән дип, игътибар белән күзәтеп тордылар. Алар моны аны гаепләр өчен эшләделәр. 3 Ул кулы корышкан кешегә: «Тор да, уртага чыгып бас»,— диде. 4 Шуннан соң ул шул фарисейлардан: «Шимбә көнне игелекле эшме яки явыз эш башкару дөресме? Җанны коткарумы яки аны һәлак итү дөресме?» — дип сорады. Әмма алар дәшмәделәр. 5 Ул аларның таш йөрәкле булуларына тирән кайгырып, аларны ачу белән күздән кичереп чыкты да, теге кешегә: «Кулыңны суз»,— диде. Ул кеше кулын сузды, һәм аның кулы савыкты. 6 Шунда фарисейлар чыгып киттеләр һәм Һируд тарафдарлары белән Гайсәне үтерү турында киңәш кора башладылар.

7 Ләкин Гайсә үзенең шәкертләре белән диңгезгә таба китте, һәм аңа Гәлиләя белән Яһүдиядән шактый күп кеше иярде. 8 Аның күп санлы эшләре хакында ишеткән бихисап күп кеше хәтта Иерусалимнан, Идумиядән, Үрдүн аръягыннан һәм Тир белән Сидо́н тирәләреннән дә килде. 9 Гайсә үз шәкертләренә, халык аны кысмасын дип, кечкенә көймәне әзер тотарга кушты. 10 Чөнки ул күп кешене савыктырганга, каты авырган кешеләр, аңа кагылыр өчен, аны чолгап алган иде. 11 Хәтта җеннәр дә, аны күрү белән, аның каршына егылып: «Син — Аллаһы Улы»,— дип кычкыра иделәр. 12 Әмма ул аларны күп тапкыр тыйды һәм үзенең кем икәнлеген әйтмәскә кушты.

13 Шуннан соң ул, тауга менеп, үзе сайлаганнарны чакырды, һәм алар аңа иярде. 14 Ул үзе белән бергә булырга тиешле унике кешене сайлады һәм аларны рәсүлләр дип атады. Соңрак ул аларны вәгазьләргә җибәрде 15 һәм җеннәрне куып чыгарырга вәкаләт бирде.

16 Менә шул сайланган уникенең исеме: Шиму́н (Гайсә аны Пе́тер дип тә атый иде), 17 Зебеди́ угыллары Ягъку́б белән Яхъя́ (Гайсә аларны шулай ук «Буанерге́с», ягъни «күк күкрәү угыллары» дип атый иде), 18 Әндри́, Фили́п, Бартолма́й, Матта́й, Тома́с, Алфа́й улы Ягъкуб, Фадда́й, Шиму́н Кәнәни́ 19 һәм Гайсәгә соңрак хыянәт иткән Яһүд Искарио́т.

Гайсә бер йортка керде, 20 һәм кабат бихисап күп кеше җыелды, шуңа күрә ул үз шәкертләре белән хәтта ашап алырга да өлгермәде. 21 Туганнары исә, аның кылган эшләре хакында ишеткәч: «Ул акылдан язган»,— диделәр һәм, аны үзләре белән алып китәргә дип киттеләр. 22 Иерусалимнан килгән канунчылар да: «Аның эчендә Билзибу́л, һәм ул җеннәрне җеннәр башлыгы ярдәме белән куып чыгара»,— дип әйттеләр. 23 Шуңа күрә ул аларны чакырып алды да, аларга мисаллар китерә башлады: «Ничек инде Шайтан Шайтанны куып чыгара алсын, ди? 24 Әгәр берәр патшалык бүленсә, бу патшалык таркалачак; 25 әгәр берәр гаилә бүленсә, бу гаилә таркалачак. 26 Шайтан да үз-үзенә каршы чыгып бүленсә, ул да таркалачак, һәм бу аның ахыры булачак. 27 Беркем дә көчленең өенә кергәч, аны башта бәйләмәсә, аның малын талап чыга алмас. Ул аны бәйләгәч кенә, өен талап чыгар. 28 Сезгә хак сүз әйтәм: кеше нинди генә гөнаһ кылса да һәм нинди генә көфер сүз әйтсә дә, барысы кичерелер. 29 Әмма изге рухка каршы көфер сүз әйтүче һичкайчан кичерелмәс, ул мәңгелек гөнаһта гаепле булыр». 30 Ул бу сүзләрне алар: «Аның эчендә җен»,— дигәнгә күрә әйтте.

31 Шунда аның әнисе белән энеләре килделәр һәм тышта гына калып, бер кешегә Гайсәне чакырырга куштылар. 32 Аның янында күп кеше утыра иде һәм аңа: «Урамда әниең белән энеләрең тора, алар сине эзләп килгән»,— диделәр. 33 Ләкин ул: «Кем минем әнием һәм кем минем энеләрем?» — дип сорады. 34 Шуннан соң үзе янында утырганнарга карап, ул болай диде: «Менә минем әнием һәм минем энеләрем! 35 Аллаһы ихтыярын үтәүче — минем абый-энем дә, апа-сеңелем дә, әнием дә».

4 Ул кабат диңгез буенда өйрәтә башлады, һәм аның янына бик күп халык җыелды. Шуңа күрә ул көймәгә кереп утырып, ярдан читкәрәк китте, ә бар халык яр буенда калды. 2 Гайсә төрле мисаллар китереп, аларны күп хакыйкатьләргә өйрәтә башлады һәм болай диде: 3 «Тыңлагыз. Менә чәчүче чәчәргә чыккан. 4 Ул чәчкәндә, кайбер орлыклар юл буена төшкән, һәм кошлар очып килеп, аларны чүпләп бетергәннәр. 5 Кайбер орлыклар ташлы урынга төшкән, һәм анда туфрак әз булган. Орлыклар, туфрак тирән булмаганга, шунда ук шытып чыккан. 6 Әмма кояш чыккач, тамырлары булмаганлыктан шиңеп төшкән һәм корыган. 7 Кайберләре чәнечкеле үсемлекләр арасына төшкән, һәм шул үсемлекләр үсеп, аларны басып киткән һәм орлыклар уңыш китермәгән. 8 Ә кайберләре яхшы җиргә төшкән, күтәрелеп үскән һәм уңыш китерә башлаган. Алар чәчелгәненнән утыз, алтмыш һәм йөз тапкыр күбрәк уңыш биргәннәр». 9 Шунда ул: «Колагы булган тыңласын»,— дип өстәде.

10 Гайсә үзе генә калгач, аның янына шәкертләре, шул исәптән унике рәсүле, кабат килеп, аңардан бу мисаллар турында сораштыра башладылар. 11 Ул аларга болай диде: «Сезгә Аллаһы Патшалыгының изге сере ачылган, ә калганнар өчен моның барысы мисал гына булып кала. 12 Шулай итеп, алар каравын карарлар, әмма бернәрсә дә күрмәсләр, ишетүен ишетерләр, әмма мәгънәсенә төшенмәсләр һәм беркайчан да үз тормышларын үзгәртмәсләр һәм аларга кичерү булмас». 13 Шуннан соң ул аларга болай диде: «Сез бу мисалны аңламыйсыз икән, башка бар мисалларны ничек аңларсыз?

14 Чәчүче Аллаһы сүзен чәчә. 15 Кайбер кешеләр юл буена чәчелгән орлык кебек: алар сүзне ишетү белән, Шайтан килеп аларның йөрәкләренә чәчелгән сүзне алып китә. 16 Башкалары ташлы урынга чәчелгән орлык сыман: алар сүзне ишетү белән аны куанып кабул итәләр. 17 Ләкин орлык аларның йөрәкләрендә тамыр җибәрмәгән, алар вакытлыча гына. Сүз аркасында бәлаләр яки эзәрлекләүләр башлану белән алар иманнарыннан ваз кичә*. 18 Чәнечкеле үсемлекләр арасында чәчелгәннәр дә бар. Алар сүзне ишетәләр, 19 әмма бу дөнья төзелешендәге мәшәкатьләр, күпләрне алдаучы байлык һәм төрле нәфесләр аларның йөрәкләренә үтеп керә, сүзне баса, һәм сүз инде уңыш китерми. 20 Яхшы җиргә чәчелгәне исә — Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны теләп кабул итүчеләр. Алар чәчелгәненнән утыз, алтмыш һәм йөз тапкыр күбрәк уңыш бирәләр».

21 Ул болай дип дәвам итте: «Әллә яктырткычны савыт* белән каплар өчен яки сәке астына куяр өчен алып киләләрме? Аны югарырак урынга куяр өчен алып киләләр түгелме? 22 Чөнки яшерен бар нәрсә билгеле булачак; яшерелгән бар нәрсә ачыкланачак. 23 Колагы булган тыңласын».

24 Шуннан соң ул аларга болай диде: «Ишеткән нәрсәләргә игътибарлы булыгыз. Нинди үлчәм белән үлчәсәгез, сезгә дә шундый үлчәм белән үлчәп бирелер һәм тагы да өстәлер. 25 Кемнең бар, шуңа күбрәк бирелер, ә кемнең юк, шуның булганы да алыныр».

26 Ул сүзен дәвам итте: «Аллаһы Патшалыгын кешенең җиргә орлык чәчүе белән чагыштырып була. 27 Кеше төнлә йоклый, көндезен тора, ә орлык шытып чыга, үсә; һәм кеше аның ничек шытып чыкканын да, ничек үскәнен дә белми. 28 Җир үзе үз вакытында уңыш китерә: башта сабак үстерә, аннары башак җибәрә һәм соңыннан башак тула. 29 Ә уңыш өлгерү белән кеше урак белән ура башлый, чөнки урак өсте җитә».

30 Шуннан соң болай диде: «Аллаһы Патшалыгын нәрсә белән чагыштырыйк яки нинди мисал белән аңлатыйк? 31 Ул горчица орлыгына охшаш. Горчица орлыгы туфракка чәчелгәндә җирдәге бар орлыкларның иң кечкенәсе була. 32 Әмма чәчелгәч, ул шытып күтәрелә һәм зур ботакларын җәеп бакчадагы бар үсемлекләрдән зуррак булып китә, һәм аның күләгәсендә кошлар ышык урын таба ала».

33 Моңа охшаш күп мисаллар китереп, Гайсә аларга Аллаһы сүзен алар аңларлык күләмдә сөйләде. 34 Ул алар белән мисаллар китереп кенә сөйләште, әмма үз шәкертләренә барын да башкалардан аерым аңлата иде.

35 Һәм шул көнне, кич җиткәч, ул аларга: «Аръякка чыгыйк»,— диде. 36 Шәкертләр халыкны җибәреп, Гайсә белән бергә көймәгә утырдылар. Анда башка көймәләр дә бар иде. 37 Кинәт чиктән тыш көчле давыл күтәрелде һәм дулкыннар көймәгә бәргәнгә, көймә су белән тулды. 38 Ә Гайсә көймәнең арткы өлешендә башын мендәргә куеп йоклый иде. Алар аны уятып: «Остаз, һәлак булабыз бит, сиңа барыбермени?» — диделәр. 39 Шунда Гайсә торып, җилне тыйды, ә диңгезгә: «Шаулама! Тынычлан!» — диде. Җил басылды, һәм гаҗәеп тынлык урнашты. 40 «Ни өчен сез шулай курыктыгыз? Әле дә иманыгыз юкмыни?» — дип сорады ул алардан. 41 Ләкин аларны көчле курку биләп алган иде, һәм алар бер-берсенә: «Кем соң ул? Хәтта җил дә, диңгез дә аңа буйсына»,— диделәр.

5 Алар диңгезнең аръягындагы гәрәсәлеләр җиренә килеп җиттеләр. 2 Гайсә көймәдән төшү белән, аның каршысына каберләр арасыннан җен хакимлегендәге бер кеше чыкты. 3 Ул төрбәләр арасында яши иде, һәм аны беркем дә, хәтта чылбырлар белән дә, бәйләп куя алмый иде. 4 Чөнки аны күп тапкыр богаулар һәм чылбырлар белән бәйләсәләр дә, ул чылбырларны өзгән һәм хәтта богауларны да ваткан булган. Берәүнең дә аны буйсындырырга көче җитмәгән. 5 Ул көне-төне төрбәләрдә һәм тауларда бертуктаусыз кычкырып йөргән һәм үзен таш белән җәрәхәтләгән. 6 Ләкин ул, Гайсәне ерактан ук күреп, аның янына йөгереп килде дә, алдына иелде 7 һәм каты тавыш белән кычкырды: «Гайсә, Аллаһы Тәгаләнең Улы, сиңа миннән ни кирәк? Мине җәфаламаска Аллаһы белән ант ит!» 8 Чөнки Гайсә аңа: «Җен, бу кешедән чык!» — дип әйткән иде. 9 «Исемең ничек?» — дип сорады аңардан Гайсә, һәм тегесе: «Исемем — Легион*, чөнки без күп»,— диде. 10 Һәм ул үзләрен шул җирдән куып чыгармавын үтенеп, кат-кат ялварды.

11 Шунда тау янында зур дуңгыз көтүе тукланып йөри иде. 12 Һәм җеннәр Гайсәдән: «Безгә дуңгызларга керергә рөхсәт ит»,— дип ялвардылар. 13 Ул аларга рөхсәт иткәч, җеннәр теге кешедән чыгып шул дуңгызлар эченә керделәр; һәм көтү — ике меңгә якын дуңгыз — текә ярдан диңгезгә ташланды да, батты. 14 Ә көтүчеләре качып киттеләр дә, бу хакта шәһәрдә һәм авылларда сөйләделәр; шунда кешеләр нәрсә булганын карарга киттеләр. 15 Алар, Гайсә янына килгәч, эчендә элек бер легион җен булган кешенең киенгән һәм үз акылында булуын күреп куркып калдылар. 16 Барысын үз күзләре белән күргән кешеләр аларга җенле кеше һәм дуңгызлар белән ни булганын сөйләп бирделәр. 17 Шунда алар Гайсәдән үз өлкәләреннән китүен үтенә башладылар.

18 Ул көймәгә утырганда, элек җенле булган кеше аның белән бергә барырга рөхсәт сорап, аңа ялвара башлады. 19 Әмма Гайсә аңа рөхсәт итмәде һәм: «Бар, өеңә, туганнарың янына кайт. Аларга Йәһвәнең синең өчен башкарган бар эшләре һәм сиңа күрсәткән шәфкате турында сөйлә»,— диде. 20 Теге кеше, китеп, Дека́полиста Гайсәнең аның өчен башкарган бар эшләре хакында игълан итә башлады, һәм бар халык таң калды.

21 Гайсә көймәдә кабат аргы якка чыккач, аның янына күп кеше җыелды, һәм ул диңгез янында калды. 22 Шунда синагоганың Яһи́р исемле бер башлыгы килде һәм, аны күреп, аның алдына егылды. 23 Ул ялвара-ялвара: «Кызым үлем хәлендә. Килче, аның өстенә кулларыңны куйчы, ул савыгыр һәм яшәр иде»,— дип үтенде. 24 Һәм Гайсә аның белән бергә китте. Ә күп кенә кеше аны кысрыклап, аңа ияреп барды.

25 Анда унике ел буе кан китүдән җәфаланган бер хатын бар иде. 26 Ул күп кенә табибларда дәваланып, бик күп газап чиккән булган һәм бар мөлкәтен сарыф итсә дә, бу аңа файда китермәгән, ә хәле тагын да начарайган. 27 Ул Гайсә хакында ишеткәч, аның янына арттан, кешеләр арасыннан гына, килеп, аның өс киеменә кагылды, 28 чөнки ул үз-үзенә: «Аның киеменә генә булса да кагылсам, савыгырмын»,— дип әйткән иде. 29 Кагылу белән аның кан агуы туктады, һәм ул каты авырудан савыгуын сизде.

30 Гайсә шунда ук үзеннән көч чыкканын тойды һәм халык арасында торган килеш борылып: «Кем киемемә кагылды?» — дип сорады. 31 Шәкертләре исә: «Халык сине кысрыклый, үзең күреп торасың бит, ә үзең: „Кем миңа кагылды?“ — дисең»,— дип әйттеләр. 32 Әмма ул үзенә кагылган кешене күзләре белән эзләп торды. 33 Ә савыкканын сизгән хатын, куркып һәм калтыранып, аның алдына тезләнде һәм барысын сөйләп бирде. 34 Гайсә аңа: «Кызым, иманың сине савыктырды. Имин йөр һәм сау-сәламәт бул»,— диде.

35 Гайсә әле сөйләп торганда, синагога башлыгының өеннән кешеләр килде һәм: «Кызың вафат! Нәрсәгә Остазны юкка гына борчып торасың?» — диделәр. 36 Әмма Гайсә, бу сүзләрне ишетеп, синагога башлыгына: «Курыкма, иман ит»,— диде. 37 Һәм үзе белән Петердән, Ягъкубтан һәм Ягъкубның бертуганы Яхъядан башка һичкемгә барырга рөхсәт итмәде.

38 Алар синагога башлыгының өенә килгәч, ул анда шау-шу күтәргән һәм үкереп-үкереп елаган кешеләрне күрде. 39 Өйгә кергәч, ул аларга: «Сез нигә шаулыйсыз һәм нигә елыйсыз? Бала үлмәгән, ул йоклый»,— диде. 40 Шунда аңардан мыскыллап көлә башладылар. Әмма ул аларга чыгарга кушты һәм үзе белән кызның ата-анасын һәм үз шәкертләрен алып, бала яткан җиргә керде. 41 Шуннан соң Гайсә баланың кулыннан тотып, аңа: «Талифа́ куми́»,— диде. Бу: «Кыз бала, тор!» — дигәнне аңлата. 42 Һәм кыз бала шунда ук торып йөри башлады (аңа унике яшь иде). Моны күреп әти-әнисе куанып шатланды. 43 Ләкин Гайсә аларны, бу хакта беркемгә дә сөйләмәгез дип, кат-кат кисәтте һәм кызга ашарга бирергә кушты.

6 Шуннан ул үз шәкертләре белән бергә туган якларына кайтты. 2 Шимбә көнне ул синагогада өйрәтә башлады, һәм аны тыңлаган күп кенә кеше таң калып болай дип сорады: «Ул моңа кайдан өйрәнгән? Ни өчен бу кешегә андый зирәклек бирелгән һәм ничек ул шундый кодрәтле эшләр башкара? 3 Ул балта остасы, Мәрьямнең улы түгелме соң? Ягъкубның, Йосыфның, Яһүднең һәм Шимунның абыйсы ул түгелме? Аның сеңелләре безнең белән монда тора түгелме?» Һәм аңа иман итәргә теләмәделәр. 4 Ә Гайсә аларга болай диде: «Пәйгамбәрне бар җирдә дә ихтирам итәләр, аңа тик үз туган җирендә, үз туганнары арасында һәм үз өендә генә ихтирам юк». 5 Ул анда бернинди дә кодрәтле эш башкармады, нибары берничә авыру кешене генә өсләренә кулларын куеп савыктырды. 6 Гайсә аларның имансыз булуларына гаҗәпләнде һәм кешеләрне өйрәтер өчен якындагы авылларга китте.

7 Шуннан соң, унике рәсүлен чакырып, ул аларны икешәрләп җибәрә башлады һәм аларга җеннәр өстеннән хакимлек бирде. 8 Ул аларга шулай ук юлга юл таягыннан башка бернәрсә дә: икмәк тә, капчык та, акча* да, 9 алмаш күлмәк тә алмагыз диде, аяк киемнәрен кияргә генә кушты. 10 Шуннан соң ул аларга болай дип әйтте: «Кайда гына булсагыз да, йортка кергәч, ул урыннан киткәнче шунда калыгыз. 11 Берәр җирдә сезне кабул итмәсәләр һәм тыңламасалар, аннан чыкканда, аларга кисәтү билгесе итеп, аякларыгыздагы тузанны кагып төшерегез». 12 Шуннан соң алар чыгып киттеләр һәм кешеләргә, алар тәүбә итсен өчен, вәгазьли башладылар; 13 алар күп җеннәрне куып чыгардылар; күп авыру кешеләрне, аларга май сөртеп савыктырдылар.

14 Бу хакта Һируд патша да ишетте, чөнки Гайсә исеме һәркемгә билгеле булды һәм кешеләр: «Чумдыручы Яхъя терелеп торган, һәм бу кодрәтле эшләр аның аша башкарыла»,— дип сөйләделәр. 15 Икенчеләре исә: «Бу Ильяс»,— диделәр, ә кайберләре: «Бу борынгы пәйгамбәрләрнең берсе»,— дип әйттеләр. 16 Моны ишетеп, Һиру́д: «Минем кушуым буенча башы чабылган Яхъя үледән терелеп торган»,— диде. 17 Һируд үз абыйсы Филипнең хатыны Һирудиягә өйләнгән булган һәм хатыны аркасында кешеләр җибәреп Яхъяны кулга алган һәм аны бәйләп, төрмәгә утырткан булган. 18 Чөнки Яхъя Һирудка: «Синең абыеңның хатынына өйләнергә хакың юк»,— дип кат-кат әйткән булган. 19 Һирудия́ исә Яхъяга ачу саклаган һәм аны үтерергә теләсә дә, моны булдыра алмаган. 20 Чөнки Һируд, Яхъяның тәкъва һәм изге кеше булуын белгәнгә күрә, аны хөрмәт иткән һәм яклаган. Ул Яхъяны тыңлаганда, аның белән нәрсә эшләргә икәнен белмәгән, шулай да аны рәхәтләнеп тыңлаган.

21 Ләкин бер көн Һируд үз туган көне уңаеннан үз түрәләре, гаскәр башлыклары һәм Гәлиләянең иң күренекле кешеләре өчен мәҗлес оештырды. Шунда Һирудия өчен үз ниятен тормышка ашырырга мөмкинлек туды. 22 Шул кичне Һирудиянең кызы мәҗлескә килеп биеде, һәм Һируд белән аның янында утырганнарга бу бик ошады. Патша шул кызга: «Миннән ни теләсәң, шуны сора һәм мин сиңа бирәм»,— диде. 23 Һәм: «Миннән нәрсә генә сорасаң да, хәтта патшалыгымның яртысын сорасаң да, бирәм»,— дип ант итте. 24 Шунда кыз чыгып анасыннан: «Миңа нәрсә сорарга?» — диде. Тегесе: «Яхъя Чумдыручының башын»,— дип җавап кайтарды. 25 Кыз шунда ук патша янына кереп: «Чумдыручы Яхъяның башын хәзер үк тәлинкәгә салып бирүеңне телим»,— диде. 26 Бу сүзләр патшаны зур кайгыга төшерсә дә, ул кунаклар алдында биргән вәгъдәсе аркасында аның үтенечен кире кагарга теләмәде. 27 Ул шунда ук тән сакчысын җибәреп, Яхъяның башын китерергә кушты. Тегесе төрмәгә барып, Яхъяның башын чапты 28 һәм тәлинкәгә салып кызга китереп бирде, ә кыз анасына тапшырды. 29 Яхъяның шәкертләре бу хакта ишеткәч, барып аның гәүдәсен алдылар да, кабергә салдылар.

30 Рәсүлләр, Гайсә янына әйләнеп кайткач, үзләренең башкарган эшләре һәм нәрсәгә өйрәткәннәре хакында аңа барын сөйләп бирделәр. 31 Шунда ул аларга: «Минем белән аулак урынга барып, бераз ял итеп алыгыз»,— диде. Чөнки килеп китүче кеше күп булганга, аларның хәтта ашап алырлык вакытлары да юк иде. 32 Һәм алар көймәгә утырып, үзләре генә калыр өчен, аулак урынга киттеләр. 33 Әмма кешеләр аларның киткәнен күрделәр, һәм китүләре шулай ук күпләргә билгеле булды. Алар барысы бергәләп бөтен шәһәрләрдән шунда йөгереп алардан алдарак килделәр. 34 Гайсә көймәдән чыккач, зур халык төркемен күрде һәм аларны кызганды, чөнки алар көтүчесез сарыклар шикелле иде. Һәм ул аларны күп нәрсәләргә өйрәтә башлады.

35 Вакыт соң иде инде. Шәкертләре аның янына килеп болай диделәр: «Бу җирдә кеше дә йөрми, вакыт та соң инде. 36 Кешеләрне җибәр. Алар якын тирәдәге авылларга барып, үзләренә берәр нәрсә ашарга сатып алсыннар». 37 Гайсә аларга: «Сез аларга ашарга бирегез»,— дип җавап бирде. Шәкертләре исә аңа: «Әллә үзебез барыйкмы һәм кешеләрне, ике йөз динарга* икмәк сатып алып, ашатыйкмы?» — диделәр. 38 Ул аларга: «Сездә ничә икмәк бар? Карап килегез әле»,— диде. Карап килгәч, алар: «Биш икмәк һәм ике балык»,— диделәр. 39 Шунда Гайсә бар халыкка төркемнәргә бүленеп яшел чирәмгә утырырга кушты. 40 Халык йөз һәм илле кешедән торган төркемнәргә бүленеп утырды. 41 Гайсә биш икмәкне һәм ике балыкны алды, шуннан соң күккә карады да, рәхмәтләрен белдереп дога кылды. Ул икмәкне сындыргалады һәм, халыкка таратсыннар өчен, шәкертләренә бирә башлады; шулай ук ике балыкны да барысына бүлеп бирде. 42 Барысы да туенды. 43 Шуннан соң икмәк сыныкларын җыйдылар. Балыкны исәпкә алмаганда, барысы унике тулы кәрзин булды. 44 Икмәк ашаучылар саны биш мең ир кеше иде.

45 Аннан соң Гайсә, тоткарланмыйча, шәкертләренә көймәгә утырып аръякка, Битсәи́дә ягына барырга кушты, ә үзе халыкны озата калды. 46 Халык белән саубуллашкач, ул дога кылыр өчен тауга менде. 47 Караңгы төшкәндә, көймә инде диңгез уртасында, ә Гайсә берүзе яр буенда тора иде. 48 Каршы җил искәнгә, шәкертләр көчкә ишкәк ишә иделәр. Таң атар алдыннан* Гайсә, моны күреп, диңгез буйлап алар янына китте, ләкин ул аларны үтеп китәргә җыенгандай атлый иде. 49 Алар аның диңгез буйлап баруын күреп: «Бу өрәк!» — дип уйладылар һәм каты тавыш белән кычкырып җибәрделәр, 50 чөнки барысы да аны күреп курыккан иде. Әмма ул алар белән шунда ук сөйләшә башлады һәм: «Кыю булыгыз! Бу — мин, курыкмагыз»,— диде. 51 Ул алар янына көймәгә кереп утырды, һәм җил тынды. Алар моңа бик нык гаҗәпләнделәр, 52 чөнки икмәк белән бәйле могҗизаның мәгънәсенә әле дә төшенми иделәр, һәм йөрәкләре әле дә ябык иде.

53 Диңгезне кичеп, алар Генисаре́т җирләренә килделәр һәм яр кырыенда туктадылар. 54 Әмма алар көймәдән чыгу белән, кешеләр Гайсәне танып алдылар 55 һәм шул җирдәге кешеләргә хәбәр итәр өчен йөгереп киттеләр. Алар Гайсәнең кайда булганын ишетеп, шул урынга ятакка салынган авыруларны китерә башладылар. 56 Ул авылларга яки шәһәрләргә — кая гына керсә дә, авыруларны базар мәйданына китереп салалар иде һәм аның киеменең чугына гына булса да кагылырга рөхсәт сорап үтенә иделәр. Һәм кагылганнарның барысы да сәламәтләнә иде.

7 Аның янына Иерусалимнан килгән фарисейлар һәм кайбер канунчылар җыелды. 2 Алар Гайсә шәкертләренең кайберләре нәҗесләнгән, ягъни юылмаган куллар белән ашаганнарына игътибар иттеләр. 3 Чөнки фарисейлар һәм барлык яһүдләр, ата-бабалардан килгән йоланы төгәл үтәп, кулларын терсәккә кадәр юмасалар, ашарга утырмыйлар 4 һәм базардан кайткач, үз өсләренә су сибеп сафланмасалар, ашамыйлар. Алар тоткан башка күп төрле йолалар да бар, мәсәлән, касәләрне, чүлмәкләрне һәм бакыр савытларны суга чумдырып алу йоласы. 5 Менә шул фарисейлар белән канунчылар аңардан: «Ни өчен синең шәкертләрең ата-бабалардан килгән йолаларны үтәмичә, нәҗесләнгән куллар белән ашыйлар?» — дип сорадылар. 6 Гайсә аларга болай дип җавап бирде: «Икейөзлеләр, Ишагыйя́ сезнең турында дөрес пәйгамбәрлек иткән. Ул болай дип язган: „Бу халык мине теле белән хөрмәт итә, күңелләре исә миннән ерак. 7 Алар кеше уйлап чыгарган әмерләрне өйрәтәләр, шуңа күрә аларның гыйбадәт кылулары юкка гына“. 8 Сез Аллаһы әмерләрен ташлап, кеше йолаларына ябышкансыз».

9 Шуннан соң ул аларга болай диде: «Үз йолаларыгызны саклар өчен, Аллаһы әмерен санга сукмауда остарып беткәнсез. 10 Мәсәлән, Муса пәйгамбәр: „Ата-анаңны хөрмәт ит“ һәм „Ата-анасын хурлаган кеше үтерелергә тиеш“,— дигән. 11 Ә сез болай дисез: „Әгәр кеше үз атасына яки анасына: „Син файдалана алган бар нәрсәм — бу корбан (ягъни Аллаһыга багышланган бүләк)“,— дип әйтсә...“ 12 Шулай итеп сез аңа атасы яки анасы файдасы өчен һичнәрсә эшләргә рөхсәт итмисез 13 һәм буыннан-буынга күчеп килгән йолагыз белән Аллаһы сүзенең кадерен төшерәсез. Һәм моңа охшаш күп нәрсәләр эшлисез». 14 Ул халыкны үзе янына кабат чакырып, болай диде: «Мине барыгыз да тыңлагыз һәм сүзләремә төшенегез. 15 Кешене аның эченә кергән һичнәрсә нәҗесли алмый, аны үзеннән чыккан нәрсә нәҗесли». 16* ——

17 Ул халыкны калдырып йортка кергәч, шәкертләре аңардан шул мисал турында сораштыра башладылар. 18 Ул аларга болай диде: «Әллә сез дә алар кебек аңламыйсызмы? Әллә кешене ул ашаган һичнәрсә нәҗесли алмый икәнен белмисезме? 19 Чөнки ашаганы аның йөрәгенә түгел, ә карынына керә һәм соңыннан тәненнән чыга». Бу сүзләр белән ул бөтен ризыкны чиста дип атады. 20 Шуннан соң болай диде: «Кешене аңардан чыккан нәрсә нәҗесли, 21 чөнки кешенең эченнән, аның йөрәгеннән, мондый нәрсәләр чыга: явыз уйлар, фахишәлек, урлашу, кеше үтерү, 22 зина, комсызлык, явызлык, алдау, азгынлык, көнчелек*, көфер сүз, тәкәбберлек, дуамаллык. 23 Барлык бу явыз эшләр эчтән чыга һәм кешене нәҗесли».

24 Аннан Гайсә Тир һәм Сидо́н өлкәләренә юл тотты. Ул, үзенең анда килгәнен берәү дә белмәсен өчен, бер йортка керде, ләкин бу хакта барыбер билгеле булды. 25 Аның турында ишетеп, шунда ук бер хатын килде һәм аның алдына егылды. Бу хатынның кечкенә кызы җенле иде. 26 Су́рия Финики́ясендә яшәүче бу грек хатыны Гайсәдән үз кызыннан җенне куып чыгаруын үтенде. 27 Әмма Гайсә аңа: «Башта балалар туенсыннар, икмәкне балалардан алып, көчекләргә ташлау дөрес булмас иде»,— дип әйтте. 28 Теге хатын исә: «Әйе, хуҗам, ләкин көчекләр дә өстәл астында балалардан коелган валчыкларны ашый бит»,— дип җавап бирде. 29 Моңа Гайсә: «Бик әйбәт әйттең, шуңа күрә бар кайт, җен кызыңнан чыкты»,— диде. 30 Хатын өенә кайтып китте. Кайтса, баласы ятакта ята, һәм җен аңардан чыккан.

31 Гайсә Тир өлкәләреннән кайтканда, Сидон аша үтеп һәм Дека́полис өлкәләренә кагылып, Гәлилә́я диңгезе ягына китте. 32 Шунда аның янына бик авыр сөйләшкән чукрак бер кешене китерделәр һәм аның өстенә кулларын куеп алуын үтенделәр. 33 Гайсә бу кешене халык төркеменнән читкәрәк алып китте дә, аның колакларына үзенең бармакларын тыкты һәм, төкереп, аның теленә кагылды. 34 Аннары күккә карап тирән сулап куйды да: «Еффата́»,— диде. Бу сүз «ачыл» дигәнне аңлата. 35 Шунда теге кешенең колаклары ишетә башлады, теле ачылды, һәм ул ачык сөйләшә башлады. 36 Гайсә кешеләргә бу хакта берәүгә дә сөйләмәскә кушты. Әмма ул аларны тыйган саен, алар бу турыда тагын да күбрәк сөйләделәр. 37 Кешеләр таң калып: «Аның бар эшләгәннәре гаҗәеп. Аның көче ярдәмендә хәтта чукраклар ишетә, ә телсезләр сөйләшә башлый»,— диделәр.

8 Шул көннәрдә кабат күп кеше җыелды һәм аларның ашарларына юк иде. Гайсә шәкертләрен чакырып, болай диде: 2 «Кешеләрне кызганам, чөнки алар инде өч көн минем янымда, ә ашарларына юк. 3 Аларны ач килеш өйләренә кайтарып җибәрсәм, юлда хәлсезләнерләр, кайберләре ерактан килгән бит». 4 Ләкин шәкертләре: «Монда, шундый ерак урында, бу кешеләрне туендырыр өчен икмәкне кайдан табарга?» — дип җавап бирделәр. 5 Ул алардан: «Сездә ничә икмәк бар?» — дип сорады. Алар: «Җиде»,— диделәр. 6 Шунда Гайсә халыкка җиргә утырырга кушты, ә үзе җиде икмәкне алды да, Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, аларны сындыргалады. Ул икмәкне халыкка таратыр өчен шәкертләренә бирде, һәм тегеләре тарата башладылар. 7 Аларның шулай ук берничә балыгы да бар иде, һәм Гайсә, Аллаһыга рәхмәтләрен белдергәннән соң, аларны да таратырга кушты. 8 Барысы да туенганнан соң, калган сыныкларны җыйдылар һәм тулы җиде зур кәрзин булып чыкты. 9 Анда исә дүрт меңгә якын ир-ат бар иде. Шуннан соң Гайсә аларны кайтарып җибәрде.

10 Ә үзе шәкертләре белән көймәгә утырып, Далмануфа́ җирләренә килде. 11 Анда аның янына фарисейлар җыелды һәм, аны сынар өчен, күктән билге сорап, аның белән бәхәсләшә башладылар. 12 Ул авыр сулап: «Ни өчен бу буын билге эзли? Сезгә хак сүз әйтәм: бу буынга бернинди билге бирелмәс»,— диде. 13 Шуннан соң ул аларны калдырып, кабат көймәгә утырды да, аръякка таба китте.

14 Аның шәкертләре үзләре белән икмәк алырга онытканнар иде, һәм көймәдә бер икмәктән башка бернинди ризык та юк иде. 15 Гайсә аларны кисәтеп: «Сак булыгыз, фарисейлар ачыткысыннан һәм Һиру́д ачыткысыннан сакланыгыз»,— диде. 16 Шунда шәкертләр бер-берсен икмәк алмауда гаепли башладылар. 17 Моны ишетеп, ул аларга болай диде: «Ни өчен сез бер-берегезне икмәк алмагансың дип гаеплисез? Әле дә аңламыйсызмыни, әле дә төшенмисезмени? Йөрәкләрегез әле дә аңларлык хәлдә түгелмени? 18 „Күзләрегез булып та, күрмисезме; колакларыгыз булып та, ишетмисезме?“ 19 Мин биш икмәкне биш мең ир кешегә сындырып биргәч, сыныклар белән тулы ничә кәрзин җыйганыгызны хәтерлисезме?» Алар: «Унике»,— дип җавап бирделәр. 20 «Ә җиде икмәкне дүрт мең ир-атка сындырып биргәч, сыныклар белән тулы күпме зур кәрзин җыйдыгыз?» Алар: «Җиде»,— диделәр. 21 Шунда Гайсә аларга: «Сез һаман да моның мәгънәсен аңламыйсызмы?» — диде.

22 Алар Битсәидәгә барып җиткәч, кешеләр аның янына бер сукырны китерделәр һәм аңа кагылып алуын үтенделәр. 23 Гайсә сукырны кулыннан алып авылдан чыгарды. Ул аның күзләренә төкерде дә, өстенә кулларын куеп: «Берәр нәрсә күрәсеңме?» — дип сорады. 24 Теге кеше тирә-якка карап: «Кешеләрне күрәм. Алар агачларга охшаш, ләкин йөриләр»,— диде. 25 Гайсә аның күзләренә кабат кулларын куйды. Шунда теге кеше сәламәтләнде һәм барысын да ачык күрә башлады. 26 Гайсә аңа: «Авылга гына кермә»,— дип, өенә кайтарып җибәрде.

27 Шуннан соң Гайсә һәм аның шәкертләре Филипи́я Кайсариясе тирәсендәге авылларга киттеләр. Юлда барганда, ул үз шәкертләренә: «Кешеләр мине кемгә саный, нәрсә сөйли?» — дип, аларга сораулар бирә башлады. 28 Алар аңа: «Берәүләр — Чумдыручы Яхъя, икенчеләре — Ильяс, ә башкалары пәйгамбәрләрнең берсе дип саный»,— диделәр. 29 Шунда ул алардан: «Ә сез, сез мине кем дип саныйсыз?» — дип сорады. «Син — Мәсих»,— дип җавап бирде Петер. 30 Әмма Гайсә аларга үзе хакында беркемгә дә сөйләмәскә кушты. 31 Шуннан соң ул аларны, Кеше Улына күп газап чигәргә туры киләчәк, өлкәннәр, баш руханилар һәм канунчылар аны кире кагачак, аны үтерәчәкләр, һәм ул өч көннән соң терелеп торачак, дип өйрәтә башлады. 32 Ул бу хакта турыдан-туры сөйләде. Әмма Петер аны читкәрәк чакырып, шелтәләргә тотынды. 33 Гайсә борылып шәкертләренә карады да, Петерне шелтәләп: «Кит янымнан, Шайтан! Чөнки синдә Аллаһы уйлары түгел, ә кеше уйлары»,— диде.

34 Шунда ул, үзе янына халыкны һәм шәкертләрен чакырып, болай диде: «Минем артымнан барырга теләүче үз-үзеннән баш тартсын, үзенең җәфалану баганасын алып, миңа өзлексез ияреп барсын. 35 Үз җанын саклап калырга теләүче аны югалтыр, ә җанын минем хакка һәм яхшы хәбәр хакына югалтучы аны коткарыр. 36 Чыннан да, кеше бөтен дөньяны үзенеке итеп тә, җанын югалтса, аңа ни файда? 37 Әйе, кеше үзендә булган бар нәрсәсен бирсә дә, җанын саклап кала алырмы? 38 Берәрсе бу зиначы һәм гөнаһлы буын алдында миннән һәм минем сүзләремнән оялса, Кеше Улы да изге фәрештәләре белән Атасының данында килгәндә, бу кешедән оялачак».

9 Шуннан соң ул аларга: «Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларның кайберләре, Аллаһы Патшалыгының үз кодрәтендә идарә итүен күрмичә, үлемне татымаячаклар»,— диде. 2 Һәм алты көннән соң үзе белән Петерне, Ягъкубны һәм Яхъяны гына алып, биек тауга менде. Шунда алар алдында аның кыяфәте үзгәрде: 3 киемнәре күз чагылдырырлык ак төскә керде, җир йөзендә беркем дә аны шулкадәр ак итеп агарта алмас иде. 4 Алар алдында шулай ук Ильяс белән Муса хасил булды. Алар Гайсә белән сөйләшә иделәр. 5 Шунда Петер Гайсәгә: «Остаз*, монда шундый рәхәт. Каршы булмасаң, без өч чатыр корыр идек: берсен сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска»,— диде. 6 Алар нык курыккан иделәр, шуңа күрә Петер нәрсә әйтергә дә белмәде. 7 Шунда бер болыт килеп аларны каплады, ә болыт эченнән: «Бу — минем сөекле Улым, аны тыңлагыз»,— дигән тавыш ишетелде. 8 Алар як-якларына карап алдылар: яннарында Гайсәдән башка инде беркем дә юк иде.

9 Таудан төшкәндә, Гайсә аларга анда күргәннәрен Кеше Улының үледән терелеп торуына кадәр берәүгә дә сөйләмәскә кушты. 10 Алар нәкъ шулай эшләделәр дә, әмма үзара бу терелеп тору нәрсә аңлата икән дип сөйләштеләр. 11 Шуннан соң аңа мондый сорау бирделәр: «Ни өчен канунчылар башта Ильяс килергә тиеш дип әйтәләр?» 12 Ул аларга болай диде: «Әйе, башта Ильяс киләчәк һәм барын да яңадан торгызачак. Ләкин ни өчен соң, алайса, Кеше Улы күп газаплар чигеп кимсетелергә тиеш дип язылган? 13 Ә мин сезгә шуны әйтәм: Ильяс инде килде, һәм, аның турында язылганча, аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр».

14 Алар калган шәкертләр янына әйләнеп кайтса, болар янына күп кеше җыелган, һәм канунчылар алар белән бәхәсләшеп тора. 15 Халык Гайсәне күреп, таң калды һәм сәламләр өчен аңа таба йөгерде. 16 «Алар белән нәрсә турында бәхәсләшәсез?» — дип сорады ул алардан. 17 Халык арасыннан берәү аңа җавап бирде: «Остаз, мин синең яныңа үз улымны китердем, чөнки аның эчендә аны телсез итүче рух бар. 18 Ул улымны кайда эләктерсә, шунда җиргә ега, һәм улым авызыннан күбекләр чыгара, тешләрен шыгырдата һәм көчсез кала. Мин шәкертләреңнән аны куып чыгаруларын үтенгән идем дә, алар булдыра алмадылар». 19 Ул аларга җавап итеп: «И имансыз буын, иманыгыз үссен өчен миңа сезнең белән тагын күпме булырга? Миңа сезне күпме түзеп торырга? Аны минем янга китерегез»,— диде. 20 Теге егетне Гайсә янына китерделәр. Гайсәне күрү белән рух егеткә тәэсир итте, һәм аны көзән җыерып алды, һәм ул җиргә егылып, авызыннан күбекләр агыза-агыза тәгәри башлады. 21 Гайсә аның әтисеннән: «Бу хәл аның белән күптәнме?» — дип сорагач, әтисе болай диде: «Балачактан бирле. 22 Рух аны үтерергә тырышып, утка да, суга да берничә тапкыр ташлады. Әгәр берәр нәрсә эшли алсаң, кызган безне һәм ярдәм ит». 23 Гайсә аңа: «Ни өчен син: „Әгәр эшли алсаң“,— дисең? Иман итүче бар нәрсәне дә башкара ала»,— диде. 24 Баланың атасы шунда ук кычкырып: «Иман итәм! Иманым җитмәсә, ярдәм ит!» — диде.

25 Гайсә, халыкның алар янына ашыгып җыелганын күреп, җенне шелтәләде дә: «Телсез һәм чукрак итүче рух, мин сиңа аның эченнән чыгарга һәм башка кермәскә кушам»,— диде. 26 Шунда җен кычкырып җибәрде, ә егетне каты көзән җыерды, һәм җен аңардан чыкты. Егет үлгән шикелле ята иде, шуңа күрә кешеләрнең күбесе: «Ул үлде!» — диештеләр. 27 Гайсә егетне кулыннан тотып торгызды. 28 Ул өйгә кергәч, шәкертләре аның белән генә калып: «Ни өчен без аны куып чыгара алмадык?» — дип сорадылар. 29 Ул аларга: «Андый рухларны дога белән генә куып чыгарып була»,— диде.

30 Шул урыннан киткәч, алар Гәлилә́я аша юл тоттылар. Әмма ул беркемнең дә моның турында белүен теләмәде, 31 чөнки ул үз шәкертләрен өйрәтә иде. Ул аларга: «Кеше Улы дошманнар кулына тапшырылырга тиеш, һәм алар аны үтерәчәкләр. Әмма үтерелсә дә, ул өч көннән соң терелеп торачак»,— дип сөйләде. 32 Алар ул әйткәнне аңламасалар да, сораштырырга куркалар иде.

33 Кәпернаумга килгәч, алар бер өйгә керделәр. Гайсә алардан: «Юлда барганда сез нәрсә хакында бәхәсләштегез?» — дип сорады. 34 Алар дәшмәделәр, чөнки алар юлда барганда, араларында кем иң бөеге дип бәхәсләшкәннәр иде. 35 Шунда ул утырды һәм үзе янына унике рәсүлен чакырып: «Беренче булырга теләүче соңгы булырга, бөтенесе өчен хезмәтче булырга тиеш»,— диде. 36 Ул бер баланы чакырып алар арасына бастырды да, аны кочаклап болай диде: 37 «Минем исемем хакына мондый балаларның берсен кабул итүче мине дә кабул итә. Ә мине кабул итүче мине генә түгел, мине җибәрүчене дә кабул итә».

38 Яхъя аңа: «Остаз, без бер кешенең синең исемеңне кулланып, җеннәрне куып чыгарганын күрдек һәм аны, безнең белән бергә йөрмәгәнгә, туктатырга тырыштык»,— дип әйтте. 39 Ләкин Гайсә болай диде: «Аңа комачауламагыз, чөнки минем исемем хакына берәр кодрәтле эш башкаручы минем турында шунда ук берәр нинди начар сүз әйтә башламас, 40 чөнки безгә каршы тормаучы безнең яклы. 41 Һәм берәрсе, сез Мәсихнеке булганга, сезгә эчәргә бер касә су бирсә, сезгә хак сүз әйтәм: ул үз бүләген һичшиксез алачак. 42 Әмма берәрсе миңа иман итүче бу кечеләрнең берсен иманнан ваз кичәргә этәрсә*, аны, муенына тегермән ташы бәйләп, диңгезгә ташласалар, аның өчен яхшырак булыр иде.

43 Кулың сине гөнаһка тартса*, аны чабып ташла. Гәһәннәгә*, сүнмәс утка, ике куллы килеш барганчы, тормышка гарип килеш керүең яхшырак. 44* —— 45 Аягың сине гөнаһка тартса, аны чабып ташла. Гәһәннәгә ике аягың белән эләккәнче, тормышка аксак килеш керүең яхшырак. 46* —— 47 Күзең сине гөнаһка тартса, аны алып ташла. Гәһәннәгә ике күзле килеш эләккәнче, Аллаһы Патшалыгына бер күзле килеш керүең яхшырак. 48 Гәһәннәдә кортлар да үлми, ялкын да сүнми.

49 Чөнки һәркем* ут белән тозланырга тиеш. 50 Тоз — яхшы нәрсә, әмма тоз үз тәмен югалтса, аны нәрсә белән тозлы итәрсең? Сездә тоз булсын, һәм бер-берегез белән тату яшәгез».

10 Шуннан соң ул Үрдүн аръягындагы Яһүдия чикләренә килде. Анда аның янына кабат күп халык җыелды, һәм ул аларны, гадәттәгечә, өйрәтә башлады. 2 Шунда фарисейлар килделәр һәм, аны сынарга теләп, аңардан, ир кешегә хатыны белән аерылышырга ярыймы, дип сорадылар. 3 Ә ул алардан: «Муса сезгә нинди әмер бирде?» — дип сорады. 4 «Муса, аерылышу кәгазе язып, аерылышырга рөхсәт иткән»,— дип әйттеләр алар. 5 Гайсә исә аларга болай диде: «Ул сезгә бу әмерне сез таш йөрәкле булганга биргән. 6 Әмма башлангычтан ук „Ул аларны ир-ат һәм хатын-кыз итеп яратты. 7 Шуңа күрә кеше ата-анасын калдырыр да, 8 икесе бер тән булыр“. Әйе, алар инде ике түгел, ә бер тән. 9 Шулай итеп, Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын». 10 Өйдә утырганда, шәкертләр аңардан бу хакта сораштыра башладылар. 11 Шунда ул аларга болай диде: «Хатыны белән аерылышып, башкага өйләнүче кеше зина кыла һәм хатынына хыянәт итә; 12 хатын да, ире белән аерылышып, башкага кияүгә чыкса, зина кыла».

13 Кешеләр Гайсә янына балаларны ул аларга кагылсын өчен китерә башладылар, ләкин шәкертләр ул кешеләрне шелтәләделәр. 14 Гайсәгә бу ошамады, һәм ул аларга болай диде: «Балалар минем янга килсен, аларга комачауламагыз, чөнки Аллаһы Патшалыгы нәкъ шундыйларныкы. 15 Сезгә хак сүз әйтәм: берәрсе Аллаһы Патшалыгын бала кебек кабул итмәсә, анда кермәячәк». 16 Шунда ул балаларны кочаклады, өсләренә кулларын куеп, аларга үз фатихасын бирә башлады.

17 Инде китәм генә дигәндә, аның янына бер кеше йөгереп килде һәм алдына тезләнеп: «Игелекле Остаз, мәңгелек тормышны мирас итеп алыр өчен миңа нәрсә эшләргә?» — дип сорады. 18 Гайсә аңа болай диде: «Ни өчен син мине игелекле дип атыйсың? Аллаһыдан башка игелекле беркем дә юк. 19 Син мондый әмерләрне беләсеңме? „Кеше үтермә, зина кылма, урлама, ялган шаһитлек бирмә, алдама, ата-анаңны хөрмәт ит“». 20 Теге кеше аңа: «Остаз, мин боларның барысын да яшь чактан ук үтәп киләм»,— диде. 21 Гайсә аңа ярату тулы караш белән карап куйды да: «Сиңа тагын шуны эшләргә кирәк: бар, үзеңдә булганны сатып акчаны ярлыларга өләш һәм күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә, миңа ияр»,— диде. 22 Андый җавап теге кешене боектырды, һәм ул кайгырып китеп барды, чөнки аның бик күп мал-мөлкәте бар иде.

23 Гайсә якындагы кешеләргә карап алды да, үз шәкертләренә: «Бай кешеләргә Аллаһы Патшалыгына керү бик кыен булачак!» — диде. 24 Әмма шәкертләр аның бу сүзләренә шаккаттылар. Шунда Гайсә аларга болай диде: «Балалар, Аллаһы Патшалыгына керү бик кыен! 25 Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк». 26 Алар тагын да ныграк гаҗәпләнделәр һәм аңардан: «Алайса, кем котылып кала алыр?» — дип сорадылар. 27 Гайсә аларга карап: «Кешеләр моны булдыра алмый, ә Аллаһы барысын да булдыра ала»,— диде. 28 Шунда Петер аңа: «Менә без бөтен нәрсәбезне калдырып сиңа иярдек»,— дип әйтте. 29 Гайсә исә болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: йортын, я абый-энеләрен, я апа-сеңелләрен, я әнисен, я әтисен, я балаларын, я басуларын минем хакка һәм яхшы хәбәр хакына калдырган һәркем 30 хәзерге вакытта йөз тапкыр күбрәк йортлар, агай-энеләр, апа-сеңелләр, аналар, балалар һәм басулар алачак, шул ук вакыт эзәрлекләүләргә дә дучар булачак, ә киләчәк дөнья төзелешендә мәңгелек тормышка ия булачак. 31 Беренче булган күпләр ахыргы булыр, ә ахыргылар беренче булыр».

32 Гайсә үз шәкертләре белән Иерусалимга бара торган юл буйлап күтәрелә башлады. Ул үзе алдарак бара иде. Шәкертләре гаҗәпләнеп барды, башкаларны исә курку баса башлады. Гайсә унике рәсүлен кабат читкә чакырып, үзенә кичерергә туры киләчәк хәлләр турында сөйли башлады: 33 «Без Иерусалимга күтәреләбез, һәм Кеше Улы баш руханилар белән канунчылар кулына тапшырылачак. Алар аны үлемгә хөкем итеп, башка халык кешеләренә тапшырачаклар, 34 аңардан мыскыллап көләчәкләр, аңа төкерәчәкләр, аны камчылаячаклар һәм үтерәчәкләр, әмма өч көннән соң, ул үледән терелеп торачак».

35 Аның янына Зебединең ике улы — Ягъкуб белән Яхъя килеп: «Остаз, безнең үтенечне үтәсәң иде»,— диделәр. 36 Ул алардан: «Нинди үтенечегезне үтәргә?» — дип сорады. 37 «Син патшалыгыңда идарә иткәндә, беребезгә уң ягыңда, ә икенчебезгә сул ягыңда утырырга рөхсәт ит»,— дип әйттеләр алар. 38 Ләкин Гайсә аларга: «Сез нәрсә сораганыгызны белмисез. Мин эчә торган касәне эчә аласызмы, яки мин кичергән нәрсәләрне* кичерә аласызмы?» — диде. 39 Алар аңа: «Алабыз»,— диделәр. Гайсә исә аларга болай диде: «Мин эчә торган касәне эчәрсез һәм мин кичергәнне кичерерсез. 40 Әмма кемгә уң ягымда, ә кемгә сул ягымда утырырга икәнен мин хәл итмим. Бу урыннар кемгә әзерләнгән, шуларныкы».

41 Бу хакта ишеткәч, калган ун шәкертнең Ягъкуб белән Яхъяга ачулары кабара башлады. 42 Әмма Гайсә аларны үзе янына чакырып болай диде: «Сез беләсез: халык идарәчеләре дип саналган кешеләр халык өстеннән хакимлек итәләр, һәм бөек кешеләр халыкны кул астында тоталар. 43 Сезнең арагызда исә алай булмасын. Арагызда бөек булырга теләүче сезгә хезмәтче булсын, 44 һәм беренче булырга теләүче барысы өчен дә кол булсын. 45 Чөнки Кеше Улы да үзенә хезмәт итсеннәр дип түгел, ә хезмәт итәргә һәм күпләрне йолып алыр өчен үз җанын бирергә дип килде».

46 Шуннан соң алар Әрихәгә килделәр. Гайсә, аның шәкертләре һәм күп санлы халык Әрихәдән чыгып барганда, юл читендә сукыр фәкыйрь Бартимә́й (Тимә́й улы) утыра иде. 47 Ул Насаралы Гайсәнең үтеп барганын ишеткәч: «Давыт Улы, Гайсә, миңа шәфкатьле бул!» — дип кычкыра башлады. 48 Күпләр аңа дәшмәскә куштылар, әмма ул тагын да ныграк: «Давыт Улы, миңа шәфкатьле бул!» — дип кычкыруын дәвам итте. 49 Гайсә туктады да: «Чакырыгыз аны»,— диде. Шунда сукырны чакырып: «Кыю бул! Тор, ул сине чакыра»,— диделәр. 50 Ул өске киемен салып ташлады да, сикереп торып, Гайсә янына китте. 51 Гайсә аңардан: «Сиңа нәрсә эшләвемне телисең?» — дип сорады. «Остаз*, күзләрем күрсен иде»,— диде аңа сукыр кеше. 52 Гайсә аңа: «Бар. Иманың сине савыктырды»,— диде. Теге кеше шунда ук күрә башлады һәм кешеләр белән бергә Гайсәгә ияреп китте.

11 Алар Иерусалимга якынлашканда, Зәйтүн тавындагы Битфәгия́ белән Битаниягә килеп җитәрәк, Гайсә ике шәкертен үзләреннән алгарак җибәрде дә, 2 болай диде: «Алдыгыздагы авылга барыгыз. Анда керү белән бәйдәге, бер кешенең дә атланганы булмаган ишәк баласын күрерсез. Аны бәйдән ычкындырып, минем янга китерегез. 3 Ә инде берәрсе: „Сез нәрсә эшлисез?“ — дип сораса: „Ул Хуҗабызга кирәк, ул аны тиздән кире кайтарачак“,— диегез». 4 Шәкертләр барып, тыкрыкта бер ишеккә бәйләп куелган ишәк баласын таптылар һәм аның бавын чиштеләр. 5 Әмма анда басып торганнарның кайберләре аларга: «Ни өчен сез ишәк баласын бәйдән ычкындырасыз?» — диделәр. 6 Шәкертләр нәкъ Гайсә өйрәткәнчә әйткәч, тегеләр аларны тоткарлап тормадылар.

7 Шәкертләр Гайсә янына ишәкне китереп, аның өстенә өс киемнәрен салгач, Гайсә аңа атланды. 8 Шунда күп кенә кеше юл өстенә үз өс киемнәрен, ә башкалар кырда киселгән яшел ботакларны җәйде. 9 Гайсәнең алдыннан һәм артыннан баручы кешеләр болай дип кычкырып бардылар: «Коткар аны, ялварып үтенәбез! Йәһвә исеме хакына килүче фатихалы! 10 Атабыз Давытның якынлашып килүче Патшалыгы фатихалы! Күктә яшәүче, без синнән аны коткаруыңны ялварып үтенәбез!» 11 Гайсә Иерусалимга килгәч, гыйбадәтханәгә таба китте. Анда кергәч, ул тирә-яктагы бар нәрсәне карап чыкты да, инде соң булганга, унике шәкерте белән бергә Битаниягә китте.

12 Икенче көнне алар Битаниядән чыккач, Гайсәнең ашыйсы килә башлады. 13 Ул яфраклары ачылган ерактагы инҗир агачын күреп, аңарда берәр нәрсә булмасмы дип, карарга китте. Әмма агач янына килгәч, яфраклардан башка берни дә тапмады, чөнки инҗир өлгерү вакыты әле җитмәгән иде. 14 Шунда Гайсә агачка: «Моннан ары синең җимешеңне берәү дә ашамасын»,— диде. Аның шәкертләре моны тыңлап торды.

15 Шуннан соң алар Иерусалимга килделәр. Гайсә гыйбадәтханәгә керү белән, анда сатучыларны һәм сатып алучыларны куып чыгара башлады. Ул акча алмаштыручыларның өстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның эскәмияләрен аударып ташлады 16 һәм беркемгә дә гыйбадәтханә аша әйбер ташып үтәргә рөхсәт итмәде. 17 Халыкны өйрәтеп, ул болай диде: «„Минем йортым барча халыклар өчен дога кылу йорты дип аталыр“,— дип язылмаганмыни? Ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез». 18 Баш руханилар һәм канунчылар моның барысы турында ишеткәч, аны һәлак итү әмәлен эзләргә керештеләр. Алар аңардан куркалар иде, чөнки бөтен халык аның өйрәтүенә таң калып йөри иде.

19 Кич җиткәч, алар, гадәттәгечә, шәһәрдән чыгып киттеләр. 20 Ә иртән иртүк инҗир агачы яныннан узып барганда, карасалар, ул тамырына кадәр корып төшкән. 21 Шунда Петер, Гайсәнең сүзләрен исенә төшереп, аңа: «Остаз, кара! Син каргаган инҗир агачы корып төшкән»,— диде. 22 Гайсә исә аларга болай дип җавап бирде: «Аллаһыга иман итегез. 23 Сезгә хак сүз әйтәм: кеше бу тауга: „Күтәрелеп диңгезгә ташлан“,— дигәндә, үз күңелендә шикләнмәсә һәм әйткән сүзләренең үтәләчәгенә ышанса, нәкъ шулай булачак та. 24 Шуңа күрә сезгә әйтәм: сез нәрсә турында гына дога кылсагыз да һәм нәрсә турында гына сорасагыз да, моны инде алгансыз дип ышаныгыз, һәм ул сездә булачак. 25 Һәм дога кылып торганда, берәрсенә карата үпкәгез булса, күктәге Атагыз да сезнең ялгышлыкларыгызны кичерсен өчен, бу кешене кичерегез». 26* ——

27 Шуннан соң алар кабат Иерусалимга килделәр. Гайсә гыйбадәтханә буйлап йөргәндә, аның янына баш руханилар, канунчылар һәм өлкәннәр килеп: 28 «Синең боларны эшләргә ни хакың бар? Сиңа боларны эшләргә вәкаләтне кем бирде?» — дип сораштырдылар. 29 Гайсә аларга болай диде: «Минем дә сезгә бер соравым бар. Җавап бирсәгез, мин дә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтермен. 30 Яхъяга суга чумдырырга вәкаләт күктән яки кешеләрдән бирелгән булганмы? Җавап бирегез». 31 Шунда тегеләр үзара фикер алыша башладылар: «Әгәр: „Күктән“,— дисәк, ул: „Алайса, ни өчен сез аңа ышанмадыгыз?“ — дип сорар. 32 Ә, бәлки: „Кешеләрдән“,— дияргәдер?» Әмма алар алай дип әйтергә курка иделәр, чөнки бар кеше дә Яхъяны чын пәйгамбәр дип саный иде. 33 Алар Гайсәгә: «Белмибез»,— диделәр. «Мин дә сезгә боларны эшләргә ни хакым барлыгын әйтмим»,— диде Гайсә.

12 Шуннан соң Гайсә аларга мисаллар китереп сөйли башлады: «Бер кеше йөзем бакчасы утырткан, аны койма белән әйләндереп алган, йөзем изү өчен уеп чокыр ясаган, манара торгызган һәм йөзем үстерүчеләргә аны куллануга биреп, чит илгә киткән. 2 Йөзем җыю вакыты җиткәч, ул йөзем үстерүчеләр янына бер хезмәтчене җибәргән һәм аңа алардан уңышның үз өлешен алырга кушкан. 3 Әмма алар аны тотып кыйнаганнар да, буш кул белән кайтарып җибәргәннәр. 4 Шунда ул икенче хезмәтчене җибәргән, ләкин алар аның башын яралаганнар һәм аны хур иткәннәр. 5 Шуннан соң ул тагын берсен җибәргән, һәм алар аны үтергәннәр; ул күп кенә башка хезмәтчеләрен дә җибәреп караган: аларның кайберәүләрен кыйнаганнар, ә кайберәүләрен үтергәннәр. 6 Аның тагын яраткан улы булган. Ахырда ул: „Улымны хөрмәт итәрләр“,— дип, аны да җибәргән. 7 Ләкин йөзем үстерүчеләр үзара: „Бу — мирасчы. Әйдәгез, аны үтерик тә, мирас безнеке булыр“,— диешкәннәр. 8 Шунда алар аны тотып үтергәннәр һәм йөзем бакчасыннан чыгарып ташлаганнар. 9 Йөзем бакчасының хуҗасы нәрсә эшләр? Ул килеп теге йөзем үстерүчеләрне үтерәчәк, ә йөзем бакчасын башкаларга тапшырачак. 10 Әллә Язмадагы: „Төзүчеләр кире каккан таш — ул иң мөһим почмак ташы булып китте. 11 Моны Йәһвә башкарды, һәм без моны гаҗәеп нәрсә дип саныйбыз“,— дигән сүзләрне укыганыгыз юкмы?»

12 Дини җитәкчеләр Гайсәнең бу мисалны аларны күздә тотып китергәнен аңлап, аны кулга алу әмәлен эзли башладылар. Шулай да алар аны калдырып киттеләр, чөнки халыктан куркалар иде.

13 Аннан соң алар аның янына, ул бәйләнерлек берәр сүз әйтмәсме дип, фарисейларның һәм Һиру́д тарафдарларының кайберләрен җибәрделәр. 14 Тегеләре килеп болай диделәр: «Остаз, без синең һәрвакыт хак сүз сөйләгәнеңне һәм башкалар алдында ялагайланмаганыңны беләбез. Чөнки син кешенең дәрәҗәсенә карап тормыйсың, әмма Аллаһы юлына хакыйкать буенча өйрәтәсең. Әйт әле: кайсарга* салым түләү дөресме яки юкмы? 15 Безгә түләргәме я түләмәскәме?» Аларның икейөзлелеген күреп, Гайсә: «Сез нигә мине сыныйсыз? Миңа бер динар* китерегез»,— диде. 16 Алар китергәч, ул алардан: «Монда кем күрсәтелгән һәм кемнең исеме язылган?» — дип сорады. «Кайсарныкы»,— диделәр алар. 17 Шунда Гайсә: «Кайсарныкын кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез»,— диде. Һәм алар аңа таң калдылар.

18 Аннан соң аның янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлар килде. Алар мондый сорау бирде: 19 «Остаз, Муса безгә, берәрсе бала калдырмыйча үлсә, энесе* аның хатынына өйләнеп, шул абыйсына нәсел булдырырга тиеш, дип язган. 20 Җиде бертуган абый бар иде. Аларның беренчесе өйләнде, әмма нәсел калдырмыйча үлеп китте. 21 Аның хатынына икенчесе өйләнде, ләкин ул да нәсел булдырмыйча үлде. Өченчесе белән дә нәкъ шулай булды. 22 Шулай итеп җидесенең берсе дә нәсел калдырмады. Ахырда хатын да үлеп китте. 23 Үлеләр терелгәч, ул кайсысының хатыны булачак? Җидесе дә аңа өйләнгән иде бит». 24 Гайсә аларга болай диде: «Сез ялгышасыз, чөнки Язмаларны да, Аллаһының кодрәтен дә белмисез. 25 Үледән терелүчеләр өйләнмәячәкләр дә, кияүгә дә чыкмаячаклар, ә күктәге фәрештәләр шикелле булачаклар. 26 Ә терелү турында әйткәндә, әллә янып торган куак турында Муса китабыннан укымадыгызмы? Анда Аллаһы Мусага: „Мин — Ибраһим Аллаһысы һәм Исхак Аллаһысы һәм Ягъкуб Аллаһысы“,— дигән. 27 Ул — үлеләрнең түгел, ә тереләрнең Аллаһысы. Сез бик нык ялгышасыз».

28 Бер канунчы аларның бәхәсләшкәннәрен ишетеп торды һәм Гайсәнең аларга яхшы җавап бирүен күреп: «Әмерләрнең кайсысы иң мөһиме?» — дип сорады. 29 Гайсә болай дип җавап бирде: «Иң мөһиме мондый: „Тыңла, Исраил, безнең Аллаһыбыз Йәһвә — бердәнбер Йәһвә, 30 Йәһвә Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен акылың һәм бөтен кодрәтең белән ярат“. 31 Икенчесе исә: „Якыныңны үзеңне яраткандай ярат“. Бу ике әмердән мөһимрәк әмер юк». 32 Канунчы аңа болай диде: «Остаз, син нәкъ хакыйкать буенча, дөрес әйттең: „Ул — бердәнбер һәм Ул гына Аллаһы“, 33 һәм аны бөтен йөрәгең, бөтен акылың*, бөтен кодрәтең белән ярату, шулай ук якыныңны үзеңне яраткандай ярату бар корбаннардан* мөһимрәк». 34 Шунда Гайсә аның акыллы җавап биргәнен күреп: «Син Аллаһы Патшалыгыннан ерак түгел»,— диде. Һәм инде беркем дә аңардан сораштырырга батырчылык итмәде.

35 Гайсә гыйбадәтханәдә өйрәтүен дәвам итеп, болай диде: «Ни өчен канунчылар Мәсих — ул Давыт улы дип әйтә? 36 Давыт үзе изге рух ярдәмендә болай дип әйткән бит: „Йәһвә минем Хуҗама: „Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы, утыр минем уң ягымда“,— дигән“. 37 Давыт үзе аны „Хуҗам“ дип атый. Алайса, ничек соң ул аның улы була ала?»

Һәм бик күп кеше аны рәхәтләнеп тыңлады. 38 Ул өйрәтүен дәвам итеп болай диде: «Озын киемнәр киеп йөрергә, базар мәйданнарында үзләрен сәламләүләрен яратучы канунчылардан сакланыгыз. 39 Алар синагогаларда алгы урыннарны, кичке мәҗлесләрдә иң хөрмәтле урыннарны яраталар, 40 тол хатыннарның йортларын талыйлар һәм кешеләр күрсен дип, озак итеп дога кылалар. Алар тагы да катырак җәза алачаклар».

41 Гайсә иганә савытларын күрерлек итеп утырды да, халыкның шул савытларга акча салуын күзәтә башлады. Күп кенә бай кеше шактый акча сала иде. 42 Шунда бер ярлы тол хатын килеп, ике вак акча* салды. 43 Гайсә үз шәкертләрен чакырып болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: бу ярлы тол хатын иганә савытына акча салучыларның барысына караганда да күбрәк салды, 44 чөнки барысы да артып калганын, ә ул ярлы булса да, бар акчасын, бар булганын салды».

13 Гайсә гыйбадәтханәдән чыгып барганда, шәкертләренең берсе аңа: «Остаз, кара, нинди ташлар, нинди биналар!» — диде. 2 «Бу мәһабәт биналарны күрәсеңме? Монда таш өстендә таш калмаячак, барысы җимереләчәк»,— дип әйтте аңа Гайсә.

3 Ул Зәйтүн тавында гыйбадәтханә каршысында утырганда, Пе́тер, Ягъкуб, Яхъя һәм Әндри́, үзләре генә аның белән калгач, болай дип сорадылар: 4 «Болар кайчан булачак, һәм моның барысының ахыры якын икәнен без нинди билге аша күрәчәкбез? Безгә әйтче». 5 Шунда Гайсә аларга болай дип сөйли башлады: «Сак булыгыз, берсе дә сезне юлдан яздырмасын. 6 Күпләр, минем исемемне кулланып һәм: „Мәсих — мин ул“,— дип әйтеп, күпләрне юлдан яздырырлар. 7 Якындагы һәм ерактагы сугышлар хакында ишеткәч, курыкмагыз; болар булырга тиеш, шулай да бу әле ахыр түгел.

8 Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер, урыны-урыны белән җир тетрәүләр, ачлык булыр. Бу газапларның* башы.

9 Сез исә уяу торыгыз. Сез минем шәкертләрем булганга, сезне судка бирерләр, синагогаларда кыйнарлар һәм идарәчеләр белән патшалар алдына аларга шаһитлек бирер өчен бастырырлар. 10 Иң элек барлык халыкларга яхшы хәбәр вәгазьләнергә тиеш. 11 Сезне судка тапшырыр өчен кулга алганда, нәрсә әйтергә дип хафаланмагыз. Әмма сезгә шул вакытта изге рух биргәнне сөйләгез, чөнки сез түгел, ә изге рух сөйләр. 12 Туган туганын, ата үз баласын үлемгә тапшырыр, һәм бала, ата-анасына каршы чыгып, аларны үлемгә тапшырыр. 13 Сез минем шәкертләрем булганга, барысы сезне нәфрәт итәр. Әмма ахырга кадәр нык калган кеше котылыр.

14 Сез тар-мар итүче җирәнгеч нәрсәнең торырга тиеш булмаган урында торуын күргәч (укыган кеше зирәк булсын), яһүдиядәгеләр тауларга качсыннар. 15 Өй түбәсендәге кеше төшмәсен һәм, өйдән берәр нәрсә алыр өчен, анда кермәсен. 16 Кырдагы кеше дә, өс киемен алырга дип, кире кайтмасын. 17 Ул көннәрдәге йөкле хатыннарга һәм сабыйлары булганнарга кайгы! 18 Бу кышка туры килмәсен дип дога кылыгыз, 19 чөнки шул көннәр афәт көннәре булачак; андый афәтнең Аллаһы дөньяны яратканнан бирле булганы юк иде әле һәм инде булмаячак. 20 Йәһвә ул көннәрне кыскартмаса, һичкем* исән кала алмас иде. Әмма ул шул көннәрне үз сайланганнары хакына кыскартачак.

21 Шунда берәрсе сезгә: „Менә Мәсих монда!“ яки „Ул тегендә!“ — дисә, ышанмагыз. 22 Чөнки ялган Мәсихләр һәм ялган пәйгамбәрләр килер һәм, мөмкин булса, сайланганнарны читкә алып китәр өчен, билгеләр һәм галәмәтләр күрсәтерләр. 23 Сез исә уяу булыгыз. Мин сезгә барысы хакында алдан әйттем.

24 Ләкин ул көннәрдә, шул афәттән соң, кояш каралыр, ай яктысын бирмәс, 25 күктән йолдызлар коелыр һәм күкләрдәге көчләр селкетелер. 26 Шунда бөек кодрәт һәм дан белән болытларда килүче Кеше Улын күрерләр. 27 Ул фәрештәләрне җибәрер һәм җир читеннән алып күк читенә кадәр үз сайланганнарын бар яклардан җыяр.

28 Инҗир агачыннан сабак алыгыз. Аның ботаклары йомшарып яфраклары күренгәч, сез җәй якын икәнен аңлыйсыз. 29 Шулай ук боларның гамәлгә ашуын күргәч, шуны белегез: Кеше Улы якын, инде ишек төбендә. 30 Сезгә хак сүз әйтәм: бу буын үткәнче, боларның барысы гамәлгә ашыр. 31 Күк һәм җир юкка чыгар, әмма минем сүзләрем юкка чыкмас.

32 Ул көн яки сәгать хакында һичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Ә Ата гына белә. 33 Сез билгеләнгән вакытның кайчан киләчәген белмисез, шуңа күрә сак һәм уяу булыгыз. 34 Моны чит илгә киткән кеше мисалы белән чагыштырып була: ул үз хезмәтчеләренә аерым эш кушып аларга йортын тапшырып киткән һәм капка сакчысына уяу торырга кушкан. 35 Йорт Хуҗасының кайчан кайтачагын белмисез, шуңа күрә уяу торыгыз. Ул кич белән дә, төн уртасында да, әтәчләр кычкырганда да, таң атар алдыннан* да кайтырга мөмкин. 36 Уяу тормасагыз, ул, көтмәгәндә кайтып, сезнең йоклаганыгызны күрер. 37 Сезгә әйткәнне барысына да әйтәм: уяу торыгыз».

14 Ике көннән соң Паса́х һәм Төче икмәк бәйрәме буласы иде. Баш руханилар белән канунчылар Гайсәне хәйлә корып кулга алу һәм үтерү әмәлен эзли иделәр. 2 Әмма алар: «Бәйрәм вакытында аңа тими торыйк, югыйсә халык арасында чуалыш чыгар»,— дияләр иде.

3 Гайсә Битаниядә, махаулы Шимунның өендә, табын янында утырганда, алебастр савыт тотып бер хатын килде. Савытта хуш исле май, бик кыйммәтле саф нард иде. Хатын, савытны ачып, майны Гайсәнең башына агыза башлады. 4 Шунда кайберәүләр ярсуланып болай диештеләр: «Хуш исле майны нигә алай әрәм итәргә? 5 Бу майны өч йөздән артык динарга* сатып ярлыларга биреп була иде бит!» Һәм аларның бу хатынга ачулары чыкты. 6 Әмма Гайсә болай диде: «Калдырыгыз аны. Ник аны борчыйсыз? Ул минем өчен игелекле эш эшләде. 7 Ярлылар һәрвакыт сезнең белән булыр, һәм сез аларга теләсә кайсы вакытта игелек эшли алырсыз, ә мин сезнең белән вакытлыча гына. 8 Ул хәленнән килгәнен эшләде; тәнемне хуш исле май белән майлап, алдан ук җирләүгә әзерләде. 9 Сезгә хак сүз әйтәм: яхшы хәбәр дөньяның кайсы гына почмагында вәгазьләнмәсен, бу хатынны искә алып, кылган эше хакында да сөйләрләр».

10 Ә Яһүд Искариот, унике шәкертнең берсе, баш руханилар янына Гайсәне аларга сатар өчен китте. 11 Аның сүзләрен ишеткәч, алар сөенделәр һәм аңа көмеш тәңкәләр бирергә вәгъдә иттеләр. Һәм ул Гайсәне алар кулына тапшыру җаен эзли башлады.

12 Төче икмәк бәйрәменең беренче көнендә, йола буенча Паса́х бәйрәме корбаны китерелгәндә, шәкертләре Гайсәдән: «Синең өчен Паса́х ризыгын кайда әзерлик?» — дип сорадылар. 13 Шунда ул ике шәкертен чакырды да, аларга болай диде: «Шәһәргә барыгыз. Анда сезгә су тулы чүлмәк күтәреп баручы кеше очрар. Аңа иярегез дә, 14 ул кергән йортның хуҗасына: „Остаз болай дип сорый: „Шәкертләрем белән Паса́х ризыгын ашар өчен әзерләнгән кунак бүлмәсе кайда?“ — диегез“. 15 Ул сезгә бар кирәклесе булган зур өске бүлмәне күрсәтер, анда безнең өчен Паса́х ризыгын әзерләгез». 16 Шәкертләре шәһәргә кергәч, барысы да нәкъ Гайсә әйткәнчә булды, һәм алар Паса́х бәйрәме өчен барысын әзерләделәр.

17 Кич җиткәч, ул анда унике шәкерте белән бергә килде. 18 Табын янында ашап утырганда, Гайсә: «Сезгә хак сүз әйтәм: арагыздан берәү, минем белән ашаучы, мине сатачак»,— диде. 19 Алар хафага төштеләр һәм бер-бер артлы: «Мин түгел бит?» — дип сорый башладылар. 20 Ул аларга болай диде: «Ул — минем белән бергә бер савытка икмәген манучы уникенең берсе. 21 Әйе, Кеше Улы үзе турында ничек язылган булса, шулай китә, әмма Кеше Улын сатучыга кайгы! Ул тумаган булса, аңа яхшырак булыр иде».

22 Алар ашап утырганда, Гайсә икмәкне алды да, рәхмәтләрен әйтеп дога кылды. Аннан соң аны сындырып, аларга бирде. «Алыгыз, бу минем тәнемне аңлата»,— диде ул. 23 Шуннан соң Гайсә касә не алды һәм Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, аларга бирде, алар барысы да аннан эчтеләр. 24 Шунда ул аларга болай дип әйтте: «Бу шәраб күпләр хакына түгеләчәк „килешү канымны“ аңлата. 25 Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаһы Патшалыгында яңа шәраб эчү көне җитмичә, мин инде шәраб эчмәячәкмен». 26 Ахырда алар, мәдхияләр җырлаганнан соң, Зәйтүн тавына киттеләр.

27 Гайсә аларга болай диде: «Сез барыгыз да мине ташлап китәчәксез, чөнки: „Көтүчене һәлак итәрмен, һәм сарыклар таралыр“,— дип язылган. 28 Әмма үледән терелгәч, мин сездән алдарак Гәлиләягә килермен». 29 Петер исә: «Сине барысы ташлап китсә дә, мин ташлап китмәячәкмен»,— диде аңа. 30 Шунда Гайсә аңа: «Сиңа хак сүз әйтәм: бүген, бу төнне үк, әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең»,— дип әйтте. 31 Әмма Петер тагы да ныграк кызып: «Хәтта синең белән бергә үләргә туры килсә дә, синнән һичкайчан ваз кичмәячәкмен»,— дия башлады. Калганнары да шулай диде.

32 Алар Гитсимә́н дип аталган урынга килгәч, ул үз шәкертләренә: «Мин дога кылганда, монда утырып торыгыз»,— диде дә, 33 үзе белән Петер, Ягъкуб һәм Яхъяны алып китте. Аны курку катыш борчу биләп алды. 34 Шунда ул аларга: «Җаным чиксез газаплана. Монда калыгыз һәм уяу торыгыз»,— диде, 35 ә үзе чак кына алгарак узып җиргә тезләнде. Ул, мөмкин булса, бу сәгать аны читләтеп үтсен дип дога кыла башлады. 36 Ул болай диде: «А́бба*, Әтием, син бар нәрсәне башкара аласың; миннән бу касәне алчы. Әмма мин түгел, ә син теләгәнчә булсын». 37 Гайсә үз шәкертләре янына килгәч, аларның йоклаганнарын күреп, Петергә болай диде: «Шимун, йоклыйсыңмы әллә? Бер сәгать тә уяу тора алмадыңмыни? 38 Вәсвәсәгә бирелмәс өчен, уяу торыгыз һәм дога кылыгыз. Әйе, рух көчле, ә тән хәлсез». 39 Аннары ул кабат китте һәм шул ук нәрсәләр турында дога кылды. 40 Кире килсә, алар йоклап ята, чөнки күзләрен йокы баскан иде, һәм алар аңа нәрсә әйтергә белмәделәр. 41 Ә өченче тапкыр әйләнеп килгәч, ул аларга болай диде: «Ни өчен сез шундый мөһим вакытта йоклыйсыз һәм ял итәсез? Җитәр! Вакыт килде! Кеше Улы гөнаһ кылучылар кулына сатыла. 42 Торыгыз, киттек. Миңа хыянәт итүче инде якын».

43 Шунда, Гайсә әле сөйләп торганда, унике шәкертнең берсе — Яһүд килде. Аның белән бергә кылычлар һәм чукмарлар тоткан халык та килде. Аларны баш руханилар, канунчылар һәм өлкәннәр җибәргән иде. 44 Хыянәтче исә алар белән билге турында алдан сөйләшеп: «Кемне үпсәм, шул Гайсә булыр; аны кулга алыгыз да, сак астында алып барыгыз»,— дип әйткән булган. 45 Яһүд туп-туры Гайсә янына китте һәм якынлашкач: «Остаз!» — диде дә, аны назлы итеп үбеп алды. 46 Шунда Гайсәне сак астына алдылар. 47 Ләкин янәшә торучыларның берсе, кылычын чыгарып, иң баш рухани хезмәтчесенең колагын чабып өзде. 48 Һәм Гайсә болай диде: «Сез кылыч һәм чукмар тотып мине кулга алыр өчен килдегезме? Әллә мин юлбасармы? 49 Мин ничәмә көннәр гыйбадәтханәдә өйрәтеп сезнең белән булдым, һәм сез мине кулга алмадыгыз. Хәер, моның барысы Язмалар тормышка ашсын өчен үтәлә».

50 Шунда бар шәкертләр аны ташлап качтылар. 51 Ә шәрә тәненә яхшы җитен кием кигән бер егет аңа ияреп читтәрәк барды. Аны тотарга тырышканнар иде дә, 52 әмма ул, киемен калдырып, шәрә килеш качып китте.

53 Гайсәне иң баш рухани янына китерделәр. Шунда барлык баш руханилар, өлкәннәр һәм канунчылар җыелды. 54 Петер исә, Гайсәдән арттарак калып, иң баш руханиның ишегалдына кадәр аңа ияреп барды. Анда ул янып торган учак янында хезмәтчеләр белән бергә җылынып утырды. 55 Ә ул вакыт баш руханилар белән бөтен Югары киңәшмә, Гайсәне үлемгә тапшырыр өчен, аңа каршы шаһитлек эзли иде. Әмма таба алмый иделәр. 56 Күпләр аңа каршы ялган шаһитлек бирсә дә, шаһитлекләре туры килми иде. 57 Ә кайберәүләр, торып, аңа каршы мондый ялган шаһитлек бирделәр: 58 «Без аның: „Мин кеше кулы белән салынган бу гыйбадәтханәне җимерәчәкмен һәм өч көндә башкасын төзиячәкмен. Ул кеше кулы белән төзелмәс“,— дип әйткәнен ишеттек». 59 Әмма аларның хәтта бу шаһитлекләре дә туры килми иде.

60 Ниһаять, иң баш рухани торды һәм Гайсәдән: «Җавапка бернәрсә дә әйтмисеңме? Аларның сиңа каршы шаһитлек биргәннәренә нәрсә әйтерсең?» — дип сорады. 61 Әмма Гайсә дәшмәде һәм бернинди җавап бирмәде. Иң баш рухани аңардан кабат сораштыра башлады һәм: «Изге Аллаһының Улы Мәсих — синме?» — дип әйтте. 62 Шунда Гайсә: «Әйе, мин. Һәм сез Кеше Улының кодрәтле Затның уң ягында утыруын һәм күк болытлары белән килүен күрерсез»,— диде. 63 Иң баш рухани исә үз киемен ертып җибәрде һәм болай дип әйтте: «Нәрсәгә безгә тагын шаһитләр? 64 Сез үзегез бу көфер сүзләрне ишеттегез. Нинди карар чыгарырсыз?» Барысы да Гайсә үләргә тиеш дигән карар чыгарды. 65 Шунда кайберәүләр аңа төкерә башладылар. Алар аның битен капладылар да, аңа йодрыклары белән сугып: «Йә, пәйгамбәр булсаң, әйт, кем сиңа сукты?!» — диделәр. Аннары суд хезмәткәрләре аны яңакладылар да, шуннан соң алып киттеләр.

66 Ә ул вакытта Петер аста, ишегалдында иде. Шунда иң баш руханиның хезмәтче кызларының берсе килде. 67 Ул җылынып утырган Петерне күрде дә, аңа текәлеп карап: «Син дә насаралы белән, шул Гайсә белән бергә булдың»,— диде. 68 Әмма Петер моны инкяр итеп: «Мин аны белмим һәм синең нәрсә хакында сөйләгәнеңне аңламыйм»,— диде һәм капкага таба китте. 69 Анда шул хезмәтче кыз, аны күреп, якында торучы кешеләргә кабат: «Ул — аларның берсе»,— дия башлады. 70 Ул моны да инкяр итте. Бераздан Петер янында торучылар аңа яңадан: «Син чыннан да аларның берсе, син бит Гәлиләядән»,— дип әйтә башладылар. 71 Әмма ул: «Сүзләрем дөрес булмаса, мине каһәр суксын. Мин сез сөйләгән кешене белмим!» — дип, ант итә башлады. 72 Шунда әтәч икенче тапкыр кычкырды, һәм Петер Гайсәнең: «Әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең»,— дигән сүзләрен исенә төшереп, түзә алмыйча елый башлады.

15 Таң ату белән бөтен Югары киңәшмә — баш руханилар, өлкәннәр һәм канунчылар киңәшләштеләр дә, Гайсәне бәйләп, Пилатка илтеп тапшырдылар. 2 Пилат аңардан: «Яһүдләрнең патшасы — синме?» — дип сорады. «Син үзең моны әйтәсең»,— диде аңа Гайсә. 3 Ә баш руханилар аны күп нәрсәдә гаеплиләр иде. 4 Пилат аңардан кабат сораштыра башлады һәм: «Җавапка бернәрсә дә әйтмисеңме? Кара, алар сине күпме нәрсәләрдә гаепли»,— диде. 5 Ләкин Гайсә бернәрсә дә дәшмәде, һәм Пилат моңа бик гаҗәпләнде.

6 Пилат гадәттә бәйрәм уңае белән халык сораган бер тоткынны азат итә торган иде. 7 Ул чакта төрмәдә чуалыш вакытында кеше үтергән фетнәчеләр утыра иделәр. Аларның берсе Бараб исемле иде. 8 Шунда кеше төркеме җыелып, Пилаттан гадәттәгечә бер тоткынны азат итәргә үтенеп сорый башлады. 9 Пилат исә: «Сезгә яһүдләр патшасын азат итимме?» — дип сорады. 10 Баш руханиларның Гайсәне көнчелек аркасында тотып биргәннәрен ул белә иде. 11 Әмма баш руханилар халыкны, аның урынына Барабны азат итүен таләп итегез, дип котырттылар. 12 Шунда Пилат кабат: «Алайса, сез яһүдләр Патшасы дип атаган кеше белән нәрсә эшлим соң?» — дип сорады. 13 Алар яңадан: «Аны баганага кадакла!» — дип кычкырдылар. 14 Пилат: «Ник? Ул нинди явызлык эшләгән соң?» — дип сорады. Алар исә: «Аны баганага кадакла!» — дип, тагы да катырак кычкырдылар. 15 Шул чак Пилат, халыкның күңелен табар өчен, Барабны азат итте. Ә Гайсәне, аны камчылаганнан соң, баганага кадакларга кушты.

16 Гаскәриләр Гайсәне идарәче сараеның ишегалдына алып киттеләр һәм бөтен гаскәриләр төркемен чакырдылар. 17 Алар аңа куе кызыл төстәге кием һәм башына чәнечкеле үсемлектән үрелгән таҗ кидереп, 18 аны: «Исәнме, яһүдләр Патшасы!» — дип сәламли башладылар. 19 Шуннан соң аның башына таяк белән суктылар, аңа төкерделәр һәм тезләнеп, аңа баш иделәр. 20 Аңардан мыскыллап көлеп туйгач, алар аның куе кызыл төстәге киемен салдырып, үзенең өске киемнәрен кидерделәр дә, аны баганага кадакларга дип алып киттеләр. 21 Шунда бер кеше, кириниле Шиму́н — Искәндә́р белән Руфусның атасы — авылдан кайтып килә иде, һәм аңа Гайсәнең җәфалану баганасын күтәреп барырга куштылар.

22 Гайсәне Голго́фа дигән урынга алып килделәр; бу сүз «баш сөяге» дигәнне аңлата. 23 Анда аңа миңгерәүләтүче мирра кушылган шәраб биреп карадылар, әмма ул эчмәде. 24 Аны баганага кадаклап куйдылар һәм өске киемнәрен бүлештеләр: кемгә нәрсә тияр дип, жирәбә салдылар. 25 Аны баганага кадаклаганда, сәгать өчләр* тирәсе иде. 26 Аның баш өстенә «Яһүдләр Патшасы» дигән язу урнаштырдылар. Һәм бу аңа чыгарылган хөкем иде. 27 Юлбасарларның берсе аның уң ягындагы баганада, ә икенчесе сул ягындагы баганада иде. 28* —— 29 Үтеп баручы кешеләр аны яманладылар һәм башларын чөеп болай диделәр: «Әй син, гыйбадәтханәне җимереп өч көндә аны төзергә җыенучы, 30 коткар үзеңне — төш җәфалану баганасыннан». 31 Баш руханилар белән канунчылар да аңардан мыскыллап көлештеләр: «Башкаларны коткарды, ә үзен коткара алмый! 32 Мәсихнең — Исраил Патшасының — җәфалану баганасыннан төшүен күрсәк, аңа иман итәрбез». Хәтта баганалардагы теге юлбасарлар да аны мәсхәрәләде.

33 Сәгать алтылар* тирәсендә бөтен шул җирне караңгылык каплап алды, һәм тугызлар* тирәсенә кадәр шулай булды. 34 Тугызлар тирәсендә Гайсә каты тавыш белән: «Эли́, Эли́, лама́ сабактани́?» — дип чакырды. Бу сүзләр «Аллаһым, Аллаһым, нигә син мине ташладың?» дигәнне аңлата. 35 Якында торучыларның кайберләре, моны ишетеп: «Ишетәсезме, Ильясны чакыра!» — дия башладылар. 36 Шунда берәү, йөгереп китеп, губканы ачыган шәрабка манчыды. Ул аны таякка беркетте дә: «Туктагыз әле! Карыйк, Ильяс аны коткарыр өчен килер микән?» — диеп, Гайсәгә эчәргә бирде. 37 Ләкин Гайсә каты тавыш белән кычкырып җибәрде дә, үлде. 38 Шунда гыйбадәтханәнең пәрдәсе өстән аска кадәр урталай ертылды. 39 Гайсә каршында торучы йөзбашы, боларның барысын һәм аның үлгәнен күреп: «Бу кеше чыннан да Аллаһы Улы булган»,— диде.

40 Анда ерактан гына карап торучы хатыннар да бар иде. Алар арасында Магдалалы Мәрьям, шулай ук Кече Ягъкуб белән Йосысның әнисе Мәрьям һәм Салумия тора иде. 41 Гайсә Гәлиләядә булганда, алар аның белән бергә йөреп, аңа хезмәт иткән иделәр. Анда шулай ук аның белән Иерусалимга килгән башка күп хатыннар да бар иде.

42 Инде кич якынлашып килә иде, һәм бу көн Әзерләнү көне, ягъни Шимбә алды көне, булганга, 43 шул урынга Киңәшмәнең хөрмәтле әгъзасы, Аримафейдан булган Йосыф килде. Ул да Аллаһы Патшалыгын көтеп яши иде. Кыюланып, ул Пилат янына китте һәм аңардан Гайсәнең гәүдәсен сорады. 44 Ләкин Пилат аның үлгәнме, юкмы икәнен белергә теләп, йөзбашын чакыртты һәм аңардан моның хакында сорады. 45 Бу чыннан да шулай икәнен белгәч, гәүдәне Йосыфка бирергә рөхсәт итте. 46 Йосыф иң яхшы җитен тукыма сатып алды да, Гайсәнең гәүдәсен алып, шул тукымага төрде. Ул аны кыяны уеп ясаган төрбәгә салды, ә төрбә авызына таш тәгәрәтеп китерде. 47 Магдалалы Мәрьям белән Йосысның анасы Мәрьям аны салган төрбәгә карап тора иделәр.

16 Шимбә көне үткәннән соң, Магдалалы Мәрьям, Ягъкубның анасы Мәрьям һәм Салумия́ Гайсәнең тәненә сөртер өчен хуш исле үлән сатып алдылар. 2 Атнаның беренче көнендә иртән иртүк, кояш чыкканда, алар төрбә янына килделәр 3 һәм бер-берсенә: «Төрбә авызындагы ташны читкә тәгәрәтеп куярга безгә кем ярдәм итәр икән?» — диделәр. 4 Карасалар, таш, бик зур булса да, читкә тәгәрәтеп куелган. 5 Төрбәгә кергәч, алар уң якта утыручы егетне күрделәр, ул озын ак кием кигән иде, һәм алар гаҗәпләнүләреннән катып калдылар. 6 Ул аларга болай диде: «Гаҗәпләнмәгез. Мин беләм, сез баганага кадакланган насаралы Гайсәне эзлисез. Ул терелтелде, ул монда юк. Карагыз, менә ул салынган урын. 7 Барыгыз, аның шәкертләренә һәм Петергә: „Ул сездән алда Гәлиләягә бара; ул сезгә әйткәнчә, аны шунда күрерсез“,— дип әйтегез». 8 Хатын-кызлар төрбәдән чыгып, йөгереп киттеләр. Алар калтырый иде һәм бик нык гаҗәпләнгән иде. Курыкканга, алар беркемгә дә һичнәрсә әйтмәделәр*.

ОЗЫН ЙОМГАКЛАУЧЫ СҮЗЛӘР

9 Гайсә атнаның беренче көнендә иртән иртүк терелтелгәннән соң, башта Магдалалы Мәрьямгә күренде. Ул аңардан җиде җенне куып чыгарган иде. 10 Мәрьям барып моның турында шәкертләргә сөйләде, чөнки алар бик нык кайгырып елап утыра иделәр. 11 Әмма Гайсәнең терелтелгәне һәм Мәрьямнең аны күргәне турында ишеткәч, алар аңа ышанмады. 12 Шуннан соң Гайсә бер авылга баручы ике шәкертенә башка кыяфәттә күренде. 13 Алар кайткач, башкаларга да моның турында сөйләделәр, әмма аларга да ышанмадылар. 14 Соңрак ул унбер шәкертенә алар табын алдында утырганда күренде. Гайсә аларны ышанмаганнары һәм каты күңелле булганнары өчен шелтәләде, чөнки алар ул терелтелгәч аны күргән кешеләргә ышанмаган иделәр. 15 Гайсә аларга болай диде: «Барыгыз, бөтен дөнья буйлап бар кешеләргә яхшы хәбәрне вәгазьләгез. 16 Иман итеп суга чумдырылу үтүче коткарылган булыр, ә иман итмәүче хөкем ителер. 17 Иман итүчеләргә исә мондый могҗизалы күренешләр юлдаш булыр: алар исемемне кулланып җеннәрне куып чыгарыр, төрле телләрдә сөйләшер, 18 еланнарны кулларына тотар, үлемгә китерүче агулы берәр нәрсә эчсәләр, бу аларга бернинди дә зыян китермәс. Алар авырулар өстенә кулларын куяр, һәм тегеләре сәламәтләнер».

19 Хуҗабыз Гайсә алар белән сөйләшүен тәмамлагач, күккә алынды һәм Аллаһының уң ягына утырды. 20 Ә шәкертләр, китеп, вәгазьли башладылар. Хуҗабыз аларга булышты һәм хәбәрне төрле могҗизалы күренешләр белән исбат итте.

КЫСКА ЙОМГАКЛАУЧЫ СҮЗЛӘР

Алар үзләренә кушканны Петер янындагы кешеләргә кыскача гына сөйләп бирделәр. Шуннан соң Гайсә үзе алар аша мәңгелек котылу турындагы изге һәм үзгәрмәс хәбәрне көнчыгыштан көнбатышка кадәр тарата башлады.

[Искәрмәләр]

Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «абына».

Мт 5:15 тәге искәрмәне к.

Мт 26:53 тәге искәрмәне к.

Сүзгә-сүз «билбау янчыгындагы бакыр акча».

Мт 20:2 дәге искәрмәне к.

Мт 14:25 тәге искәрмәне к.

Мт 17:21 дәге искәрмәне к.

Сүзгә-сүз «көнче күзләр».

Сүзгә-сүз «Равви».

Сүзгә-сүз «абыну ташы булса».

Сүзгә-сүз «абыну ташы булса».

9 нчы кушымтаны к.

Мт 17:21 дәге искәрмәне к.

Мт 17:21 дәге искәрмәне к.

Ягъни Гәһәннәгә эләккәннәр.

Сүзгә-сүз «суга чумдырылуны».

Сүзгә-сүз «Раббуни».

Мт 17:21 дәге искәрмәне к.

Яки «императорга».

Мт 20:2 дәге искәрмәне к.

Мт 22:24 тәге искәрмәне к.

Сүзгә-сүз «аңлау сәләтең».

Ягъни «яндырылган корбаннардан һәм корбан итеп китерелгән хайваннардан».

Грекча «ике лепта». Лепта — яһүдләрнең иң кечкенә бакыр яки бронза тәңкәсе булган. 11нче кушымтаны к.

Ягъни «тулгак тоту газапларының».

Сүзгә-сүз «бернинди тән».

Мт 14:25 тәге искәрмәне к.

Мт 20:2 дәге искәрмәне к.

Арамей телендә балалар бу сүзне әтиләрен бик якын итеп һәм шул ук вакыт хөрмәт итеп мөрәҗәгать иткәндә кулланганнар.

Таң атканнан соң санала. Ягъни иртәнге тугызлар тирәсе.

Мт 17:21 дәге искәрмәне к.

Таң атканнан соң санала. Ягъни көндезге уникеләр тирәсендә.

Ягъни көндезге өчләр тирәсенә.

Изге Язмаларның ышанычлы кулъязмалары сигезенче шигырьдәге сүзләр белән тәмамлана. Шулай да кайбер борынгы кулъязмаларда киләсе биттә китерелгән озын йомгаклаучы сүзләр дә бар, ә соңрак язылган кулъязмаларда кыскарак йомгаклаучы сүзләр бар. Бу йомгаклаучы сүзләрнең берсе дә Аллаһы иңдергән Язмаларның өлеше дип саналмый.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу