Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bi7 Ачылыш 1:1-22:21
  • Ачылыш

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ачылыш
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
Ачылыш

Ачылыш

1 Гайсә Мәсихнең ачылышы. Аны аңа, үз колларына тиздән нәрсә булачагын күрсәтер өчен, Аллаһы бирде. Ә Гайсә үз фәрештәсен җибәреп бу ачылышны үз колы Яхъяга төрле символлар аша күрсәтте. 2 Яхъя исә Аллаһы сүзе һәм Гайсә Мәсихнең шаһитлеге турында — бар күргәннәре хакында шаһитлек бирде. 3 Бу пәйгамбәрлек сүзләрен кычкырып укучы, шулай ук аны ишетүчеләр һәм анда язылганны үтәүчеләр бәхетле, чөнки билгеләнгән вакыт якын.

4 Мин, Яхъя, А́сия өлкәсендәге җиде җыелышка язам:

«Яшәгән, яшәүче һәм киләчәк Заттан» һәм аның тәхете алдындагы җиде рухтан, 5 шулай ук «Тугры шаһит», «Үлгәннәрнең беренчесе» һәм «Җир патшаларының идарәчесе» Гайсә Мәсихтән юмарт игелек һәм тынычлык сезгә.

Безне яратучы һәм безне үз каны белән гөнаһларыбыздан азат итүче Гайсәгә — 6 ул безне үз Аллаһысы һәм Атасы өчен патшалар һәм руханилар итте — әйе, аңа дан һәм кодрәт мәңгегә. Амин.

7 Менә ул болытларда килә, һәм аны һәркем, шул исәптән аны чәнчегән кешеләр дә, күрәчәк. Шунда Гайсә аркасында җирнең бар кабиләләре кайгырып үз күкрәкләренә сугачаклар. Әйе, Амин.

8 «Мин — А́льфа һәм Оме́га. Мин — яшәгән, яшәүче һәм киләчәк Зат, Чиксез Кодрәт Иясе»,— дип әйтә Йәһвә Аллаһы.

9 Мин, кардәшегез Яхъя, Гайсәнең шәкерте булганга, сезнең белән бергә бәлаләрне, патшалыкны уртаклашучы һәм шундый ук чыдамлык чагылдыручы, Аллаһы турында сөйләгәнем өчен һәм Гайсә хакында шаһитлек биргәнем өчен, Па́тмос дип аталган утрауга эләктем. 10 Изге рух ярдәмендә мин Хуҗабыз көненә күчерелдем һәм артымда көчле тавыш ишеттем. Ул быргы тавышына охшаш иде. 11 Тавыш болай диде: «Күргәннәреңне төргәккә язып куй да, җиде җыелышка — Эфе́с, Сми́рна, Пирга́м, Фиати́ра, Сәрди́с, Филаде́лфия, Лауди́кия җыелышларына җибәр».

12 Кем сөйли икән дип борылып карасам, җиде алтын яктырткыч тора. 13 Шул яктырткычлар арасында кеше улына охшаш берәү бар иде. Аның өстендә озын кием, ә күкрәге алтын пута* белән уратып бәйләнгән иде. 14 Башындагы чәчләре ак йон сыман, кар сыман ак, ә күзләре янып торган ялкын шикелле иде. 15 Аяклары мичтә кызган саф бакыр кебек, ә тавышы шаулап аккан сулар тавышына охшаш иде. 16 Аның уң кулында җиде йолдыз, ә авызыннан озын, ике ягы да үткен кылыч чыгып тора иде. Аның йөзе балкып торган кояштай иде. 17 Аны күргәч, үле кеше кебек аның аяклары алдына егылдым.

Ә ул өстемә уң кулын куйды да, болай диде: «Курыкма, мин Беренче һәм Соңгы, 18 һәм яшәүче. Мин үле идем, әмма кара! Мин мәңге яшим, һәм миндә үлем белән Кабер* ачкычлары бар. 19 Шуңа күрә күргәннәреңне, хәзергесен һәм моннан соң нәрсә булачагын язып куй. 20 Син уң кулымда күргән җиде йолдызның һәм җиде алтын яктырткычның изге сере шул: җиде йолдыз — ул җиде җыелышның фәрештәләре, ә җиде яктырткыч — җиде җыелыш.

2 Эфе́с җыелышының фәрештәсенә болай дип яз: „Уң кулында җиде йолдыз тотучы һәм җиде алтын яктырткыч арасында йөрүче болай ди: 2 „Синең эшләреңне, хезмәтеңне, чыдамлыгыңны һәм яман кешеләргә түзеп тормаганыңны беләм. Шулай ук үзләрен рәсүл дип атаучыларны (ә алар рәсүлләр түгел) сынаганыңны да беләм, һәм син аларның ялганчылар булуын күрдең. 3 Син чыдам һәм минем исемем хакына күп нәрсәләр кичереп тә, хәлсезләнмәдең. 4 Шулай да сиңа бер шелтәм бар: син беренче мәхәббәтеңне югалттың.

5 Шуңа күрә кайдан егылганыңны исеңә төшер, тәүбә ит һәм элекке эшләреңне башкар. Тәүбә итмәсәң, яныңа килеп, яктырткычыңны урыныннан алып куярмын. 6 Ләкин яхшы ягың да бар: мин нәфрәт иткән Никәлә́с тарафдарларының* эшләрен син дә нәфрәт итәсең. 7 Рухның җыелышларга әйткәннәрен колагы булган ишетсен: „Мин җиңүчегә Аллаһы оҗмахындагы тормыш агачыннан ашарга рөхсәт итәчәкмен“.

8 Сми́рна җыелышының фәрештәсенә болай дип яз: „Үлеп терелгән „Беренче һәм Соңгы“ болай дип әйтә: 9 „Синең газап чигеп ярлы яшәвеңне дә (ә син бай), шулай ук үзләрен яһүд дип атаучыларның көфер сүзләрен дә беләм. Әмма алар яһүдләр түгел, ә Шайтан синагогасы. 10 Үзеңне алда көткән газаплардан курыкма. Менә! Иблис кайберләрегезне төрмәгә утыртачак, һәм сез тулысынча сыналырсыз, ун көн хәсрәт кичерерсез. Үлемеңә кадәр тугры кал, һәм сиңа тормыш таҗы бирермен. 11 Рухның җыелышларга әйткәннәрен колагы булган ишетсен: „Җиңүчегә икенче үлем һичнинди зыян китермәс“.

12 Пирга́м җыелышының фәрештәсенә болай дип яз: „Ике ягы да үткен, озын кылычлы Зат болай ди: 13 „Синең Шайтан тәхете торган урында яшәвеңне беләм, шулай да син минем исемемә тугры каласың. Минем тугры шаһитем Әнтипне сезнең шәһәрегездә, Шайтан яшәгән җирдә, үтерделәр; һәм хәтта шул көннәрдә дә син миңа карата булган иманыңнан ваз кичмәдең.

14 Әмма сиңа каршы берничә шелтәм бар: синдә кайберәүләр Билья́м тәгълиматын тоталар. Ә ул Балакны Исраил улларын гөнаһка тартырга өйрәткән. Ул моны алар потларга корбан ителгәнне ашасыннар өчен һәм фахишәлек кылсыннар өчен эшләгән. 15 Синдә шулай ук Никәләс тарафдарларының тәгълиматын тотучылар да бар. 16 Шуңа күрә тәүбә ит. Югыйсә, тиздән яныңа килеп, аларга каршы авызымнан чыгып торган озын кылыч белән сугышырмын.

17 Рухның җыелышларга әйткәннәрен колагы булган ишетсен: „Мин җиңүчегә яшерелгән манна һәм ак таш бирермен. Ул ташка яңа исем язылган булыр, һәм шул исемне аны алучы гына белер“.

18 Фиати́ра җыелышының фәрештәсенә болай дип яз: „Күзләре янып торган ялкын, ә аяклары саф бакыр шикелле булган Аллаһы Улы болай ди: 19 „Мин синең эшләреңне, мәхәббәтеңне, иманыңны, хезмәтеңне, чыдамлыгыңны һәм синең соңгы эшләрең элеккеләреннән бөегрәк булуын беләм.

20 Шулай да сиңа каршы шелтәм бар: үзен пәйгамбәр дип атаган Изәбә́л исемле хатынга түзеп торасың. Ул минем колларымны фахишәлек кылырга һәм потларга корбан ителгәнне ашарга өйрәтеп, юлдан яздыра. 21 Мин аңа тәүбә итәргә вакыт биргән идем, әмма ул үзенең фахишәлегеннән тәүбә итәргә теләми. 22 Менә мин аны авыру түшәгенә салырмын, ә аның белән зина кылучыларны, аңа ияреп кылган эшләреннән тәүбә итмәсәләр, зур афәткә дучар итәрмен. 23 Аның балаларын үлемгә китерүче авыру белән һәлак итәрмен, шунда бар җыелышлар минем иң эчке уйларны* һәм йөрәкләрне тикшерүче икәнемне белерләр. Мин һәркемгә эшенә карап бирермен.

24 Ләкин Фиатирадагы сезнең калганнарыгызга, шул тәгълиматка иярмәүче һәм Шайтанның „тирәнлекләре“ дип аталганга якын да килмәүче кешеләргә болай дим: мин сезгә өстәмә бернәрсә дә йөкләмим. 25 Тик мин килгәнгә кадәр үзегездә булганны нык тотыгыз. 26 Җиңүчегә һәм минем юлларым буенча ахырга тикле йөрүчегә халыклар өстеннән хакимлек бирермен — 27 ә миңа шундый ук хакимлекне Атам тапшырды — шунда ул аларны тимер таяк белән көтәр, һәм алар балчык чүлмәк сыман ватылырлар. 28 Мин аңа таң йолдызы бирермен. 29 Рухның җыелышларга әйткәннәрен колагы булган ишетсен“.

3 Сәрди́с җыелышының фәрештәсенә болай дип яз: „Аллаһының җиде рухы һәм җиде йолдызына ия булган Зат болай ди: „Синең эшләреңне мин беләм: тере булып күренсәң дә, син үле. 2 Уяу бул һәм калганнарны — үләр хәлгә җиткәннәрне ныгыт, чөнки мин эшләреңнең Аллаһым каршында тәмамланган булуын күрмим. 3 Шуңа күрә алганнарыңны һәм ишеткәннәреңне исеңдә тот, аларны сакла һәм тәүбә ит. Уянмасаң, карак кебек килермен, һәм син кайсы сәгатьтә килүемне белмәссең.

4 Шулай да сездә, Сәрдистә, киемнәрен нәҗесләмәгән берничә кеше бар, һәм алар минем белән бергә ак киемдә йөрерләр, чөнки алар моңа лаеклы. 5 Җиңүчегә ак кием кидерелер, һәм мин аның исемен тормыш китабыннан сызып ташламам. Мин аның исемен Атам белән аның фәрештәләре каршында икърар итәрмен. 6 Рухның җыелышларга әйткәннәрен колагы булган ишетсен“.

7 Филаде́лфия җыелышының фәрештәсенә болай дип яз: „Давыт ачкычына ия булган изге, хак Зат — ул ачканны һичкем яба алмас, ул япканны һичкем ача алмас — болай дип әйтә: 8 „Синең эшләреңне беләм (менә мин синең каршыңда һичкем яба алмаслык ишек ачтым). Синең көчең әллә ни күп булмаса да, минем сүземне саклап, исемемнән ваз кичмәгәнеңне беләм. 9 Менә, Шайтан синагогасындагы үзләрен яһүд дип атаучылар (ләкин алар яһүдләр түгел, ә ялганчылар) килеп аякларыңа егылыр. Мин аларны моңа этәрермен. Шунда алар минем сине яратканымны белерләр. 10 Син минем чыдамлыгым хакында әйтелгәнне сакладың, шуңа күрә бөтен җиһанга җирдә яшәүчеләрне сынар өчен киләчәк сынау вакытында мин дә сине саклап калырмын. 11 Тиздән киләм. Таҗыңны һичкем тартып алмасын өчен, үзеңдә булганны нык тот.

12 Мин җиңүчене Аллаһым гыйбадәтханәсенең баганасы итәрмен, һәм аннан аны инде бернәрсә дә алып куя алмас. Аның өстенә мин Аллаһымның исемен һәм күктән, Аллаһымнан иңүче шәһәрнең — яңа Иерусалимның исемен һәм үземнең яңа исемемне язармын. 13 Рухның җыелышларга әйткәннәрен колагы булган ишетсен“.

14 Лауди́кия җыелышының фәрештәсенә болай дип яз: „Тугры һәм хак шаһит, Аллаһының иң беренче итеп яраткан заты, Амин болай ди: 15 „Мин синең эшләреңне беләм: син салкын да, кайнар да түгел. И, салкын я кайнар булсаң иде. 16 Әмма син салкын да, кайнар да түгел, син җылымса гына, шуңа күрә мин сине авызымнан төкереп чыгарырга җыенам. 17 Син: „Мин бай һәм баедым, һичбер нәрсәгә мохтаҗ түгел“,— дисәң дә, үзеңнең бәхетсез, мескен, ярлы, сукыр һәм ялангач булуыңны белмисең. 18 Шуңа күрә бай булыр өчен, миннән үзеңә утта сафландырылган алтын, ялангач булуыңны күрмәсеннәр өчен һәм сиңа оятка калмас өчен, кияргә ак кием, шулай ук күзләрең күрсен өчен, сөртергә күз мае сатып алырга киңәш итәм.

19 Мин яратканнарымның һәрберсен төзәтәм һәм тәрбиялим. Шуңа күрә ашкынучан бул һәм тәүбә ит. 20 Менә, мин ишек төбендә шакып торам. Берәрсе тавышымны ишетеп ишеген ачса, мин аның йортына кереп аның белән кичке ашны ашармын, ә ул минем белән ашар. 21 Мин җиңеп чыгып Атам белән бергә аның тәхетенә утырган кебек, җиңүчегә дә үзем белән бергә тәхетемә утырырга рөхсәт итәрмен. 22 Рухның җыелышларга әйткәннәрен колагы булган ишетсен“».

4 Шуннан соң карасам: менә, күктә ачык ишек. Шунда мин беренче тавышны ишеттем, ул быргы тавышына охшаш иде. «Монда мен, һәм мин сиңа нәрсә буласын күрсәтермен»,— дип әйтте миңа бу тавыш. 2 Шул мизгелдә мине Аллаһы рухы биләп алды. Карасам, күктә тәхет тора, ә тәхеттә кемдер утыра. 3 Утыручы кыяфәте белән яшма һәм кыйммәтле кызыл таш сыман, ә тәхетне зөбәрҗәткә охшаш салават күпере әйләндереп алган.

4 Шул тәхет тирәсендә башка егерме дүрт тәхет тора, ә тәхетләрдә өсләренә ак кием, башларына алтын таҗ кигән егерме дүрт өлкән утыра. 5 Тәхет ягыннан яшен яшьни, авазлар һәм күк күкрәгән тавышлар чыга. Ә тәхет алдында җиде яктырткыч янып тора. Алар — Аллаһының җиде рухы. 6 Тәхет каршында пыяла диңгезгә охшаш, бәллүрдәй, нәрсәдер тора.

Ә уртада, тәхет тирәли, дүрт тере зат урнашкан. Аларның тәннәре, алдан да, арттан да, күз белән тулы. 7 Беренче тере зат арысланга, икенчесе яшь үгезгә охшаган, өченчесенең йөзе кешенеке кебек, дүртенчесе исә очып баручы бөркет сыман. 8 Шул дүрт тере затның һәрберсендә алты канат, канатларының тышкы һәм эчке ягы күзләр белән тулы. Алар көне-төне бертуктаусыз: «Яши торган, яшәгән һәм киләчәк Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә Аллаһы изге, изге, изге»,— дип әйтә.

9 Тере затлар тәхеттә Утыручыны, мәңге Яшәүчене данлаганда, аңа хөрмәт һәм рәхмәт белдергәндә, 10 егерме дүрт өлкән, тәхеттә Утыручы каршына тезләнеп, мәңге Яшәүчегә сәҗдә кылалар һәм, таҗларын тәхет алдына ыргытып, болай диләр: 11 «Йәһвә Аллаһыбыз, син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Чөнки бар нәрсәне син яраттың, һәм барысы да синең ихтыярың белән гамәлдә тора һәм барлыкка китерелде».

5 Шунда мин тәхеттә Утыручының уң кулында ике ягына да язылган һәм җиде мөһер белән мөһерләнгән язма төргәк күрдем. 2 Һәм бер куәтле фәрештә көчле тавыш белән: «Мөһерләрен кубарып, төргәкне ачарга кем лаеклы?» — дип игълан итә иде. 3 Әмма күктә дә, җирдә дә, җир астында да төргәкне ачып укырлык һичкем табылмады. 4 Төргәкне ачып укырга лаеклы кеше табылмаганлыктан, мин бик нык еладым. 5 Шунда өлкәннәрнең берсе миңа болай диде: «Елама. Менә, Яһүд кабиләсеннән Арыслан — Давыт тамыры җиңеп чыкты, шуңа күрә ул төргәкнең җиде мөһерен кубарып, аны ачарга лаеклы».

6 Һәм мин шуны күрдем: тәхет янында дүрт тере зат белән өлкәннәр арасында бәрән тора. Ул чалынган шикелле иде. Аның җиде мөгезе һәм җиде күзе бар иде. Бу күзләр — Аллаһының бөтен җиргә җибәрелгән җиде рухы. 7 Бәрән барды да, тәхеттә Утыручының уң кулыннан төргәкне алды. 8 Ул төргәкне алу белән, дүрт тере зат һәм егерме дүрт өлкән Бәрән алдына тезләнделәр. Аларның һәрберсендә арфа һәм фимиам белән тулы алтын касәләр бар иде. (Фимиам — ул изгеләрнең догалары.) 9 Алар мондый яңа җыр җырлый иделәр: «Син төргәкне алып, аның мөһерләрен кубарырга лаеклы, чөнки сине чалдылар, һәм син үз каның белән Аллаһы өчен һәр кабиләдән, телдән, халыктан һәм милләттән кешеләр сатып алдың, 10 аларны Аллаһыбыз өчен патшалар һәм руханилар иттең; алар җир өстеннән патшалык итәчәкләр».

11 Шунда тәхет, тере затлар һәм өлкәннәр тирәсендә күп кенә фәрештәләр күрдем һәм аларның тавышын ишеттем. Аларның саны мириадлаган мириадлар* һәм меңләгән меңнәр иде. 12 Алар көчле тавыш белән: «Чалынган Бәрән кодрәт, байлык, зирәклек, көч, хөрмәт, дан һәм фатиха алырга лаеклы»,— дип әйтә иделәр.

13 Һәм мин күктәге, җирдәге, җир астындагы һәм диңгездәге яратылган бар затның, әйе, барысының: «Тәхеттә Утыручыга һәм Бәрәнгә мәңге мактау, хөрмәт, дан һәм кодрәт булсын»,— дип әйткәнен ишеттем. 14 Шунда дүрт тере зат: «Амин»,— диде, ә өлкәннәр тезләнеп сәҗдә кылды.

6 Мин Бәрәннең җиде мөһернең берсен кубарганын күрдем һәм шуны ишеттем: дүрт тере затның берсе күк күкрәвенә охшаган тавыш белән: «Бар!» — диде, 2 һәм мин ак ат күрдем. Аның җайдагының җәясе бар иде, һәм җайдакка таҗ бирелде. Шул җайдак җиңүче булып, җиңү өчен чыкты.

3 Бәрән икенче мөһерне кубаргач, мин икенче тере затның: «Бар!» — дигәнен ишеттем. 4 Шунда кызыл ат чыкты. Аның җайдагына, кешеләр бер-берсен үтерсен өчен, җирдән тынычлыкны алырга рөхсәт ителде. Җайдакка зур кылыч бирелде.

5 Бәрән өченче мөһерне кубаргач, мин өченче тере затның: «Бар!» — дигәнен ишеттем. Шунда мин кара ат күрдем, ә аның җайдагының кулында үлчәү иде. 6 Һәм мин тере затлар арасыннан ниндидер тавыш ишеттем. «Бер динарга бер үлчәм* бодай һәм бер динарга өч үлчәм арпа. Ә зәйтүн маен һәм шәрабны саклап тот!» — диде бу тавыш.

7 Бәрән дүртенче мөһерне кубаргач, дүртенче тере затның: «Бар!» — дип әйткән тавышын ишеттем. 8 Шунда аксыл-саргылт төстәге атны күрдем. Аның җайдагының исеме Үлем, ә аңа ияреп Кабер* бара иде. Аларга кешеләрне озын кылыч, ачлык, үлемгә китерүче авырулар һәм кыргый хайваннар белән үтерер өчен җирнең дүрттән бер өлеше өстеннән хакимлек бирелгән иде.

9 Бәрән бишенче мөһерне кубаргач, мин корбан китерү урыны янында Аллаһы сүзе өчен һәм шаһитлек биргәннәре өчен үтерелгәннәрнең җаннарын күрдем. 10 Алар көчле тавыш белән: «Изге һәм хак Аллаһы Тәгалә, кайчан инде син җирдә яшәүчеләрне хөкем итәрсең һәм безнең каныбыз өчен үч алырсың?» — диделәр. 11 Аларның һәрберсенә озын ак кием бирелгән, һәм аларга үзләре кебек үтереләчәк хезмәттәшләренең һәм кардәшләренең саны тулганга тикле тагын бераз көтәргә әйтелгән иде.

12 Мин Бәрәннең алтынчы мөһерне кубарганын күрдем, шунда бөек җир тетрәү булды, кояш матәм киеме* кебек каралды, ай кан кебек кызарды, 13 ә күктәге йолдызлар, инҗир агачының өлгермәгән җимешләре көчле җил селкүеннән коелгандай, җиргә коелдылар. 14 Күк, кулъязма төргәге кебек бөтерелеп, юкка чыкты. Барлык таулар һәм утраулар үз урыннарыннан кузгалды. 15 Җирнең патшалары, түрәләр, хәрби башлыклар, байлар, көчлеләр, бар коллар һәм иреклеләр таулардагы мәгарәләрдә һәм таш кыялар арасында яшеренеп, 16 таулар белән кыяларга болай дип әйттеләр: «Безне каплагыз, безне тәхеттә Утыручының йөзеннән һәм Бәрәннең ачуыннан яшерегез, 17 чөнки аларның бөек ачу көне килде, һәм кем моны кичереп исән кала алыр?»

7 Шуннан соң мин җирнең дүрт почмагында торучы дүрт фәрештәне күрдем: алар, бернинди дә җил җиргә, диңгезгә һәм бернинди дә агачка исмәсен өчен, җирнең дүрт җилен нык тотып торалар иде. 2 Һәм мин тагын бер фәрештәне күрдем: ул кулына тере Аллаһының мөһерен тотып, кояш күтәрелгән яктан күтәрелә иде. Шул фәрештә җиргә һәм диңгезгә зыян китерергә рөхсәте булган дүрт фәрештәгә көчле тавыш белән болай дип әйтте: 3 «Без Аллаһыбыз хезмәтчеләренең маңгайларына мөһер сугып чыкканчыга тикле җиргә, диңгезгә һәм агачларга зыян китермәгез».

4 Шунда мин мөһерләнгәннәрнең санын ишеттем: алар 144 000 иде. Мөһер сугылганнар Исраил улларының һәрбер кабиләсеннән иде.

5 Яһүд кабиләсеннән унике мең мөһерләнгән иде,

Руби́н кабиләсеннән унике мең,

Гәд кабиләсеннән унике мең,

6 Әши́р кабиләсеннән унике мең,

Нәфтәли́ кабиләсеннән унике мең,

Манашше́ кабиләсеннән унике мең,

7 Шимо́н кабиләсеннән унике мең,

Ле́ви кабиләсеннән унике мең,

Иссаха́р кабиләсеннән унике мең,

8 Зәбула́н кабиләсеннән унике мең,

Йосыф кабиләсеннән унике мең,

Биньями́н кабиләсеннән унике мең мөһерләнгән иде.

9 Шуннан соң һичкем санап чыга алмаслык бихисап күп кешене күрдем. Һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән чыккан бу кешеләр озын ак кием киеп, кулларына пальма ботаклары тотып, тәхет һәм Бәрән алдында басып тора иделәр. 10 Алар көчле тавыш белән: «Коткару тәхеттә утыручы Аллаһыбыздан һәм Бәрәннән килә!» — дип әйтә иделәр.

11 Ә бар фәрештәләр тәхет, өлкәннәр һәм дүрт тере зат тирәли басып тора иде. Алар тәхет алдында йөзтүбән капланып Аллаһыга сәҗдә кылдылар 12 һәм: «Амин! Аллаһыбызга мактау, дан, зирәклек, рәхмәт, хөрмәт, кодрәт һәм көч мәңге булсын. Амин»,— диделәр.

13 Шунда өлкәннәрнең берсе миннән: «Озын ак киемгә киенгән бу кешеләр кемнәр алар һәм каян килгәннәр?» — дип сорады. 14 «Хуҗам, син үзең беләсең»,— дидем мин аңа шунда ук. Һәм ул миңа болай диде: «Алар бөек афәтне кичереп киләләр һәм озын киемнәрен Бәрәннең каны белән юып агартканнар. 15 Шуңа күрә алар Аллаһы тәхете алдында торалар һәм көне-төне аңа аның гыйбадәтханәсендә изге хезмәт башкаралар. Тәхеттә Утыручы аларның өстеннән үз чатырын җәяр. 16 Алар башка ачыкмас, сусамас, һәм аларны кояш та, эсселек тә көйдермәс, 17 чөнки тәхет янындагы Бәрән аларга көтүче булыр һәм аларны тормыш суы чишмәләренә алып барыр. Аллаһы аларның һәр күз яшен сөртер».

8 Шунда Бәрән җиденче мөһерне кубарды, һәм күктә якынча ярты сәгатькә тынлык урнашты. 2 Мин Аллаһы алдында басып торган җиде фәрештәне күрдем, аларга җиде быргы бирелде.

3 Һәм төтәсләү өчен алтын савыт тоткан бүтән бер фәрештә килеп корбан китерү урыны каршына басты. Аңа тәхет алдындагы алтыннан ясалган корбан китерү урынында төтәсләр өчен күп итеп фимиам бирелде, шул вакыт барлык изгеләрнең догалары ишетелеп тора иде. 4 Шул фәрештә кулыннан Аллаһы каршына фимиам төтене һәм изгеләрнең догалары күтәрелде. 5 Шуннан соң фәрештә төтәсләү савытын алды да, аны корбан китерү урынындагы ут белән тутырып, утны җиргә ыргытты. Күк күкрәде, авазлар ишетелде, яшен яшьнәде, җир тетрәде. 6 Шунда һәрберсендә быргы булган җиде фәрештә быргы кычкыртырга әзерләнде.

7 Беренчесе быргысын кычкыртты: боз белән ут барлыкка килде, алар кан белән катнаштырылган иде. Моның барысы җиргә ыргытылды. Шунда җирнең өчтән бер өлеше янып бетте, агачларның өчтән бер өлеше янып бетте, һәм бөтен яшел үсемлек янып бетте.

8 Икенче фәрештә быргысын кычкыртты. Шунда ялкынланып торган зур тауга охшаш нәрсә диңгезгә ыргытылды, һәм диңгезнең өчтән бер өлеше канга әйләнде, 9 диңгездәге җан ияләренең өчтән бер өлеше һәлак булды, ә корабларның өчтән бер өлеше җимерелде.

10 Өченче фәрештә быргысын кычкыртты. Шунда күктән яктырткыч кебек янып торган зур йолдыз елгаларның өчтән бер өлешенә һәм чишмәләргә төште. 11 Шул йолдызның исеме — Әрем. Шунда суларның өчтән бер өлеше әрем сыман әче булды, һәм кешеләрнең күбесе шул судан үлде, чөнки бу су әче иде.

12 Дүртенче фәрештә быргысын кычкыртты. Шунда кояшның өчтән бер өлешенә, айның өчтән бер өлешенә, йолдызларның өчтән бер өлешенә зарар килде. Бу аларның өчтән бер өлеше караңгылансын өчен һәм көн белән төн яктылыкның өчтән бер өлешен югалтсын өчен башкарылды.

13 Шунда мин күктә, югарыда очып барган бөркетне күрдем һәм аның көчле тавыш белән: «Җирдә яшәүчеләргә калган өч фәрештәнең быргы тавышыннан кайгы, кайгы, кайгы! Алар инде быргыларын кычкыртырга әзер»,— дигәнен ишеттем.

9 Бишенче фәрештә быргысын кычкыртты. Шунда мин күктән җиргә төшкән йолдыз күрдем. Аңа упкын ачкычы бирелде. 2 Йолдыз упкынны ачып җибәргәч, упкыннан, зур мичтән чыккан кебек, төтен күтәрелде, һәм төтеннән кояш белән һава караңгыланды. 3 Төтеннән җиргә саранчалар чыкты, һәм аларга, җирдәге чаяннарныкы шикелле, хакимлек бирелде. 4 Аларга җирдәге үсемлекләргә, яшел үләнгә һәм агачларга зыян китермәскә, ә маңгайларында Аллаһы мөһере булмаган кешеләргә генә зарар китерергә әйтелде.

5 Саранчага кешеләрне үтермәскә, ә аларны биш ай буе җәфаларга гына рөхсәт ителде. Кешеләрнең җәфаланулары чаян чакканда була торган җәфалану шикелле иде. 6 Шул көннәрдә кешеләр үлем эзләр, ләкин тапмаслар; аларның үләселәре килер, әмма үлем алардан качар.

7 Саранчаларның тәннәре сугышка әзерләнгән атларныкы шикелле иде, башларында алтын таҗ сыман нәрсә бар иде. Аларның йөзләре ир-атныкы, 8 чәчләре хатын-кызныкы, ә тешләре арысланныкы кебек иде; 9 өсләрендә тимер күкрәкчә сыман күкрәкчәләре бар иде, ә канатларының тавышы сугышка чабучы атлы сугыш арбаларының тавышына охшаш иде. 10 Аларның койрыклары һәм чаккычлары чаянныкы шикелле иде, ә койрыкларының кешеләргә биш ай буе зыян китерергә вәкаләте бар иде. 11 Саранчаларның патшасы исә — упкын фәрештәсе. Аның исеме еврей телендә Абадду́н, грек телендә Аполлиу́н.

12 Беренче кайгы үтте. Менә! Аның артыннан тагын икесе килә.

13 Алтынчы фәрештә быргысын кычкыртты. Һәм мин бер тавыш ишеттем. Ул Аллаһы алдындагы алтыннан ясалган корбан китерү урынының мөгезләреннән килә иде. 14 Быргысы булган алтынчы фәрештәгә бу тавыш болай диде: «Бөек Евфрат елгасы янында бәйләп куелган дүрт фәрештәне азат ит». 15 Шунда шул сәгатькә, көнгә, айга һәм елга әзерләп тоткан фәрештәләр, кешеләрнең өчтән бер өлешен үтерер өчен, азат ителделәр.

16 Мин атлы гаскәрнең санын ишеттем: ике йөз миллион. 17 Шул күренештәге җайдакларның күкрәкчәләре уттай кызыл, зәңгәр һәм сары төстә иделәр. Атларның башлары арыслан башы сыман иде, ә авызларыннан ут, төтен һәм күкерт бөркелеп тора иде. 18 Шушы өч бәла-каза — атларның авызыннан чыккан ут, төтен һәм күкерт — аркасында кешеләрнең өчтән бер өлеше үлде. 19 Чөнки атларның хакимлекләре авызларында һәм койрыкларында иде. Аларның койрыклары еланга охшаш, һәм еланның башы бар иде. Шул койрык белән алар кешеләргә зыян китерә иделәр.

20 Ә бу бәла-казадан үлми калган кешеләр үз эшләреннән тәүбә итмәделәр, җеннәргә һәм потларга табынуларын ташламадылар. Бу потлар алтын, көмеш, бронза, таш, агачтан ясалган һәм күрә дә, ишетә дә, йөри дә алмый. 21 Бу кешеләр үтерү, сихерчелек*, фахишәлек, урлашу кебек гөнаһларыннан тәүбә итмәделәр.

10 Шунда мин күктән төшүче башка бер кодрәтле фәрештәне күрдем. Ул үзе болытка төренгән, ә башы өстендә салават күпере бар иде. Аның йөзе кояш кебек, аяклары ялкын баганалары сыман, 2 ә кулында ачылган кечкенә язма төргәк бар иде. Уң аягы белән диңгезгә, ә сул аягы белән җиргә баскач, 3 ул арысландай көчле тавыш белән кычкырып җибәрде. Ул кычкыргач, җиде күк күкрәү тавышы ишетелде.

4 Җиде күк күкрәү әйткәч, мин язарга дип әзерләнгән идем дә, күктән килгән тавышның: «Җиде күк күкрәү әйткәнне сер итеп сакла һәм алар әйткәнне язма»,— дигәнен ишеттем. 5 Шунда диңгездә һәм җирдә басып торучы мин күргән фәрештә уң кулын күккә күтәрде дә, 6 күкне һәм анда булган һәрнәрсәне, җирне һәм анда булган һәрнәрсәне, диңгезне һәм анда булган һәрнәрсәне булдырган мәңге Яшәүче белән ант итте: «Аллаһы башка инде кичектермәячәк. 7 Әмма җиденче фәрештә үз быргысын кычкыртырга әзер торган көннәрдә Аллаһының изге сере үтәләчәк. Бу сер — Аллаһы үз колларына, пәйгамбәрләренә, игълан иткән яхшы хәбәр».

8 Шунда мин кабат күктән килгән тавышны ишеттем, ул минем белән сөйләшә башлады һәм болай диде: «Бар, диңгездә һәм җирдә торучы фәрештәнең кулыннан ачылган язма төргәкне ал». 9 Мин фәрештә янына барып, миңа шул кечкенә язма төргәкне бирүен сорадым. Ул миңа: «Аны алып аша. Ашказаныңда аңардан әче булыр, әмма авызыңда ул бал кебек татлы булыр»,— диде. 10 Мин фәрештәнең кулыннан шул кечкенә язма төргәкне алып ашадым. Авызымда ул бал кебек татлы булды, ләкин аны ашап бетергәч, ашказанымда әче булды. 11 Шунда миңа: «Син халыклар, милләтләр, телләр һәм күп кенә патшалар хакында кабат пәйгамбәрлек итәргә тиеш»,— диделәр.

11 Миңа озын камыш сыман таяк бирелде һәм болай дип әйтелде: «Тор, Аллаһы гыйбадәтханәсенең изге урынын, корбан китерү урынын һәм андагы гыйбадәт кылучыларны үлчә. 2 Ә гыйбадәтханәнең изге урынының тышкы ягындагы ишегалдына тимә һәм аны үлчәмә, чөнки ул башка халыкларга бирелгән. Алар изге шәһәрне кырык ике ай буе таптап йөриячәкләр. 3 Мин ике шаһитемне матәм киемнәре* киеп 1 260 көн пәйгамбәрлек итәргә җибәрәчәкмен». 4 Аларны ике зәйтүн агачы һәм ике яктырткыч символлаштыра. Алар бөтен дөнья Хуҗасы алдында басып торалар.

5 Берәрсе аларга зыян китерергә теләсә, аларның авызларыннан ут чыгып дошманнарын йотачак. Әйе, аларга зыян китерергә теләүче һәркем шулай үтереләчәк. 6 Пәйгамбәрлек иткән көннәрендә яңгыр яумасын өчен, аларның күкне капларга вәкаләтләре бар. Аларның шулай ук суларны канга әйләндерергә, җирне күпме теләсәләр шулкадәр төрле бәла-казаларга дучар итәргә вәкаләтләре бар.

7 Алар шаһитлек бирүләрен тәмамлагач, упкыннан кыргый хайван күтәрелеп аларга каршы сугышачак, аларны җиңәчәк һәм үтерәчәк. 8 Аларның мәетләре бөек шәһәрнең зур урамында ятачак. Ул шәһәрне Содо́м һәм Мисыр символлаштыра, анда аларның Хуҗалары баганага кадакланган булган. 9 Төрле халыклардан, кабиләләрдән, телләрдән һәм милләтләрдән булган кешеләр шул мәетләргә өч көн ярым карап торачаклар һәм аларны җирләргә рөхсәт итмәячәкләр. 10 Җирдә яшәүчеләр моңа шатланып бәйрәм итәчәкләр, бер-берсенә бүләкләр җибәрәчәкләр, чөнки бу ике пәйгамбәр җирдә яшәүчеләрне күп җәфалаган иде.

11 Әмма өч көн ярым үткәч, аларга Аллаһыдан яшәү рухы керде, һәм алар аякларына торып бастылар. Моны күрүчеләрне бөек курку биләп алды. 12 Шунда күктән: «Монда күтәрелегез»,— дип әйтүче көчле тавыш ишетелде һәм теге ике шаһит болытта күккә күтәрелде, ә дошманнары аларга карап торды. 13 Шул сәгатьтә көчле җир тетрәү булды, һәм шәһәрнең уннан бер өлеше җимерелеп төште. Җир тетрәүдән 7 000 кеше һәлак булды, ә калганнары куркып күкләр Аллаһысын данладылар.

14 Икенче кайгы үтте. Менә! Аның артыннан өченчесе ашыгып килә.

15 Җиденче фәрештә быргысын кычкыртты. Шунда күктә: «Хәзер дөнья өстеннән Раббыбыз һәм аның Мәсихе патшалык итә, һәм Ул мәңге патша булып идарә итәчәк!» — дип әйтүче көчле тавышлар яңгырады.

16 Шул вакыт Аллаһы алдында үз тәхетләрендә утыручы егерме дүрт өлкән, йөзтүбән капланып, Аллаһыга сәҗдә кылдылар һәм 17 болай диделәр: «Яшәгән һәм Яшәүче, Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә Аллаһы, сиңа рәхмәтләр белдерәбез! Чөнки син бөек кодрәтеңне кулланып патша булып идарә итә башладың. 18 Ләкин халыклар ярсыдылар, һәм синең ачуың килде, үлеләрне хөкем итәр өчен билгеләнгән вакыт, сиңа хезмәт иткән пәйгамбәрләреңә, шулай ук изгеләреңә, исемеңнән куркучы гадиләргә һәм бөекләргә бүләк бирү, ә җирне һәлак итүчеләрне һәлак итү вакыты җитте».

19 Шуннан соң күктә Аллаһы гыйбадәтханәсенең изге урыны ачылды, һәм анда аның килешү сандыгы күренә башлады. Яшен яшьнәде, тавышлар, күк күкрәү ишетелде, җир тетрәде һәм хәтәр боз яуды.

12 Шунда күктә бөек галәмәт — кояшка төренгән бер хатынны күрдем. Аның аяклары астында ай, башында унике йолдыздан торган таҗ иде. 2 Бу хатын йөкле иде. Ул авыртудан һәм бала тудыру газапларыннан кычкыра иде.

3 Шуннан соң күктә бүтән галәмәт күрдем. Менә! Җиде башлы һәм ун мөгезле кызыл төстәге гаять зур аждаһа; аның башларында җиде диадема иде. 4 Аның койрыгы күк йолдызларының өчтән бер өлешен өстерәп алды да, җиргә ыргытты. Хатын менә-менә бала табарга тиеш иде, шуңа күрә аждаһа, бала туу белән аны йотар өчен, хатын алдында басып тора иде.

5 Шунда хатын угыл тудырды. Бу угыл бар халыкларны тимер таяк белән көтәргә тиеш. Ул туу белән Аллаһы һәм аның тәхете алдына китерелде. 6 Ә хатын чүлгә — Аллаһы әзерләп куйган урынга качты. Анда аны 1 260 көн тукландырырга тиешләр.

7 Һәм күктә сугыш башланды: Микаил үз фәрештәләре белән аждаһага каршы, ә аждаһа үз фәрештәләре белән аларга каршы сугышты. 8 Әмма аждаһа җиңә алмады, һәм күктә алар өчен урын инде табылмады. 9 Шулай итеп бу зур аждаһа — бөтен дөньяны юлдан яздыручы Иблис һәм Шайтан дип аталган борынгы елан — җиргә ыргытылды; аның белән бергә аның фәрештәләре дә ыргытылды. 10 Шунда мин күктән көчле тавыш ишеттем:

«Менә Аллаһыбыз коткару китерде, аның кодрәте, патшалыгы урнашты, һәм аның Мәсихе үз хакимлеген куллана башлады, чөнки кардәшләребезне Аллаһыбыз каршында көне-төне яманлаган гаепләүче бәреп төшерелде! 11 Алар аны Бәрән каны белән һәм үзләренең шаһитлек сүзләре белән җиңделәр, хәтта үлем янаганда да, үз җаннарын аямадылар. 12 Шуңа күрә, күкләр һәм анда яшәүчеләр, куаныгыз! Ә җиргә һәм диңгезгә кайгы, чөнки Иблис, вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән сезгә төште».

13 Аждаһа исә, үзенең җиргә ыргытылганын күргәч, ир бала тудырган хатынны эзәрлекли башлады. 14 Ә хатынга, чүлгә — үзенә әзерләнгән урынга оча алсын өчен, зур бөркетнең ике канаты бирелде. Аны анда, еланнан еракта, вакыт, вакытлар һәм ярты вакыт буе тукландырачаклар.

15 Шунда елан үз авызыннан елга кебек су чыгарды да, хатын батып үлсен өчен, шул елганы аның артыннан җибәрде. 16 Ләкин җир хатынга ярдәм итте һәм үз авызын ачып, аждаһа авызыннан чыккан елганы йотты. 17 Шунда аждаһа хатынга нык ярсыды һәм аның нәселенең калдыгы белән сугышырга китте. Бу нәсел Аллаһы әмерләрен үти һәм Гайсә хакында шаһитлек бирү эшен башкара.

13 Һәм ул диңгез комына басты.

Шуннан соң мин диңгездән чыгучы ун мөгезле һәм җиде башлы ерткычны күрдем. Аның мөгезләрендә ун диадема, ә башларында көфер исемнәр иде. 2 Мин күргән ерткыч хайван капланга охшаш иде. Ләкин аның аяклары аюныкы сыман, ә авызы арысланныкы шикелле иде. Аждаһа бу ерткычка көч, тәхет һәм зур хакимлек бирде.

3 Аның башларының берсе яраланган һәм үлем хәлендә кебек иде, әмма аның үлем ярасы төзәлде, һәм җирдә яшәүче бар кеше сокланып, ерткычка ияреп китте. 4 Алар аждаһага, ул ерткычка хакимлек биргәнгә күрә, табындылар һәм: «Бу ерткычка тиң берәр кем бармы һәм аның белән кем сугыша алыр?» — диеп, ерткычка да табындылар. 5 Бу ерткычка тәкәббер һәм көфер сүз сөйләүче авыз бирелде һәм кырык ике айга хакимлек тапшырылды. 6 Аның авызы Аллаһыны, аның исемен, аның яшәгән урынын һәм күктә яшәүчеләрне көферли башлады. 7 Ерткычка изгеләргә каршы сугышып аларны җиңәргә рөхсәт ителде. Аңа һәр кабилә, халык, тел һәм милләт өстеннән хакимлек бирелде. 8 Җирдә яшәүчеләрнең барысы аңа табыначак. Аларның исемнәре чалынган Бәрәннең тормыш төргәгенә дөнья яратылганнан бирле язылмый килә.

9 Колагы булган ишетсен. 10 Әсирлеккә төшәргә тиешле әсирлеккә төшәчәк. Кылыч белән үтерүче кылыч белән үтерелергә тиеш. Моның өчен изгеләргә чыдамлык һәм иман кирәк.

11 Аннан соң мин җирдән чыгучы башка ерткычны күрдем. Аның ике мөгезе бәрәннекенә охшаш иде, ләкин ул аждаһа кебек сөйли башлады. 12 Ул беренче ерткыч алдында аның бар хакимлеген кулланып, җирне һәм анда яшәүчеләрне үлем ярасы төзәлгән беренче ерткычка табындыра. 13 Ул зур галәмәтләр башкара, хәтта кешеләр алдында күктән җиргә ут төшерә.

14 Ул беренче ерткыч алдында эшләргә рөхсәт ителгән галәмәтләре белән җирдә яшәүчеләрне юлдан яздыра һәм кылычтан яраланып терелгән ерткычның сурәтен ясарга куша. 15 Аңа ерткыч сурәтенә яшәү сулышы кертергә рөхсәт ителде. Бу рөхсәт ерткыч сурәте сөйли алсын өчен һәм ерткыч сурәтенә табынырга теләмәгән һәркемне үлемгә тапшыра алсын өчен бирелде.

16 Һәм ул бар кешеләрне — гадиләрне һәм бөекләрне, байларны һәм ярлыларны, иреклеләрне һәм колларны — уң кулларына яки маңгайларына тамга салырга мәҗбүр итә. 17 Андый тамгасы — ерткыч исеме я аның исеменең саны булмаган һәркем сатып та ала алмаячак, сата да алмаячак. 18 Монда зирәклек кирәк: аңлаучы кеше ерткычның санын хисаплап чыгарсын, чөнки бу — кеше саны, һәм бу сан — 666.

14 Шунда мин Сион тавында басып торучы Бәрәнне һәм аның белән бергә 144 000 затны күрдем. Аларның маңгайларына Бәрәннең исеме һәм аның Атасының исеме язылган иде. 2 Аннары мин күктән килгән тавыш ишеттем. Ул шаулап аккан сулар тавышына, көчле күк күкрәвенә һәм арфада уйнаган җырчыларның тавышына охшаш иде. 3 Алар тәхет, дүрт тере зат һәм өлкәннәр алдында яңа җыр җырлый иделәр. Ул җырны җирдән сатып алынган 144 000 нән башка һичкем өйрәнә алмый иде. 4 Алар үзләрен хатын-кызлар белән нәҗесләмәгән, алар гыйффәтлеләр һәм, Бәрән кая гына барса да, аңа ияреп баралар. Алар Аллаһыга һәм Бәрәнгә багышланган беренче җимешләр итеп кешеләрдән сатып алынган. 5 Аларның авызларыннан ялган сүз чыкмаган, алар кимчелексез.

6 Шунда мин күктә, югарыда очып баручы башка бер фәрештәне күрдем. Аның җирдә яшәүче һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка игълан итү өчен мәңгелек яхшы хәбәре бар иде. 7 Ул көчле тавыш белән: «Аллаһыдан куркыгыз һәм аны данлагыз, чөнки аның хөкем сәгате килде. Шуңа күрә күкне, җирне, диңгезне һәм су чишмәләрен Булдыручыга табыныгыз»,— дип әйтә иде.

8 Аңа ияреп килгән икенче фәрештә: «Җимерелеп төште! Бар халыкларны үзенең тыелгысыз фахишәлек шәрабын эчәргә мәҗбүр иткән Бөек Бабыл җимерелеп төште!» — дия иде.

9 Аларга ияреп тагы бер фәрештә, өченчесе килде. Ул көчле тавыш белән болай дип әйтә иде: «Ерткычка һәм аның сурәтенә табынып үз маңгаена яки кулына тамга алучы да 10 Аллаһының ярсу касәсенә салына торган саф ачу шәрабын эчәчәк, аны ут һәм күкерт белән изге фәрештәләр, шулай ук Бәрән алдында җәфалаячаклар. 11 Андый кешеләрнең җәфалану төтене мәңге күтәреләчәк. Ерткычка һәм аның сурәтенә табынучылар һәм аның исеменең тамгасын кабул итүчеләр көне-төне җәфаланачаклар. 12 Моның өчен изгеләргә — Аллаһының әмерләрен үтәүчеләргә һәм Гайсәгә иман итүчеләргә — чыдамлык кирәк».

13 Шунда мин күктән килгән тавыш ишеттем: «Яз: шушы вакыттан башлап Хуҗабыз белән бердәмлектә үлүчеләр бәхетле. Әйе, ди рух, алар үз эшләреннән ял итсеннәр, чөнки аларның эшләре үзләренә ияреп бара».

14 Шуннан соң мин ак болыт һәм болыт өстендә утыручы кеше улына охшаш берәүне күрдем. Аның башында алтын таҗ, ә кулында үткен урак иде.

15 Гыйбадәтханәнең изге урыныннан тагын бер фәрештә чыкты һәм болыт өстендә утыручыга көчле тавыш белән: «Урагыңны алып ура башла, чөнки урак өсте җитте һәм җирдә уңыш өлгерде»,— дип кычкырды. 16 Шунда болытта утыручы урагын җиргә сузды, һәм җир урылды.

17 Аннары күктәге гыйбадәтханәнең изге урыныннан тагын бер фәрештә чыкты. Аның да үткен урагы бар иде.

18 Ә башка бер фәрештә корбан китерү урыныннан чыкты. Аның ут өстеннән хакимлеге бар иде. Ул көчле тавыш белән үткен урак тоткан фәрештәгә: «Үзеңнең үткен урагыңны суз һәм җир йөзендәге йөзем агачының тәлгәшләрен җый, чөнки аның җимешләре өлгерде»,— диде. 19 Шунда фәрештә үз урагын җиргә сузды һәм җир йөзендәге йөзем агачларын җыеп, гаять зур йөзем изгеченә ташлады. Бу изгеч Аллаһының ачуын символлаштыра. 20 Йөзем шәһәр читендәге изгечтә тапталгач, изгечтән кан ага башлады һәм атларның йөгәненә кадәр күтәрелеп, якынча 300 километр ераклыкка җәелде.

15 Шунда мин күктә бөек һәм таң калырлык башка бер галәмәт — җиде бәла-каза тоткан җиде фәрештәне күрдем. Бу — соңгы бәла-казалар, чөнки Аллаһының ачуы шулар белән тәмамлана.

2 Аннары мин пыяла сыман диңгез күрдем, ул ут белән катнаш иде. Мин шулай ук ерткычны, аның сурәтен һәм аның исеменең санын җиңеп чыгучыларны күрдем. Алар Аллаһының арфаларын тотып, пыяла сыман диңгез янында тора иделәр. 3 Бу җиңеп чыгучылар Аллаһы колы Мусаның һәм Бәрәннең җырын җырлыйлар иде:

«Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә Аллаһы, бөек һәм таң калырлык синең эшләрең. Мәңгелек Патшасы, гадел һәм хак синең юлларың. 4 Йәһвә, синнән кем курыкмас, исемеңне кем данламас? Чөнки бер син генә тугры. Бар халыклар килеп, алдыңда сәҗдә кылачаклар, чөнки кануннарыңның гадел булуы ачыкланды».

5 Аннан соң шуны күрдем: күктә шаһитлек чатырының изге урыны ачылды, 6 һәм изге урыннан җиде бәла-каза тоткан җиде фәрештә чыкты. Алар чиста, ялтырап торган җитен кием кигәннәр, ә күкрәкләрен алтын пута* белән буган иделәр. 7 Һәм дүрт тере затның берсе җиде фәрештәгә мәңге яшәүче Аллаһының ачуы белән тулы җиде алтын касә бирде. 8 Шунда изге урын Аллаһы даныннан һәм кодрәтеннән төтен белән тулды. Җиде фәрештәнең җиде бәла-казасы тәмамланмыйча, изге урынга һичкем керә алмады.

16 Шуннан соң мин изге урыннан көчле тавышның җиде фәрештәгә: «Барыгыз һәм җиргә Аллаһының җиде ачу касәсен түгегез»,— дип әйткәнен ишеттем.

2 Беренче фәрештә китте һәм үз касәсен җир йөзенә түкте. Шунда ерткыч тамгасы сугылган һәм аның сурәтенә табынган кешеләрне әрнүле яман җәрәхәтләр каплады.

3 Икенче фәрештә үз касәсен диңгезгә түкте. Диңгез суы үлгән кеше каны кебек булды, һәм диңгездәге һәр тере җан үлде.

4 Өченче фәрештә үз касәсен елгаларга һәм су чишмәләренә түкте, шунда аларның сулары канга әйләнде. 5 Аннан соң мин сулар фәрештәсенең мондый сүзләрен ишеттем: «Яшәгән, яшәүче һәм тугры Аллаһыбыз, син гадел, чөнки син бу хөкемнәрне чыгардың, 6 чөнки алар изгеләрнең, пәйгамбәрләрнең канын койдылар, һәм син аларга кан эчәргә бирдең. Аларның әҗерләре шул». 7 Шунда мин корбан китерү урынының: «Әйе, Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә Аллаһы, синең хөкем карарларың хак һәм гадел»,— дигәнен ишеттем.

8 Дүртенче фәрештә үз касәсен кояш өстенә түкте, һәм кояшка кешеләрне ут белән көйдерергә рөхсәт ителде. 9 Кешеләрне көчле эсселек көйдерде, әмма алар шул бәла-казалар өстеннән хакимлеге булган Аллаһы исеменә каршы көфер сүз әйттеләр, тәүбә итмәделәр һәм аны данламадылар.

10 Бишенче фәрештә үз касәсен ерткыч тәхете өстенә түккәч, ерткычның патшалыгы караңгылыкка чумды. Кешеләр авыртудан үз телләрен тешли башладылар, 11 авыртулары һәм җәрәхәтләре өчен күк Аллаһысына каршы көфер сүз әйттеләр, кылган эшләреннән тәүбә итмәделәр.

12 Алтынчы фәрештә үз касәсен бөек Евфрат елгасына түкте, һәм кояш чыккан яктан килүче патшаларга юл әзер булсын өчен, елганың суы кипте.

13 Шунда мин аждаһаның, ерткычның һәм ялган пәйгамбәрнең авызларыннан бакага охшаш иңдерелгән өч шакшы сүзнең* чыкканын күрдем. 14 Бу сүзләрне җеннәр иңдергән, һәм бу сүзләр галәмәтләр күрсәтә. Алар бөтен җир патшалары янына шул патшаларны Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә булачак сугышка җыяр өчен чыгалар.

15 «Менә! Карак кебек киләм. Уяу торучы һәм киемнәрен саклаучы кеше бәхетле, чөнки ул ялангач йөрмәячәк һәм кешеләр аның хурлыгын күрмәячәк».

16 Җеннәр тарафыннан иңдерелгән сүзләр патшаларны еврей телендә Һар-Магедо́н* дип аталган урынга җыйдылар.

17 Җиденче фәрештә үз касәсен һавага түккәч, изге урыннан, тәхеттән: «Тәмамланды!» — дигән көчле тавыш ишетелде. 18 Шунда яшен яшьнәде, авазлар ишетелде, күк күкрәде, көчле җир тетрәү булды. Кеше җирдә яратылганнан бирле андый көчле һәм җимергеч җир тетрәүнең булганы юк иде әле. 19 Бөек шәһәр өч өлешкә ярылды һәм халыкларның шәһәрләре җимерелде. Аллаһы Бөек Бабылны, аңа үз ярсулы ачуының шәрабы салынган касәне бирер өчен, исенә төшерде. 20 Һәр утрау качты, тауларны да табып булмый иде. 21 Күктән кешеләр өстенә зур-зур, якынча 20 килограммлы*, боз кисәкләре яуды. Кешеләр бу бәла-каза, бу боз өчен Аллаһыга каршы көфер сүз әйтә иделәр, чөнки бу бәла-каза бик һәлакәтле иде.

17 Шуннан соң җиде касә тоткан фәрештәләрнең берсе минем янга килде дә, болай диде: «Кил, мин сиңа күп сулар өстендә утыручы бөек фахишәгә чыгарылган хөкем карарының үтәлүен күрсәтермен. 2 Аның белән җир патшалары фахишәлек кылдылар, һәм җирдә яшәүчеләр аның фахишәлек шәрабыннан исерделәр».

3 Шунда ул мине рух ярдәмендә чүлгә күчерде. Анда мин җете кызыл төстәге ерткыч өстендә утыручы хатынны күрдем. Ерткыч җиде башлы, ун мөгезле, көфер исемнәр белән тулы иде. 4 Ә хатын куе кызыл төстәге һәм җете кызыл төстәге киемнәргә киенгән, алтын, асылташлар һәм энҗе белән бизәлгән иде, кулында җирәнгеч нәрсәләр һәм үз фахишәлегенең шакшылыгы белән тулы алтын касә иде. 5 Аның маңгаена серле исем язылган иде: «Бөек Бабыл — фахишәләрнең һәм җирдәге җирәнгеч нәрсәләрнең анасы». 6 Хатын изгеләр каныннан һәм Гайсә шаһитләренең каныннан исергән иде.

Аны күреп, мин бик нык гаҗәпләндем. 7 Шунда фәрештә миңа болай диде: «Син нигә гаҗәпләндең? Мин сиңа хатынның һәм ул утырган җиде башлы, ун мөгезле ерткычның серен ачармын: 8 син күргән ерткыч башта бар иде, хәзер инде юк, ләкин тиздән ул упкыннан күтәреләчәк һәм һәлак ителәчәк. Ә җирдә яшәүчеләр, ерткычның башта булып та, юкка чыгуын, ә киләчәктә булачагын күреп, шаккатачаклар. Аларның исемнәре дөнья яратылганнан бирле тормыш төргәгенә язылмый килә.

9 Моның өчен зирәк акыл кирәк: җиде баш — хатын утырган җиде тау, 10 бу шулай ук җиде патша. Аларның бишесе инде юк, берсе бар, тагын берсе әле килмәгән, әмма килгәч, кыска гына вакыт булырга тиеш. 11 Башта булган, әмма юкка чыккан ерткыч — ул шулай ук сигезенче патша да. Ул башлангычын җиде патшадан алган һәм һәлак ителәчәк.

12 Син күргән ун мөгез — ул ун патша, алар патшалыкларын әле алмаган. Алар ерткыч белән бергә патша хакимлеген алачаклар, әмма кыска гына вакытка. 13 Аларның ниятләре бер, шуңа күрә алар ерткычка үз кодрәтләрен һәм хакимлекләрен тапшыралар. 14 Алар Бәрәнгә каршы сугышачаклар, әмма Бәрән аларны җиңеп чыгачак, чөнки ул — хакимнәрнең Хуҗасы һәм патшаларның Патшасы. Аның белән бергә шулай ук чакырылганнар, сайланганнар һәм тугрылар җиңәчәк».

15 Шунда фәрештә миңа болай диде: «Фахишә утырган һәм син күргән сулар — халыклар, кешеләрнең гаять зур төркемнәре, милләтләр һәм телләр. 16 Син күргән ун мөгез һәм ерткыч фахишәне нәфрәт итә башлаячак, аны талап бетерәчәк һәм ялангач калдырачак. Алар аның итен ашаячак, ә үзен утта яндырачак. 17 Чөнки Аллаһы аларның йөрәкләренә үз ниятен тормышка ашыруны, ягъни аларның уртак бер фикерләрен үтәүне урнаштырган. Бу ният — Аллаһының сүзләре үтәлгәнче аларның патшалыкларын ерткычка тапшыру. 18 Ә син күргән хатын — җир патшалары өстеннән патшалык итүче бөек шәһәр».

18 Шуннан соң мин күктән төшүче башка бер фәрештәне күрдем. Аңа бөек хакимлек бирелгән иде. Аның даныннан җир яктырып китте. 2 Фәрештә көчле тавыш белән болай дип кычкырды: «Җимерелеп төште! Бөек Бабыл җимерелеп төште! Ул җеннәр һәм төрле шакшы рухлар торагы, шакшы һәм җирәнгеч кошлар оясы булды! 3 Чөнки бар халыклар аның тыелгысыз фахишәлек шәрабының корбаны булды. Җир патшалары аның белән зина кылды, сәүдәгәрләр* бу хатын оятсызланып җыйган күп кыйммәтле әйберләр аркасында баеды».

4 Шунда мин күктән башка бер тавыш ишеттем. Ул болай диде: «Минем халкым, аның гөнаһларында катнашмас өчен һәм аның бәла-казаларына дучар булмас өчен, чык аннан. 5 Чөнки аның гөнаһлары күккә кадәр җитте, һәм Аллаһы аның явыз эшләрен искә төшерде. 6 Ул башкаларга нәрсә эшләгән булса, үзенә дә шулай ук кайтарылсын, әйе, эшләренә карап икеләтә бирелсен; үзе әзерләгән касәдә аның үзенә икеләтә әзерләнсен. 7 Ул үзен никадәр данлаган, оятсызланып кыйммәтле әйберләр җыйган булса, шулкадәр аңа газап һәм кайгы булсын. Чөнки ул үз күңеленнән: „Патшабикәдәй утырам, мин тол хатын түгел, кайгы да беркайчан күрмәм“,— дип әйтә. 8 Шуңа күрә аңа үлем, хәсрәт, ачлык кебек бәла-казалар бер көндә киләчәк, ул утта яндырылачак, чөнки аны хөкем иткән Йәһвә Аллаһы кодрәтле.

9 Шунда аның белән зина кылган һәм бергә оятсызланып кыйммәтле әйберләр җыйган җир патшалары, ул янганда чыккан төтенне күреп, аның хакында үкереп елаячаклар һәм кайгырып үз күкрәкләренә сугачаклар. 10 Алар аның газапларыннан куркып, читтәрәк басып торачаклар һәм: „Нинди кайгы, нинди кайгы, бөек һәм куәтле Бабыл шәһәре, чөнки сиңа чыгарылган хөкем бер сәгать эчендә үтәлде!“ — дип әйтәчәкләр.

11 Җир сәүдәгәрләре дә аның хакында үкереп елаячаклар һәм кайгырачаклар, чөнки аларның әйберләрен сатып алырга инде беркем дә калмады. 12 Аларның алтын һәм көмеш әйберләрен, асылташларын һәм энҗеләрен, нәфис җитенен, куе кызыл төстәге тукымаларын, ефәкләрен һәм җете кызыл төстәге тукымаларын, хуш исле агачтан, фил сөягеннән, иң кыйммәтле агачтан, бакырдан, тимердән һәм мәрмәрдән ясалган әйберләрен, 13 шулай ук дарчиннарын*, һинд тәмләткечләрен, фимиамнарын, ладаннарын, шәрабларын, зәйтүн майларын, иң яхшы оннарын һәм бодайларын, мал-туарларын, сарыкларын, атларын, арбаларын, колларын һәм кеше җаннарын да алучы юк. 14 Әйе, синең җаның теләгән яхшы җимешләр юкка чыкты, барлык ләззәтле һәм купшы нәрсәләрең юк булды, аларны һичкайчан тапмаячаклар.

15 Болар белән сәүдә итүче сәүдәгәрләр һәм аның ярдәмендә баючылар, аның газапларыннан куркып, читтәрәк басып торачаклар, үкереп елаячаклар һәм кайгырып 16 болай диячәкләр: „Нинди кайгы, нинди кайгы... Чөнки нәфис җитен, куе кызыл һәм җете кызыл төстәге киемнәргә киенгән, алтын әйберләр, асылташлар һәм энҗе белән бизәлгән бөек шәһәр, 17 шундый зур байлык, бер сәгать эчендә юк ителде!“

Диңгездәге һәрбер кораб капитаны, диңгездәге һәрбер сәяхәтче, матрос, һәм диңгез исәбенә яшәүче барысы да еракта басып тордылар 18 һәм ул янганда чыккан төтенгә карап: „Бу бөек шәһәргә кайсы шәһәр тиң булсын?“ — дип кычкырдылар. 19 Алар башларына тузан сиптеләр, үкереп еладылар һәм кайгырып: „Нинди кайгы, нинди кайгы... Чөнки бу бөек шәһәрнең байлыгыннан диңгездә кораблары булган һәммә кеше баеган иде, ә ул бер сәгать эчендә юкка чыкты!“ — дип кычкырдылар.

20 Күк, шулай ук изгеләр, рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр, куаныгыз, чөнки Аллаһы аны сезнең хакка хөкемгә тартты!»

21 Шунда бер көчле фәрештә тегермән ташы сыман зур ташны алды да, диңгезгә ташлады һәм болай диде: «Бөек шәһәр Бабыл да шулай ук тиз ыргытылачак, һәм аны инде беркайчан да тапмаячаклар. 22 Арфада уйнап җырлаучылар, флейтачылар һәм быргычылар тавышы синдә инде ишетелмәячәк. Бернинди дә һөнәрче инде табылмаячак, тегермән ташларының тавышы синдә инде ишетелмәячәк. 23 Яктырткыч уты синдә инде яктыртмаячак, кияү белән кәләш тавышлары синдә инде ишетелмәячәк. Чөнки сәүдәгәрләрең җирдә түрәләр иде, һәм сихерчелегең* бар халыкларны юлдан яздырды. 24 Әйе, бу шәһәрдә бар пәйгамбәрләрнең, изгеләрнең һәм җирдә үтерелгән барлык кешеләрнең каны табылды».

19 Шуннан соң мин күктә зур төркем тавышына охшаш көчле тавышлар ишеттем. Алар болай диделәр: «Йәһне мактагыз!* Коткару, дан һәм кодрәт Аллаһыбызныкы, 2 чөнки аның хөкемнәре хак һәм гадел. Җирне үз фахишәлеге белән бозып бетергән бөек фахишәне Аллаһы хөкем итте, һәм үз хезмәтчеләренең каны өчен аңардан үч алды». 3 Шулчак алар тагын бер тапкыр: «Йәһне мактагыз! Бабыл җимерекләренең төтене мәңге күтәрелә»,— дип әйттеләр.

4 Шунда егерме дүрт өлкән һәм дүрт тере зат, йөзтүбән капланып, тәхеттә утыручы Аллаһыга сәҗдә кылды һәм: «Амин! Йәһне мактагыз!» — диде.

5 Тәхеттән дә тавыш килде һәм: «Аның бар хезмәтчеләре, аңардан куркучылар, гадиләр һәм бөекләр, Аллаһыбызны мактагыз»,— диде.

6 Шунда мин зур төркем, шаулап аккан сулар һәм көчле күк күкрәү тавышына охшаш тавышлар ишеттем. Алар болай диделәр: «Йәһне мактагыз, чөнки Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә Аллаһыбыз патша булып идарә итә башлады. 7 Шатланыйк, куаныйк һәм аны данлыйк, чөнки Бәрәннең туй көне килеп җитте, һәм аның кәләше үзен әзерләде. 8 Кәләшкә ялтырап торган, чиста, нәфис җитен кием кияргә рөхсәт ителде. Нәфис җитен — изге кешеләрнең тәкъва эшләре».

9 Фәрештә миңа болай диде: «Бәрәннең туй мәҗлесенә чакырылганнар бәхетле дип яз». Шуннан соң: «Бу сүзләр — Аллаһының хак сүзләре»,— дип өстәде. 10 Шунда мин, аңа сәҗдә кылырга дип, аның алдына тезләндем. Ләкин ул миңа: «Алай эшләмә! Аллаһыга сәҗдә кыл. Мин нибары синең һәм Гайсә турында шаһитлек бирү эшен башкаручы кардәшләреңнең хезмәттәше генә. Чөнки Гайсә хакында шаһитлек бирү — пәйгамбәрлекләрнең максаты»,— диде.

11 Һәм мин ачылган күкне күрдем. Менә, ак ат. Аның җайдагы Тугры һәм Хак дип атала. Ул гадел хөкем итә һәм гадел сугыш алып бара. 12 Аның күзләре янып торган ялкын шикелле, ә башында күп диадемалар. Аңа үзеннән башка һичкем белми торган исем язылган. 13 Ул кан сибелгән кием кигән һәм Аллаһы Сүзе дигән исем белән атала. 14 Аңа ак атларга атланган һәм ак, чиста, нәфис җитеннән кием кигән күк гаскәрләре ияреп бара. 15 Аның авызыннан, халыкларны һәлак итәр өчен, озын үткен кылыч чыгып тора, һәм ул аларны тимер таяк белән көтәчәк. Ул шулай ук Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының ярсулы ачу изгечендә йөзем изә. 16 Аның киемендә — ботында — патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хуҗасы дигән исем язылган.

17 Мин шулай ук кояш нурларында торучы бер фәрештәне күрдем. Ул күктә очучы бар кошларга көчле тавыш белән болай дип кычкырды: «Монда килегез, Аллаһының бөек мәҗлесенә җыелыгыз. 18 Патшаларның, гаскәр башлыкларының, көчлеләрнең, атларның һәм аларның җайдакларының итен ашагыз. Барысының: иреклеләрнең һәм колларның, гадиләрнең һәм бөекләрнең итен ашагыз».

19 Шунда мин ерткычны, җир патшаларын һәм аларның гаскәрләрен күрдем. Алар атта утыручыга һәм аның гаскәренә каршы сугышырга дип җыелганнар иде. 20 Ерткычны һәм аның каршында галәмәтләр күрсәткән ялган пәйгамбәрне тотып алдылар. Ялган пәйгамбәр шул галәмәтләр ярдәмендә ерткыч тамгасын кабул иткәннәрне, аның сурәтенә табынучыларны юлдан яздырган иде. Аларның икесен дә тере килеш янып торган күкертле күлгә ыргыттылар. 21 Ә калганнары атта утыручының авызыннан чыккан озын кылыч белән үтерелделәр. Аларның итен ашап барлык кошлар туендылар.

20 Шуннан соң мин күктән төшүче фәрештәне күрдем. Аңарда упкын ачкычы һәм кулында зур чылбыр бар иде. 2 Ул аждаһаны, борынгы еланны — Иблис Шайтанны тотып алды да, аны 1 000 елга чылбырлап куйды 3 һәм ул халыкларны инде юлдан яздыра алмасын өчен, аны 1 000 елга упкынга ыргытты, упкынны бикләп куйды һәм мөһер сукты. Шуннан соң аждаһа аз гына вакытка азат ителергә тиеш.

4 Шунда мин тәхетләр һәм анда утыручыларны күрдем. Аларга хөкем итәргә хокук бирелгән иде. Әйе, бу җаннар Гайсә хакында шаһитлек иткәннәре өчен һәм Аллаһы турында сөйләгәннәре өчен үтерелгән булганнар*. Алар ерткычка һәм аның сурәтенә табынмаганнар, маңгайларына һәм кулларына тамга кабул итмәгәннәр. Алар терелеп Мәсих белән бергә 1 000 ел патша булып идарә иттеләр. 5 (Үлгәннәрнең калганнары 1 000 ел үтмичә терелмәде.) Бу — беренче терелү. 6 Беренче терелүдә катнашучылар бәхетле һәм изге. Икенче үлем алар өстеннән хакимлек итми. Алар Аллаһының һәм Мәсихнең руханилары булачак һәм аның белән бергә 1 000 ел патша булып идарә итәчәк.

7 Мең ел үткәч, Шайтан үз төрмәсеннән азат ителәчәк 8 һәм җирнең дүрт почмагындагы халыкларны, Гог һәм Магогны, юлдан яздырып сугышка җыяр өчен чыгачак. Аларның саны диңгез комы кебек күп булачак. 9 Алар җир йөзе буйлап таралдылар һәм изгеләрнең лагере белән яраткан шәһәрне камап алдылар. Әмма күктән ут төшеп, аларны йотты. 10 Ә аларны юлдан яздырган Иблис утлы һәм күкертле күлгә ыргытылды. Анда алдарак ерткыч белән ялган пәйгамбәр ыргытылган иде. Алар көне-төне һәм мәңге җәфаланачаклар.

11 Аннан соң мин зур ак тәхет һәм анда утыручыны күрдем. Аның йөзеннән җир белән күк качты, һәм аларга урын табылмады. 12 Шулай ук мин тәхет каршында басып торган үлгәннәрне — бөекләрне һәм гадиләрне күрдем. Язма төргәкләр ачылып куелды. Шунда тагын бер язма төргәкне — тормыш төргәген ачтылар, һәм үлгәннәр төргәкләрдә язылган буенча эшләренә карап хөкем ителделәр. 13 Һәм диңгез үзендә булган үлгәннәрне бирде, үлем дә, Кабер* дә үзендә булган үлгәннәрне бирде. Үлгәннәрнең һәрберсе үз эшләренә карап хөкем ителде. 14 Шуннан соң үлем белән Кабер утлы күлгә ыргытылды. Утлы күл — икенче үлем ул. 15 Исеме тормыш китабына язылмаган һәркем шул утлы күлгә ыргытылды.

21 Шунда мин яңа күк һәм яңа җир күрдем, чөнки элекке күк һәм элекке җир юкка чыктылар, диңгез дә инде юк. 2 Мин күктән, Аллаһыдан төшүче изге шәһәрне, Яңа Иерусалимны, күрдем. Ул үзенең кияве өчен әзерләнгән, бизәлгән кәләш кебек иде. 3 Шуннан соң мин тәхеттән килгән көчле тавыш ишеттем. Ул болай диде: «Менә! Аллаһының чатыры кешеләр белән бергә, һәм ул алар белән бергә яшәячәк. Алар аның халкы булачак, һәм Аллаһы үзе алар белән булачак. 4 Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте».

5 Шунда тәхеттә Утыручы: «Менә, мин һәммә нәрсәне яңартам»,— диде һәм: «Яз, чөнки бу сүзләр ышанычлы һәм хак»,— дип өстәде. 6 Шуннан соң ул миңа болай диде: «Алар тормышка ашты! Мин — А́льфа һәм Оме́га, баш һәм ахыр. Мин һәр сусаучыга тормыш суы чишмәсеннән эчәргә бушлай бирәчәкмен. 7 Һәрбер җиңүче боларны мирас итеп алачак, һәм мин аның Аллаһысы булачакмын, ә ул минем улым булачак. 8 Әмма куркак, иман итмәүче, бозык һәм җирәнгеч кешеләрнең, үтерүче, зиначы, сихерче*, потка табынучы, барлык ялганчыларның өлеше ут һәм күкерт белән янып торган күлдә. Бу — икенче үлем».

9 Шуннан соң соңгы җиде бәла-каза белән тулы җиде касә тоткан җиде фәрештәнең берсе килде дә: «Кил, мин сиңа кәләшне, Бәрәннең хатынын күрсәтәм»,— диде. 10 Ул мине рух ярдәмендә зур һәм биек тауга күчереп, миңа күктән, Аллаһыдан төшүче изге шәһәр Иерусалимны күрсәтте. 11 Ул шәһәр Аллаһы даныннан балкып тора иде. Аның балкышы иң кыйммәтле асылташ балкышына һәм саф бәллүрдәй балкып торган яшма ташы балкышына охшаш иде. 12 Шәһәрнең зур һәм биек стенасының унике капкасы, ә капкалар янында унике фәрештә бар иде. Шул капкалар өстендә Исраил улларының унике кабиләсенең исемнәре язылган иде. 13 Көнчыгыш якта өч капка, төньякта өч капка, көньякта өч капка һәм көнбатышта өч капка иде. 14 Шәһәр стенасының шулай ук унике нигез ташы бар. Шул ташларга Бәрәннең унике рәсүленең исемнәре язылган иде.

15 Минем белән сөйләшүченең шәһәрне, аның капкаларын һәм стенасын үлчәр өчен алтын үлчәү таягы бар иде. 16 Шәһәр тигезьяклы дүртпочмак булып урнашкан: аның озынлыгы киңлегенә тигез. Ул шәһәрне таяк белән үлчәде, һәм якынча 2 220 километр булып чыкты. Аның озынлыгы, киңлеге һәм биеклеге бертигез иде. 17 Ул шулай ук аның стенасын үлчәп чыкты: стена кеше үлчәме буенча 144 терсәк* иде. Бу фәрештә кулланган үлчәм. 18 Шәһәр стенасы яшмадан төзелгән, ә шәһәр үзе үтә күренмәле пыяла сыман саф алтыннан иде. 19 Стена нигезе төрле асылташлар белән бизәлгән: беренче таш — я́шма, икенчесе — сапфи́р, өченчесе — халцедо́н, дүртенчесе — зөбәрҗәт, 20 бишенчесе — сардони́кс, алтынчысы — сердоли́к, җиденчесе — хризоли́т, сигезенчесе — бери́лл, тугызынчысы — топа́з, унынчысы — хризопра́з, унберенчесе — гиаци́нт, уникенчесе — амети́ст. 21 Унике капка — унике энҗе, һәр капка — бер энҗе. Ә шәһәрнең зур урамы үтә күренмәле пыяла сыман саф алтыннан иде.

22 Мин шәһәрдә гыйбадәтханә күрмәдем, чөнки бу шәһәрнең гыйбадәтханәсе — Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә Аллаһы үзе һәм Бәрән. 23 Шәһәргә кояшның да, айның да яктысы кирәк түгел, чөнки Аллаһының даны аны яктыртып тора, ә шәһәрнең яктырткычы — Бәрән. 24 Халыклар бу шәһәрнең яктылыгында йөриячәкләр, җир патшалары аңа үз даннарын китерәчәкләр. 25 Көндез аның капкалары һичкайчан ябылмаячак, ә төн анда булмаячак. 26 Бу шәһәргә халыкларның данын һәм хөрмәтен китерәчәкләр. 27 Шәһәргә нәҗесләнгән һичбер нәрсә, җирәнгеч эшләр кылучы һәм ялганчы кермәячәк. Исемнәре Бәрәннең тормыш төргәгенә язылганнар гына анда керәчәк.

22 Шунда ул миңа Аллаһының һәм Бәрәннең тәхетеннән агып чыккан, бәллүрдәй чиста тормыш суы елгасын күрсәтте. 2 Ул елга зур урамның уртасыннан ага. Елга ярларының икесендә дә елына унике тапкыр, һәр айны, җимеш бирүче тормыш агачлары бар. Агачларның яфраклары халыкларны савыктыру өчен иде.

3 Шәһәрдә ләгънәт ителгән бер нәрсә дә инде булмаячак. Анда Аллаһының һәм Бәрәннең тәхете торачак, һәм Аллаһының хезмәтчеләре аңа изге хезмәт башкарачаклар. 4 Алар аның йөзен күрәчәкләр, һәм аның исеме аларның маңгайларына язып куелган булачак. 5 Төн инде булмаячак. Йәһвә Аллаһы аларга яктылык биреп торганга, аларга яктырткыч та, кояш яктылыгы да инде кирәк булмаячак. Алар мәңге патша булып идарә итәчәкләр.

6 Фәрештә миңа болай дип әйтте: «Бу сүзләр ышанычлы һәм хак. Әйе, пәйгамбәрләргә сүзләр иңдерүче Аллаһы — Йәһвә — үз хезмәтчеләренә тиздән булачак нәрсәләрне күрсәтер өчен, үз фәрештәсен җибәрде. 7 Менә! Мин тиздән киләчәкмен. Бу язма төргәкнең пәйгамбәрлек сүзләрен үтәүче һәркем бәхетле».

8 Мин, Яхъя, боларны ишеттем һәм күрдем. Ишеткәч һәм күргәч, мин сәҗдә кылырга дип, боларны күрсәткән фәрештәнең аякларына егылдым, 9 ләкин ул миңа: «Алай эшләмә! Мин нибары синең, пәйгамбәр кардәшләреңнең һәм бу төргәккә язылган сүзләрне үтәүчеләрнең хезмәттәше генә. Аллаһыга сәҗдә кыл»,— диде.

10 Шуннан соң ул болай дип әйтте: «Бу төргәкнең пәйгамбәрлек сүзләрен яшермә, чөнки билгеләнгән вакыт якын. 11 Гаделсезлек кылучы гаделсезлек кылуын, бозыклык эшләүче бозыклык кылуын дәвам итсен, ә гадел эш итүче гаделлек кылуын, изгелек кылучы изгелек кылуын дәвам итсен.

12 „Менә! Мин тиздән киләм һәм һәркемгә эшләренә карап әҗерен бирәчәкмен. Аның әҗере минем үзем белән. 13 Мин — А́льфа һәм Оме́га, беренче һәм соңгы, баш һәм ахыр. 14 Тормыш агачларының җимешләрен ашарга һәм капка аша шәһәргә керергә хаклары булсын өчен үзләренең озын киемнәрен юып куйганнар бәхетле. 15 Ә этләр*, сихерчеләр*, зиначылар, үтерүчеләр, потка табынучылар, ялганны яратучы һәм ялганлап йөрүче һәркем шәһәрнең тышында“.

16 „Мин, Гайсә, болар турында сезгә шаһитлек бирергә дип җыелышлар хакына үз фәрештәмне җибәрдем. Мин Давыт тамыры һәм токымы, якты таң йолдызы“».

17 Рух та, кәләш тә: «Кил!» — диләр. Моны ишетүчеләр дә: «Кил!» — дисеннәр. Сусаучылар килсеннәр, теләүчеләр тормыш суын бушлай алсыннар.

18 «Бу пәйгамбәрлек төргәгенең сүзләрен ишетүче һәркемне кисәтәм: әгәр берәрсе боларга берәр нәрсә өстәсә, Аллаһы аңа бу төргәктә язылган бәла-казаларны өстәячәк; 19 әгәр берәрсе бу пәйгамбәрлек төргәгенең сүзләреннән берәр нәрсәне алып куйса, Аллаһы бу төргәктә әйтелгәннәрдән аны мәхрүм итәчәк: аңа тормыш агачларыннан ашарга һәм изге шәһәргә керергә рөхсәт итмәячәк.

20 Моның барысын раслаучы: „Әйе, мин тиздән киләм“,— дип әйтә».

«Амин! Кил, Хуҗабыз Гайсә».

21 Изгеләргә Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең юмарт игелеге күрсәтелсен.

[Искәрмәләр]

Гадәттә озынча тукыма кисәгеннән гыйбарәт билбау.

Сүзгә-сүз «Гадес». 8нче кушымтаны к.

Яки «сектасының».

Сүзгә-сүз «бөерләрне».

Ягъни дистәләгән меңнәр тапкыр дистәләгән меңнәр.

«Бер үлчәм бодай» (грекча хи́никс, бер литрдан күбрәк) гаскәриләрнең бер көнлек ризыклары булган. «Динар» бер көнлек хезмәт хакы булган.

Сүзгә-сүз «Гадес». 8нче кушымтаны к.

Мт 11:21 дәге искәрмәне к.

Бу сүз спиритизм ягъни җеннәр белән бәйләнештә булуны аңлата.

Мт 11:21 дәге искәрмәне к.

Ач 1:13 тәге искәрмәне к.

Ягъни «рухның».

Ягъни «Армагеддон». Еврей телендә «Мегиддо тавы» дигәнне аңлата.

Сүзгә-сүз «бер талантлык». 11нче кушымтаны к.

Ягъни «күчеп йөрүче сәүдәгәрләр».

Тәмләткеч (корица).

Бу сүз спиритизм ягъни җеннәр белән бәйләнештә булуны аңлата.

Еврейчә «Һаллелуйә́һ». 2нче кушымтаны к.

Сүзгә-сүз «балта белән үтерелгән булганнар».

Сүзгә-сүз «Гадес». 8нче кушымтаны к.

Бу сүз спиритизм белән шөгыльләнүче яки җеннәр белән бәйләнештә булган кешене аңлата.

Якынча 64 метр.

Ягъни «азгын кешеләр».

Бу сүз спиритизм белән шөгыльләнүче яки җеннәр белән бәйләнештә булган кешеләрне аңлата.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу