Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • nwt Яратылыш 1:1-50:26
  • Яратылыш

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Яратылыш
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Яратылыш

ЯРАТЫЛЫШ

1 Башлангычта Аллаһы күкләрне һәм җирне барлыкка китерде.+

2 Җир әле оешып бетмәгән һәм буш иде, тирән сулар* өстендә караңгы иде.+ Аллаһының рухы*+ сулар өстеннән гизеп йөри иде.+

3 Аллаһы: «Яктылык булсын»,— диде. Һәм яктылык булды.+ 4 Аллаһы яктылыкның яхшы булуын күрде һәм яктылыкны караңгылыктан аера башлады. 5 Аллаһы яктылыкны «көн» дип, ә караңгылыкны «төн» дип атады.+ Кич булды, иртә булды — беренче көн үтте.

6 Аннары Аллаһы болай диде: «Сулар арасында һава+ булсын, һәм сулар икегә аерылсын».+ 7 Аллаһы һаваны барлыкка китерде һәм һава астындагы суларны һава өстендәге сулардан аерды.+ Һәм шулай булды да. 8 Аллаһы һаваны «күк» дип атады. Кич булды, иртә булды — икенче көн үтте.

9 Аннан соң Аллаһы болай диде: «Күкләр астындагы сулар бер урынга җыелсын да, коры урын пәйда булсын».+ Һәм шулай булды да. 10 Аллаһы коры урынны «җир» дип атады,+ ә җыелган суларны «диңгезләр» дип атады.+ Аллаһы моның яхшы булуын күрде.+ 11 Аннары Аллаһы болай диде: «Җирдә үләннәр, төрләренә карап орлык бирә торган үсемлекләр һәм орлыклы җимеш агачлары үсеп чыксын». Һәм шулай булды да. 12 Җирдә төрләренә карап үләннәр, орлык бирә торган үсемлекләр+ һәм орлыклы җимеш агачлары үсә башлады. Аллаһы моның яхшы булуын күрде. 13 Кич булды, иртә булды — өченче көн үтте.

14 Шуннан соң Аллаһы болай диде: «Көнне төннән аерып тору өчен+ күк йөзендә яктырткычлар+ булсын. Алар ел фасыллары, көннәр һәм еллар күрсәтүче билгеләр булып торсын.+ 15 Бу яктырткычлар күк йөзендә җирне яктырту өчен булачак». Һәм шулай булды да. 16 Аллаһы ике бөек яктырткычны: көндез өстенлек итсен өчен зур яктырткычны,+ ә төнлә өстенлек итсен өчен кечкенә яктырткычны һәм шулай ук йолдызларны булдырды.+ 17 Аллаһы аларны күк йөзенә җирне яктыртсыннар өчен, 18 көндез һәм төнлә өстенлек итсеннәр өчен, яктылыкны караңгылыктан аерсыннар өчен урнаштырды.+ Аллаһы моның яхшы булуын күрде. 19 Кич булды, иртә булды — дүртенче көн үтте.

20 Аннан соң Аллаһы: «Сулар тере җаннар белән тулсын һәм күкләрдә, җир өстендәге күк йөзендә канатлы тереклек ияләре очсын»+,— диде. 21 Аллаһы төрләренә карап суда кайнашкан зур диңгез җанварларын, суда йөзүче бар тере җаннарны һәм төренә карап һәрбер канатлы тереклек иясен яратты. Аллаһы моның яхшы булуын күрде. 22 Шунда Аллаһы аларны фатихалап, болай диде: «Үрчегез, ишәегез, диңгез суларын тутырыгыз,+ җирдә канатлы тереклек ияләре күбәйсен». 23 Кич булды, иртә булды — бишенче көн үтте.

24 Аннары Аллаһы болай диде: «Җир, төрләренә карап, тере җаннарны, йорт хайваннарын, җанварларны һәм хәрәкәт итүче башка хайваннарны* булдырсын».+ Һәм шулай булды да. 25 Аллаһы төрләренә карап җирдә яшәүче җанварларны, йорт хайваннарын һәм хәрәкәт итүче башка хайваннарны барлыкка китерде. Аллаһы моның яхшы булуын күрде.

26 Аннан соң Аллаһы болай диде: «Әйдә,+ үз сурәтебездә,+ үзебезгә охшаш итеп+ кеше барлыкка китерик. Диңгездәге балыклар, күктә очучы тереклек ияләре, йорт хайваннары, җирдә хәрәкәт итүче башка хайваннар һәм бөтен җир аңа буйсынсын».+ 27 Аллаһы кешене үзенә охшаш итеп, Аллаһыга охшаш итеп барлыкка китерде. Аларны ир һәм хатын итеп яратты.+ 28 Аннан соң Аллаһы аларны фатихалап, болай диде: «Үрчегез, ишәегез, җир йөзен тутырыгыз+ һәм аңа хуҗа булыгыз.+ Диңгездәге балыклар, күктә очучы тереклек ияләре һәм җирдә хәрәкәт итүче барлык тереклек сезгә буйсынсын».+

29 Шуннан соң Аллаһы болай диде: «Җир йөзендәге орлык бирүче һәм орлыклы җимеш бирүче һәр үсемлекне сезгә бирәм. Алар сезгә ризык булсын.+ 30 Мин яшел үсемлекләрне җирдә яшәүче һәрбер җанварга, күктә очучы һәрбер тереклеккә һәм җирдә хәрәкәт итүче бар тереклек иясенә* ашар өчен бирәм».+ Һәм шулай булды да.

31 Аннары Аллаһы үзе барлыкка китергән нәрсәләрне күздән кичерде дә барысының бик яхшы булуын күрде.+ Кич булды, иртә булды — алтынчы көн үтте.

2 Күкләрнең, җирнең һәм андагы бар нәрсәнең* барлыкка китерелүе әнә шулай тәмамланды.+ 2 Җиденче көнгә Аллаһы башкарган эшен тәмамлады һәм җиденче көнне үзенең бар эшләреннән ял итә башлады.+ 3 Аллаһы җиденче көнне фатихалады һәм аны изге дип игълан итте, чөнки ул көнне Аллаһы үз нияте буенча кылган бар эшләреннән ял итә башлады.

4 Йәһвә́* Аллаһы җир һәм күкне яраткан көнне* күкләр белән җирнең барлыкка китерелүе турындагы хәбәр менә шундый.+

5 Җирдә әле бернинди дә кыр куагы, бернинди дә кыр үсемлеге үсми иде, чөнки Йәһвә Аллаһы җиргә яңгыр яудырмаган иде. Өстәвенә, җирне эшкәртер өчен кеше дә юк иде. 6 Әмма җир өстеннән томан күтәрелеп бөтен туфрак өстен дымландырып торды.

7 Шуннан соң Йәһвә Аллаһы җир туфрагыннан+ кешене яратты һәм аның борын тишекләренә яшәү сулышы өрде,+ һәм кеше тере җан* булып китте.+ 8 Аннары Йәһвә Аллаһы көнчыгышта, Гадәндә,*+ бер бакча үстерде һәм анда үзе барлыкка китергән кешене+ урнаштырды. 9 Йәһвә Аллаһы җирдә карап торышка матур һәм тәмле җимеш бирә торган төрле-төрле агачлар, шулай ук бакча уртасында тормыш агачын+ һәм яхшылык белән яманлыкны таныту агачын+ үстерде.

10 Гадәннән бакчаны сугарыр өчен бер елга агып чыгып, дүрт елгага бүленә иде. 11 Беренчесенең исеме Пишо́н, ул алтыны булган бөтен Хави́л җирен уратып ага. 12 Андагы алтын яхшы сыйфатлы. Анда хуш исле сагыз һәм оникс ташы да бар. 13 Икенче елганың исеме Гихо́н, ул бөтен Куш җирен уратып ага. 14 Өченче елганың исеме Тигр,*+ ул Ассириядән+ көнчыгышка таба ага. Дүртенче елга исә — Евфрат.+

15 Йәһвә Аллаһы кешене, Гадә́н бакчасын эшкәртсен һәм карасын өчен, шунда урнаштырды.+ 16 Йәһвә Аллаһы кешегә шулай ук мондый әмер бирде: «Син бакчадагы һәрбер агачтан туйганчы ашый аласың.+ 17 Әмма яхшылык белән яманлыкны таныту агачыннан ашама, чөнки аннан ашаган көнне, һичшиксез, үләчәксең».+

18 Аннары Йәһвә Аллаһы болай диде: «Кешенең ялгыз булуы яхшы түгел. Аңа үзен тулыландыручы ярдәмче булдырыйм».+ 19 Йәһвә Аллаһы, туфрактан һәртөрле кыргый хайванны һәм күкләрдә очучы һәртөрле тереклекне булдыргач, кеше нинди исем бирер дип, аларны аның янына китерде, һәм һәр тере җан кеше кушкан исем белән атала башлады.+ 20 Кеше бөтен йорт хайваннарына, күкләрдә очучы тереклеккә һәм һәртөрле кыргый хайванга исем бирде, шулай да кешегә үзен тулыландыручы ярдәмче юк иде. 21 Шунда Йәһвә Аллаһы кешене тирән йокыга талдырды да, аның бер кабыргасын алып, ул урынны каплап куйды. 22 Йәһвә Аллаһы кешенең шул кабыргасыннан аңа хатын булдырды һәм аны кеше янына китерде.+

23 Шунда кеше болай диде:

«Ниһаять, сөякләремнән алынган сөяк

Һәм тәнемнән алынган тән.

Ул „хатын“ дип аталыр,

Чөнки ирдән* алынган».+

24 Шуңа күрә кеше ата-анасын калдырыр да хатынына ябышыр,* һәм икесе бер тән булыр.+ 25 Икесе дә — ир дә, хатыны да шәрә иделәр,+ әмма оялмадылар.

3 Йәһвә Аллаһы барлыкка китергән бөтен кыргый хайваннар арасында иң сагы* елан+ иде. Ул хатыннан: «Аллаһы чыннан да бакчадагы һичбер агачтан ашамагыз дидеме?»+ — дип сорады. 2 Хатын еланга мондый җавап кайтарды: «Без бакчадагы агачларның җимешләрен ашый алабыз.+ 3 Ләкин Аллаһы бакча уртасындагы агачның җимешләре турында:+ „Аннан ашамагыз, аңа кагылмагыз. Юкса үләчәксез“,— диде». 4 Елан исә хатынга болай дип әйтте: «Юк, үлмисез.+ 5 Аллаһы белә: бу агачтан ашаган көнне күзләрегез ачылачак һәм сез яхшылык белән яманлыкны белеп, Аллаһы кебек булачаксыз».+

6 Шунда хатын, агач җимешләренең күңелгә хуш килүен, карап торышка матур һәм күзне кызыктырып торганын күреп, агачтан җимеш өзеп алды да аны ашый башлады.+ Аннан соң, ире аның белән булганда, аңа да бирде, һәм ул да ашады.+ 7 Шунда икесенең дә күзләре ачылды, һәм алар үзләренең шәрә булуын аңлады. Шуңа күрә алар инҗир яфракларыннан каплагыч тегеп, аны билләренә бәйләп куйдылар.+

8 Ә соңыннан кеше һәм аның хатыны, көннең җиләс вакытында бакчада йөргән Йәһвә Аллаһының тавышын ишеткәч, Йәһвә Аллаһыдан бакчадагы агачлар арасына качты. 9 Йәһвә Аллаһы кешегә кат-кат дәшеп: «Син кайда?» — дип сорады. 10 Ахыр чиктә, кеше болай диде: «Бакчада тавышыңны ишеттем, әмма шәрә булганга курыктым, шуңа качтым да». 11 Шунда Аллаһы: «Шәрә икәнеңне кем әйтте сиңа?+ Мин ашамаска кушкан агач җимешен ашадыңмы әллә?»+ — дип сорады. 12 Кеше болай дип җавап бирде: «Син миңа биргән хатын, ул миңа теге агачның җимешен бирде, һәм мин ашадым». 13 Йәһвә Аллаһы исә хатынга: «Син нәрсә эшләдең?» — диде. Моңа хатын: «Мине елан алдады, һәм мин ашадым»+,— дип җавап бирде.

14 Шунда Йәһвә Аллаһы еланга+ болай диде: «Шулай эшләгәнең өчен син барлык йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар арасында ләгънәтле булачаксың. Гомерең буе корсагың белән шуышып һәм туфрак ашап йөриячәксең. 15 Синең+ белән хатын+ арасына, синең токымың*+ белән аның токымы*+ арасына дошманлык+ салачакмын. Ул синең башыңны ярыр,*+ син исә аның үкчәсен чагарсың».*+

16 Ә хатынга Аллаһы болай диде: «Йөкле чагыңда кичергән газапларың көчәйгәннән-көчәер, син җәфа чигеп бала табарсың, күңелең иреңә тартылыр, һәм ул синең өстеңнән хакимлек итәр».

17 Адәмгә* исә ул болай диде: «Мин сиңа шул агач турында: „Аннан ашама“,— дигән әмер бирдем,+ әмма син хатыныңның сүзен тыңлап, ул агачның җимешен ашадың, шуңа күрә синең аркада җиргә ләгънәт төшә.+ Гомерең буе җирдә җәфа чигеп ризык үстерерсең.+ 18 Җирдә чәнечкеле үсемлекләр һәм шайтан таягы үсәр, һәм син кыр үсемлекләре белән туенырсың. 19 Үзең алынган туфракка кире кайтканчы,+ син икмәгеңне маңгай тире түгеп табарсың. Син туфрак һәм кире туфракка кайтырсың».+

20 Шуннан соң Адәм үз хатынына Хаува* дигән исем бирде, чөнки ул һәрбер тере затның анасы булырга тиеш иде.+ 21 Йәһвә Аллаһы, Адәм белән аның хатыны кисеннәр дип, тиредән озын киемнәр ясады.+ 22 Аннары Йәһвә Аллаһы болай диде: «Менә, кеше безнең кебек булып, яхшылык белән яманлыкны белә башлады.+ Инде ул тормыш агачына+ да кулын сузып, җимешен алып ашамасын һәм мәңге яшәмәсен өчен...» 23 Шулай дип, Йәһвә Аллаһы кешене, үзе яратылган туфракны эшкәртсен өчен,+ Гадә́н+ бакчасыннан куып чыгарды. 24 Шулай итеп Аллаһы кешене куды, ә тормыш агачына алып барган юлны саклар өчен, Гадән бакчасының көнчыгыш ягына керубимнәр*+ куйды һәм әйләнмәле, утлы йөзле кылыч урнаштырды.

4 Адәм үз хатыны Хаува белән якынлык кылды, һәм хатыны балага узды.+ Хаува Кабилне+ тудыргач: «Мин Йәһвә ярдәме белән ир бала таптым»,— диде. 2 Соңрак ул Кабилнең энесе Һабилне+ тудырды.

Һабил көтүче булып китте, ә Кабил җир эшкәртә башлады. 3 Вакыт узгач, Кабил үзенең үстергән җимешләрен Йәһвәгә корбан итеп китерде. 4 Һабил исә көтүеннән беренче булып туган+ бәрәннәрне һәм аларның маен китерде. Йәһвә Һабилне хуплады һәм аның корбанын кабул итте,+ 5 ә Кабилне хупламады һәм аның корбанын кабул итмәде. Моңа Кабилнең ачуы чыкты, һәм аның йөзе караңгыланды. 6 Шунда Йәһвә Кабилгә болай диде: «Ник синең ачуың чыкты һәм нигә йөзең караңгыланды? 7 Игелек кылсаң, әллә мин сине хупламаммы?* Ә инде игелек кылмыйсың икән, ишек төбендә гөнаһ сагалап тора. Аның синнән өстенлек итәсе килә, әмма син аңа хуҗа булырсыңмы?»

8 Шуннан соң Кабил энесе Һабилгә: «Әйдә, кырга чыгыйк»,— диде. Кырда Кабил энесе Һабилгә ташланып, аны үтерде.+ 9 Соңыннан Йәһвә Кабилдән: «Энең Һабил кайда?» — дип сорады. Тегесе: «Белмим, әллә мин энемнең сакчысымы?» — дип җавап кайтарды. 10 Моңа Аллаһы болай диде: «Син нәрсә эшләдең? Ишетәсеңме, кардәшеңнең каны миңа җирдән ялвара.+ 11 Ләгънәт сиңа, синең кулыңнан үлгән энеңнең канын эчәр өчен авызын ачкан җирдән син куып чыгарыласың.+ 12 Җирне эшкәртсәң дә, ул сиңа ризык бирмәс. Син җир йөзендә каңгырып йөрерсең һәм качак булып яшәрсең». 13 Кабил Йәһвәгә җавап итеп болай диде: «Җинаятем өчен җәза күтәрә алмаслык авыр. 14 Бүген син мине бу җирдән куып җибәрәсең, һәм мин синең күз алдыңда булмам. Мин җир йөзендә каңгырып йөрермен һәм качак булып яшәрмен, һәм очраган теләсә кем мине, һичшиксез, үтерәчәк бит». 15 Шунда Йәһвә аңа: «Ул чакта Кабилне үтергән һәркемнән җиделәтә үч алыначак»,— диде.

Шулай итеп Йәһвә, Кабилне беркем үтермәсен дип, аның өчен билге ясады.* 16 Шунда Кабил Йәһвә хозурыннан китеп барды һәм Сөрген* җирендә — Гадәннең+ көнчыгыш ягында яши башлады.

17 Шуннан соң Кабил үз хатыны белән якынлык кылды,+ һәм хатыны йөккә узып, Ханукны тудырды. Аннары Кабил бер шәһәр төзи башлады һәм аны улы хөрмәтенә Хану́к дип атады. 18 Соңрак Ханукның улы Ира́д туды. Ирад Мәһүәилнең атасы булды, Мәһүәи́л Мәтушаилнең, ә Мәтушаи́л Ләмәкнең атасы булды.

19 Ләмә́к үзенә ике хатын алды. Беренче хатынының исеме Адә́, икенчесенең Зилә́ иде. 20 Адә Йавалны тудырды. Аңардан көтү көтүчеләр һәм чатырларда яшәүчеләр барлыкка килде. 21 Аның энесенең исеме Йува́л иде. Аңардан арфа һәм сыбызгы* уйнаучылар барлыкка килде. 22 Зилә исә Түбәл-кабилне тудырды. Ул бакыр белән тимердән чүкеп төрле кораллар ясаучы булды. Түбәл-кабилнең бертуган кыз кардәше Нагама́ иде. 23 Ләмәк үз хатыннары Адә белән Зиләгә багышлап, мондый сүзләр язды:

«Ләмәк хатыннары, мине тыңлагыз;

Сүзләремә колак салыгыз:

Мине яралаганы өчен, мин кеше үтердем,

Әйе, егетне — миңа сукканы өчен.

24 Кабил өчен җиделәтә үч алынса,+

Ләмәк өчен җитмеш җиде тапкыр үч алыныр».

25 Адәм янә хатыны белән якынлык кылды, һәм хатыны угыл тудырды. Ул аңа Шет*+ дигән исем кушты, чөнки болай диде: «Кабил үтергән Һабил урынына Аллаһы миңа башка токым* бирде».+ 26 Шетнең дә улы туды, ул аңа Ину́ш+ дигән исем бирде. Ул вакытларда кешеләр Йәһвә исемен урынсыз куллана башладылар.

5 Менә Адәм тормышы турындагы хәбәр: Адәмне барлыкка китергән көнне Аллаһы аны үзенә охшаш итеп яратты.+ 2 Ул аларны ир һәм хатын итеп барлыкка китерде.+ Барлыкка китергән көнне+ ул аларны фатихалады һәм «кеше»* дип атады.

3 Адәмгә 130 яшь булганда, аның үзенә охшаш улы туды. Ул аны Шет+ дип атады. 4 Улы Шет туганнан соң, Адәм тагын 800 ел яшәде. Аның бүтән уллары һәм кызлары да туды. 5 Адәм барлыгы 930 ел яшәде һәм вафат булды.+

6 Шеткә 105 яшь булганда, аның Ину́ш+ исемле улы туды. 7 Улы Инуш туганнан соң, Шет тагын 807 ел яшәде. Аның бүтән уллары һәм кызлары да туды. 8 Шет барлыгы 912 ел яшәде һәм вафат булды.

9 Инушка 90 яшь булганда, аның Кына́н исемле улы туды. 10 Улы Кынан туганнан соң, Инуш тагын 815 ел яшәде. Аның бүтән уллары һәм кызлары да туды. 11 Инуш барлыгы 905 ел яшәде һәм вафат булды.

12 Кынанга 70 яшь булганда, аның Маһаләли́л+ исемле улы туды. 13 Улы Маһаләлил туганнан соң, Кынан тагын 840 ел яшәде. Аның бүтән уллары һәм кызлары да туды. 14 Кынан барлыгы 910 ел яшәде һәм вафат булды.

15 Маһаләлилгә 65 яшь булганда, аның Яри́д+ исемле улы туды. 16 Улы Ярид туганнан соң, Маһаләлил тагын 830 ел яшәде. Аның бүтән уллары һәм кызлары да туды. 17 Маһаләлил барлыгы 895 ел яшәде һәм вафат булды.

18 Яридкә 162 яшь булганда, аның Идрис+ исемле улы туды. 19 Улы Идрис туганнан соң, Ярид тагын 800 ел яшәде. Аның бүтән уллары һәм кызлары да туды. 20 Ярид барлыгы 962 ел яшәде һәм вафат булды.

21 Идрискә 65 яшь булганда, аның Мәтушәли́х+ исемле улы туды. 22 Улы Мәтушәлих туганнан соң, Идрис тагын 300 ел Аллаһы юлында* йөрде. Аның бүтән уллары һәм кызлары да туды. 23 Идрис барлыгы 365 ел яшәде. 24 Идрис Аллаһы юлыннан тайпылмый йөрде.+ Шуннан соң, Аллаһы аны алгач, аны бүтән беркем күрмәде.+

25 Мәтушәлихкә 187 яшь булганда, аның Ләмә́к+ исемле улы туды. 26 Улы Ләмәк туганнан соң, Мәтушәлих тагын 782 ел яшәде. Аның бүтән уллары һәм кызлары да туды. 27 Мәтушәлих барлыгы 969 ел яшәде һәм вафат булды.

28 Ләмәккә 182 яшь булганда, аның улы туды. 29 Ул: «Бу бала Йәһвә ләгънәт иткән җирне эшкәрткәндә башкарган эшебездә һәм интектергеч авыр хезмәтебездә юаныч булыр»+,— диеп, аны Нух*+ дип атады. 30 Улы Нух туганнан соң, Ләмәк тагын 595 ел яшәде. Аның бүтән уллары һәм кызлары да туды. 31 Ләмәк барлыгы 777 ел яшәде һәм вафат булды.

32 Нухка 500 яшь тулгач, аның Шем,+ Хам,+ Йафе́т+ исемле уллары туды.

6 Җир йөзендә кешеләр саны арта барды, һәм аларның кызлары туа иде. 2 Ул вакытта фәрештәләр*+ җирдәге кызларның чибәр булуларын күреп, алар арасыннан үзләренә хатыннар сайлап ала башлады. 3 Шунда Йәһвә болай диде: «Мин* адәм балаларын мәңге түзеп тормам,+ чөнки алар бары тик үлемле кешеләр генә.* Шуңа күрә аларга 120 ел калды».+

4 Ул көннәрдә һәм аннан соң да фәрештәләр җирдәге кызлар белән якынлык кылып яшәвен дәвам иттеләр һәм алардан әзмәверләр* туа иде. Бу әзмәверләр борынгы заманнарда көчле һәм танылган кешеләр иде.

5 Йәһвә кешеләрнең җирдә явызлыкка батканын һәм күңелләрендәге барлык уй-фикерләре һәрвакыт начарлыкка гына юнәлгәнен күрде.+ 6 Йәһвә кешеләрне барлыкка китергәненә үкенде,* һәм аның күңеле кырылды.*+ 7 Шуңа күрә Йәһвә болай диде: «Мин үзем барлыкка китергән кешеләрне, йорт хайваннарын, күкләрдә очучы тереклекне һәм хәрәкәт итүче башка хайваннарны җир йөзеннән юк итәм, чөнки мин кешене барлыкка китергәнемә үкенәм». 8 Нух исә Йәһвәнең хуплавына иреште.*

9 Нух тормышы турындагы хәбәр шундый:

Нух тәкъва+ һәм үз замандашлары арасында саф* кеше иде. Ул Аллаһы юлында* йөрде.+ 10 Вакыт узу белән Нухның Шем, Хам, Йафе́т исемле өч улы туды.+ 11 Әмма кешеләр Аллаһы алдында бозылды, һәм җир җәбер-золым белән тулды. 12 Аллаһы кешеләрнең бозык булуларын күрде.+ Җирдә яшәүче һәркем бозык юлдан йөри иде.+

13 Шунда Аллаһы Нухка болай диде: «Мин бөтен кешеләрне юк итәргә булдым, чөнки җир алар аркасында җәбер-золым белән тулды. Мин аларны да, җирне дә һәлак итәчәкмен.+ 14 Үзеңә чәерле агачтан* көймә* яса.+ Көймәдә бүлмәләр булсын, һәм аның эчен-тышын сумалала.+ 15 Көймәнең озынлыгы 300, киңлеге 50, ә биеклеге 30 терсәк* булсын. 16 Көймәдә якты булсын өчен, түбә астында бер терсәк биеклегендә тәрәзә* яса. Көймәнең бер ягында керү урыны булсын.+ Эчендә беренче, икенче һәм өченче катларын яса.

17 Мин исә җиргә туфан сулары+ китереп, күк астындагы яшәү сулышы* булган барлык тереклекне юк итәчәкмен. Җир йөзендә яшәүчеләрнең һәммәсе дә һәлак булачак.+ 18 Әмма синең белән мин килешү төзим. Угылларың, хатының һәм киленнәрең белән бергә көймәгә кер.+ 19 Тереклек+ исән калсын өчен, һәрбер төреннән икешәрне көймәгә керт. Алар ата һәм ана җенесле булсын.+ 20 Исән калсыннар өчен, күктә очучы тереклек, йорт хайваннары һәм хәрәкәт итүче башка хайваннарның һәрбер төреннән икешәр хайван синең белән көймәгә керсен.+ 21 Син исә, үзең өчен һәм хайваннар өчен төрле-төрле ризыклар җыеп, үзең белән ал».+

22 Нух барысын да нәкъ Аллаһы кушканча эшләде.+

7 Аннары Йәһвә Нухка болай диде: «Бөтен гаиләң белән көймәгә кер, чөнки мин сине бу буын кешеләре арасында тәкъва дип күрәм.+ 2 Үзең белән чиста хайваннарның һәр төреннән җидешәрне* ал,+ алар ата һәм ана җенестә булсын. Ә чиста булмаган һәр хайваннан икешәрне генә ал, алар да ата һәм ана җенестә булсын. 3 Шулай ук күкләрдә очучы тереклектән җидешәрне* ал, алар да ата һәм ана җенестә булсын. Шулай итеп бу хайваннар төрләре бөтен җир йөзендә сакланып калыр.+ 4 Җиде көннән соң мин җиргә 40 көн һәм 40 төн буе яңгыр+ яудырачакмын.+ Һәм үзем булдырган бар тереклекне җир йөзеннән юк итәчәкмен».+ 5 Нух Йәһвә кушканның барысын җиренә җиткереп үтәде.

6 Җиргә туфан сулары килгәндә, Нухка 600 яшь иде.+ 7 Туфан башланганчы, Нух үз уллары, хатыны һәм киленнәре белән бергә көймәгә керде.+ 8 Һәр чиста хайван, һәрбер чиста булмаган хайван, очучы тереклек һәм җир йөзендә хәрәкәт итүче һәрнәрсә,+ 9 нәкъ Аллаһы Нухка кушканча, икешәр-икешәр Нух янына көймәгә керде, алар ата һәм ана җенестә иде. 10 Җиде көннән соң җир өстенә туфан сулары килде.

11 Нух гомеренең 600 нче елында, 2 нче айда, 17 нче көнне күктәге бар су чыганаклары һәм күк капкалары ачылды.+ 12 Җир өстенә 40 көн һәм 40 төн буе яңгыр яуды. 13 Нәкъ шул көнне Нух үз уллары Шем, Хам, Йафе́т,+ үз хатыны һәм өч килене белән көймәгә керде.+ 14 Алар анда һәр төр җанвар, һәр төр йорт хайваны, һәр төр кош, һәр төр канатлы тереклек һәм җирдә хәрәкәт итүче башка һәр төр хайван белән бергә керде. 15 Яшәү сулышы* булган барлык тереклек икешәр-икешәр Нух янына көймә эченә үтте. 16 Шулай итеп, нәкъ Аллаһы кушканча, ата һәм ана җенестәге һәртөрле хайван кереп бетте. Шуннан соң Йәһвә аның артыннан ишекне япты.

17 Җирне су басу 40 көн дәвам итте, һәм көймә сулар белән бергә күтәрелеп, җир өстеннән йөзә башлады. 18 Сулар артканнан-артып, җир өстеннән күтәрелә барды, ә көймә су өстендә йөзеп йөрде. 19 Сулар шулкадәр күтәрелде ки, хәтта күк астындагы бөтен биек таулар да су астында калды.+ 20 Сулар таулар өстеннән 15 терсәккә* күтәрелде.

21 Җирдә хәрәкәт итүче барлык тереклек: күк йөзендә очучылар да, йорт хайваннары да, кыргый хайваннар да, җирдә мыж килгән җәнлекләр дә һәм бөтен кешеләр һәлак булды.+ 22 Коры җирдә яшәгәннәрнең — яшәү сулышы* булганнарның барысы үлде.+ 23 Шулай итеп Аллаһы җир йөзендә яшәгән барлык тереклекне: кешеләрне, җәнлекләрне, күктә очучы тереклекне һәм хәрәкәт итүче башка хайваннарны юк итте. Барысы да җир йөзеннән юкка чыкты.+ Нух һәм аның белән бергә көймәдә булганнар гына исән калды.+ 24 Сулар 150 көн дәвамында кимемәде.+

8 Аллаһы исә Нух һәм аның белән көймәдә+ булган бөтен кыргый хайваннар һәм йорт хайваннары турында кайгыртып,* җир өстенә җил җибәрде, һәм сулар кими башлады. 2 Күктәге су чыганаклары һәм күк капкалары ябылды, һәм яңгыр туктады.+ 3 Сулар кими барды һәм 150 нче көнгә шактый кимеде. 4 7 нче айның 17 нче көнендә көймә Арарат тауларында туктады. 5 Сулар 10 нчы айга кадәр кими барды. 10 нчы айның 1 нче көнендә тау очлары күренә башлады.+

6 40 көннән соң Нух көймәдә ясалган тәрәзәне+ ачып, 7 тышка бер козгынны очырды. Козгын җирдәге сулар кипкәнче бер очып китеп, бер кайтып йөрде.

8 Соңыннан, җир йөзендә сулар кимегәнме, юкмы икәнен белер өчен, Нух күгәрченне очырып җибәрде. 9 Әмма күгәрчен, кунар җир тапмыйча, көймәгә, Нух янына кире әйләнеп кайтты, чөнки сулар әле бөтен җир йөзен каплап тора иде.+ Шунда Нух кулын сузып, аны көймә эченә алды. 10 Ул тагын 7 көн көтте дә, күгәрченне кабат көймәдән очырды. 11 Кичен күгәрчен кире әйләнеп кайткач, Нух аның томшыгында яңа гына өзелгән зәйтүн яфрагын күрде! Шуннан ул җирдә суларның кимегәнен аңлады.+ 12 Тагын 7 көн көткәннән соң, ул күгәрченне янә очырды. Әмма күгәрчен инде әйләнеп кайтмады.

13 601 нче елның+ 1 нче аенда, айның 1 нче көнендә җирдәге сулар кипте. Нух көймәнең түбәсен ачып карады һәм җирнең коры икәнлеген күрде. 14 2 нче айның 27 нче көнендә җир тулысынча кипте.

15 Шунда Аллаһы Нухка болай диде: 16 «Хатының, улларың һәм киленнәрең белән бергә көймәдән чык.+ 17 Үзең белән һәр төрдәге бар тереклекне:+ күктә оча торган тереклекне, җәнлекләрне, җирдә хәрәкәт итүче башка хайваннарны алып чык — үрчесеннәр, ишәйсеннәр, җир йөзен тутырсыннар».+

18 Шунда Нух үз уллары,+ хатыны һәм киленнәре белән бергә көймәдән чыкты. 19 Җирдә яшәүче барлык тереклек: җанварлар да, күктә оча торган тере җаннар да, җирдә хәрәкәт итә торган башка хайваннар да төркем-төркем көймәдән чыкты.+ 20 Аннан соң Нух Йәһвәгә мәзбәх*+ төзеде һәм чиста хайваннар белән оча торган чиста тереклекнең+ кайберләрен алып, аның өстендә яндыру корбаннары китерде.+ 21 Һәм Йәһвә корбанның хуш* исен сизде. Шуңа күрә Йәһвә үз күңеленнән болай диде: «Кеше аркасында бүтән беркайчан да җирне каһәрләмәячәкмен,*+ чөнки кеше йөрәгендәге уй-ниятләр балачактан ук явызлыкка юнәлгән.+ Бүтән беркайчан да бөтен тереклекне һәлак итмәячәкмен.+ 22 Моннан ары җирдә чәчү вакыты һәм урак өсте, суык һәм эссе, җәй һәм кыш, көн һәм төн бер дә бетмәс».+

9 Шуннан соң Аллаһы, Нух белән аның улларын фатихалап, болай диде: «Үрчегез, ишәегез һәм җир йөзен тутырыгыз.+ 2 Җирдә яшәүче барлык җанварлар, күкләрдә очучы барлык тереклек, диңгездә яшәүче барлык балыклар һәм җир йөзендә хәрәкәт итүче башка хайваннар сездән куркып, калтырап торачак. Аларны сезнең кулыгызга тапшырам.+ 3 Хәрәкәт итүче барлык тереклекне сезгә, яшел үсемлекләрне биргән кебек, ризык итеп бирәм.+ 4 Тик итне аның җаны — каны+ белән ашамагыз.+ 5 Өстәвенә, коелган каныгыз* өчен мин хисап бирүне таләп итәчәкмен. Кешене хайван үтерсә, ул үләргә тиеш булыр. Үз кардәшен үтергән һәр адәм дә җавапка тартылыр.+ 6 Кеше канын койган адәмнең каны да кеше тарафыннан коелыр,+ чөнки мин кешене үземә охшаш итеп яраттым.+ 7 Сез исә үрчегез, ишәегез, артканнан-арта барыгыз һәм җир йөзен тутырыгыз».+

8 Шуннан соң Аллаһы Нух белән аның улларына болай диде: 9 «Мин сезнең белән һәм сезнең токымнарыгыз белән килешү төзим.+ 10 Сезнең белән бергә булган барлык тере җаннар: кошлар, җанварлар, сезнең белән булган барлык тереклек, көймәдән чыккан барлык хайваннар — җирдә яшәүче барлык тереклек белән килешү төзим.+ 11 Әйе, сезнең белән килешү төзим: бүтән беркайчан да барлык кешеләр һәм хайваннар туфан суларында юк ителмәячәк, туфан җирне инде бүтән һәлак итмәячәк».+

12 Аллаһы болай дип өстәде: «Сезнең белән һәм яныгыздагы бөтен тере җаннар белән төзегән, буыннан-буынга гамәлдә калачак килешүемнең билгесен бирәм: 13 болытта салават күпере булдырам. Ул минем белән җир арасында төзелгән килешүемнең билгесе булачак. 14 Мин җир өстенә болытлар җибәргәндә, анда салават күпере пәйда булачак. 15 Шунда мин сезнең белән һәм тере җанның һәр төре белән төзегән килешүемне искә төшерәчәкмен. Барлык тереклекне юк итәрлек туфан сулары инде булмаячак.+ 16 Болытта салават күпере күренгәч, мин җирдә яшәүче тере җанның һәр төре белән төзегән мәңгелек килешүемне искә төшерәчәкмен».

17 Аллаһы Нухка кабат: «Җир йөзендә яшәүче барлык кешеләр һәм хайваннар белән төзегән килешүемнең билгесе менә шундый»+,— дип әйтте.

18 Көймәдән Нух белән бергә уллары Шем, Хам, Йафе́т чыкты.+ Соңрак Хамның Кәнга́н+ исемле улы туды. 19 Җирдә яшәүче барча халык Нухның шушы өч улыннан барлыкка килде һәм җир буйлап таралды.+

20 Нух җир эшкәртә башлады һәм йөзем бакчасы утыртты. 21 Бер көнне ул, шәраб эчеп исергәч, үз чатырында шәрә килеш ята иде. 22 Кәнганның атасы Хам үз әтисенең шәрә булуын күрде һәм чатырдан чыгып, моны ике бертуганына сөйләп бирде. 23 Шунда Шем белән Йафет япанча алып җилкәләренә салдылар да, артлары белән чигенә-чигенә әтиләре янына кереп, аның шәрәлеген капладылар. Аркалары белән борылганга, алар әтиләренең шәрә булуын күрмәделәр.

24 Нух, шәрабтан айнып уянгач һәм кече улының үзе белән ни эшләгәнен белгәч, 25 болай диде:

«Кәнганны каһәр суксын.+

Ул үз туганнарының иң түбән колы булсын».+

26 Һәм болай дип өстәде:

«Шемнең Аллаһысы Йәһвә макталсын,

Кәнган Шемнең колы булсын.+

27 Аллаһы Йафетка киң җирләр бирсен,

Ул Шемнең чатырларында яшәсен.

Кәнган аның да колы булсын».

28 Туфаннан соң Нух тагын 350 ел гомер итте.+ 29 Нух барлыгы 950 ел яшәде һәм вафат булды.

10 Нух уллары Шем,+ Хам, Йафетның тормышы турындагы хәбәр шундый:

Туфаннан соң аларның уллары туды.+ 2 Йафетның уллары: Гомә́р,+ Маго́г,+ Мада́й, Йава́н, Түбә́л,+ Мәши́х+ һәм Тира́с.+

3 Гомәрнең уллары: Әшкина́з,+ Рифа́т һәм Түгәрмә́.+

4 Йаванның уллары: Элиша́,+ Тарши́ш,+ Китти́м+ һәм Додани́м.

5 Утрауларда телләре, кабиләләре һәм милләтләре буенча таралып яшәүчеләр әнә шулардан килеп чыккан.

6 Хамның уллары: Куш, Мисраи́м,+ Пут+ һәм Кәнга́н.+

7 Кушның уллары: Сиба́,+ Хави́л, Сабта́, Рама́х+ һәм Сабти́х.

Рамахның уллары: Шеба́ һәм Дида́н.

8 Кушның Нәмру́д исемле улы туды. Ул җир йөзендә яшәгән куәтле кешеләрнең беренчесе иде. 9 Ул Йәһвәгә каршы чыккан куәтле бер аучы иде. Шуңа күрә: «Йәһвәгә каршы чыккан куәтле аучы Нәмруд кебек»,— дип әйтәләр дә. 10 Аның патшалыгында беренче шәһәрләр* Шина́р+ җирендәге Бабы́л,+ Әре́х,+ Акка́д һәм Кәлне́ иде. 11 Аннан соң ул шул җирдән Ассириягә+ таба китте һәм Нинәвә,+ Рихабу́т-ир, Кәлә́х, 12 шулай ук Нинәвә белән Кәләх арасында Ресе́н шәһәрләрен төзеде, бу — бөек шәһәр.*

13 Мисраимның Луди́м,+ Анами́м, Ләһаби́м, Нафтухи́м,+ 14 Патруси́м,+ Каслухи́м (аңардан филистилеләр+ килеп чыккан) һәм Кафтури́м+ исемле уллары туды.

15 Кәнганның беренче булып Сидо́н,+ аннары Хит+ исемле угыллары туды; 16 аңардан шулай ук йәвүслеләр,+ аморлылар,+ гиргәшлеләр, 17 хивлеләр,+ арклылар, синлылар, 18 арвадлылар,+ зәмәрлеләр, һәм хаматлылар+ килеп чыккан. Аннан соң кәнганлылар кабиләләре төрле җирләргә таралды. 19 Кәнганлылар яшәгән җирнең чикләре Сидоннан алып Га́за+ янындагы Герарга+ кадәр, шулай ук Сәдүмгә, Гамурага,+ Адмага һәм Лаша́ янындагы Зибәимгә+ кадәр сузылган иде. 20 Үз җирләрендә кабиләләре, телләре һәм милләтләре буенча яшәгән Хамның уллары шул.

21 Шемнең дә балалары туды. Ул иң олы абыйлары Йафетның энесе* һәм бөтен Ибе́р+ улларының бабасы иде. 22 Шемнең уллары: Ила́м,+ Ашшу́р,+ Әрпәкшә́д,+ Луд һәм Ара́м.+

23 Арамның уллары: Ус, Хул, Гәти́р һәм Маш.

24 Әрпәкшәдтән Шела+ туды, ә Шеладан Ибер туды.

25 Ибернең ике улы туды. Берсенең исеме Пәле́к*+ иде, чөнки аның көннәрендә җир* бүленде. Икенчесенең исеме Йокта́н иде.+

26 Йоктаннан Әлмүдә́т, Шәли́ф, Хасармәве́т, Йара́х,+ 27 Хадора́м, Уза́л, Дыйкла́, 28 Оба́л, Абимаи́л, Шеба́, 29 Офи́р,+ Хави́л һәм Йоба́б туды. Болар барысы да Йоктанның уллары.

30 Аларның яшәгән җирләре Мешадан алып Сифарга — Көнчыгышның таулы җиренә кадәр сузылган иде.

31 Үз җирләрендә кабиләләре, телләре һәм милләтләре буенча яшәгән Шемнең уллары шул.+

32 Кабиләләре һәм милләтләре буенча яшәгән Нух улларының токымнары шул. Туфаннан соң, алар төрле халыклар булып, җир йөзе буйлап таралдылар.+

11 Ул вакытта кешеләр бөтен җир йөзендә бер үк сүзләр кулланып, бер телдә сөйләшә иделәр. 2 Көнчыгышка таба күчкәндә, алар Шина́р+ җирендәге тигезлеккә тап булып, шунда яши башладылар. 3 Аннан соң алар бер-берсенә: «Әйдәгез, кирпеч сугып, аны утта яндырыйк»,— диделәр. Шулай итеп, алар таш урынына — кирпеч, измә урынына асфальт куллана башладылар. 4 Аннары болай диделәр: «Әйдәгез, үзебезгә бер шәһәр төзеп, күкләргә кадәр манара торгызыйк һәм исемебезне шөһрәтле итик. Шулчак без җир йөзе буйлап таралмабыз».+

5 Шунда Йәһвә адәм балалары төзегән шәһәр белән манарага игътибар итте.* 6 Аннан соң Йәһвә болай диде: «Менә, болар бер телдә+ сөйләшүче бер халык кешеләре, һәм әнә нәрсә эшли башладылар. Уй-ниятләре нинди генә булмасын, алар барысына да ирешә алыр. 7 Әйдә,+ бер-берсен аңламасыннар өчен, аларның телләрен буташтырыйк». 8 Шулай итеп Йәһвә кешеләрне бөтен җир йөзе буйлап таратты,+ һәм алар шәһәрне төзүдән туктады. 9 Шуңа күрә бу шәһәр Бабы́л*+ дип аталган да, чөнки Йәһвә җирдәге бар кешеләр сөйләшкән телне буташтырды. Йәһвә аларны шуннан бөтен җир йөзе буйлап таратты.

10 Шем+ тормышы турындагы хәбәр шундый:

Туфаннан соң ике ел узгач, Шемнең Әрпәкшә́д+ исемле улы туды. Ул вакытта Шемгә 100 яшь иде. 11 Улы Әрпәкшәд туганнан соң, Шем тагын 500 ел яшәде. Аның уллары һәм кызлары туды.+

12 Әрпәкшәдкә 35 яшь булганда, аның Шела+ исемле улы туды. 13 Улы Шела туганнан соң, Әрпәкшәд тагын 403 ел яшәде. Аның уллары һәм кызлары туды.

14 Шелага 30 яшь булганда, аның Ибе́р+ исемле улы туды. 15 Улы Ибер туганнан соң, Шела тагын 403 ел яшәде. Аның уллары һәм кызлары туды.

16 Ибергә 34 яшь булганда, аның Пәле́к+ исемле улы туды. 17 Улы Пәлек туганнан соң, Ибер тагын 430 ел яшәде. Аның уллары һәм кызлары туды.

18 Пәлеккә 30 яшь булганда, аның Рага́у+ исемле улы туды. 19 Улы Рагау туганнан соң, Пәлек тагын 209 ел яшәде. Аның уллары һәм кызлары туды.

20 Рагауга 32 яшь булганда, аның Сәру́к исемле улы туды. 21 Улы Сәрук туганнан соң, Рагау тагын 207 ел яшәде. Аның уллары һәм кызлары туды.

22 Сәрукка 30 яшь булганда, аның Наһу́р исемле улы туды. 23 Улы Наһур туганнан соң, Сәрук тагын 200 ел яшәде. Аның уллары һәм кызлары туды.

24 Наһурга 29 яшь булганда, аның Тира́х+ исемле улы туды. 25 Улы Тирах туганнан соң, Наһур тагын 119 ел яшәде. Аның уллары һәм кызлары туды.

26 Тирах 70 ел яшәде һәм шуннан соң аның Ибра́м,+ Наһур+ һәм Хара́н исемле уллары туды.

27 Тирах тормышы турындагы хәбәр шундый:

Тирахның уллары Ибрам, Наһур һәм Харан булды. Харанның Лут+ исемле улы туды. 28 Атасы Тирах исән чакта Харан үзенең туган җирендә — калдайлыларның+ Ур+ шәһәрендә үлеп китте. 29 Ибрам да, Наһур да үзләренә хатыннар алды. Ибрамның хатыны — Сарая́,+ ә Наһурның хатыны Харан кызы Милкә+ иде. Харан Милкә белән Искәнең атасы иде. 30 Сарая балага уза алмый иде,+ аның балалары булмады.

31 Вакыт узу белән Тирах үз улы Ибрамны, үз оныгы+ Харан улы Лутны һәм килене Ибрам хатыны Сараяны алды да, калдайлыларның Ур шәһәреннән чыгып, Кәнга́н+ җиренә китте. Алар Харанга+ килеп җитте һәм шунда яши башлады. 32 Тирах 205 ел яшәде һәм Харанда вафат булды.

12 Йәһвә Ибрамга болай диде: «Торган җиреңне, туганнарыңны һәм атаң йортын калдырып, мин сиңа күрсәтәчәк җиргә күч.+ 2 Мин синнән бөек халык булдырырмын, сине фатихалармын һәм исемеңне бөек итәрмен, һәм син башкалар өчен фатиха булырсың.+ 3 Сине фатихалаучыларны мин фатихалармын, сине каһәрләүчеләрне мин каһәрләрмен.+ Җир йөзендәге барлык кабиләләр синең аша фатихаланыр».*+

4 Шунда Ибра́м Йәһвә сүзен үтәп, юлга чыкты. Лут та аның белән китте. Харанны калдырганда, Ибрамга 75 яшь иде.+ 5 Ибрам үз хатыны Сараяны,+ бертуганының улы Лутны,+ җыелган бар мал-мөлкәтләрен+ һәм Харанда үзләре белән булган хезмәтчеләрен* алып, Кәнга́н җиренә китте.+ Кәнганга барып җиткәч, 6 алар шул җир буйлап йөрделәр һәм Мөредәге зур агачлар янында урнашкан Шехе́м+ җиренә килеп җиттеләр.+ Ул вакытта анда кәнганлылар яши иде. 7 Шунда Йәһвә Ибрам алдында пәйда булды һәм: «Бу җирне+ синең токымыңа*+ бирәм»,— диде. Шунда Ибрам анда үзе алдында пәйда булган Йәһвәгә мәзбәх төзеде. 8 Соңрак ул Бәйтелнең+ көнчыгыш ягындагы таулы җиргә күчте һәм шунда чатыр корды. Ул урынның көнбатыш ягында Бәйте́л, ә көнчыгыш ягында Гай+ урнашкан иде. Шунда Ибрам Йәһвәгә мәзбәх корып,+ Йәһвә исемен мактый башлады.+ 9 Аннан соң Ибрам, чатырлары белән бер урыннан икенчесенә күчеп, Нәгебкә+ таба китте.

10 Ул җиргә ачлык килде, һәм Ибрам Мисырга таба китте. Ул вакытлыча шунда* яшәргә булды,+ чөнки ачлык бик каты иде.+ 11 Мисырга якынлашканда, Ибрам Сараяга болай диде: «Сарая́, тыңла әле! Син бик чибәр хатын.+ 12 Сине күреп мисырлылар: „Бу аның хатыны“,— диярләр дә мине үтерерләр, ә сине исән калдырырлар. 13 Зинһар, аларга, мин аның сеңелесе, дип әйт. Шулчак минем белән барысы да әйбәт булыр, һәм син җанымны коткарырсың».+

14 Ибрам Мисырга килгәч, мисырлылар Сараяның чибәр булуын күрде. 15 Фиргавен мирзалары да аңа игътибар итте һәм фиргавенгә аның чибәр булуы турында сөйләп бирде. Шунда Сараяны фиргавен йортына алдылар. 16 Фиргавен Ибрамга хатыны аркасында яхшы мөгамәлә күрсәтте, аңа сарыклар, үгезләр, ишәкләр, дөяләр һәм коллар бирде.+ 17 Аннары Йәһвә Ибрам хатыны+ Сарая аркасында фиргавенгә һәм аның йортына зур бәла-казалар китерде. 18 Шунда фиргавен Ибрамны чакырып, болай диде: «Нишләттең син мине? Ник ул минем хатыным димәдең? 19 Ни өчен син: „Ул минем сеңелем“+,— дидең? Мин бит аны чак кына хатынлыкка алмадым! Менә синең хатының. Аны ал да кит!» 20 Һәм фиргавен үз хезмәтчеләренә Ибрам турында боерыклар бирде, һәм алар аны хатыны һәм бар милке белән бергә озатты.+

13 Ибра́м үз хатыны, бар милке һәм Лут белән бергә Мисырдан чыгып, Нәгебкә+ таба китте. 2 Ибрам мал-туарга һәм алтын-көмешкә бик бай иде.+ 3 Нәгебтән ул бер урыннан икенче урынга күчә-күчә Бәйтелгә кадәр барып җитте һәм Бәйте́л белән Гай+ арасында, элек үз чатырын корган җирдә урнашты. 4 Анда ул мәзбәх корган иде. Шул җирдә Ибрам Йәһвә исемен мактады.

5 Ибрам белән сәяхәт иткән Лутның да сарыклары, эре терлеге һәм чатырлары бар иде. 6 Аларның икесенең дә милекләре шулкадәр күп җыелды ки, алар инде бергә бер җирдә яши алмадылар. 7 Нәтиҗәдә, Ибрамның көтүчеләре белән Лутның көтүчеләре арасында бәхәс купты. (Ул вакытта шул җирдә кәнганлылар белән пәризлеләр яши иде.)+ 8 Шулчак Ибрам Лутка+ болай диде: «Тыңла әле, синең белән минем арада, синең көтүчеләрең белән минем көтүчеләрем арасында бәхәсләр булмасын иде, без кардәшләр бит. 9 Әйдә, аерым яшик. Үзеңә теләсә нинди җирне сайла. Син сулга барсаң, мин уңга барырмын, син уңга барсаң, мин сулга барырмын». 10 Һәм Лут Согарга+ кадәр бөтен Үрдүн өлкәсен+ күздән кичереп чыкты. Ул бу җирнең (Йәһвә Сәдү́м белән Гамураны җимергәнче) Йәһвә бакчасы+ һәм Мисыр җире кебек яхшы сугарылганын күрде. 11 Лут үзенә бөтен Үрдүн өлкәсен сайлады һәм үз чатырлары белән көнчыгышка күченде. Шулай итеп, алар Ибрам белән аерым яши башладылар. 12 Ибрам Кәнга́н җирендә, ә Лут шул өлкәдәге шәһәрләр янында яшәде.+ Ахыр чиктә, ул Сәдүм тирәсендә чатыр корды. 13 Сәдүмлеләр исә Йәһвә каршында гөнаһка баткан явыз кешеләр иде.+

14 Лут аерылып киткәннән соң, Йәһвә Ибрамга болай диде: «Башыңны күтәр дә торган җиреңнән төньякка һәм көньякка, көнчыгышка һәм көнбатышка таба карачы. 15 Син күреп торган бөтен бу җирне сиңа һәм синең токымыңа* гасырларга мирас итеп бирәм.+ 16 Токымыңны* тузан бөртекләре кебек итәчәкмен: берәрсе тузан бөртекләрен санап чыга алса, синең токымыңны* да санап чыгып булыр.+ 17 Тор да бу җирне аркылыга-буйга йөреп чык, чөнки мин аны сиңа бирәм». 18 Ибрам чатырларда яшәвен дәвам итте һәм, ахыр чиктә, Хебрунда,+ Мамредәге+ зур агачлар янында урнашты. Анда ул Йәһвәгә мәзбәх төзеде.+

14 Ул көннәрдә Шина́р+ патшасы Амрафи́л, Элласа́р патшасы Ариа́х, Ила́м+ патшасы Кәдирлумә́р+ һәм Гаи́м патшасы Тида́л бергәләп 2 Сәдү́м+ патшасы Бира́, Гамура+ патшасы Бирша́, Адма́ патшасы Шина́б, Зибәи́м+ патшасы Шәмибә́р һәм Бела́, ягъни Сога́р патшасына каршы сугышыр өчен, 3 Сидди́м үзәнендә+ (хәзер анда Тозлы диңгез*+) үз гаскәрләрен берләштерделәр.

4 Шул биш патша Кәдирлумәргә 12 ел буе хезмәт иткән, ә 13 нче елны баш күтәргән булган. 5 Ундүртенче елда Кәдирлумәр һәм аның белән булган патшалар, килеп, Аштеро́т-карнаимда рефалыларны, Хамда зузлыларны, Шәви́-кырьятаимдә эмлыларны+ 6 һәм Сәгы́йр тавында+ хорлыларны+ чүл кырыенда урнашкан Эл-паранга кадәр тар-мар итте. 7 Аннан соң алар кире борылып, Эн-мишпатка, ягъни Кадышка+ килделәр һәм амаликлыларның+ бөтен җирләрен, шулай ук Хазазу́н-тамарда+ яшәгән аморлыларны+ яулап алдылар.

8 Шулчак Сәдүм патшасы, шулай ук Гамура патшасы, Адма патшасы, Зибәим патшасы һәм Бела, ягъни Согар патшасы Сиддим үзәнендә үз гаскәрләрен сафларга тезеп, 9 Илам патшасы Кәдирлумәр, Гаим патшасы Тидал, Шинар патшасы Амрафил һәм Элласар+ патшасы Ариахка каршы — дүрт патша биш патша белән сугышты. 10 Нәтиҗәдә, Сәдүм һәм Гамура патшалары үз кешеләре белән качып китте һәм асфальт чокырларына егылды (андый чокырлар Сиддим үзәнендә күп иде). Калганнары исә тауларга качты. 11 Җиңүчеләр Сәдүм белән Гамураның бөтен мал-мөлкәтен һәм ризыгын үзләре белән алып китте.+ 12 Ибра́м бертуганының улы Лут та Сәдүмдә+ яши иде. Шуңа күрә аны да милке белән бергә алып киттеләр.

13 Ә качып котылган бер кеше еврей Ибрамга моның турында сөйләп бирде. Ибрам ул чакта аморлы Мамренең зур агачлары янында яши* иде.+ Мамре́ Эшкү́л белән Анернең бертуганы иде.+ Бу кешеләр Ибрам яклы иделәр. 14 Үз туганының+ әсирлеккә эләккәнен белгәч, Ибрам үзенең тәҗрибәле кешеләрен — үз өендә туган 318 хезмәтчене җыеп, дошманнар артыннан куа китте һәм Данга+ кадәр барып җитте. 15 Төнлә үз гаскәрен төркемнәргә бүлеп, Ибрам үз хезмәтчеләре белән дошманнарга һөҗүм итте. Җиңгәч, ул аларны Дәмәшекънең төньягында урнашкан Хобага кадәр куа барды. 16 Ул бөтен мөлкәтне, туганы Лутны, аның милкен, хатыннарны һәм башка кешеләрне кире кайтарды.

17 Ибрам Кәдирлумәр патшаны һәм аның белән булган патшаларны җиңеп кайтканда, Сәдүм патшасы аны каршыларга Шәви́ үзәненә, ягъни Патша үзәненә+ чыкты. 18 Ә Сали́м+ патшасы Мәликсады́йк+ — Аллаһы Тәгаләнең рухание+ — Ибрамны икмәк һәм шәраб белән каршы алды.

19 Аны фатихалап, ул болай диде:

«Җирне һәм күкне Барлыкка Китерүче —

Аллаһы Тәгалә — Ибрамны фатихаласын,

20 Җәберләүчеләрне синең кулыңа тапшырган

Аллаһы Тәгалә макталсын!»

Шунда Ибрам аңа табышының уннан бер өлешен бирде.+

21 Сәдүм патшасы исә Ибрамга: «Кешеләрне* миңа бир, ә мал-мөлкәт синеке булсын»,— дип әйтте. 22 Моңа Ибрам болай диде: «Күкне һәм җирне Барлыкка Китерүче — Аллаһы Тәгалә Йәһвә алдында кулымны күтәреп ант итәм: 23 синең милкеңнән бернәрсәне, хәтта җеп я аяк киеме каешын да алмаячакмын. Син башкаларга: „Мин Ибрамны баеттым“,— диярлек булмасын. 24 Синең әйберләреңнән без егетләргә ризык кына алдык. Минем белән бергә йөргән Ане́р, Эшкүл һәм Мамре+ исә үз өлешләрен алсыннар».

15 Шуннан соң Йәһвә Ибрамга күренештә мондый хәбәр җиткерде: «Курыкма,+ Ибра́м. Мин синең калканың.+ Синең әҗерең бик зур булыр».+ 2 Моңа Ибрам болай диде: «Аллаһы Тәгалә Йәһвә, син миңа нәрсә бирмәкче буласың? Күреп торасың ич, минем балам юк, һәм бөтен мирасны Дәмәше́къ кешесе Илгазә́р+ алачак». 3 Ибрам сүзен дәвам итте: «Менә, син миңа токым*+ бирмәдең, шуңа күрә өемдәге хезмәтчем минем мирасчым булачак». 4 Йәһвә моңа болай диде: «Ул синең мирасчың булмаячак. Синнән туган үз улың мирасчың булачак».+

5 Аннан соң Ибрамны чатырдан чыгарып, Аллаһы: «Күкләргә кара әле һәм булдыра алсаң, йолдызларны санап чык»,— диде. Һәм өстәп куйды: «Синең токымың* менә шулкадәр булачак».+ 6 Ибрам Йәһвәгә иман итте,+ һәм Ул аны тәкъва+ дип таныды. 7 Аннары Аллаһы болай диде: «Мин Йәһвә, мин, бу җирне сиңа мирас итеп бирер өчен, сине калдайлыларның Ур шәһәреннән чыгардым».+ 8 Моңа Ибрам: «Аллаһы Тәгалә Йәһвә, бу җирне мирас итеп алачагымны ничек белермен?» — диде. 9 Моңа Аллаһы әйтте: «Минем өчен өч яшьлек тана, өч яшьлек кәҗә, өч яшьлек сарык, бер урман күгәрчене һәм бер күгәрчен баласы сайлап ал». 10 Шунда Ибрам бу хайваннарны алып, һәрберсен урталай ярды да кисәкләрне бер-берсенә каршы тезеп куйды, кошларны гына урталай ярмады. 11 Ит кисәкләренә ерткыч кошлар куна башлады, әмма Ибрам аларны куып торды.

12 Кояш баер алдыннан Ибрам тирән йокыга талды, һәм аны куркыныч дөм караңгылык каплады. 13 Аннан соң Аллаһы Ибрамга болай диде: «Шуны бел: синең токымың* ят җирдә чит ил кешеләре булып яшәячәк, андагы халык аларны кол итәчәк һәм 400 ел буе җәберләячәк.+ 14 Тик аларны коллыкта тоткан халыкны мин хөкем итәчәкмен,+ һәм шуннан соң алар күп мал-мөлкәт белән чыгарлар.+ 15 Син исә озак яшәп, тынычлыкта вафат булырсың; сине ата-бабаларың белән җирләрләр.+ 16 Ә нәселеңнең дүртенче буыны монда+ кире кайтыр, чөнки аморлылар үз гөнаһлары өчен җәза алачак вакыт җитмәде әле».+

17 Кояш баеп караңгы төшкәч, төтен чыгып торган бер мич күренде, һәм утлы факел ит кисәкләре арасыннан узды. 18 Шул көнне Йәһвә Ибрам белән килешү төзеп,+ аңа болай диде: «Мисыр елгасыннан алып бөек елга — Евфрат+ елгасына кадәр бөтен бу җирне+ синең токымыңа* бирәм. 19 Кәйнилеләр,+ кыназлылар, кадмонлылар, 20 хитлеләр,+ пәризлеләр,+ рефалылар,+ 21 аморлылар, кәнганлылар, гиргәшлеләр һәм йәвүслеләр җирен бирәм».+

16 Ибра́м хатыны Сараяның балалары юк иде.+ Аңа Һаҗә́р+ исемле мисырлы бер хатын хезмәт итә иде. 2 Бервакыт Сарая́ Ибрамга болай диде: «Тыңла әле! Йәһвә миңа бала бирмәде. Хезмәтчем белән ятсаң иде, бәлки, шулчак минем балаларым булыр иде».+ Һәм Ибрам Сараяның сүзен тыңлады. 3 Ибрам Кәнганда ун ел гомер иткәннән соң, аның хатыны Сарая үзенең мисырлы хезмәтчесе Һаҗәрне үз ире Ибрамга хатынлыкка бирде. 4 Ибрам Һаҗәр белән якынлык кылды, һәм Һаҗәр балага узды. Балага узганын белгәннән соң, Һаҗәр үз хуҗабикәсен санга сукмый башлады.

5 Шунда Сарая Ибрамга: «Мин кичергән кайгы өчен син гаепле. Хезмәтчемне синең кулыңа мин бирдем, ләкин балага узганын белгәннән соң, ул мине санга сукмый башлады. Мин хакмы я синме — моны Йәһвә хәл итсен»,— диде. 6 Ибрам Сараяга мондый җавап кайтарды: «Синең хезмәтчең синең кулыңда. Ни эшлим дисәң, шуны эшлә». Сарая хезмәтчесен кимсетә башлады, һәм тегесе аңардан качып китте.

7 Соңрак Йәһвәнең фәрештәсе аны чүлдәге бер чишмә — Шурга+ алып баручы юл буендагы чишмә янында тапты 8 һәм болай диде: «Һаҗәр, Сараяның хезмәтчесе, син каян килдең һәм кая юл тотасың?» Моңа Һаҗәр: «Мин хуҗабикәм Сараядан качып йөрим»,— дип җавап бирде. 9 Йәһвә фәрештәсе аңа: «Хуҗабикәң янына кайт та аңа буйсын»,— диде. 10 Аннан соң Йәһвә фәрештәсе болай дип әйтте: «Мин синең токымыңны* ишәйтермен, һәм алар санап бетермәслек булыр».+ 11 Йәһвә фәрештәсе өстәде: «Менә, син хәзер йөкле. Угыл тапкач, аңа Исмәгы́йль* дигән исем куш, чөнки Йәһвә кайгы-хәсрәтеңә игътибар итте. 12 Ул кыргый ишәк* кебек булыр. Аның кулы һәркемгә каршы һәм бөтен кешенең кулы аңа каршы булыр. Ул кардәшләре каршысында* яшәр».

13 Һаҗәр: «Әллә мин чыннан да үземне күргән Аллаһыны күрдемме?» — диде, шуңа күрә үзе белән сөйләшкән Йәһвәгә: «Син барысын да күреп торучы Аллаһы»+,— дип дога кылды. 14 Менә шуңа күрә андагы кое Бәхи́р-лаха́й-рои́* дип аталган да. Ул Кады́ш белән Бирә́д арасында урнашкан. 15 Шулай итеп, Һаҗәр Ибрамга ир бала тапты, һәм Ибрам аңа Исмәгыйль дип исем кушты.+ 16 Һаҗәр Исмәгыйльне тудырганда, Ибрамга 86 яшь иде.

17 Ибрамга 99 яшь булганда, аңа Йәһвә күренеп болай диде: «Мин Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһымын. Минем юлымнан йөр һәм саф* бул. 2 Һәм мин, синең белән төзегән килешүемне раслап,+ токымыңны ишәйтәчәкмен».+

3 Шунда Ибра́м йөзтүбән капланды, һәм Аллаһы үз сүзен дәвам итте: 4 «Менә, мин синең белән килешү төзедем,+ син күп халыкларның атасы булачаксың.+ 5 Исемең инде Ибрам* түгел, ә Ибраһим* булачак. Чөнки мин сине күп халыкларның атасы итәчәкмен. 6 Синең токымыңны бик тә, бик тә ишле итәчәкмен, һәм синнән халыклар һәм патшалар чыгачак.+

7 Синең һәм булачак токымыңның* Аллаһысы булыр өчен, мин синең белән һәм токымыңның* барлык буыннары белән төзегән мәңгелек килешүемне үтәячәкмен.+ 8 Син чит ил кешесе булып яшәгән шул җирне+ — бөтен Кәнга́н җирен — сиңа һәм синең токымыңа* гасырларга мирас итеп бирәм, һәм мин аларның Аллаһысы булачакмын».+

9 Аллаһы Ибраһимга шулай ук болай диде: «Син дә, синең барлык токымнарың* да минем килешүемне үтәргә тиеш. 10 Синең белән төзегән һәм син дә, токымнарың* да үтәргә тиешле килешүем шундый: арагыздагы һәрбер ир заты сөннәткә утыртылырга тиеш.+ 11 Сез сөннәтле булырга тиеш, һәм бу минем белән сезнең арада төзелгән килешүемнең билгесе булыр.+ 12 Өегездә туган һәрбер ир бала сигезенче көнне сөннәткә утыртылсын.+ Шулай ук синең токымыңнан* булмаган чит ил кешеләреннән сатып алынган барлык ир затлары сөннәтле булсын. Мондый тәртип буыннан-буынга дәвам итсен. 13 Синең йортыңда туган һәм акчаңа сатып алынган һәр ир кеше сөннәткә утыртылсын,+ һәм тәннәрегездәге бу билге сезнең белән гасырларга төзелгән килешүемә дәлил булып торсын. 14 Берәр ир заты сөннәткә утыртылмаса, ул* үтерелергә тиеш, чөнки ул минем килешүемне бозган була».

15 Шуннан соң Аллаһы Ибраһимга болай диде: «Хатының Сараяны+ исә бүтән Сарая́* дип атама, хәзер аның исеме Сара́* булыр. 16 Мин аны фатихалармын, һәм ул сиңа угыл тудырыр;+ мин аны фатихалармын, һәм аңардан халыклар, патшалар чыгар». 17 Шунда Ибраһим йөзтүбән капланды. Аннан соң көлеп, үз күңеленнән:+ «Әллә 100 яшьлек кешенең баласы булырмы? 90 яшьлек Сара бала тудырырмы?»+ — дип уйлап куйды.

18 Шуннан соң Ибраһим Аллаһыга: «И, Исмәгыйльне фатихаласаң иде!»+ — дип ялварды. 19 Моңа Аллаһы болай диде: «Хатының Сара сиңа угыл табачак, аңа Исхак*+ дип исем куш. Мин аның белән аңардан соң булачак токымнар* өчен мәңгелек килешү төзиячәкмен.+ 20 Исмәгы́йль турындагы үтенечеңне мин ишеттем. Менә, мин аны фатихалап, токымын ишәйтәчәкмен һәм бик тә, бик тә арттырачакмын. Аңардан 12 башлык килеп чыгачак, һәм мин аңардан бөек халык булдырачакмын.+ 21 Әмма килешүемне мин Исхак белән төзим.+ Сара аны киләсе елны нәкъ шушы вакытта тудырачак».+

22 Ибраһим белән сөйләшкәннән соң, Аллаһы аның яныннан китте. 23 Нәкъ шул көнне Ибраһим, Аллаһы кушканча, үз улы Исмәгыйльне, йортында туган һәм акчага сатып алынган барлык ир затларын сөннәткә утыртты.+ 24 Сөннәткә утыртылганда Ибраһимга 99 яшь иде.+ 25 Ә улы Исмәгыйль сөннәткә утыртылганда аңа 13 яшь иде.+ 26 Шул көнне Ибраһим да, улы Исмәгыйль дә сөннәтле булды. 27 Йортындагы барлык кешеләр, өендә туган һәм чит ил кешеләреннән акчага сатып алынган һәркем аның белән бергә сөннәткә утыртылды.

18 Шуннан соң, Ибраһим көндезге эссе вакытта үз чатырының ишеге төбендә утырганда, аңа Мамредәге+ зур агачлар янында Йәһвә+ күренде. 2 Ибраһим башын күтәреп караса, ерак түгел генә өч кеше басып тора.+ Ул шундук аларны каршыларга дип йөгерде һәм җиргә кадәр иелеп, 3 болай диде: «Йәһвә,* синең хуплавыңа ирешкән* булсам, хезмәтчеңне читләтеп үтмә. 4 Әйдәгез, су китереп аякларыгызны юыйк.+ Аннан соң агач төбендә ял итеп алырсыз. 5 Менә, сез монда хезмәтчегез янына килдегез. Шуңа күрә, әйдәгез, мин сезгә икмәк алып килим — үзегезгә хәл керер. Аннары юлыгызны дәвам итәрсез». Моңа алар: «Ярый, әйткәнеңчә булсын»,— диде.

6 Шунда Ибраһим чатырга Сара́ янына йөгереп кереп: «Әйдә тизрәк! Өч үлчәм* яхшы он ал да камыр басып, икмәк пешер»,— диде. 7 Аннары Ибраһим көтү янына йөгереп килеп, әйбәт кенә бер яшь үгезне сайлап алды да хезмәтчесенә бирде. Ул аны хәзерләргә ашыкты. 8 Шуннан соң ул май, сөт һәм хәзерләнгән яшь үгез итен китереп, ризыкларны алар алдына куйды. Алар ашаган вакытта ул янәшәдә генә агач төбендә басып торды.+

9 Алар аңардан: «Хатының Сара+ кайда?» — дип сорады. Ибраһим: «Монда, чатыр эчендә»,— дип җавап кайтарды. 10 Аларның берсе сүзен дәвам итте: «Мин киләсе елны нәкъ шушы вакытта яңадан синең яныңа килгәндә, Сараның улы булыр».+ Сара исә алар артындагы чатыр ишеге янында тыңлап торды. 11 Ибраһим белән Сара инде карт, олы яшьтә иделәр.+ Сараның балага узу вакыты инде үткән иде.+ 12 Шунда Сара: «Каян инде миңа андый бәхет килсен? Мин бит инде карт, хуҗам да олы яшьтә»+,— дип, үз эченнән көлеп җибәрде. 13 Шуннан соң Йәһвә Ибраһимга болай диде: «Ник әле Сара: „Кая инде миңа олы яшьтә бала табарга?“ — дип көлеп җибәрде? 14 Әллә Йәһвә булдыра алмаган нәрсә бармы?+ Мин киләсе елны шушы вакытта яныңа килгәндә, Сараның улы булыр». 15 Шунда Сара, курыкканга: «Мин көлмәдем!» — дип аклана башлады, әмма ул: «Юк, көлдең»,— диде.

16 Бу кешеләр китәргә җыендылар һәм Сәдүмгә+ таба күз ташладылар. Ибраһим аларны озата китте. 17 Йәһвә болай диде: «Башкарачак эшемне Ибраһимнан яшереп торыйммы?+ 18 Ибраһимнан бөек һәм көчле халык килеп чыгачак, һәм җирдәге барлык халыклар аның аша фатихаланачак.*+ 19 Мин Ибраһимга якынлаштым, мин моны ул үз улларына һәм үзеннән соң булачак токымнарына Йәһвә юлыннан тайпылмыйча тәкъва һәм гадел эшләр кылырга боерсын өчен эшләдем.+ Һәм мин, Йәһвә, аңа вәгъдә иткәннәрнең барысын бирермен».

20 Аннан соң Йәһвә болай диде: «Сәдү́м белән Гамурадан зарлану тавышы бик көчле,+ аларның гөнаһлары бик авыр.+ 21 Барыйм һәм миңа ирешкән зарланулар чынмы, юкмы, аларның эшләре чыннан да шулкадәр явызмы икәнен күрим. Моны беләсем килә».+

22 Шулчак бу кешеләр Сәдүмгә таба китте, әмма Йәһвә+ Ибраһим белән калды. 23 Ибраһим аңа болай дип мөрәҗәгать итте: «Син тәкъва кешене явыз белән бергә юк итмәссең бит?+ 24 Бәлки, шәһәрдә 50 тәкъва кеше бардыр. Әллә син шул 50 тәкъва хакына ул җирне кичермәссеңме? Аларны юк итәрсеңме? 25 Син беркайчан да тәкъва кешене явыз белән бергә юк итмәссең, явызга эшләгәнне тәкъва кешегә эшләмәссең!+ Син беркайчан да алай эшләмәссең!+ Әллә бөтен җирнең Хакиме гадел эш итмәсме?»+ 26 Моңа Йәһвә: «Сәдүм шәһәрендә 50 тәкъва кешене тапсам, алар хакына бөтен шул җирне кичерермен»,— дип җавап кайтарды. 27 Әмма Ибраһим кабат дәште: «И Йәһвә, мин туфрак һәм көл булсам да, сиңа сөйләргә батырчылык иттем. 28 Тәкъваларның саны 50 гә тулып җитмәсә, 5 кешегә кимрәк булса, син бөтен шәһәрне һәлак итәрсеңме?» Моңа Аллаһы: «Әгәр анда 45 тәкъва кешене тапсам, мин ул шәһәрне һәлак итмәячәкмен»,— дип җавап бирде.+

29 Әмма Ибраһим кабат: «Ә 40 кеше табылса?» — дип сорады. Аллаһы: «40 кеше хакына да мин моны эшләмәм»,— дип җавап кайтарды. 30 Ибраһим сүзен дәвам итте: «Йәһвә, зинһар, ачуланма,+ минем тагын сүзем бар: ә анда 30 кеше табылса?» Аллаһы: «30 кеше хакына да мин моны эшләмәм»,— диде. 31 Шунда Ибраһим кабат: «Йәһвә, тагын сорарга рөхсәт итче: ә 20 кеше табылса?» — дип сорады. Аллаһы аңа: «20 кеше хакына да мин аны һәлак итмәм»,— дип әйтте. 32 Ахыр чиктә, Ибраһим болай диде: «Ачуланма, Йәһвә, соңгы тапкыр гына әйтим инде: анда 10 кеше табылса?» Аллаһы аңа: «10 кеше хакына да мин аны һәлак итмәм»,— дип җавап бирде. 33 Ибраһим белән сөйләшеп бетергәч, Йәһвә үз юлы белән китте,+ ә Ибраһим чатырына кайтты.

19 Ә кич белән ике фәрештә Сәдүмгә килеп җитте. Ул вакытта Сәдү́м капкасы янында Лут утыра иде. Фәрештәләрне күргәч, ул аларны каршыларга чыкты һәм җиргә кадәр иелеп,+ 2 болай диде: «Әфәнделәрем, хезмәтчегез өенә рәхим итегез. Төнлә миндә кунарсыз, сезнең аякларыгызны юарлар. Ә аннан соң иртән торып юлыгызны дәвам итәрсез». Моңа алар: «Юк, без төнне шәһәр мәйданында үткәрербез»,— диде. 3 Ләкин Лут бик нык кыстаганга, алар аның өенә китте. Лут алар хөрмәтенә мәҗлес оештырды, төче икмәк пешерде, һәм алар ашады.

4 Болар әле йокларга ятарга да өлгермәде, Сәдүмнең барлык ир кешеләре — кечесеннән алып олысына кадәр — бер төркем булып Лутның өен чолгап алды. 5 Алар Лутка: «Сиңа кич белән килгән кешеләр кайда? Аларны безнең янга чыгар, без алар белән якынлык кылабыз»,— дип кычкыра башлады.+

6 Шунда Лут алар янына чыкты да үз артыннан ишекне ябып куеп, 7 болай диде: «И кардәшләрем, зинһар, явызлык эшләмәгез. 8 Менә, минем ир-ат белән якынлык кылмаган ике кызым бар. Әйдәгез, мин аларны сезнең янга чыгарыйм, алар белән ни теләсәгез, шуны эшләгез. Кунакларыма гына тимәгез, алар бит минем түбәм ышыгына килде».+ 9 Шунда алар: «Кит әле моннан! — диде.— Бу кеше чит ил кешесе генә, ә үзе безне хөкем итмәкче була. Без синең белән тагын да яманрак эш итәрбез». Шунда алар Лутны кысрыклап, ишекне җимерергә дип алга ыргылды. 10 Ә теге кешеләр, кулларын сузып, Лутны өй эченә тартып кертте һәм ишекне ябып куйды. 11 Аннары алар ишек янындагы кешеләрне — кечесеннән алып олысына кадәр — барысын да сукыр итте, һәм тегеләре ишекне таба алмыйча интегеп бетте.

12 Шуннан соң кунаклары Лутка болай диде: «Синең монда тагын кемнәрең бар? Шәһәрдә кияүләрең, улларың, кызларың һәм туганнарың булса, аларны моннан чыгар! 13 Без бу шәһәрне юк итәбез, чөнки мондагы кешеләрдән зарлану тавышы Йәһвәгә кадәр иреште.+ Менә шуңа күрә Йәһвә безне аны юк итәр өчен җибәрде дә». 14 Шулчак Лут барып, үз кызларын хатынлыкка аласы кияүләренә: «Әйдәгез! Бу җирдән китәргә кирәк, Йәһвә бу шәһәрне юк итмәкче була!» — диде. Әмма кияүләренә Лут шаярта кебек тоелды.+

15 Таң атканда фәрештәләр Лутны ашыктыра башлады. Алар аңа: «Әйдә, тизрәк! Үзең белән монда булган хатыныңны һәм ике кызыңны ал да шәһәрдән кач, югыйсә гөнаһлы шәһәр белән бергә син дә һәлак булырсың!»+ — дип әйтте. 16 Лут тоткарланып торганда, Йәһвә аңа үз рәхимлелеген күрсәтте:+ теге кешеләр аны, аның хатынын һәм ике кызын кулларыннан тотып шәһәрдән чыгарды.+ 17 Шәһәр читендә аларның берсе болай диде: «Үз җаныңны коткар! Артка борылып карама+ һәм бу өлкәнең+ бер җирендә дә тукталып торма! Һәлак булмас өчен, тауларга кач!»

18 Шунда Лут болай диде: «Юк, Йәһвә, анда җибәрә күрмә! 19 Менә, хезмәтчең синең илтифатыңа лаек булды. Бөек игелегеңне* күрсәтеп, син җанымны коткардың.+ Әмма мин... мин тауларга кача алмыйм бит. Миңа бәла килер дә, үләрмен дип куркам.+ 20 Әнә якында гына кечкенә бер шәһәр бар. Мин шунда кача алам. Анда барсам буламы? Ул кечкенә генә шәһәр бит. Шунда җаным исән калыр иде». 21 Ул аңа мондый җавап кайтарды: «Ярый. Үтенечеңне үтәрмен,+ син әйткән шәһәрчекне юк итмәм.+ 22 Әйдә, тизрәк шунда кач, син анда барып җитмичә, мин берни дә эшли алмыйм!»+ Шуңа күрә ул бу шәһәрчекне Сога́р*+ дип атады.

23 Лут Согарга килеп җиткәндә, кояш калыккан иде инде. 24 Шунда Йәһвә күктән Сәдүм белән Гамура́ өстенә күкерт һәм ут яудырды.+ Йәһвә булдырган бу яңгыр 25 ул шәһәрләрне, бөтен шул җирне бар кешеләре һәм үсемлекләре белән бергә юк итте.+ 26 Әмма Лутның артыннан баручы хатыны артына борылып карый башлады һәм тоз баганасына әйләнде.+

27 Ибраһим исә иртән иртүк торып, үзе элегрәк Йәһвә каршында басып торган урынга килде.+ 28 Сәдүм белән Гамурага һәм бөтен шул өлкәгә күз ташласа, җир өстеннән мич эченнән чыккандай куе төтен күтәрелә!+ 29 Ләкин бу өлкәдәге шәһәрләрне юкка чыгарганда, Аллаһы Ибраһимны исендә тотты һәм шуңа күрә Лутны яшәгән җиреннән чыгарып, коткарды.+

30 Вакыт узгач, Лут үз кызлары белән бергә Согардан китеп, тауларда+ яши башлады, чөнки Согарда+ яшәргә курка иде. Шулай итеп, ул ике кызы белән мәгарәдә яши башлады. 31 Бервакыт олысы кечесенә болай диде: «Әтиебез инде карт, ә башкалар кебек кияүгә чыгыйк дисәк, монда ирләр юк. 32 Әйдә, әтигә шәраб эчертик тә аның белән ятыйк, шулчак әтиебезнең нәселе дәвам ителер».

33 Кичен алар әтиләренә шәраб эчерттеләр, ә аннары олы кызы кереп, әтисе белән ятты, әмма Лут аның ятуын да, торып китүен дә сизми калды. 34 Ә икенче көнне олы кызы кечесенә әйтте: «Менә, мин кичә әтиебез белән яткан идем. Әйдә, бүген дә кич белән аңа шәраб эчертик, һәм син кереп, аның белән ятарсың. Шулчак әтиебезнең нәселе дәвам итәр». 35 Шул кичне дә алар әтиләренә күп шәраб эчерттеләр, ә аннары кече кызы барып, әтисе белән ятты, әмма Лут аның ятуын да, торып китүен дә сизми калды. 36 Һәм Лутның ике кызы да үз әтиләреннән балага узды. 37 Олысының улы туды, һәм ул аны Моа́б+ дип атады. Моаб ул — бүгенге моаблыларның атасы.+ 38 Кечесенең дә улы туды, һәм ул аны Бинами́ дип атады. Бинами ул — бүгенге амунлыларның+ атасы.

20 Ибраһим исә үз чатырлары белән+ Нәгебкә күченде һәм Кады́ш+ белән Шур+ арасында яши башлады. Ул шулай ук Герарда+ да торды.* Анда яшәгәндә, 2 Ибраһим кабат үз хатыны Сара́ турында: «Бу минем сеңелем»+,— дип әйтте. Шунда Гера́р патшасы Әбумәли́к Сараны үз өенә чакыртып алды.+ 3 Әмма төнлә Әбумәликкә төшендә Аллаһы килеп, болай диде: «Бу хатынны үзеңә алганың өчен сине үлем көтә,+ чөнки ул инде кияүдә, ул башка кешенең хатыны».+ 4 Ләкин Әбумәлик Сара белән якынлык кылмаган иде. Шуңа күрә ул болай диде: «Йәһвә, әллә син гаепсез* халыкны юк итәрсеңме? 5 Әллә ул үзе миңа: „Ул минем сеңелем“,— димәдеме, һәм Сара: „Ул минем абыем“,— дип әйтмәдеме? Минем күңелем саф һәм кулларым чиста». 6 Шул чакта Аллаһы аңа төшендә болай диде: «Әйе, беләм, син моны саф күңел белән эшләдең. Шуңа күрә мин сине үземә каршы гөнаһ кылудан тыеп калдым һәм сиңа Сарага тияргә рөхсәт итмәдем. 7 Хәзер Ибраһимга аның хатынын кайтар. Ул кеше пәйгамбәр+ бит. Ул синең хакыңа ялварып дога кылыр,+ һәм син исән калырсың. Ләкин хатынын кайтармасаң, шуны бел: син һәм өеңдәгеләрең — барыгыз да үләчәксез».

8 Әбумәлик иртән иртүк торып, бөтен хезмәтчеләрен чакырып алды да аларга барысын сөйләп бирде, һәм алар бик курыктылар. 9 Аннан соң Әбумәлик Ибраһимны чакырып, болай диде: «Нишләдең син безнең белән? Ник миңа һәм патшалыгыма андый бәла китердең? Сиңа каршы нинди гөнаһ кылдым мин? Син дөрес эш итмәдең». 10 Һәм Әбумәлик Ибраһимнан: «Ник алай эшләдең?»+ — дип сорады. 11 Ибраһим болай диде: «Мин мондагы халык Аллаһыдан курыкмый торгандыр, һәм алар хатыным аркасында мине үтерерләр дип уйлаган идем.+ 12 Моннан тыш, ул чыннан да минем сеңелем. Безнең атабыз бер, төрле аналардан гына туганбыз. Һәм ул минем хатыным булып китте.+ 13 Ә инде Аллаһы мине атам йортыннан сәяхәт итәргә җибәргәч,+ мин аңа: „Кая гына барсак та, мине абыең дип атап,+ миңа тугры мәхәббәт күрсәт“,— дидем».

14 Шуннан соң Әбумәлик Ибраһимга сарыклар, сыерлар һәм хезмәтчеләр бүләк итте һәм хатыны Сараны кайтарды. 15 Һәм болай диде: «Менә минем җирем, кайда теләсәң, шунда яшә». 16 Сарага исә ул әйтте: «Менә мин абыеңа+ 1 000 көмеш акча бирәм. Бу яныңда булганнар өчен дә, башка кешеләр өчен дә саф булуыңны күрсәтүче билге булыр, сиңа тап төшмәгәнен күрсәтер». 17 Аннары Ибраһим Аллаһыга ялварып дога кылды, һәм Аллаһы Әбумәликне, аның хатынын һәм кол кызларын сәламәтләндерде. Шуннан соң алар балалар тудыра башлады. 18 Чөнки Йәһвә Ибраһимның хатыны Сара аркасында Әбумәлик йортындагы барлык хатыннарны бала тудыру сәләтеннән мәхрүм иткән иде.+

21 Йәһвә үз сүзендә торып, Сарага игътибарын юнәлтте. Әйе, Йәһвә Сара́ турындагы вәгъдәсен үтәде.+ 2 Сара балага узды+ һәм карт Ибраһимга нәкъ Аллаһы алдан әйтеп куйган вакытта угыл тудырды.+ 3 Ибраһим үз хатыны Сарадан туган улына Исхак+ дип исем кушты. 4 Сигезенче көнне, Аллаһы кушканча, Ибраһим үз улы Исхакны сөннәткә утыртты.+ 5 Улы Исхак туганда, Ибраһимга 100 яшь иде. 6 Сара исә: «Аллаһы миңа шатланып көләргә сәбәп бирде. Моның турында ишеткән һәркем минем белән көләр»*,— диде 7 һәм болай дип өстәде: «Ибраһимның хатыны Сара бала имезәчәк дип кем уйлаган? Шулай да, ул карт булса да, мин аңа угыл тудырдым бит».

8 Бала үсә барды, һәм аны имчәктән аердылар. Исхакны имчәктән аерган көнне Ибраһим зур мәҗлес оештырды. 9 Мисырлы Һаҗәрнең+ Ибраһимга тудырган улы исә Исхактан мыскыллап көлә иде.+ Сара моны күреп, 10 Ибраһимга әйтте: «Шул хезмәтче хатынны улы белән бергә куып чыгар, чөнки аның улы минем улым Исхак белән мирасчы булмас!»+ 11 Әмма улы турындагы бу сүзләр аркасында Ибраһимның күңеле төште.+ 12 Шулчак Аллаһы Ибраһимга болай диде: «Сараның малай һәм хезмәтче хатын турында әйткәннәре аркасында боекма. Аның сүзен тыңла, чөнки синең токымың* Исхак+ аша киләчәк. 13 Хезмәтче хатыннан+ туган улыңнан да мин бер халык булдырырмын,+ чөнки ул синең токымың».*

14 Шунда Ибраһим иртән иртүк торды да, икмәк белән су турсыгы алып, Һаҗәрнең җилкәсенә салды һәм аны малае белән юлга чыгарып җибәрде.+ Тегесе китеп барды һәм Бәхи́р-шеба́+ чүлендә адашты. 15 Ахыр чиктә, турсыгында суы беткәч, ул малаен бер куак астында калдырды. 16 Ә үзе: «Баламның үлемен күрәсем килми»,— диде һәм аткан ук очып җитәрлек ераклыкка китеп, шунда утырды да үкереп-үкереп елый башлады.

17 Аллаһы малайның тавышын ишетеп алгач,+ аның фәрештәсе күктән Һаҗәргә болай диде:+ «Ни булды сиңа, Һаҗә́р? Курыкма, чөнки Аллаһы улыңның тавышын ишетеп алды. 18 Бар да, малайны торгызып, аны кулың белән нык тот, чөнки мин аңардан бөек халык булдырырмын».+ 19 Аллаһы Һаҗәрнең күзләрен ачкач, тегесе бер кое күрде. Ул барып, турсыгын су белән тутырды да малаена эчәргә бирде. 20 Аллаһы ул малайны+ фатихалап торды. Ул чүлдә яшәде, үсә барды һәм укчы булып китте. 21 Исмәгы́йль Пара́н чүлендә+ яши башлады, һәм әнисе аңа Мисыр җиреннән бер хатын алып бирде.

22 Ә ул вакытта Әбумәли́к үзенең гаскәр башлыгы Пикү́л белән бергә Ибраһим янына килеп, болай диде: «Аллаһы синең һәр эшеңне фатихалап тора.+ 23 Менә хәзер монда Аллаһы алдында миңа, минем улларыма һәм оныкларыма каршы хәйлә кормаска, әмма мин сиңа тугры мәхәббәт күрсәткән кебек, миңа һәм үзең яшәгән җирдәге кешеләргә тугры мәхәббәт күрсәтергә ант ит».+ 24 Һәм Ибраһим: «Ант итәм»,— диде.

25 Әмма Ибраһим Әбумәликкә: «Хезмәтчеләрең коемны тартып алдылар»,— дип шикаятен белдерде.+ 26 Моңа Әбумәлик: «Моны кем эшләгәнен белмим. Үзең дә миңа бернәрсә әйтмәгән идең. Бу турыда әле генә ишетәм»,— диде. 27 Шунда Ибраһим сарык белән сыерлар алып, Әбумәликкә бирде, һәм алар бер-берсе белән килешү төзеделәр. 28 Ибраһим үз көтүеннән җиде сарык бәтиен аерып куйгач, 29 Әбумәлик аңардан: «Ник син җиде сарык бәтиен аерып куйдың?» — дип сорады. 30 Ибраһим әйтте: «Шушы җиде сарык бәтиен миннән кабул ит. Алар бу коены мин казыган икәнлекнең шаһите булачак». 31 Шуңа күрә ул бу урынны Бәхир-шеба*+ дип атады, чөнки анда алар бер-берсенә ант бирде. 32 Бәхир-шебада килешү+ төзегәч, Әбумәлик гаскәр башлыгы Пикүл белән бергә филистилеләр+ җиренә кайтып китте. 33 Шуннан соң Ибраһим Бәхир-шебада бер тамариск агачы утыртты һәм мәңгелек Аллаһы+ Йәһвәнең исемен мактады.+ 34 Ул филистилеләр җирендә күп вакыт яшәде.*+

22 Бу вакыйгалардан соң Аллаһы Ибраһимны сынап карады.+ Ул аңа: «Ибраһим!» — дип дәшкәч, тегесе: «Әйе, тыңлыйм сине!» — дип җавап бирде. 2 Һәм Аллаһы болай диде: «Үз улыңны — яраткан+ һәм бердәнбер улың Исхакны+ ал да Мориа+ җиренә бар. Мин күрсәтәчәк тауга менеп, аны шунда яндыру корбаны итеп китер».

3 Ибраһим иртән иртүк торып, ишәген иярләде, корбан яндырыр өчен утын ярды һәм үзенең ике хезмәтчесе белән улы Исхакны алып, Аллаһы әйткән җиргә таба китте. 4 Өченче көнне Ибраһим ул җирне ерактан ук күреп, 5 хезмәтчеләренә: «Сез монда ишәк белән калыгыз, ә без улым белән тегендә менеп, Аллаһыга гыйбадәт кылырбыз, аннан соң кире әйләнеп кайтырбыз»,— дип әйтте.

6 Шулай итеп, Ибраһим, корбан яндырыр өчен, утынны Исхакның җилкәсенә салды, кулларына ут белән пычакны* алды, һәм алар икәүләшеп китеп барды. 7 Юлда барганда, Исхак үз атасына: «Әтием!» — диде. Ибраһим: «Әйе, улым!» — дип дәшкәч, тегесе: «Менә безнең ут та, утын да бар, ә яндыру корбаны өчен сарык кайда соң?» — дип сорады. 8 Моңа Ибраһим: «Улым, яндыру корбаны өчен сарыкны+ Аллаһы үзе бирер»,— дип җавап кайтарды. Һәм алар юлларын дәвам иттеләр.

9 Ахыр чиктә, алар Аллаһы күрсәткән урынга килеп җиттеләр. Ибраһим анда мәзбәх корды һәм өстенә утын тезеп куйды. Ул улы Исхакның кул-аякларын бәйләп, аны шунда утын өстенә яткырды.+ 10 Ибраһим пычакны* алып, улын суймакчы гына булган иде,+ 11 күкләрдән Йәһвә фәрештәсенең: «Ибраһим, Ибраһим!» — дигәне ишетелде. Ибраһим аңа: «Әйе, тыңлыйм сине!» — дип җавап бирде. 12 Тегесе болай диде: «Малаеңа зыян китермә, аңа берни дә эшләмә. Хәзер инде мин беләм: син Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтеп яшисең, чөнки син минем өчен хәтта үз улыңны — үзеңнең бердәнбер улыңны кызганмадың».+ 13 Ибраһим күзләрен күтәреп караса, якында гына куаклыкта мөгезе ботакка эләккән бер сарык тәкәсе тора. Шунда Ибраһим сарык тәкәсен алып, аны үз улы урынына яндыру корбаны итеп китерде. 14 Ибраһим ул җирне Йәһвә-йәрә́* дип атады. Шуңа күрә әле дә: «Йәһвәнең тавында бирелер»+,— дип әйтәләр.

15 Йәһвәнең фәрештәсе кабат күктән Ибраһимга дәшеп, 16 болай диде: «„Син моны эшләгәнгә һәм үзеңнең бердәнбер улыңны кызганмаганга+,— дип әйтә Йәһвә,— мин үзем белән ант итәм:+ 17 мин сине фатихалаячакмын, токымыңны* күкләрдәге йолдызлар һәм диңгез буендагы ком бөртекләре кебек ишәйтәчәкмен.+ Синең токымың* үз дошманнарының шәһәрләрен* яулап алачак.+ 18 Минем сүземне тыңлаганың өчен, җир йөзендәге барлык халыклар синең токымың*+ аша фатиха алачак“».+

19 Шуннан соң Ибраһим үз хезмәтчеләре янына кире килде, һәм алар бергә Бәхи́р-шебага+ кайтып киттеләр. Ибраһим Бәхир-шебада яшәвен дәвам итте.

20 Бу вакыйгалардан соң Ибраһимга мондый хәбәр җиткерделәр: «Менә, кардәшең Наһурның үз хатыны Милкәдән уллары туды.+ 21 Беренче улының исеме Ус. Энеләренең исемнәре исә Буз, Кымуи́л (ул Арамның әтисе), 22 Кәсе́д, Хазу́, Пилда́ш, Йәдли́ф һәм Битуи́л».+ 23 Битуилның Рабига́+ исемле кызы туды. Бу сигез угылны Ибраһимның кардәше Наһурга Милкә тудырды. 24 Аның Ревма́ исемле җариясеннән Тиба́х, Гәхә́м, Таха́ш һәм Мага́х исемле уллары да туды.

23 Сара́ 127 ел гомер итте; бу Сараның яшәгән еллары.+ 2 Сара Кәнга́н+ җирендәге Кырья́т-арбада,+ ягъни Хебрунда+ үлде, һәм Ибраһим аның турында кайгырып елый башлады. 3 Аннан соң Ибраһим үзенең мәрхүмә хатыны яныннан китеп, Хит+ улларына болай дип мөрәҗәгать итте: 4 «Мин сезнең арада чит ил кешесе һәм күчеп килгән кеше булып яшим.+ Хатынымны җирләр өчен, миңа каберлеккә җир сатыгызчы». 5 Моңа Хит уллары болай диделәр: 6 «Әфәнде, тыңла әле безне. Син арабызда Аллаһы сайлаган башлык.*+ Син мәрхүмә хатыныңны иң яхшы каберлекләребезнең берсендә җирли аласың. Хатыныңны җирләр өчен сиңа каберлек урыны бирергә беребез дә каршы булмас».

7 Шунда Ибраһим торып, шул җирнең халкы — Хит+ уллары алдында иелде дә 8 болай диде: «Әгәр дә сез* мәрхүмә хатынымны монда җирләвемә каршы түгел икән, ул чакта мине тыңлагыз һәм Соха́р улы Әфрунны 9 миңа үзенең кыр башындагы Макпела́ мәгарәсен сатарга күндерегез. Ул аны сезнең алда тулы бәясенә сатса,+ минем каберлек өчен урыным булыр иде».+

10 Әфру́н исә Хит уллары белән бергә утыра иде. Ул милләттәшләре хитлеләр ишетерлек итеп, шәһәр капкаларыннан+ керүче барлык кешеләр алдында Ибраһимга болай диде: 11 «Юк, әфәндем! Тыңлачы мине. Мин сиңа мәгарәне дә, мәгарә урнашкан кырны да бирәм. Үз халкым уллары алдында аны сиңа тапшырам. Мәрхүмә хатыныңны шунда җирлә». 12 Ибраһим андагы халык кешеләре алдында иелде дә, 13 барысы ишетерлек итеп, Әфрунга мөрәҗәгать итте: «Сүземне тыңла әле! Мин сиңа кырның тулы бәясен бирермен. Көмешемне алчы, һәм мин хатынымны шунда җирләрмен».

14 Әфрун Ибраһимга болай дип җавап бирде: 15 «Әфәндем, тыңла әле. Бу җирнең бәясе 400 шәкыл* көмеш, әмма бу безнең өчен әллә ни мөһим түгел. Җирлә хатыныңны». 16 Ибраһим Әфрун белән килеште һәм аңа Хит уллары алдында билгеләгән акчаны — сәүдәгәрләр кабул иткән авырлык үлчәме буенча 400 шәкыл* көмеш бирде.+ 17 Шулай итеп, Әфрунның Мамре́ янындагы Макпелада урнашкан кыры — ә аның белән бергә мәгарә һәм шул кырда үскән барлык агачлар да — 18 Хит уллары һәм шәһәр капкаларыннан керүче барлык кеше алдында Ибраһимның хосусый милке булып китте. 19 Шуннан соң Ибраһим үз хатыны Сараны Кәнган җиренең Мамре (ягъни Хебру́н) янәшәсендә урнашкан Макпела кырындагы мәгарәдә җирләде. 20 Шулай итеп, Хит уллары кырны да, андагы мәгарәне дә каберлек итеп куллансын өчен Ибраһим кулына тапшырдылар.+

24 Ибраһим инде карт, олы яшьтә иде. Йәһвә аңа һәр эшендә үз фатихасын биреп торды.+ 2 Ибраһим үзенең бөтен милке өстеннән куелган иң олы хезмәтчесенә болай диде:+ «Кулыңны минем ботым астына куй* 3 һәм, улыңа хатынны безнең яныбызда яшәүче Кәнга́н кызлары арасыннан алмам дип, күкләр һәм җир Аллаһысы Йәһвә алдында ант ит.+ 4 Минем җиремә, туганнарым+ янына барып, улым Исхак өчен хатынны шуннан алып кайт».

5 Әмма хезмәтчесе: «Ә кыз минем белән монда килергә теләмәсә? Миңа улыңны анда алып барыргамы?» — дип сорады.+ 6 Моңа Ибраһим болай диде: «Кара аны, улымны анда алып барма.+ 7 Мине атам йортыннан һәм туганнарым яшәгән җирдән чыгарган,+ минем белән сөйләшеп, бу җирне+ токымыма*+ бирергә ант иткән Аллаһы+ — күкләр Аллаһысы Йәһвә — синең алдан үз фәрештәсен җибәрәчәк,+ һәм син ул җирдән улым өчен хатын алачаксың.+ 8 Ә инде кызның синең белән барасы килмәсә, син бу анттан азат булырсың. Тик улымны гына анда алып бара күрмә». 9 Һәм хезмәтче үз хуҗасы Ибраһимның боты астына кулын куеп, аңа моның турында ант итте.+

10 Аннан соң ул хуҗасының ун дөясен, шулай ук хуҗасы биргән төрле-төрле бүләкләрне алды да, юлга чыгып, Месопотамиягә, Наһу́р яшәгән шәһәргә таба китте. 11 Ул, шул шәһәр читендәге кое янына килеп җиткәч, дөяләрен ял иттерергә туктатты. Кич якынлашып килә иде. Хатын-кызлар су алырга дип чыга торган вакыт иде. 12 Шунда хезмәтче болай диде: «Хуҗам Ибраһимның Аллаһысы Йәһвә, зинһар, миңа бу көнгә фатихаңны бирче һәм хуҗам Ибраһимга тугры мәхәббәтеңне күрсәтче. 13 Менә мин чишмә янында басып торам, һәм шәһәр кызлары су алырга чыгалар. 14 Мин шул кызларның берсенә: „Чүлмәгеңне төшереп, миңа эчәргә бирче“,— дип әйткәч, ул: „Эч, мин дөяләреңне дә эчертермен“,— дисә, шул берәү син хезмәтчең Исхакка сайлаган хатын булсын. Шулай итеп мин хуҗама тугры мәхәббәт күрсәткәнеңне белермен».

15 Ул әле әйтеп бетермәде, караса, җилкәсенә су чүлмәге күтәреп, бер кыз чыгып килә. Бу Рабига́, Ибраһимның бертуганы Наһурның+ Милкәдән+ туган улы Битуилның+ кызы иде. 16 Рабига әле ир белән якынлык кылмаган, гыйффәтле һәм бик чибәр кыз иде. Ул чишмәгә төшеп, үзенең су чүлмәген тутырды да менеп китте. 17 Хезмәтче шунда ук аның каршына йөгереп килеп: «Миңа чүлмәгеңнән бераз су эчәргә бирмәссеңме?» — дип сорады. 18 Кыз: «Эч, әфәндем»,— диеп, чүлмәген тиз генә кулына төшерде дә аңа эчәргә бирде. 19 Тегесе эчеп туйгач, кыз аңа: «Кая, дөяләреңне дә эчертим әле, туйганчы эчсеннәр»,— диеп, 20 чүлмәген тиз генә улакка бушатты да, кат-кат коега йөгереп, су ташыды. Шулай итеп ул бөтен дөяләрне эчертте. 21 Ә хезмәтче бу арада бер сүз дәшмичә, гаҗәпләнеп һәм Йәһвә юлымны фатихалаганмы, юкмы икән дип уйланып, аңа текәлеп карап торды.

22 Дөяләре эчеп туйгач, хезмәтче ярты шәкыл* авырлыгындагы алтын борын алкасы һәм ун шәкыл* авырлыгындагы ике беләзек чыгарып, Рабигага бирде 23 һәм болай диде: «Әйтче, син кем кызы? Безгә кунар өчен атаң йортында берәр урын табылмасмы?» 24 Рабига аңа: «Мин Наһур+ белән Милкәдән туган Битуилның+ кызы булам»,— дип җавап бирде 25 һәм өстәде: «Бездә салам да бар, терлек азыгы да җитәрлек, кунар урын да табылыр». 26 Шунда хезмәтче иелде дә, Йәһвәгә сәҗдә кылып, 27 болай диде: «Хуҗам Ибраһимның Аллаһысы Йәһвә макталсын, чөнки ул хуҗама үзенең тугры мәхәббәтен һәм тугрылыгын күрсәтми калмады. Йәһвә мине хуҗамның кардәше йортына кадәр җитәкләп алып килде».

28 Кыз исә өенә йөгереп кайтты да бу хәлләрне әнисенә һәм башкаларга сөйләп бирде. 29 Рабиганың Лаба́н+ исемле бертуганы бар иде. Лабан шәһәр читендәге чишмә янында торган хезмәтче янына йөгерде. 30 Рабиганың борын алкасын һәм кулларындагы беләзекләрне күргәч һәм сеңелесенең «ул кеше миңа шулай-шулай диде» дигән сүзләрен ишеткәч, Лабан аны каршыларга китте. Тегесе исә әле дә үз дөяләре белән чишмә янында басып тора иде. 31 Шунда Лабан: «Йәһвә фатихасын татыган кеше, әйдә безгә. Ник монда басып торасың? Мин йортны әзерләп куйдым һәм дөяләрең өчен дә урын бар»,— диде. 32 Һәм хезмәтче өйгә керде. Ул* дөяләрне тугарып, аларга салам һәм азык бирде, ә хезмәтчегә һәм аның белән булган кешеләргә аяк юар өчен су китерде. 33 Ләкин хезмәтчегә ашарга китергәч, ул: «Юк, әйтәсе сүземне сөйләп бирмичә, ашарга тотынмыйм да»,— диде. Моңа Лабан: «Алайса, сөйлә!» — дип әйтте.

34 Тегесе сөйли башлады: «Мин Ибраһимның хезмәтчесе.+ 35 Йәһвә минем хуҗамны бик фатихалады. Аңа сарык, сыер көтүләре, алтын-көмеш, хезмәтчеләр һәм дөя белән ишәкләр биреп, аны бик бай итте.+ 36 Соңрак хуҗамның хатыны Сара́, инде картайгач, хуҗама бер угыл тапты.+ Хуҗам бөтен нәрсәсен улына тапшырачак.+ 37 Хуҗам мине ант иттереп болай дип кисәтте: „Улыма хатынны безнең яныбызда яшәүче Кәнган кызлары арасыннан алма.+ 38 Атам йортына, минем гаиләм янына барып,+ улым өчен хатын алып кайт“.+ 39 Ләкин мин хуҗамнан: „Ә кызның минем белән барасы килмәсә?“+ — дип сорадым. 40 Аның җавабы мондый булды: „Мин Йәһвә юлыннан йөрим,+ ул синең белән бергә үзенең фәрештәсен+ җибәрәчәк һәм юлыңны фатихалаячак. Улыма хатынны атам йортыннан, туганнарым арасыннан алып кайт.+ 41 Ә инде туганнарым янына баргач, алар сиңа кызны бирмәсәләр, син биргән антыңнан+ азат булырсың“.

42 Бүген исә, чишмәгә килеп җиткәч, мин: „Хуҗам Ибраһимның Аллаһысы Йәһвә,— дидем,— әгәр дә син юлымны фатихалыйсың икән, менә шулай булсын: 43 мин, чишмә янында басып торганда, монда су алырга дип килгән кызларның+ берсенә: „Миңа чүлмәгеңнән эчәргә бераз су бирче“,— дигәч, 44 ул миңа: „Эч, мин дөяләреңне дә эчертермен“,— дисә, шул берәү син, Йәһвә, хуҗамның улына сайлаган хатын булсын“.+

45 Мин әле әйтеп тә бетермәдем, карасам, җилкәсенә су чүлмәге күтәреп, шәһәрдән Рабига чыгып килә. Ул чишмәгә төшеп, чүлмәгенә су тутыра башлады. Аннары мин аңардан: „Эчәргә бирче“,— дип сорадым.+ 46 Ул чүлмәген җилкәсеннән тиз генә төшерде дә миңа: „Эч,+ мин дөяләреңне дә эчертермен“,— диде. Мин эчеп туйгач, ул дөяләремне дә эчертте. 47 Мин аңардан: „Син кем кызы?“ — дип сорагач, ул: „Мин Наһур белән Милкәдән туган Битуилның кызы булам“,— дип җавап бирде. Шунда мин аңа борын алкасы тактым һәм кулларына беләзекләр кидердем.+ 48 Аннары иелеп, Йәһвәгә сәҗдә кылдым һәм хуҗам Ибраһимның Аллаһысы Йәһвәне мактадым,+ чөнки ул, хуҗам кардәшенең кызын хуҗамның улына хатынлыкка алыр өчен, мине дөрес юлдан алып барды. 49 Инде хәзер хуҗама тугры мәхәббәт һәм тугрылык күрсәтәсегез килә икән, әйтегез миңа; юк икән, барыбер әйтегез. Шунда мин нәрсә эшләргә икәнен белермен».+

50 Лабан белән Битуи́л аңа мондый җавап кайтардылар: «Бу эш Йәһвәдән. Шуңа күрә без сиңа „әйе“ дип тә, „юк“ дип тә* әйтә алмыйбыз. 51 Әнә Рабига алдыңда басып тора. Аны үзең белән алып кит, һәм ул, Йәһвә әйткәнчә, хуҗаң улының хатыны булсын». 52 Бу сүзләрне ишетү белән Ибраһимның хезмәтчесе Йәһвәгә сәҗдә кылды. 53 Аннары ул Рабигага алтын-көмеш әйберләр һәм киемнәр бүләк итте, ә бертуганына һәм әнисенә төрле кыйммәтле бүләкләр бирде. 54 Шуннан соң алар ашадылар, эчтеләр һәм йокларга яттылар.

Иртә белән торгач, хезмәтче: «Мине хуҗам янына җибәрегез»,— диде. 55 Моңа кызның бертуганы һәм әнисе: «Кыз безнең белән тагын бер ун көн генә булса да торсын инде. Аннары китәр»,— дип әйттеләр. 56 «Күреп торасыз ич, Йәһвә юлымны фатихалады,— диде ул аларга,— шуңа күрә тоткарламагыз мине, җибәрегез, хуҗам янына кайтыйм». 57 Алар исә: «Әйдәгез, кызны чакырыйк та аның үзеннән сорыйк»,— диделәр. 58 Алар Рабиганы чакырып, аңардан: «Син бу кеше белән китәргә ризамы?» — дип сорадылар. Тегесе: «Әйе, риза»,— дип җавап бирде.

59 Шунда алар Рабиганы,+ аның сөт анасын,*+ Ибраһимның хезмәтчесе белән аның кешеләрен юлга озаттылар 60 һәм: «И Рабига, балаларың миллионнарча булсын, токымнарың* үзләрен нәфрәт иткән кешеләрнең шәһәрләрен* яулап алсын»+,— дип, Рабиганы фатихаладылар. 61 Шуннан соң Рабига һәм аның хезмәтче кызлары тордылар да дөяләргә утырып, шул кеше артыннан китеп бардылар. Шулай итеп, хезмәтче Рабиганы алып, юлга чыкты.

62 Исхак исә инде Нәгебтә+ яши иде. Бервакыт ул Бәхи́р-лаха́й-рои+ ягыннан кайтып бара иде. 63 Ул уйланыр+ өчен кичкә таба кырга чыккан иде. Башын күтәреп караса, каршысына дөяләр килә! 64 Рабига, Исхакны күреп алгач, тиз генә дөядән төште дә 65 хезмәтчедән: «Кыр буйлап каршыбызга килүче теге кеше кем ул?» — дип сорады. Хезмәтче: «Бу минем хуҗам»,— дигәч, Рабига япмасын алып, башын каплады. 66 Хезмәтче үзенең башкарган бөтен эшләрен Исхакка сөйләп бирде. 67 Шуннан соң Исхак Рабиганы әнисе Сара чатырына алып керде.+ Шулай итеп Рабига аның хатыны булып китте. Исхак аңа гашыйк булды+ һәм әнисен югалтканнан соң+ күңеленә юаныч тапты.

25 Ибраһим исә кабат өйләнде. Хатынның исеме Катурә́ иде. 2 Ул аңа Зимра́н, Йокша́н, Мәда́н, Мидья́н,+ Ишба́к һәм Шуа́х исемле уллар тудырды.+

3 Йокшанның Шеба́ һәм Дида́н исемле уллары туды.

Диданның уллары Ашшури́м, Ләтүши́м һәм Ләүми́м иде.

4 Мидьянның уллары Ифа́, Ифә́р, Хану́х, Абида́ һәм Илда́х иде.

Боларның барысы Катурәнең оныклары.

5 Вакыт узу белән Ибраһим бар нәрсәсен Исхакка тапшырды,+ 6 җарияләреннән туган улларына исә Ибраһим бүләкләр бирде һәм әле үзе исән чагында аларны улы Исхактан ераграк,+ көнчыгышка таба, Көнчыгыш җиренә җибәрде. 7 Ибраһим барлыгы 175 ел яшәп, 8 вафат булды. Ул озын гомер яшәде, тормышыннан канәгать булды һәм олы яшьтә үлеп, үз халкына кушылды.* 9 Уллары Исхак белән Исмәгы́йль аны Мамре́ янында, хитле Соха́р улы Әфрунның кырында урнашкан Макпела́ мәгарәсендә җирләделәр.+ 10 Ул кырны Ибраһим Хит улларыннан сатып алган иде. Ибраһимны шунда хатыны Сара́ җирләнгән урынга җирләделәр.+ 11 Ибраһимның үлеменнән соң Аллаһы аның улы Исхакны+ фатихалап торды. Исхак Бәхи́р-лаха́й-рои́+ янында яшәде.

12 Сараның хезмәтчесе мисырлы Һаҗә́р+ Ибраһимга тудырган угыл Исмәгыйль+ турындагы хәбәр шундый:

13 Исмәгыйль улларының кабиләләре буенча исемнәре: беренче улы Нәбәйо́т,+ аннары Кида́р,+ Адбеи́л, Мибса́м,+ 14 Мишма́, Дүмә́, Мәссә́, 15 Һада́д, Тима́, Йәту́р, Нафи́ш һәм Кыдыма́. 16 Болар — Исмәгыйль уллары, 12 ыруг башлыгы.+ Алар яшәгән авыллар һәм таш стеналар белән уратып алган урыннар да аларның исемнәрен йөртә. 17 Исмәгыйль 137 ел яшәп, вафат булды һәм үз халкына кушылды.* 18 Исмәгыйль улларының яшәү урыннары Мисыр янәшәсендә урнашкан Шур+ янындагы Хавилдән+ алып Ассириягә кадәр сузылган иде. Алар үзләренең бөтен кардәшләре янында урнаштылар.*+

19 Ибраһим улы Исхак тормышы турындагы хәбәр шундый:+

Ибраһимның Исхак исемле улы туды. 20 Исхакка 40 яшь булганда, ул Падда́н-арамнан булган арамлы Битуилның кызы,+ арамлы Лабанның бертуганы Рабиганы хатынлыкка алды. 21 Хатыны балага уза алмаганга, Исхак аның турында Йәһвәгә кат-кат ялварып дога кылды. Йәһвә аның ялваруларын ишетте, һәм Рабига́ балага узды. 22 Карынындагы уллары бер-берсе белән көрәшә башлагач,+ Рабига: «Шулай булгач, миңа үләсе генә кала»,— дип әйтте һәм моның турында Йәһвәгә дога кылды. 23 Йәһвә аңа болай диде: «Синең карыныңда+ ике халык бар, синнән ике төрле халык чыгачак;+ берсе икенчесеннән көчлерәк булачак,+ олысы кечесенә хезмәт итәчәк».+

24 Бала тудыру вакыты җитте. Аның карынында чыннан да игезәкләр иде. 25 Беренче баласы йонлач тәнле,+ кып-кызыл булып дөньяга килде. Шуңа күрә аны Иса́у*+ дип атадылар. 26 Аннан соң кулы белән Исауның+ үкчәсенә тотынып аның энесе чыкты. Аны Ягъкуб*+ дип атадылар. Игезәкләре туганда Исхакка 60 яшь иде.

27 Малайлар үсеп җитте, һәм Иса́у оста аучы,+ кыр кешесе булып китте. Ягъкуб исә чатырларда яшәүче+ тел тидермәслек бер кеше иде. 28 Исхак күбрәк Исауны яратты, чөнки тегесе аны киек* ите белән сыйлый иде. Рабига исә күбрәк Ягъкубны яратты.+ 29 Бервакыт, Ягъкуб аш пешергәндә, кырдан бик арып Исау кайтты. 30 Шунда Исау Ягъкубка: «Ачтан үләм!* Зинһар, тизрәк бераз* шул кызыл ашыңны бирче»,— диде. Шуңа күрә аңа Эдо́м*+ дип исем куштылар. 31 Моңа Ягъкуб: «Башта миңа беренче угылга тиешле хокукыңны+ сат!» — дип җавап бирде. 32 «Үләм бит хәзер! Нигә кирәк миңа шул беренче угылга тиешле хокук?» — диде Исау. 33 Ягъкуб исә: «Башта миңа ант ит!» — диде. Исау Ягъкубка ант итте һәм беренче угылга тиешле хокукын сатты.+ 34 Шуннан соң Ягъкуб Исауга икмәк белән ясмык ашы бирде, һәм тегесе ашап-эчте дә, торып, китеп барды. Шулай итеп Исау беренче угылга тиешле хокукын санга сукмаганын күрсәтте.

26 Бервакыт ул җирдә ачлык башланды, бу Ибраһим көннәреннән соң булган икенче ачлык иде.+ Шуңа күрә Исхак Герарга, филистилеләр патшасы Әбумәли́к янына китте. 2 Аның алдында Йәһвә пәйда булды һәм болай диде: «Мисырга төшмә. Кайда кушсам, шунда гомер ит. 3 Бу җирләрдә чит ил кешесе булып яшә.+ Ә мин синең белән булырмын һәм сине фатихалармын, чөнки бөтен бу җирләрне сиңа һәм токымыңа* бирәчәкмен+ һәм атаң Ибраһимга биргән антымны үтәячәкмен.+ Мин аңа: 4 „Синең токымыңны* күкләрдәге йолдызлар кебек ишәйтәчәкмен+ һәм токымыңа* барлык бу җирләрне бирәчәкмен.+ Җирдәге барлык халыклар токымың* аша фатиха алачак“+,— дип ант иттем, 5 чөнки Ибраһим сүземне тыңлады һәм таләпләремне, әмерләремне, күрсәтмәләремне һәм кануннарымны үтәп яшәде».+ 6 Шулай итеп, Исхак Герарда+ яшәргә калды.

7 Андагы кешеләр Рабига́ турында сорашканда, Исхак: «Ул минем сеңелем»+,— дип әйтә торган иде. «Мондагы кешеләр мине Рабига аркасында үтерерләр»,— дип уйлаганга, ул: «Бу минем хатыным»,— дип әйтергә курка иде, чөнки Рабига төскә-биткә бик чибәр хатын иде.+ 8 Бервакыт филистилеләрнең патшасы Әбумәлик, тәрәзәдән карап торганда, Исхакның үз хатыны Рабиганы назлап иркәләгәнен* күреп алды.+ 9 Шунда Әбумәлик Исхакны чакыртып: «Ул синең хатының бит! Ник син: „Ул минем сеңелем“,— дидең?» — дип сорады. Моңа Исхак: «Чөнки аның аркасында мине үтерерләр дип курыктым»+,— диде. 10 Әбумәлик исә сүзен дәвам итте: «Нишләдең син безнең белән?+ Тагын бераздан берәрсе хатының белән ятар иде бит, һәм син безне гаепле итәр идең!»+ 11 Һәм Әбумәлик бөтен халыкны: «Бу кешегә һәм аның хатынына кагылган һәркем үтереләчәк!» — дип кисәтте.

12 Исхак иген игә башлады һәм шул елны чәчелгәннән 100 тапкыр күбрәк уңыш җыеп алды, чөнки Йәһвә аны фатихалап торды.+ 13 Исхак баеды, аның милке артканнан-арта барды, һәм ул бик бай булып китте. 14 Аның сарыклары һәм сыерлары, шулай ук хезмәтчеләре күп иде,+ һәм филистилеләр аңардан көнләшә башладылар.

15 Атасы Ибраһим үзенең хезмәтчеләреннән казыткан бөтен коеларны филистилеләр күмеп куйдылар.+ 16 Шунда Әбумәлик Исхакка: «Син бездән дә куәтлерәк булып киттең, шуңа күрә кит безнең яклардан»,— диде. 17 Һәм Исхак аннан китеп, Гера́р+ үзәнендә* яши башлады. 18 Ул атасы Ибраһим көннәрендә казылган, әмма Ибраһимның үлеменнән соң филистилеләр күмеп куйган коеларны яңадан казып,+ атасы биргән исемнәре белән атады.+

19 Бервакыт Исхакның хезмәтчеләре, үзәндә* җир казыганда, чиста сулы бер кое таптылар. 20 Әмма Герардагы көтүчеләр: «Бу су безнеке!» — диеп, Исхакның көтүчеләре белән бәхәсләшә башладылар. Алар белән бәхәс купканга, Исхак бу коены Исы́к* дип атады. 21 Икенче бер коены казыгач, тегеләр анысы аркасында да бәхәс күтәрделәр. Шуңа күрә Исхак аны Ситна́* дип атады. 22 Соңрак Исхак ул җирдән күченеп китте һәм башка бер кое казыды, бу кое аркасында бәхәсләшүче инде булмады. Шуңа күрә ул аны Рихабу́т* дип атады һәм: «Йәһвә безгә киң җирләр бирде һәм токымыбызны ишәйтте»+,— диде.

23 Соңрак ул аннан Бәхи́р-шебага+ китте, 24 һәм шул төнне Йәһвә аның алдында пәйда булып, болай диде: «Мин атаң Ибраһимның Аллаһысы.+ Курыкма,+ чөнки мин синең белән. Мин сине хезмәтчем Ибраһим хакына фатихалаячакмын һәм токымыңны* ишәйтәчәкмен».+ 25 Исхак шунда мәзбәх төзеде һәм Йәһвә исемен мактады.+ Ул анда үз чатырын корды,+ һәм хезмәтчеләре анда кое казыды.

26 Бервакыт аның янына Герардан үз киңәшчесе Әхүззә́т һәм гаскәр башлыгы Пикү́л белән бергә Әбумәлик килде.+ 27 Исхак аларга: «Ник сез минем янга килдегез? Сез мине күралмаганга куып җибәрдегез ич»,— диде. 28 Алар аңа болай дип җавап бирделәр: «Йәһвәнең синең белән булуын без үз күзләребез белән күреп тордык.+ Шуңа күрә без сиңа әйтергә булдык: „Әйдә, бер-беребез белән антлы килешү төзик.+ 29 Син бит Йәһвәнең фатихасын алган кеше. Без сиңа зыян китермәдек, без сине исән-имин җибәрдек. Шуңа күрә син дә безгә зыян китермәскә ант ит“». 30 Ул алар өчен мәҗлес оештырды, һәм алар ашап-эчтеләр. 31 Икенче көнне иртән торып, алар Исхак белән ант бирештеләр,+ һәм шуннан соң Исхак иминлек теләп, аларны озатып җибәрде.

32 Шул ук көнне Исхакның хезмәтчеләре килделәр дә: «Без су таптык!» — диеп, казыган коелары турында хәбәр җиткерделәр.+ 33 Шуңа күрә ул бу коены Шибга́* дип атады. Менә ни өчен ул шәһәр бүген дә Бәхи́р-шеба́*+ дип атала.

34 Иса́у исә, 40 яшенә җиткәч, хитле Бәири́ кызы Йәһүди́т белән хитле Илу́н кызы Бәсимәне хатынлыкка алды.+ 35 Алар Исхак белән Рабигага күп кайгы китереп торды.+

27 Исхак картайгач һәм күзләре инде күрми башлагач, олы улы Исауны+ чакырып: «Улым!» — дип дәште. Тегесе аңа: «Мин монда!» — дип җавап бирде. 2 Исхак сүзен дәвам итте: «Менә, мин инде карт. Күпме яшисе калгандыр — белмим. 3 Хәзер коралларыңны — ук савытын һәм җәяңне ал да, кырга чыгып, миңа киек аулап кайт.+ 4 Аннары миңа яраткан ризыгымны пешереп китер, һәм мин ашармын. Гомерем өзелгәнче, сине фатихалармын».*

5 Рабига́ исә Исхакның үзенең улы Исауга әйткәннәрен ишетеп торды. Иса́у киек аулап кайтырга дип кырга чыккач,+ 6 Рабига үз улы Ягъкубка+ әйтте: «Әле генә әтиеңнең Исау белән сөйләшкәнен ишеттем, ул аңа: 7 „Киек аулап кайтып, миңа тәмле ризык пешер, һәм мин ашармын. Гомерем өзелгәнче, сине Йәһвә алдында фатихалармын“+,— диде. 8 Хәзер, улым, сүзләремә игътибарлы бул һәм мин кушканны тыңла.+ 9 Көтүгә барып, миңа иң яхшы ике кәҗә бәтие китер, һәм мин әтиеңә аның яраткан ризыгын пешерермен. 10 Ризыкны әтиеңә кертерсең. Ул ашар да, гомере өзелгәнче, сине фатихалар».

11 Ягъкуб әнисе Рабигага болай диде: «Абыем Исау йонлач бит,+ ә мин юк. 12 Әгәр әтием мине капшап караса?+ Ул бит мине үзен мыскыллый дип уйлар. Ул чакта миңа фатиха бирелмәс, ә ләгънәт төшәр». 13 Моңа әнисе: «Бу ләгънәт минем өстемә төшсен, улым. Мин әйткәнчә эшлә, аларны монда китер»,— диде.+ 14 Ягъкуб китте дә, кәҗәләрне сайлап алып, әнисенә китерде, һәм әнисе Исхакның яраткан ризыгын пешерде. 15 Аннары Рабига олы улы Исауның өйдә булган иң яхшы киемнәрен алып, кече улы Ягъкубка кидерде.+ 16 Ягъкубның кулларын һәм муенын кәҗә бәтие тиресе белән каплады.+ 17 Һәм пешергән тәмле ризык белән икмәкне аның кулына тоттырды.+

18 Шуннан соң Ягъкуб әтисе янына кереп: «Әтием!» — дип дәште. Әтисе аңа: «Әйе. Кем син, улым?» — диде. 19 Ягъкуб үз әтисенә: «Мин синең беренче улың Исау.+ Мин син кушканча эшләдем: сиңа аудан ит китердем. Утыр әле һәм ашап ал, аннан соң миңа фатихаңны бирерсең»*+,— диде. 20 Исхак аңардан: «Улым, ничек әле син киекне шулай тиз таба алдың?» — дип сорады. «Аллаһың Йәһвә аны миңа китерде»,— дип дәште тегесе. 21 Исхак Ягъкубка: «Улым, кил әле яныма, капшап карыйсым килә, син чыннан да Исаумы, юкмы»+,— диде. 22 Ягъкуб үз әтисе Исхак янына килгәч, тегесе аны капшап карап болай диде: «Тавышы Ягъкубныкы, ә куллары Исауныкы».+ 23 Ягъкубның куллары Исауныкы кебек йонлач булганга, әтисе аны танымады, шуңа күрә аңа үз фатихасын бирде.+

24 Ул аңардан: «Син чыннан да улым Исаумы?» — дип сорады. Тегесе аңа: «Әйе»,— дип җавап кайтарды. 25 Шуннан соң Исхак болай диде: «Улым, миңа ашарга бераз ит китер әле. Аннары мин сине фатихалармын».* Шунда улы аңа ашар өчен ит, эчәр өчен шәраб китерде, һәм тегесе ашап-эчте. 26 Шуннан Исхак аңа: «Улым, якынрак килеп, мине үбеп алчы»+,— диде. 27 Тегесе килде дә атасын үбеп алды. Атасы исә, киемнәреннән аңкып торган исне сизеп,+ улына үз фатихасын бирде һәм болай диде:

«Улымнан килгән ис Йәһвә фатихалаган кыр исе сыман. 28 Аллаһы сине күкләр чыгы,+ уңдырышлы җир,+ күп-күп ашлык һәм шәраб белән фатихаласын.+ 29 Халыклар сиңа хезмәт итсен, һәм милләтләр синең алда түбән иелсен. Кардәшләреңә хуҗа бул, һәм әниеңнең уллары синең алда түбән иелсен.+ Сине каһәрләгән һәркем каһәрләнгән булсын, сине фатихалаган һәркем фатихаланган булсын».+

30 Исхак Ягъкубны фатихалагач, Ягъкуб аның яныннан чыгып китте. Ул китәргә генә өлгергән иде, абыйсы Исау аудан кайтты.+ 31 Ул да тәмле ризык пешереп, әтисенә китерде һәм болай диде: «Әтием, тор әле һәм улың китергән итне ашап ал, аннары миңа фатихаңны бирерсең».* 32 Исхакның: «Кем соң син?» — дигән соравына ул: «Мин синең улың, беренче улың Исау»+,— дип җавап бирде. 33 Шунда Исхак бик нык калтырый башлады һәм болай диде: «Алайса, миңа аудан ит алып кайткан кеше кем иде соң? Әле син кайтканчы, мин аның ризыгын ашап, үзенә фатиха бирергә өлгердем. Һәм ул фатихалы булачак!»

34 Әтисенең сүзләрен ишетү белән Исау әрнүле тавыш белән: «Әтием, фатихаңны миңа да бирче, мине дә фатихалачы!»+ — дип кычкырып җибәрде. 35 Әмма әтисе аңа әйтте: «Энең хәйлә белән кереп, сиңа дигән фатиханы алды шул». 36 Шунда Исау болай диде: «Әллә аны юкка гына Ягъкуб* дип атаганнармы? Ул бит мине инде ике тапкыр кысрыклап чыгарды.+ Башта беренче угылга тиешле хокукларымны тартып алды,+ хәзер фатихамны үзләштерде!»+ Һәм: «Әти, ә минем өчен фатиха калмадымыни?» — дип сорады. 37 Исхакның җавабы мондый булды: «Мин бит инде аны сиңа хуҗа итеп билгеләдем+ һәм бөтен кардәшләрен аның хезмәтчеләре иттем. Аны ашлык һәм яңа шәраб белән фатихаладым.+ Инде сиңа, улым, нәрсә бирим соң?»

38 «Әтием, синең фатихаң бер генәме? — диде Исау.— Фатихаңны миңа да бирче, мине дә фатихалачы!» Шунда Исау кычкырып елый башлады.+ 39 Һәм әтисе Исхак аңа җавап бирде:

«Синең яшәү урының уңдырышлы җирләрдән һәм күкләр чыгыннан ерак булачак.+ 40 Гомерең буе кылыч тотып йөрерсең+ һәм энеңә хезмәт итәрсең.+ Әмма килер бер көн, син баш күтәрерсең һәм муеныңдагы коллык камытыннан арынырсың».+

41 Әтисе фатиханы Ягъкубка биргәнгә, Исауның энесенә карата нәфрәте кузгалды,+ һәм ул үз күңеленнән: «Тиздән атамның гомере өзеләчәк.+ Менә шуннан соң мин энем Ягъкубны үтерәм»,— дип йөрде. 42 Исауның шул сүзләре әнисе Рабигага барып ирешкәч, Рабига шунда ук Ягъкубны чакыртып, аңа болай диде: «Менә, абыең Исау сине үтереп, үч алмакчы була.* 43 Инде, улым, сүземне тыңла: тор да, Харанга, кардәшем Лаба́н янына кач.+ 44 Абыеңның ярсуы басылганчы, берникадәр вакыт шунда яшә, 45 ачуы сүнгәнче һәм ул ни эшләгәнеңне онытканчы, анда кал. Аннан соң мин сине чакыртырмын. Икегезне дә бер үк көнне югалтасым килми».

46 Шуннан соң Рабига Исхакка болай дип мөрәҗәгать итте: «Туйдым инде бу тормыштан, шул Хит кызлары+ турында әйтүем. Әгәр Ягъкуб та аларга охшаш берәр Хит кызын хатынлыкка алса, яшәүнең ни мәгънәсе булыр?»+

28 Шунда Исхак Ягъкубны чакырып, аңа фатихасын бирде һәм кушты: «Кәнга́н кызына өйләнә күрмә.+ 2 Падда́н-арамга, әниеңнең әтисе Битуи́л йортына бар һәм үзеңә әниеңнең бертуганы Лабанның кызларыннан хатын сайлап ал.+ 3 Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы сиңа фатихасын бирәчәк, сине күпсанлы һәм ишле итәчәк, һәм синнән күп халыклар чыгачак.+ 4 Аллаһы Ибраһимга вәгъдә иткән фатихасын+ сиңа һәм синең токымыңа* бирер, һәм син Аллаһы Ибраһимга биргән һәм үзең чит ил кешесе булып яшәгән бу җиргә ия була алырсың».+

5 Исхак Ягъкубны җибәрде, һәм тегесе Паддан-арамга, арамлы Битуилның улы Лаба́н янына китте.+ Лабан Ягъкуб белән Исауның әнисе Рабиганың бертуганы иде.+

6 Исау Исхакның Ягъкубны фатихалап, Паддан-арамга хатын табар өчен җибәргәнен күрде һәм аны фатихалаганда: «Кәнган кызына өйләнә күрмә»+,— дигәнен ишетте 7 һәм Ягъкубның әти-әнисенең сүзен тыңлап, Паддан-арамга киткәнен күрде.+ 8 Шунда Исау әтисе Исхакның Кәнган кызларын өнәп бетермәгәнен аңлады.+ 9 Шуңа күрә Исау Исмәгыйль* янына барып, тагын бер хатын алды. Ул Ибраһим улы Исмәгыйльнең кызына, Нәбәйотның бертуганы Мәхәләткә өйләнде.+

10 Ә Ягъкуб Бәхи́р-шебаны калдырып, Харанга+ таба юл тотты. 11 Вакыт узу белән ул бер урынга килеп җитте һәм, кояш инде баеганга күрә, шунда кунарга булды. Ул бер таш алып, аны башы астына куйды да йокларга ятты.+ 12 Шунда ул бер төш күрде: җирдә күкләргә кадәр җиткән бер баскыч тора, һәм Аллаһы фәрештәләре бу баскыч буйлап менеп-төшеп йөри.+ 13 Менә, баскыч өстендә Йәһвә, һәм ул болай ди:

«Мин бабаң Ибраһим Аллаһысы һәм Исхак Аллаһысы Йәһвә.+ Син яткан җирне сиңа һәм токымыңа* бирәчәкмен.+ 14 Синең токымыңны* тузан бөртекләре кебек ишле итәчәкмен, һәм алар бөтен җир буйлап+ — көнбатышка һәм көнчыгышка, төньякка һәм көньякка таба таралачак. Җирдәге бөтен кабиләләр синең аша һәм токымың* аша фатихаланачак.*+ 15 Мин синең белән булам һәм кая гына барсаң да, сине саклаячакмын һәм шушы җиргә кайтарачакмын.+ Сине калдырмам һәм биргән вәгъдәмне үтәрмен».+

16 Шунда Ягъкуб йокысыннан уянып: «Йәһвә чыннан да монда икән бит, ә мин моны белмәгән идем дә»,— диде. 17 Ул куркуга төште һәм: «Нинди курку-хөрмәт уятучы урын бу! Бу Аллаһы йортыдыр,+ бу күкләр капкасы»,— дип өстәде.+ 18 Иртән иртүк торып, Ягъкуб баш астына салып яткан ташны алды да аны һәйкәл итеп куйды һәм өстенә май агызды.+ 19 Ул бу урынны Бәйте́л* дип атады, ә моңа кадәр шул шәһәрнең исеме Луз+ иде.

20 Аннан соң Ягъкуб шундый нәзер әйтте: «Әгәр Аллаһы минем белән булып, барган юлымда мине якласа, ашарга — икмәк, киенер өчен кием-салым бирсә 21 һәм мин атам йортына исән-сау гына әйләнеп кайтсам, шулчак Йәһвә үзенең чыннан да минем Аллаһым икәнен күрсәтер. 22 Һәм мин һәйкәл итеп куйган бу таш Аллаһы йорты+ булып китәр. Аллаһым, миңа нәрсә генә бирсәң дә, уннан бер өлешен сиңа бирәчәкмен».

29 Шуннан Ягъкуб юлын дәвам итеп, Көнчыгышта яшәүче кешеләр янына китте. 2 Ахыр чиктә, ул кырда бер кое күрде. Кое янында өч сарык көтүе ята иде. Аларны гадәттә шул коедан эчерә торганнар иде. Кое авызын зур бер таш каплап тора иде. 3 Бөтен көтүләр җыелгач, көтүчеләр кое авызындагы ташны читкә тәгәрәтеп, сарыкларны эчертә һәм аннан соң кое авызын таш белән каплап куя иделәр.

4 Ягъкуб алардан: «Кардәшләрем, сез кайдан?» — дип сорады, тегеләр аңа: «Без Хараннан»+,— дип җавап бирделәр. 5 «Сез Наһурның+ оныгы Лабанны+ беләсезме?» — дип сорады ул. Тегеләр аңа: «Беләбез»,— диделәр. 6 «Аның хәлләре яхшымы?» — дип сорады Ягъкуб, моңа алар: «Әйе, яхшы. Менә аның кызы Рәхилә+ сарыклар белән килә»,— диделәр. 7 Ягъкуб әйтте: «Көн уртасы гына бит әле, көтүләрне җыярга иртә. Сарыкларны эчертегез дә, утлауга җибәрегез». 8 Көтүчеләр аңа: «Юк, без алай эшли алмыйбыз, бөтен көтүләр җыелырга тиеш. Шул вакытта гына кое авызыннан ташны читкә тәгәрәтеп, сарыкларны эчертеп була»,— дип җавап бирделәр.

9 Алар сөйләшеп торган арада, үз атасының сарыклары белән Рәхилә килде. Ул сарыкларны көтеп йөри иде. 10 Үз әнисенең бертуганы Лабанның кызы Рәхиләне һәм Лабанның сарыкларын күрү белән, Ягъкуб кое янына килде дә, аның авызыннан ташны читкә тәгәрәтеп, Лабанның сарыкларын эчертте. 11 Аннары Ягъкуб Рәхиләне үбеп алды һәм үкереп елый башлады. 12 Ягъкуб Рәхиләгә үзенең аның әтисенең туганы, Рабиганың улы икәнлеген әйтте. Шунда Рәхилә йөгереп кайтып, моны әтисенә сөйләп бирде.

13 Бертуганының улы Ягъкуб турында ишетү белән, Лаба́н+ аны каршыларга дип йөгерде. Ул аны кочаклап үпте һәм өенә алып кайтты. Анда Ягъкуб Лабанга бөтен булган хәлләрне сөйләп бирде. 14 Шунда Лабан аңа: «Син бит минем кан кардәшем»*,— диде, һәм Ягъкуб аның өендә бер ай буе торды.

15 Шуннан соң Лабан Ягъкубка әйтте: «Туганым+ булгач, син миңа әллә бушка гына хезмәт итәргә тиешме? Әйтче, сиңа ничек түләргә?»+ 16 Лабанның исә ике кызы бар иде. Олысының исеме — Лия́, кечесенең Рәхилә иде.+ 17 Лия тонык күзле, ә Рәхилә бик сөйкемле һәм чибәр кыз иде. 18 Ягъкуб Рәхиләгә гашыйк булды, һәм шуңа күрә Лабанга: «Кече кызың Рәхилә өчен мин сиңа җиде ел хезмәт итәрмен»+,— дип җавап бирде. 19 Моңа Лабан: «Аны башка кешегә биргәнче, сиңа бирү хәерлерәк. Миндә кал»,— диде. 20 Һәм Ягъкуб Рәхилә өчен җиде ел хезмәт итте,+ әмма Рәхиләне сөйгәнгә, бу еллар аңа берничә көн кебек кенә тоелды.

21 Аннары Ягъкуб Лабанга болай диде: «Минем хезмәт көннәрем үтте инде. Кәләшемне* миңа хатынлыкка* бир». 22 Шунда Лабан андагы бөтен кешеләрне чакырып, туй үткәрде. 23 Әмма кичен ул, Ягъкуб үзенә хатынлыкка алсын өчен, кызы Лияне китерде. 24 Лабан шулай ук кызы Лиягә Зилпә́ исемле хезмәтчесен бирде.+ 25 Ягъкуб иртән уянса, янында Лия ята! Шулчак ул Лабаннан: «Нишләдең син минем белән? Мин сиңа Рәхилә өчен хезмәт иттем түгелме? Ник мине алдадың?»+ — дип сорады. 26 Лабан әйтте: «Бездә, гадәттә, кече кызны олысыннан алда кияүгә бирмиләр. 27 Шушы атнаны бу хатын белән үткәр. Аннары сиңа башка кызымны да бирермен. Әмма аның өчен син миңа тагын җиде ел хезмәт итәрсең».+ 28 Ягъкуб шулай эшләде дә: Лия белән шул атнаны үткәрде. Аннары Лабан аңа кызы Рәхиләне тапшырды. 29 Рәхиләгә исә ул Билһа́+ исемле хезмәтчесен бирде.+

30 Аннан соң Ягъкуб Рәхилә белән дә якынлык кылды. Ул Рәхиләне Лиягә караганда күбрәк яратты һәм Лабанга тагын җиде ел хезмәт итте.+ 31 Ягъкубның Лияне яратмаганын күреп, Йәһвә Лиягә балага узу сәләте бирде,+ Рәхилә исә балага уза алмый иде.+ 32 Лия йөккә узды һәм ир бала тапты. «Йәһвә кайгымны күреп алды,+ хәзер ирем мине яратачак»,— диеп, ул улына Руби́н*+ дигән исем кушты. 33 Ул кабат балага узды һәм тагын бер ир бала тапты. «Ирем мине яратмаганга, Йәһвә мине ишетте һәм миңа бу баланы да бирде»,— диеп, ул аны Шимо́н*+ дип атады. 34 Ул янә балага узды һәм тагын бер ир бала тапты. «Хәзер инде ирем миңа тагы да ныграк тартылачак, мин бит аңа өч угыл тудырдым»,— диде ул. Шуңа күрә аңа Ле́ви*+ дип исем куштылар. 35 Янә балага узгач, ул ир бала тапты һәм: «Хәзер инде Йәһвәне мактармын»,— диде. Шуңа күрә ул аны Яһүд*+ дип атады. Шуннан соң ул бала тапмый торды.

30 Рәхилә исә, үзенең Ягъкубка балалар тудырмаганын күреп, апасыннан көнләшә башлады һәм Ягъкубка: «Миңа балалар бир, югыйсә мин үләм»,— диде. 2 Ягъкубның моңа ачуы купты, һәм ул Рәхиләгә: «Әллә мин Аллаһымы? Сине бала табудан ул мәхрүм иткән бит!» — дип җавап бирде. 3 Рәхилә болай диде: «Менә минем кол кызым Билһа́.+ Аның белән якынлык кылсаң, ул миңа бала тудырыр иде, һәм мин аның ярдәмендә ана булып китәр идем». 4 Аннары ул хезмәтчесе Билһаны аңа хатынлыкка бирде, һәм Ягъкуб аның белән якынлык кылды.+ 5 Билһа балага узды һәм Ягъкубка угыл тудырды. 6 Шунда Рәхилә: «Ходаем миңа хөкемче булды һәм догамны ишетте: миңа угыл бирде»,— диеп, аңа Дан*+ дип исем кушты. 7 Рәхиләнең хезмәтчесе Билһа кабат балага узды һәм Ягъкубка икенче угыл тудырды. 8 Шунда Рәхилә: «Мин апам белән гаять көчле көрәш алып бардым. Һәм мин җиңдем!» — диеп, аны Нәфтәли́*+ дип атады.

9 Бала тапмый башлаганын күргәч, Лия́ үз хезмәтчесе Зилпәне Ягъкубка хатынлыкка бирде.+ 10 Һәм Лиянең хезмәтчесе Зилпә́ Ягъкубка угыл тудырды. 11 Шунда Лия: «Зур уңыш бу!» — диеп, аны Гәд*+ дип атады. 12 Шуннан соң Лиянең хезмәтчесе Зилпә Ягъкубка икенче угыл тудырды. 13 Һәм Лия: «Нинди бәхет бу! Моннан ары хатын-кызлар мине бәхетле дип йөртер»+,— диде. Шулай итеп, ул аңа Әши́р*+ дип исем кушты.

14 Бодай уру вакытында Руби́н,+ кырда йөргәндә, мандрагора* җимешләрен тапты һәм аларны әнисе Лиягә алып кайтты. Шунда Рәхилә Лиягә әйтте: «Улың алып кайткан җимешләрнең берничәсен миңа бир әле». 15 Тегесе аңа: «Минем иремне тартып алуың җитмәгән,+ улымның мандрагора җимешләрен дә аласың киләме?» — диде. Моңа Рәхилә: «Ярый, улың алып кайткан җимешләр өчен бүген кич Ягъкуб синең белән ятар»,— дип әйтте.

16 Ягъкуб кичен кырдан кайтып килгәндә, Лия аны каршыларга чыкты һәм болай диде: «Бүген син минем белән ятасың, мин синең өчен улымның мандрагора җимешләрен бирдем, шуңа күрә бүген син минеке». Һәм Ягъкуб шул төнне Лия белән ятты. 17 Аллаһы Лияне ишетеп, аңа җавап бирде: Лия балага узды һәм Ягъкубка бишенче угыл тудырды. 18 Шунда Лия: «Мин иремә хезмәтчемне биргәнгә, Ходай миңа әҗеремне* бирде»,— диеп, аны Иссаха́р*+ дип атады. 19 Лия кабат йөккә узды һәм Ягъкубка алтынчы угыл тудырды.+ 20 Һәм Лия: «Ходаем мине мул итеп бүләкләде, әйе, ирем хәзер миңа түземле булыр,+ мин бит аңа алты угыл+ тудырдым»,— диеп, аңа Зәбулу́н*+ дип исем кушты. 21 Аннан соң ул кыз бала тудырды һәм аны Динә́+ дип атады.

22 Әмма Аллаһы Рәхиләне онытмады. Ул аның догасын ишетеп, җавап бирде һәм аны балага узарга сәләтле итте.+ 23 Рәхилә балага узды һәм угыл тудырды. «Ходай мине хурлыктан азат итте!»+ — диде ул. 24 «Йәһвә миңа тагын бер угыл өстәде»,— диеп, ул аны Йосыф*+ дип атады.

25 Рәхилә Йосыфны тудыргач, Ягъкуб шунда ук Лабанга болай диде: «Җибәр мине. Минем үз җиремә, туган якларыма кайтасым килә.+ 26 Хатыннарым белән балаларымны бир дә, китим, мин алар өчен сиңа хезмәт иттем бит. Син ничек хезмәт иткәнемне яхшы беләсең».+ 27 Шунда Лаба́н: «Әгәр миннән риза булсаң, миндә кал. Билгеләрдән мин аңладым: Йәһвә мине синең аркада фатихалап тора»,— диде. 28 Һәм өстәде: «Хезмәт хакын билгелә, һәм мин сиңа түләрмен».+ 29 Ягъкубның җавабы мондый булды: «Сиңа ничек хезмәт иткәнемне дә, көтүләрең турында кайгыртканымны да беләсең ич.+ 30 Мин килгәнче малың аз иде, әмма хәзер көтүләрең күбәйде һәм артты. Мин килгәннән бирле Йәһвә сине фатихалап торды. Ә мин үз йортым өчен кайчан эшли алырмын?»+

31 Лабан: «Сиңа нәрсә бирим?» — дип сорагач, Ягъкуб җавап бирде: «Миңа бернәрсә дә бирмә. Бер үтенечемне генә үтәсәң, мин көтүләреңне көтәргә һәм сакларга калырмын.+ 32 Әйдә, бүген көтүләреңне йөреп чыгыйк та, син барлык тимгелле һәм чуар сарыкларны, кара-көрән яшь сарык тәкәләрен, шулай ук бөтен чуар һәм тимгелле кәҗәләрне аерып куярсың. Моннан ары бу минем хезмәт хакым булачак.+ 33 Һәм син берәр көнне хезмәт хакымны тикшерергә дип килсәң, минем тәкъва* икәнемне күрерсең. Миндә тимгелле һәм чуар кәҗәләрдән яки кара-көрән яшь сарык тәкәләреннән башкалары табылса, аларны мин урлаганмын дип саналыр».

34 Лабан аңа: «Ярый, бик әйбәт! Син әйткәнчә булсын»+,— дип җавап бирде. 35 Ул шул ук көнне буй-буй һәм чуар кәҗә тәкәләрен, барлык тимгелле һәм чуар кәҗәләрне, шулай ук ак яки кара-көрән төсе булган бөтен яшь сарык тәкәләрен аерып, үз улларының кулына тапшырды. 36 Лабан үз көтүләрен Ягъкубтан өч көнлек юл ераклыктагы урынга алып китте. Ягъкуб исә Лабанның калган көтүләрен көтте.

37 Аннары Ягъкуб бадәм, чинар һәм башка агачларның яңа гына киселгән ботакларын алды да, кайрыларын урыны-урыны белән каезлап, ботакларда ак тимгелләр ясады. 38 Көтү эчәргә килгәндә, шул каезланган ботаклар алдында парлашсын өчен, ул бу ботакларны көтү эчә торган улакларга салды.

39 Шул ботаклар алдында парлашкан көтүләрдә буй-буй, тимгелле һәм чуар бәтиләр туа иде. 40 Ягъкуб яшь хайваннарны аерып, Лабанның көтүләрен буй-буй, тимгелле һәм чуар хайваннарга каратып куя иде. Аннары ул үз көтүләрен аерып, Лабанның көтүе белән кушылдырмый иде. 41 Таза хайваннар парлашканда, алар ботаклар янында парлаша алсын өчен, Ягъкуб алар алдына улакларга ботаклар сала иде. 42 Әмма хайваннар зәгыйфь булса, ул ботаклар салмый иде. Шуңа күрә бөтен зәгыйфь хайваннар Лабанга, ә тазалары Ягъкубка эләгә иде.+

43 Ягъкуб бик бай булып китте. Аның зур көтүләре, күп дөяләре, ишәкләре һәм хезмәтчеләре бар иде.+

31 Вакыт узды, һәм Ягъкуб Лаба́н улларының: «Ягъкуб атабызның бар милкен үзенә алды, атабызда булган бар нәрсәне җыеп, баеды»+,— дип әйткәннәрен ишетте. 2 Ягъкуб Лабанның йөзенә караганда, аның үзенә карата мөнәсәбәте үзгәргәнен күрә иде.+ 3 Шунда Йәһвә Ягъкубка әйтте: «Ата-бабаларың җиренә, туганнарың янына кайт,+ һәм мин синең белән булырмын». 4 Һәм Ягъкуб, Рәхилә белән Лияне көтүе йөргән кырга чакыртып, 5 болай диде:

«Күрәм ки, атагызның миңа карата мөнәсәбәте үзгәргән.+ Шулай да әтиемнең Аллаһысы һәрчак минем белән.+ 6 Үзегез дә яхшы беләсез: мин атагызга бөтен көчемне биреп хезмәт иттем.+ 7 Атагыз мине алдамакчы иде һәм хезмәт хакымны ун тапкыр үзгәртте, ләкин Аллаһы аны миңа зыян китерүдән тыйды. 8 Ул: „Тимгелле хайваннар синең хезмәт хакың булыр“,— дигәндә, бөтен көтүдә тимгелле бәтиләр туа иде, ә инде ул: „Буй-буй хайваннар синең хезмәт хакың булыр“,— дигәндә, бөтен көтүдә буй-буй бәтиләр туа иде.+ 9 Шулай итеп, Аллаһы атагызның мал-туарын алып, миңа бирде. 10 Бервакыт, маллар парлашканда, мин төшемдә мондый күренеш күрдем: кәҗәләр белән парлашкан кәҗә тәкәләре буй-буй, тимгелле һәм чуар иде.+ 11 Һәм Аллаһының фәрештәсе төшемдә миңа: „Ягъкуб!“ — дип дәште. „Мин монда“,— дип җавап бирдем мин. 12 Ул сүзен дәвам итте: „Башыңны күтәреп кара әле. Күрәсеңме, кәҗәләр белән парлашкан бөтен кәҗә тәкәләре буй-буй, тимгелле һәм чуар, чөнки мин Лабанның сиңа ни эшләгәнен күреп торам.+ 13 Мин сиңа Бәйтелдә+ күренгән Аллаһымын. Син анда һәйкәлгә май агызып, миңа ант биргән идең.+ Ә хәзер тор да бу урыннан туган җиреңә кайт“».+

14 Рәхилә белән Лия́ аңа мондый җавап кайтардылар: «Атабызның йортында безнең мирас өлешебез калганмы соң? 15 Әллә ул безне чит кешеләр дип санамыймы? Ул бит безне сатып, шул акчага яшәп ята.+ 16 Аллаһы аңардан алган бөтен байлык безнеке һәм балаларыбызныкы.+ Шулай булгач, Аллаһы сиңа ни кушкан булса, шуны эшлә».+

17 Шунда Ягъкуб торып, балаларын һәм хатыннарын дөяләргә утыртты да+ 18 үзе белән бөтен көтүен, җыйган барлык мал-мөлкәтен+ — Падда́н-арамда туплаган бар малын алып, атасы Исхак янына Кәнга́н җиренә кайтырга җыенды.+

19 Лабан исә ул вакытта сарык кыркырга киткән иде, ә Рәхилә үз атасының гаилә потларын*+ урлады.+ 20 Ягъкуб арамлы Лабанны алдады, чөнки берни әйтмичә качып китте. 21 Ул китеп барды һәм бөтен гаиләсе һәм мөлкәте белән бөек елганы*+ кичеп, Гила́д+ тауларына таба юл тотты. 22 Ә өченче көнне Лабанга Ягъкубның качып китүе турында хәбәр иттеләр. 23 Шунда ул үз туганнары белән бергә аның артыннан куа китте һәм җиде көннән соң аны Гилад тауларында куып җитте. 24 Әмма төнлә арамлы+ Лабанга төшендә+ Аллаһы күренде һәм болай диде: «Кара аны, Ягъкубка яхшыны сөйләрсеңме, начарнымы, сүзеңне үлчәп сөйлә».+

25 Лабан Ягъкуб янына килгәндә, тегесе инде үз чатырларын тауларда урнаштырган иде. Лабан да үз туганнары белән Гилад тауларында чатырларын корды. 26 Лабан Ягъкубка болай диде: «Ни эшләдең син? Ник мине алдадың? Нигә кызларымны сугыш әсирләредәй алып киттең? 27 Нигә яшертен генә качып киттең, мине алдадың һәм миңа бернәрсә дә әйтмәдең? Әйткән булсаң, мин бит сине шатланып, җырлар җырлап, шалтыравык кагып һәм арфа уйнап озатыр идем. 28 Ләкин син миңа оныкларым белән кызларымны үбеп алырга да бирмәдең. Син акылсыз эш иттең. 29 Сезгә зыян китерерлек көчем бар минем, әмма атагызның Аллаһысы үткән төнне миңа: „Кара аны, Ягъкубка яхшыны сөйләрсеңме, начарнымы, сүзеңне үлчәп сөйлә“+,— диде. 30 Ярый, атаңның йортына кайтасың килгән икән, кайт. Ләкин нигә потларымны+ урларга иде?»

31 Ягъкуб Лабанга болай дип җавап бирде: «Мин курыктым. Кызларыңны миннән тартып алырсың дип уйладым. 32 Илаһларыңны кемдә тапсаң, шул кеше үләр. Туганнарыбыз алдында милкемне тикшереп чык. Синең әйберең табылса, аны алырсың». Ләкин Ягъкуб ул потларны Рәхилә урлаганын белми иде. 33 Лабан Ягъкубның, Лиянең һәм ике хезмәтченең+ чатырларына керде, әмма бернәрсә дә тапмады. Аннары ул Лиянең чатырыннан чыгып, Рәхилә чатырына керде. 34 Рәхилә исә потларны алып, дөя ияренә салган һәм аның өстенә утырган иде. Лабан аның бөтен чатырын тикшереп чыкты, әмма аларны таба алмады. 35 Аннары Рәхилә әтисенә: «Әфәндем, алдыңа торып баса алмавым өчен ачуланма, мин күрем күрү вакыты кичерәм»+,— диде. Лабан тырышып эзләсә дә, потларны+ таба алмады.

36 Шунда Ягъкубның Лабанга ачуы чыкты, һәм ул аны шелтәли башлады: «Ни гаебем бар? Ник мине шулай эзәрлеклисең, нинди гөнаһ кылдым мин? 37 Бөтен әйберләремне тикшереп чыктың бит, үз йортыңнан булган берәр нәрсәне таптыңмы соң? Аны туган-тумачаларыбыз алдына китер, алар безне хөкем итсеннәр. 38 Мин синең белән 20 ел яшәдем. Шул вакыт дәвамында сарыкларың һәм кәҗәләрең бер тапкыр да бәрән салмады.+ Мин беркайчан да көтүеңдәге сарык тәкәсен суеп ашамадым. 39 Ерткычлар ботарлаган хайваннарны сиңа китермәдем+ — зыянны үзем каплый торган идем. Хайваннарыңны көндез урласалар да, төнлә урласалар да, син миннән түләттең. 40 Көндез эсседән, төнлә салкыннан җәфалана идем, күземнән йокым кача иде.+ 41 20 ел синең йортыңда үткәрдем. 14 ел сиңа кызларың өчен хезмәт иттем, 6 ел — көтүең өчен, ә син хезмәт хакымны ун тапкыр үзгәрттең.+ 42 Атамның Аллаһысы,+ Ибраһимның Аллаһысы, Исхак курку-хөрмәт күрсәтеп яшәгән Ходай*+ минем белән булмаса, син мине буш кул белән җибәргән булыр идең. Әмма Ходаем бәламне һәм авыр хезмәтемне күрде, шуңа күрә сине кисәткән дә».+

43 Шунда Лабан Ягъкубка болай диде: «Бу кызлар — минем кызларым, бу балалар — минем балаларым һәм бу көтүләр — минем көтүләрем, син монда күргән бөтен нәрсә — минеке һәм кызларымныкы. Аларга һәм алардан туган оныкларыма каршы берәр нәрсә эшли аламмы соң? 44 Әйдә, үзара килешү төзик. Ул безнең тату булуыбызның шаһите булачак». 45 Һәм Ягъкуб бер таш алып, аны һәйкәл итеп куйды.+ 46 Аннары туганнарына: «Ташлар җыегыз!» — диде. Алар ташларны бер өемгә җыйдылар һәм шунда ашадылар. 47 Лабан шул өемне Җыга́р-шаһәдә́т* дип, Ягъкуб исә Гәлгы́д* дип атады.

48 Аннары Лабан: «Бу таш өеме бүген безнең тату булуыбызның шаһите булыр»,— диде. Шуңа күрә Ягъкуб аңа Гәлгыд+ дигән исем бирде. 49 Ул аны шулай ук Күзәтү манарасы дип тә атады, чөнки Лабан болай дип әйтте: «Бер-беребездән аерылышканнан соң, Йәһвә икебезне дә күзәтеп торсын. 50 Кызларыма явызлык кылсаң һәм алардан тыш башка хатыннарга өйләнсәң, шуны белеп тор: безне хәтта бер кеше күрмәсә дә, шаһит Аллаһы күреп торачак». 51 Шунда Лабан Ягъкубка әйтте: «Менә таш өеме һәм һәйкәл. Мин аларны арабыздагы килешүнең билгесе итеп куйдым. 52 Бу таш өеме дә, бу һәйкәл дә шуңа шаһит:+ мин бу таш өеменнән сиңа зыян китерер өчен үтмәм, син дә миңа зыян китерер өчен бу таш өеме һәм һәйкәлдән үтмәссең. 53 Ибраһим Аллаһысы,+ Наһу́р Аллаһысы — аларның аталарының Аллаһысы — безнең арабызда хаким булсын». Һәм Ягъкуб үзенең атасы Исхак курку-хөрмәт күрсәтеп яшәгән Ходай*+ белән ант итте.

54 Шуннан соң Ягъкуб тауда корбан китереп, үз туганнарын ашарга чакырды. Алар ашадылар һәм тауда төн кундылар. 55 Лабан исә иртән иртүк торып, үз оныкларын+ һәм кызларын үбеп фатихалады+ да өенә кайтып китте.+

32 Ә Ягъкуб үз юлын дәвам итте һәм Аллаһының фәрештәләрен очратты. 2 Аларны күргәч, Ягъкуб: «Бу Аллаһы гаскәренең тукталу урыны!» — диде һәм шуңа күрә ул урынны Маханаи́м* дип атады.

3 Аннан соң Ягъкуб үзе алдыннан Сәгы́йр җиренә,+ Эдо́м+ өлкәсенә, абыйсы Иса́у янына хәбәрчеләр җибәреп, 4 аларга мондый боерык бирде: «Хуҗам Исауга менә нәрсә әйтегез: „Мин Лабанда күп вакыт яшәдем*+,— ди хезмәтчең Ягъкуб.— 5 Минем үгезләрем, ишәкләрем, сарыкларым, хезмәтчеләрем бар,+ һәм мин бу хәбәрне сиңа, хуҗам, илтифатыңа ирешер өчен җибәрәм“».

6 Әйләнеп кайткач, хәбәрчеләр Ягъкубка: «Без абыең Исау белән очраштык. Хәзер ул сине каршыларга дип, 400 кешесе белән монда килә»+,— дигән хәбәр җиткерделәр. 7 Ягъкуб бик курыкты һәм борчыла башлады.+ Ул үзе белән булган кешеләрне, сарыкларын, кәҗәләрен, үгезләрен һәм дөяләрен ике төркемгә бүлеп, 8 болай диде: «Исау бер төркемгә һөҗүм итсә, икенчесе котылып кала алыр».

9 Аннан соң Ягъкуб әйтте: «И Ходаем, бабам Ибраһим Аллаһысы һәм атам Исхак Аллаһысы, миңа: „Үз җиреңә, туганнарың янына кайт, һәм мин сиңа игелек кылырмын“+,— дип вәгъдә бирүче Йәһвә, 10 мин үзеңнең хезмәтчеңә күрсәткән тугры мәхәббәтеңә һәм тугрылыгыңа лаек түгелмен.+ Үрдүнне кичкәндә минем таяктан башка бернәрсәм дә юк иде бит, ә хәзер минем ике төркем кешеләрем һәм малларым бар.+ 11 Абыем Исау кулыннан коткар мине, үтенәм,+ ул килер дә, миңа, балаларыма һәм аларның аналарына һөҗүм итәр+ дип куркам. 12 Син бит: „Сиңа игелек кылачакмын һәм токымыңны* диңгездәге бихисап күп ком бөртекләре кебек ишәйтәчәкмен“+,— дип вәгъдә иткән идең».

13 Һәм Ягъкуб шунда төн үткәрде. Аннары ул үз милкенең бер өлешен абыйсы Исауга бүләк өчен аерып куйды:+ 14 200 кәҗә һәм 20 кәҗә тәкәсе, 200 сарык һәм 20 сарык тәкәсе, 15 балалы 30 дөя, 40 сыер һәм 10 үгез, 20 ана ишәк һәм 10 ата ишәк.+

16 Ул бу көтүләрне бер-бер артлы хезмәтчеләренә тапшырып, аларга: «Елганы миннән алда кичеп чыгыгыз һәм көтүләрне бер-берсеннән ераграк тотыгыз»,— диде. 17 Беренче хезмәтчесенә ул мондый әмер бирде: «Абыем Исау белән очрашкач, ул сездән: „Синең хуҗаң кем? Кая юл тотасың? Бу көтүләр кемнеке?“ — дип сораса, 18 болай дип әйт: „Хезмәтчең Ягъкубныкы. Бу бүләкне Ягъкуб хуҗам Исауга җибәрде,+ ә ул үзе арттарак килә“». 19 Һәм ул икенче хезмәтчесенә дә, өченчесенә дә, көтүләрне алып барган башка хезмәтчеләргә дә мондый әмер бирде: «Исау белән очрашкач, аңа шул сүзләрне әйтегез. 20 Аңа шулай ук: „Менә, хезмәтчең Ягъкуб безнең арттан килә“,— диегез». Ягъкуб: «Әгәр алдан бүләк җибәреп,+ аның ачуын баса алсам, бәлки, аның белән күрешкәч, ул мине ачык йөз белән кабул итәр»,— дип уйлый иде. 21 Шулай итеп, хезмәтчеләр бүләкләр белән бергә алдан киттеләр һәм елганы кичеп чыктылар, Ягъкуб исә тукталган урыннарында кунарга калды.

22 Шул ук төнне ул торды да үзе белән ике хатынын,+ ике хезмәтчесен+ һәм 11 улын алып, Йаббокны+ сай җирдән кичеп чыкты. 23 Ул аларны агым су* аша кичерде һәм бөтен мал-мөлкәтен аргы якка чыгарды.

24 Ягъкуб берүзе калгач, аның алдында бер кеше пәйда булды һәм аның белән көрәшә башлады. Алар таң атканчы көрәштеләр.+ 25 Ягъкубның бирешмәгәнен күргәч, теге кеше аның оча-бот буынына кагылды, һәм көрәшкәндә, Ягъкубның шул буыны тайды.+ 26 Шуннан соң теге кеше: «Инде таң ата, җибәр мине»,— диде. Әмма ул аңа: «Башта мине фатихала, аннары җибәрәм»+,— дип дәште. 27 Тегесе аңардан: «Исемең ничек?» — дип сорагач, ул аңа: «Ягъкуб»,— дип җавап бирде. 28 Шунда теге кеше болай диде: «Моннан ары синең исемең Ягъкуб түгел, ә Исраи́л*+ булачак. Чөнки син Аллаһы белән+ дә, кешеләр белән дә көрәштең һәм ахыр чиктә җиңеп чыктың». 29 Моңа Ягъкуб: «Зинһар, әйтче, исемең ничек?» — диде. Тегесе: «Нәрсәгә сиңа минем исемем?»+ — дип җавап бирде һәм аны шул урында фатихалады. 30 Шунда Ягъкуб: «Мин Аллаһы белән йөзгә-йөз күрешсәм дә, җаным исән калды»+,— диеп, шул урынны Пении́л*+ дип атады.

31 Ул Пенуилдан* киткәч, кояш калыкты. Ягъкуб, буыны тайганга,+ аксап бара иде. 32 Менә шуңа күрә бүгенгә кадәр Исраи́л уллары бот сөяге буынындагы сеңерне ашамыйлар, чөнки ул кеше Ягъкубның оча-бот буынының сеңеренә кагылган иде.

33 Бервакыт Ягъкуб башын күтәреп караса, аның каршысына Иса́у һәм аның белән бергә 400 кеше килә.+ Шунда Ягъкуб балаларны Лия́ белән Рәхиләгә һәм ике хезмәтче хатынга тапшырды.+ 2 Ул бу хезмәтчеләрне балалары белән алга,+ Лияне һәм балаларын алар артына,+ ә Рәхилә+ белән Йосыфны иң артка бастырды. 3 Үзе исә алга чыкты һәм абыйсына якынлаша-якынлаша җиде тапкыр җиргә кадәр иелде.

4 Шунда Исау аның янына йөгереп килеп, аны кочаклап үпте, һәм алар елап җибәрде. 5 Исау хатыннар белән балаларны күреп: «Болар кем?» — дип сорады. Моңа Ягъкуб: «Бу синең хезмәтчеңнең Ходай биргән балалары»+,— дип җавап бирде. 6 Шунда хезмәтчеләр үз балалары белән килеп, аның алдында иелделәр. 7 Лия дә үз балалары белән килеп, иелде. Аннан соң Йосыф белән Рәхилә якынлашты, алар да иелделәр.+

8 Исау: «Мин юлда очраткан кәрваннар нәрсәне аңлата?»+ — дип сорады. «Мин хуҗамның илтифатын казанырга теләгән идем»+,— дип җавап бирде Ягъкуб. 9 Моңа Исау: «Минем милкем күп, энекәшем.+ Малың үзеңдә калсын»,— диде. 10 Әмма Ягъкуб болай диде: «Юк. Зинһар, синең илтифатыңны казанган булсам, бүләкләремне кабул ит, чөнки мин аларны йөзеңне күрер өчен җибәрдем. Һәм син мине шатлык белән кабул иткәч, синең йөзеңне күрү Аллаһы йөзен күрү кебек булды.+ 11 Үтенәм, бүләкләремне ал инде,+ чөнки Аллаһы мине фатихалады һәм хәзер миндә кирәкле бөтен нәрсә бар».+ Ул аны кыстап торганга, Исау аның бүләген кабул итте.

12 Аннары Исау: «Әйдә, кузгалыйк та, бергә барыйк»,— дип тәкъдим итте. 13 Әмма Ягъкуб мондый җавап кайтарды: «Хуҗам, күреп торасың ич, балаларым әле яшь,+ бәрәнле сарыклар белән бозаулы сыерлар турында да кайгыртасы бар. Аларны көне буе тиз куып барсаң, бөтен көтү һәлак булачак. 14 Зинһар, хуҗам, хезмәтчеңнән алда бар, ә мин малларым һәм балаларым көенә әкренрәк бара торырмын һәм хуҗам янына Сәгыйргә+ килеп җитәрмен». 15 «Алайса, мин кайбер кешеләремне синең белән калдырыйм»,— диде Исау. Моңа Ягъкуб: «Юк, юк, кирәк түгел. Минем хуҗамның илтифатын казанасым килә»,— дип җавап бирде. 16 Шул ук көнне Исау Сәгыйргә кайтып китте.

17 Ягъкуб исә Сохкәткә+ юл тотты. Ул анда үзенә йорт төзеде һәм көтүләре өчен лапаслар корды. Шуңа күрә ул бу урынны Сохкә́т* дип атады.

18 Шулай итеп, Падда́н-арамнан+ кайтып килгән Ягъкуб исән-имин генә Кәнга́н җирендәге+ Шехе́м+ шәһәренә килеп җитте һәм аның янәшәсендә урнашты. 19 Аннары ул чатырлары урнашкан кырны Шехем атасы Һамурның улларыннан 100 көмеш акчага сатып алды.+ 20 Ягъкуб анда мәзбәх корды һәм аны «Аллаһы, Исраи́л Аллаһысы» дип атады.+

34 Ягъкубның Лиядән+ туган кызы Динә́ исә ул җирнең кызлары+ янына барып, алар белән бергә вакыт үткәрә иде. 2 Ул җирдә бер башлык — хивле+ Һаму́р яши иде. Аның улы Шехе́м, Динәне күреп, аны тотып алды да, аның белән ятып, аны көчләде. 3 Аның җаны Ягъкуб кызы Динәгә тартыла башлады, ул аңа гашыйк булды һәм аны үз яратуына ышандырырга тырышты. 4 Аннан соң Шехем әтисе Һамурга:+ «Бу кызны миңа хатынлыкка алып бир»,— диде.

5 Ягъкубка Шехемнең Динәне мыскыллаганы турында хәбәр ирешкән вакытта аның уллары көтүләре белән кырда иделәр. Шуңа күрә Ягъкуб, алар кайтканчы, бу турыда беркемгә дә әйтмәде. 6 Шехемнең әтисе Һамур Ягъкуб белән сөйләшеп алырга килде. 7 Әмма Ягъкубның уллары, моның барысы турында ишеткәч, шунда ук кырдан кайттылар. Шехем Исраилне́ хурлыкка калдырып, Ягъкуб кызы белән ятканга күрә+,— ә алай эшләргә бер дә ярамый иде+ — алар бик рәнҗеде, һәм аларның моңа ачуы чыкты.

8 Һамур аларга болай диде: «Улым Шехем җаны белән сезнең кызыгызга тартыла. Аны улыма хатынлыкка бирегезче 9 һәм безнең белән никах килешүләре төзегез.* Безгә үз кызларыгызны бирегез, ә үзегезгә безнең кызларыбызны алырсыз.+ 10 Безнең белән яшәрсез, һәм бу җир сезнеке булыр. Монда яшәп, алыш-биреш итегез һәм монда төпләнегез». 11 Ә Шехем Динәнең әтисенә һәм абыйларына болай диде: «Сезнең хуплавыгызга ирешсәм иде. Нәрсә генә сорасагыз да, сезгә бирергә әзермен. 12 Бик зур калым һәм бик кыйммәтле бүләк сорасагыз да,+ мин барысын бирергә риза. Тик кызыгызны гына миңа хатынлыкка бирегез».

13 Әмма Ягъкубның уллары, Шехем Динәне хурлыкка калдырганга, Шехемгә һәм әтисе Һамурга каршы хәйлә корырга булдылар. 14 Алар болай диделәр: «Юк, булмас. Сеңелебезне сөннәтсез кешегә кияүгә бирә алмыйбыз.+ Бу безнең өчен хурлык бит. 15 Безнең кебек булсагыз — бөтен ирләрне сөннәткә утыртсагыз гына, без моңа риза.+ 16 Шулчак без кызларыбызны сезгә бирербез һәм үзебезгә сезнең кызларыгызны алырбыз. Без бергә яшәрбез һәм бер халык булырбыз. 17 Әмма безне тыңламасагыз һәм сөннәткә утырмасагыз, без сеңелебезне алырбыз да китәрбез».

18 Һамурга+ һәм аның улы Шехемгә+ боларның тәкъдиме ошады. 19 Шехем аларның шартын кичектермичә үтәде,+ чөнки күңеле Ягъкуб кызына тартыла иде, һәм ул үз атасының йортында иң хөрмәтле кеше иде.

20 Һамур һәм улы Шехем шәһәр капкасы янына килделәр дә шәһәр халкына болай диделәр:+ 21 «Бу кешеләрнең безнең белән тыныч-тату яшисе килә. Алар безнең җиребездә яшәсен һәм алыш-биреш итсен, чөнки мондагы җирләр киң — барыбызга да җитәр. Без аларның кызларын хатынлыкка ала алырбыз, алар — безнекеләрне.+ 22 Әмма алар безнең белән яшәп, бер халык булырга ризалашсын өчен, бер шарт кына бар: барлык ир затларыбыз алар кебек сөннәткә утыртылырга тиеш.+ 23 Шулчак аларның милке, байлыгы һәм бөтен маллары безнеке булмасмы? Ризалыгыбызны гына бирик, һәм алар безнең белән яши башлар». 24 Шәһәр капкалары янында җыелган бөтен халык Һамурның һәм улы Шехемнең сүзләренә колак салды, һәм шәһәрнең бөтен ир затлары сөннәткә утыртылды.

25 Ләкин өченче көнне, сөннәткә утыртылганнар авырып ятканда, Ягъкубның ике улы — Динәнең абыйлары+ Шимо́н белән Ле́ви — кылычларын алдылар да, һичкем көтмәгәндә шәһәргә кереп, бөтен ир затларын үтерделәр.+ 26 Алар Һамур белән улы Шехемне кылычтан кичерделәр, ә Динәне Шехем йортыннан алдылар да китеп бардылар. 27 Ягъкубның бүтән уллары, сеңелләрен мыскыллаганнары өчен,+ яраланган кешеләргә һөҗүм итеп, шәһәрләрен талап чыктылар: 28 бөтен сарыкларын, башка көтүләрен, ишәкләрен, шәһәрдә һәм кырда булган бөтен нәрсәләрен үзләре белән алдылар. 29 Алар бөтен мал-мөлкәтләрен үзләре белән алып киттеләр, бар балаларын, бар хатыннарын әсирлеккә алдылар һәм йортларын талап чыктылар.

30 Шунда Ягъкуб Шимон белән Ле́вигә+ болай диде: «Сез башыма зур бәла китердегез.* Хәзер бу җир кешеләре — кәнганлылар белән пәризлеләр мине нәфрәт итәчәк. Минем кешеләрем әз булганга, алар бергәләшеп миңа һөҗүм итәчәк, мине дә, гаиләмне дә кырып бетерәчәк». 31 Алар исә аңа: «Сеңелебез фахишә түгел ич!» — дип җавап кайтардылар.

35 Шуннан соң Аллаһы Ягъкубка: «Тор да, Бәйтелгә+ барып, шунда урнаш һәм абыең Исаудан+ качып киткәндә алдыңда пәйда булган Аллаһыга мәзбәх төзе»,— диде.

2 Шунда Ягъкуб үз өендәгеләренә һәм үзе белән булган барлык кешеләргә болай диде: «Үзегездә булган чит-ят илаһлардан арыныгыз,+ үзегезне пакьләндерегез һәм киемнәрегезне алмаштырыгыз. 3 Әйдәгез, торып, Бәйтелгә барыйк. Анда мин кайгы-хәсрәт көнемдә миңа җавап биргән һәм кая гына барсам да,+ минем белән булган Аллаһыга мәзбәх корырмын». 4 Алар үзләренең бөтен чит-ят илаһларын һәм колакларындагы алкаларын Ягъкубка бирделәр, һәм ул аларны Шехе́м янындагы зур агач төбенә күмеп куйды.

5 Аннары алар юлга чыктылар. Тирә-яктагы шәһәрләрне Аллаһыдан килгән курку биләп алганга, андагы кешеләр Ягъкуб улларын куа китмәделәр. 6 Ахыр чиктә, Ягъкуб бөтен кешеләре белән Кәнга́н җирендәге Лузга,+ ягъни Бәйтелгә килеп җитте. 7 Ул анда мәзбәх төзеде һәм шул җирне Эл-бәйте́л* дип атады, чөнки Ягъкуб үз абыйсыннан качып киткәндә, анда аңа Аллаһы күренгән иде.+ 8 Соңрак Рабиганың сөт анасы Дибра́+ үлеп китте, һәм аны Бәйте́л янында бер имән төбенә җирләделәр. Һәм Ягъкуб бу агачны Аллунбаху́т* дип атады.

9 Ягъкуб Падда́н-арамнан кайтканда, Аллаһы аңа янә күренде һәм үз фатихасын бирде. 10 Аллаһы аңа: «Синең исемең Ягъкуб.+ Әмма моннан ары сине Ягъкуб дип түгел, ә Исраи́л дип атаячаклар»,— диде. Шулай итеп, ул аны Исраил+ дип атый башлады. 11 Аллаһы аңа шулай ук болай диде: «Мин — Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһымын.+ Синең токымнарың үрчеп, ишле булачак. Синнән халыклар һәм халык төркемнәре чыгачак,+ синнән патшалар туачак.+ 12 Мин Ибраһим белән Исхакка биргән җирне сиңа һәм синең токымыңа* бирәчәкмен».+ 13 Аннары Аллаһы Ягъкуб белән сөйләшеп торган урыннан күтәрелеп китте.

14 Шунда Ягъкуб бер таш алып, аны Аллаһы белән сөйләшеп торган урынга һәйкәл итеп куйды. Ул аның өстенә шәраб бүләге һәм май агызды.+ 15 Аннан соң Ягъкуб Аллаһы үзе белән сөйләшеп торган шул урынга кабат Бәйтел дип исем кушты.+

16 Аннары алар Бәйтелдән юлга чыктылар. Ифратка кадәр шактый ара калганда, Рәхиләнең бала табу вакыты җитте, һәм ул бик авыр үтте. 17 Рәхиләне тулгак тотканда, кендек әбисе аңа: «Курыкма, синең тагын бер улың туа»+,— диде. 18 Рәхиләнең гомере сүнеп барган арада* (чөнки ул үлә иде), ул улын Бинуни́* дип атады, әмма Ягъкуб аңа Биньями́н*+ дип исем кушты. 19 Рәхилә вафат булды, һәм аны Ифратка, ягъни Бәйтлеһемгә+ бара торган юл буенда җирләделәр. 20 Ягъкуб аның кабере өстенә таш багана урнаштырды. Рәхилә каберендәге шул багана әле дә анда тора.

21 Аннары Исраил кабат юлга чыкты һәм Әдә́р манарасының аргы ягында чатыр корды. 22 Бервакыт, Исраил шул җирләрдә яшәгән чакта, Руби́н барып, атасының җариясе Билһа́ белән ятты, һәм Исраил моның турында ишетте.+

Ягъкубның 12 улы бар иде. 23 Лиядән туган угыллар: Ягъкубның беренче улы Рубин,+ аннары Шимо́н, Ле́ви, Яһүд, Иссаха́р һәм Зәбулу́н. 24 Рәхиләдән туган угыллар: Йосыф һәм Биньямин. 25 Рәхиләнең хезмәтчесе Билһадан туган угыллар: Дан һәм Нәфтәли́. 26 Лиянең хезмәтчесе Зилпәдән туган угыллар: Гәд һәм Әши́р. Болар Ягъкубның Паддан-арамда туган уллары.

27 Ниһаять, Ягъкуб үзенең атасы Исхак яшәгән, ә элегрәк Ибраһим белән Исхак чит ил кешеләре булып яшәгән җиргә,+ Кырья́т-арбадагы, ягъни Хебрундагы Мамрегә кайтты.+ 28 Исхак 180 ел яшәде.+ 29 Аннары ул вафат булды һәм үз халкына кушылды.* Уллары Иса́у белән Ягъкуб аны җирләделәр.+ Исхак озын гомер яшәде һәм тормышыннан канәгать булды.

36 Иса́у, ягъни Эдо́м+ тормышы турындагы хәбәр мондый:

2 Исау Кәнга́н кызлары хитле Илу́н кызы+ Адәне+ һәм Ана́һ кызы, хивле Сибу́н оныгы Оһолибаманы+ үзенә хатынлыкка алды. 3 Ул шулай ук Исмәгы́йль кызы, Нәбәйотның+ бертуганы Бәсимәгә+ өйләнде.

4 Адә́ Исауга Илифазны тудырды, Бәсимә́ — Руилне.

5 Оһолибамадан исә Йәу́ш, Йала́м һәм Кора́х туды.+

Бу — Исауның Кәнган җирендә туган уллары. 6 Аннан соң Исау үз хатыннарын, улларын, кызларын — йортындагы барлык җаннарны, шулай ук көтүләрне һәм башка барлык хайваннарны, Кәнган җирендә җыйган+ бөтен мал-мөлкәтен үзе белән алды да, энесе Ягъкубны калдырып, башка җиргә күченде,+ 7 чөнки аларның милке һәм көтүләре бик күп булганлыктан, яшәгән* җирләре аларга җитми башлады. 8 Шулай итеп, Исау, ягъни Эдом,+ Сәгы́йр тауларында+ яши башлады.

9 Сәгыйр тауларында яшәүче эдомлыларның бабалары Исау тормышы турындагы хәбәр мондый:+

10 Исауның уллары: хатыны Адәдән туган Илифа́з һәм хатыны Бәсимәдән туган Руи́л.+

11 Илифазның уллары: Тема́н,+ Өмә́р, Сәфи́, Гәтә́м һәм Кына́з.+ 12 Исау улы Илифазның җариясе Тимнадан Амали́к+ туды. Бу Исау хатыны Адәнең оныклары.

13 Руилнең уллары: Наха́т, Зирә́х, Шамма́х һәм Мизза́. Бу Исау хатыны Бәсимәнең+ оныклары.

14 Исау хатыны Оһолибамадан туган угыллар: Йәуш, Йалам һәм Корах. Оһолибама́ Анаһның кызы, Сибунның оныгы иде.

15 Исау нәселендә туган шәехләр:*+ Исауның беренче улы Илифазның балалары: Теман шәех, Өмәр шәех, Сәфи шәех, Кыназ шәех,+ 16 Корах шәех, Гәтәм шәех, Амалик шәех. Илифазның+ шул уллары, Адәнең оныклары, Эдом җирендә шәехләр иде.

17 Исау улы Руилнең балалары: Нахат шәех, Зирәх шәех, Шаммах шәех һәм Мизза шәех. Руилнең шул уллары, Исау хатыны Бәсимәнең оныклары, Эдом җирендә+ шәехләр иде.

18 Исау хатыны Оһолибамадан туган угыллар: Йәуш шәех, Йалам шәех һәм Корах шәех. Анаһ кызы, Исау хатыны Оһолибамадан туган шул угыллар шәехләр иде.

19 Болар — Исауның, ягъни Эдомның+ уллары һәм алардан туган шәехләр.

20 Шул ук җирләрдә яшәгән хорлы Сәгыйрнең уллары:+ Лута́н, Шуба́л, Сибун, Анаһ,+ 21 Дишо́н, Езе́р һәм Диша́н.+ Болар — Эдом җирендә яшәгән, хорлыларның Сәгыйрдән килеп чыккан шәехләре.

22 Лутанның уллары: Хори́ һәм Хема́м. Лутанның бертуган кыз кардәше Тимна́ иде.+

23 Шубалның уллары: Алва́н, Манаха́т, Гиба́л, Шәфу́ һәм Она́м.

24 Сибунның+ уллары: Ая́һ һәм Анаһ. Бу — атасы Сибунның ишәкләрен көткәндә, чүлдә кайнар чишмәләр тапкан Анаһ.

25 Анаһның балалары: Дишон һәм кызы Оһолибама.

26 Дишонның уллары: Хәмда́н, Ишба́н, Итра́н һәм Кера́н.+

27 Езернең уллары: Билха́н, Зәва́н һәм Ака́н.

28 Дишанның уллары: Ус һәм Ара́н.+

29 Менә хорлыларның шәехләре: Лутан шәех, Шубал шәех, Сибун шәех, Анаһ шәех, 30 Дишон шәех, Езер шәех һәм Дишан шәех.+ Болар — хорлыларның Сәгыйр җирендә яшәгән шәехләре.

31 Исраиллеләр өстеннән патша куелганчы, Эдом+ җирендә идарә иткән патшалар:+ 32 Бигу́р улы Бела́. Ул Эдомда идарә итте. Аның шәһәре Динһаба́ иде. 33 Бела үлгәч, аның урынына босралы Зирәх улы Йоба́б идарә итә башлады. 34 Йобаб үлгәч, аның урынына теманлылар җиреннән булган Хуша́м идарә итә башлады. 35 Хушам үлгәч, аның урынына Бәда́д улы Һада́д идарә итә башлады. Бу — Моа́б җирләрендә мидьянлыларны+ җиңгән Һадад, аның шәһәре Ави́т иде. 36 Һадад үлгәч, аның урынына масрыкалы Самла́ идарә итә башлады. 37 Самла үлгәч, аның урынына бөек елга янындагы Рихабуттан булган Шабу́л идарә итә башлады. 38 Шабул үлгәч, аның урынына Ахбо́р улы Багалһана́н идарә итә башлады. 39 Ахбор улы Багалһанан үлгәч, аның урынына Хада́р идарә итә башлады. Аның шәһәре Пагу́ иде, ә хатыны Мизаһа́б кызы Матредның кызы Меһетабе́л иде.

40 Исау нәселеннән чыккан шәехләр (кабиләләре һәм яшәгән җирләре аларның исемнәре белән аталган): Тимна шәех, Алва́ шәех, Йәтә́т шәех,+ 41 Оһолибама шәех, Эла́ шәех, Фину́н шәех, 42 Кыназ шәех, Теман шәех, Мибза́р шәех, 43 Мәгъдии́л шәех һәм Ира́м шәех. Болар — эдомлыларның шәехләре һәм аларның Эдом җирендәге биләмәләренең+ исемнәре. Эдомлылар Исаудан килеп чыккан.+

37 Ягъкуб Кәнга́н җирендә — әтисе чит ил кешесе булып яшәгән җирдә яшәвен дәвам итте.+

2 Ягъкуб тормышы турындагы хәбәр мондый:

17 яшендә Йосыф+ үз әтисенең хатыннары Билһа́+ һәм Зилпәнең+ уллары белән көтү көтте.+ Бу егет әтисенә аларның начар тәртипләре турында сөйләде. 3 Исраи́л Йосыфны башка улларына+ караганда күбрәк ярата иде, чөнки ул аның картлыгында туган улы иде. Ул Йосыф өчен матур озын* кием тектергән иде. 4 Аталарының Йосыфны үзләренә караганда күбрәк яратканын күргәч, абыйлары аны күралмый башладылар һәм аның белән тыныч кына сөйләшә алмый иделәр.

5 Соңрак Йосыф бер төш күрде. Шул төшен абыйларына сөйләп биргәч,+ аларның нәфрәте тагы да көчәйде. 6 Ул аларга болай диде: «Тыңлагыз әле, мин менә нинди төш күрдем: 7 без кырда бергәләп көлтәләр бәйли идек. Шунда минем көлтәм күтәрелде дә туп-туры торып басты, сезнең көлтәләрегез исә минем көлтәмне уратып алды да аңа иелде».+ 8 Шулчак абыйлары аңа: «Нәрсә, үзеңне безнең өстән патша итеп куймакчы буласыңмы? Бездән өстен буласың киләме?»+ — диделәр. Төше һәм сүзләре аркасында аларда Йосыфка карата дошманлык хисе артты.

9 Аннан соң ул тагын бер төш күрде һәм аны да абыйларына сөйләп бирде. «Мин тагын бер төш күрдем,— диде ул.— Бу юлы кояш, ай һәм 11 йолдыз миңа иелде».+ 10 Ул төшен абыйларына гына түгел, атасына да сөйләп бирде. Һәм атасы аны болай дип шелтәләде: «Төшеңнең мәгънәсе нинди? Нәрсә, без әниең һәм абыйларың белән алдыңа килеп, сиңа җиргә кадәр баш ияргә тиешме?» 11 Абыйлары Йосыфтан көнләшә башладылар,+ әтисе исә аның сүзләрен хәтерендә саклады.

12 Бервакыт аның абыйлары Шехе́м+ якларына әтиләренең көтүен көтәргә китте. 13 Берникадәр вакыт үткәч, Исраи́л Йосыфка: «Абыйларың Шехем янында көтү көтә түгелме? Сине дә анда җибәрәсем килә»,— диде. Шунда Йосыф аңа: «Мин риза!» — дип җавап бирде. 14 Әтисе аңа: «Алайса, бар, улым. Белеш: абыйларың сау-сәламәтме, көтүләр исән-иминме? Белгәч, кайтып миңа сөйләрсең»,— дип, аны юлга озатты, һәм Йосыф Хебру́н+ үзәнен калдырып, Шехемгә таба китте. 15 Кыр буйлап барганда, аңа бер кеше очрады. Ул Йосыфтан: «Син нәрсә эзләп йөрисең?» — дип сорагач, 16 Йосыф: «Абыйларымны эзлим. Кайда көтү көткәннәрен белмисеңме?» — диде. 17 Теге кеше әйтте: «Алар моннан киттеләр. Мин аларның: „Дотанга барыйк“,— дигәннәрен ишеткән идем». Шунда Йосыф үз абыйлары артыннан китте һәм аларны Дотанда эзләп тапты.

18 Йосыфның якынлашып килүен ерактан ук күргәч, абыйлары аны үтерү турында киңәшләшә башлады. 19 «Әнә төшләр әфәндесе килә!+ — диештеләр алар.— 20 Әйдәгез, аны үтереп, су чокырына ташлыйк. Аннары аны явыз җанвар үтергән диярбез. Шунда күрербез, төшләре белән нәрсә булыр икән?» 21 Моны ишеткәч, Руби́н+ аны коткарып калырга теләп: «Җанын алмыйк инде»+,— диде. 22 Һәм болай дип өстәде: «Кан коймагыз.+ Аны чүлдәге су чокырына ташлагыз, әмма үзенә зыян китермәгез».*+ Рубинның нияте Йосыфны коткарып, әтисенә кайтару иде.

23 Йосыф үз абыйлары янына килеп җиткәч, алар шунда ук аның теге матур озын киемен+ салдырдылар 24 һәм аны тотып, су чокырына ташладылар. Ул вакытта анда су юк иде.

25 Шуннан соң алар ашарга утырдылар. Бервакыт карасалар, Гила́д ягыннан исмәгыйллеләр+ кәрваны якынлашып килә. Алар дөяләренә хуш исле сумала, бәлзәм һәм сумалалы агач кайрысы төяп,+ Мисырга бара иделәр. 26 Шунда Яһүд үзенең абый-энеләренә болай диде: «Энебезне үтереп, аның канын яшерүдән ни файда?+ 27 Әйдәгез, аны исмәгыйллеләргә сатыйк,+ аңа зыян китермик. Ул безнең энебез, кан кардәшебез* бит». Һәм алар аның сүзләренә колак салдылар. 28 Мидья́н+ сәүдәгәрләре үтеп барганда, абыйлары Йосыфны су чокырыннан тартып чыгардылар да исмәгыйллеләргә 20 көмеш акчага саттылар,+ һәм тегеләр Йосыфны Мисырга алып киттеләр.

29 Су чокыры янына килеп, Йосыфның анда булмавын күргәч, Рубин кайгыдан үз киемнәрен ертып җибәрде. 30 Аннары ул энеләре янына килеп: «Малай юк! Миңа нишләргә инде?» — дип кычкырып җибәрде.

31 Алар Йосыфның киемен алдылар да чалынган кәҗәнең канына манып алдылар. 32 Шуннан соң алар бу киемне аталарына җибәреп: «Без менә нәрсә таптык. Кара әле бу синең улыңның киеме түгелме?»+ — дигән хәбәр җиткерделәр. 33 Җентекләп карагач, Ягъкуб: «Бу улымның киеме бит! Явыз җанвар ташланып, Йосыфымны ботарлагандыр!» — дип кычкырып җибәрде. 34 Шунда Ягъкуб кайгыдан киемен ертып җибәрде һәм билен матәм киеме белән урап, улы өчен күп көннәр елады. 35 Бар уллары һәм бар кызлары аны юатырга тырышсалар да, ул юатуларына колак салмады. «Улым турында кайгырып, Кабергә*+ төшәрмен инде!» — дип, ул Йосыф өчен елаудан туктамады.

36 Мидьянлылар исә Йосыфны Мисырда фиргавеннең+ сарай хезмәтчесе — сакчылар башлыгы+ Потифарга саттылар.

38 Шул вакытларда Яһүд үз абый-энеләрен калдырып китте һәм Хира́ исемле Адулла́м кешесе янында чатырын корды. 2 Анда Яһүд Шуа́ исемле кәнганлының кызын+ күрде һәм аны хатынлыкка алды. Аның белән якынлык кылгач, 3 хатыны балага узып, ир бала тапты. Яһүд аңа Ер+ дип исем кушты. 4 Аннары ул тагын балага узды һәм ир бала табып, аны Она́н дип атады. 5 Шуннан соң ул тагын бер угыл тудырды һәм аңа Шела́ дип исем кушты. Ул аны тудырганда, Яһүд Акзибтә+ иде.

6 Вакыт узды, һәм Яһүд үзенең беренче улы Ерне Тама́р+ исемле бер кызга өйләндерде. 7 Әмма Яһүднең беренче улы Ер Йәһвә өчен начар кеше иде, шуңа күрә Йәһвә аны үлемгә дучар итте. 8 Шунда Яһүд Онанга болай диде: «Абыеңның тол хатынына өйлән һәм аның белән якынлык кылып, абыеңа нәсел булдыр».+ 9 Әмма Онан, балалар үзенеке булмаячагын белеп,+ абыйсының нәселен дәвам итмәс өчен, аның хатыны белән якынлык кылганда, үзенең орлыгын җиргә түгә иде.+ 10 Аның кылганы Йәһвә күзендә яман эш иде. Шуңа күрә ул аны да үлемгә дучар итте.+ 11 Улы Шела да абыйлары+ кебек һәлак булыр дип уйлаганга, Яһүд үз килене Тамарга: «Улым Шела үсеп җиткәнче, атаң йортында тол хатын булып яши тор»,— диде. Шуңа күрә Тамар, атасы йортына кайтып, анда яши башлады.

12 Берникадәр вакыт узгач, Яһүднең хатыны — Шуаның кызы+ үлеп китте. Матәм вакыты үткәннән соң, Яһүд үзенең адулламлы иптәше Хира+ белән бергә Тимнәгә,+ үзенең сарык кыркучылары янына китте. 13 Тамарга: «Каенатаң Тимнәгә сарыкларын кыркырга бара»,— дип әйттеләр. 14 Шела үсеп җиткән булса да, әтисе аңа Тамарны хатынлыкка алмый иде. Моны күреп, Тамар үзенең толлык киемнәрен салды да шәл бөркәнде, ә йөзен бөркәнчек белән каплады. Аннары ул Тимнәгә бара торган юл буендагы Энаи́м капкасы янына утырды.+

15 Тамарны күргәч, Яһүд аны фахишәгә охшатты, чөнки аның бите капланган иде. 16 Яһүд юлдан аңа таба борылды да, килеп: «Синең белән ятасым килә»,— диде, әмма аның үзенең килене икәнен белми иде.+ Шунда Тамар: «Синең белән ятсам, миңа нәрсә бирерсең?» — дип сорады. 17 Яһүд: «Сиңа көтүемнең бер кәҗә бәрәнен җибәрәм»,— дип җавап бирде. Әмма тегесе: «Кәҗә бәрәнен җибәргәнчегә кадәр, миңа рәһенгә* берәр нәрсә калдырасыңмы?» — дип әйтте. 18 «Нәрсә калдырыйм соң?» — дип сорады Яһүд. «Мөһерле балдагыңны,+ аның бавын һәм кулыңдагы таягыңны»,— дип җавап бирде тегесе. Шул нәрсәләрне биргәч, Яһүд аның белән якынлык кылды, һәм Тамар йөккә узды. 19 Аннары ул китте дә, шәлен салып, кабат толлык киемнәрен киде.

20 Яһүд исә адулламлы+ иптәше аша кәҗә бәрәне җибәреп, теге хатында калдырган әйберләрен кире кайтармакчы иде, әмма иптәше ул хатынны таба алмады. 21 Ул андагы кешеләрдән: «Энаимда юл буенда утырган фахишәне* белмисезме?» — дип сораштырып йөргән иде дә, алар: «Монда фахишәнең булганы да юк»,— дип җавап кайтардылар. 22 Ахыр чиктә, ул Яһүд янына әйләнеп кайтты һәм болай диде: «Мин аны таба алмадым, ә андагы кешеләр миңа: „Монда фахишәнең булганы да юк“,— диделәр». 23 Шунда Яһүд: «Ярый, әйберләрне үзенә калдырсын, юкса, аны эзли башласак, адәм көлкесенә калырбыз. Һәрхәлдә, мин кәҗә бәрәне җибәргән идем, әмма син ул хатынны таба алмадың»,— диде.

24 Әмма өч ай чамасы үткәч, Яһүдкә: «Киленең Тамар уйнашлык кылып, балага узган»,— дигән хәбәр җиткерделәр. Шунда Яһүд: «Аны чыгарып үтерегез дә яндырыгыз»+,— дип боерды. 25 Тамарны алып чыкканда, ул каенатасына: «Мин бу әйберләрнең хуҗасыннан балага уздым,— дигән хәбәр җибәрде.— Мөһерле балдак, аның бавы һәм таяк+ — болар кемнеке икәнен белеш әле». 26 Әйберләрне күргәч, Яһүд: «Тамар миңа караганда хаклырак шул, чөнки мин аны улым Шелага хатынлыкка алмадым»+,— диде. Шуннан бирле Яһүд аның белән якынлык кылмады.

27 Бала тудыру вакыты җиткәч, Тамарның карынында игезәкләр булуы ачыкланды. 28 Туганда, аларның берсе үзенең кулын чыгарды, һәм кендек әбисе шунда ук кызыл җеп алды да: «Бусы беренче булып туды»,— диеп, аны баланың кулына бәйләп куйды. 29 Әмма бала кулын кире эчкә керткәч, игезәк абыйсы дөньяга килде. Шунда кендек әбисе: «Ничек әле син үзеңә юл ярып чыга алдың?!» — дип кычкырып җибәрде. Шуңа күрә баланы Фәре́с*+ дип атадылар. 30 Аннары кулына кызыл җеп бәйләнгән энесе туды, һәм аңа Зирә́х*+ дип исем куштылар.

39 Йосыфны исә исмәгыйллеләр+ Мисырга китерделәр,+ һәм фиргавеннең сарай хезмәтчесе — сакчылар башлыгы Потифа́р+ исемле мисырлы аны сатып алды. 2 Әмма Йәһвә Йосыф белән иде.+ Шуңа күрә Йосыф уңышлы булды, һәм аңа мисырлы хуҗасының йортында төрле вазифалар ышанып тапшырылды. 3 Йосыфның хуҗасы Йәһвәнең аның белән булуын һәм Йәһвәнең аның бөтен эшләрен фатихалавын күреп торды.

4 Йосыф хуҗасының хуплавына иреште һәм аның шәхси хезмәтчесе булып китте. Ул аңа йортында төрле вазифалар йөкләп, үзенең бар нәрсәсен аның кулына тапшырды. 5 Потифар Йосыфка вазифалар биреп, бөтен милкен аның карамагына тапшырганнан бирле, Йәһвә Йосыф аркасында мисырлының йортын фатихалап торды. Йәһвә йортта да, кырда да булган бөтен нәрсәгә үз фатихасын бирә иде.+ 6 Ахыр чиктә, Потифар үзенең бөтен милкен Йосыф кулына тапшырды. Ул үзе ашаган ризыктан башка бернәрсә турында да кайгырмады. Ә Йосыф чибәр, зифа буйлы егет булып үсте.

7 Потифарның хатыны, Йосыфка күзе төшеп, аңа: «Минем белән ят»,— дия башлады. 8 Әмма Йосыф аның тәкъдимен кире кагып, болай дип җавап бирде: «Менә, мин монда булганга, хуҗам үз йортындагы бернәрсәсе турында да кайгырмый. Ул бөтен милкен минем кулыма тапшырды. 9 Бу йортта миннән бөегрәк кеше юк, һәм хуҗам синнән кала бөтен нәрсәне миңа тапшырды. Син аның хатыны бит, ничек инде мин андый явызлык эшләп, Аллаһы алдында гөнаһ кылыйм?»+

10 Тегесе аңа көн саен бәйләнсә дә, Йосыф аның белән якынлык кылырга һәм аның белән калырга бер тапкыр да ризалашмады. 11 Көннәрдән бер көнне, Йосыф йортка үз эшен башкарырга дип кергәч (ә ул вакытта йортта башка хезмәтчеләр юк иде), 12 Потифар хатыны аны киеменнән эләктереп алды да: «Ят минем белән!» — диде. Әмма Йосыф үз киемен аның кулында калдырып, чыгып йөгерде. 13 Йосыфның үз киемен калдырып, өйдән йөгереп чыкканын күргәч, 14 Потифар хатыны, кычкырып, хезмәтчеләрне чакырды да болай диде: «Карагыз әле! Ирем алып кайткан теге еврей безне көлкегә калдырмакчы иде. Ул минем белән ятарга дип килгән иде, ләкин мин көчле тавыш белән кычкырып җибәрдем. 15 Минем кычкыруымны ишетү белән, ул киемен миндә калдырып чыгып йөгерде». 16 Ире кайтканчыга кадәр хатын Йосыфның киемен үзендә тотты.

17 Аннары ул Потифарга шул ук сүзләрне сөйләде: «Син алып кайткан теге еврей мине көлкегә калдырмакчы иде. 18 Ләкин мин кычкырып җибәргәч, ул киемнәрен миндә ташлап калдырды да өйдән чыгып йөгерде». 19 Хатынының: «Хезмәтчең миңа шулай-шулай эшләде»,— дигәнен ишеткәч, Потифарның ачуы купты. 20 Ул Йосыфны патшаның тоткыннары утырган төрмәгә ташлады, һәм Йосыф төрмәдә калды.+

21 Әмма Йәһвә Йосыф белән булды. Ул аңа тугры мәхәббәтен күрсәтеп торды һәм төрмә башлыгының илтифатын казанырга булышты.+ 22 Төрмә башлыгы төрмәдәге барлык тоткыннарны Йосыфның карамагына тапшырды, һәм тегеләр Йосыф кушканны үтәп тордылар.+ 23 Төрмә башлыгы Йосыфка тапшырган бернәрсә турында да кайгырмады, чөнки Йәһвә Йосыф белән иде, һәм Йәһвә аның бөтен эшләрен фатихалап торды.+

40 Бер көнне Мисыр патшасының баш шәрабчысы+ белән баш икмәкчесе үз хуҗалары Мисыр патшасына явызлык кылдылар. 2 Шуңа күрә фиргавеннең үз хезмәтчеләре баш шәрабчы белән баш икмәкчегә бик каты ачуы чыкты.+ 3 Һәм ул аларны сакчылар башлыгының+ төрмәсенә — Йосыф утырган зинданга япты.+ 4 Аннары сакчыларның башлыгы Йосыфны аларның хезмәтчесе итеп билгеләде.+ Шулай итеп, алар күпмедер вакыт төрмәдә утырдылар.

5 Бер төнне Мисыр патшасының төрмәдә утыручы шәрабчысы да, икмәкчесе дә төш күрделәр. Һәрберсенең төше үз мәгънәсенә ия иде. 6 Иртән исә алар янына Йосыф керде. Караса, икесе дә боегып утыра. 7 Шунда ул алардан: «Ник сез бүген күңелсезләнеп утырасыз?» — дип сорады. 8 Алар аңа: «Һәрберебез төш күрде, ә юрап бирүче юк»,— дип җавап бирделәр. Йосыф исә аларга: «Әллә төш юрау — Аллаһы эше түгелме?+ Төшләрегезне миңа сөйләп бирегез әле»,— диде.

9 Баш шәрабчы Йосыфка болай дип үз төшен сөйләп бирде: «Мин төшемдә йөзем агачы күрдем. 10 Йөзем агачының өч ботагы бар иде. Үсентеләре үсеп чыккач, ул чәчәк атты, һәм аның җимеш тәлгәшләре өлгерде. 11 Мин кулымда фиргавен касәсен тотып тора идем. Аннары йөзем җимешләрен алып, фиргавен касәсенә сыктым да касәне фиргавенгә бирдем». 12 Йосыф аңа болай диде: «Төшеңнең мәгънәсе шундый: өч ботак — өч көн ул. 13 Өч көн узгач, фиргавен сине иреккә чыгарыр һәм элеккеге хезмәтеңә кайтарыр.+ Син гадәттәгечә фиргавенгә касә китереп, шәрабчы булып хезмәт итәрсең.+ 14 Әмма азат ителгәч, минем турында онытма. Зинһар, миңа тугры мәхәббәт күрсәт һәм фиргавенгә минем хакта әйт. Минем моннан чыгасым килә. 15 Мине еврейләр җиреннән көчләп алып киттеләр бит,+ һәм мин төрмәгә* утыртырлык һичнәрсә эшләмәдем».+

16 Йосыфның төшне яхшыга юрап биргәнен күреп, баш икмәкче дә үз төшен сөйләп бирде. «Мин дә бер төш күрдем,— диде ул.— Башымда өч кәрзин күмәч иде. 17 Иң өстәге кәрзиндә фиргавен өчен пешерелгән һәртөрле камыр ашлары иде. Шул кәрзиннән кошлар чукып ашый иде». 18 Йосыф аңа җавап бирде: «Менә төшеңнең мәгънәсе: өч кәрзин — өч көн ул. 19 Өч көннән соң фиргавен сине дә иреккә чыгарыр һәм башыңны чабып, үзеңне баганага асып куяр, ә кошлар тәнеңне чукып ашар».+

20 Өченче көнне фиргавеннең туган көне+ иде, һәм ул үзенең бар хезмәтчеләре өчен мәҗлес оештырып, баш шәрабчыны да, баш икмәкчене дә хезмәтчеләре алдында иреккә чыгарды. 21 Ул баш шәрабчыны элекке хезмәтенә кайтарды, һәм тегесе кабат фиргавенгә касә китерә башлады. 22 Баш икмәкчене исә ул, нәкъ Йосыф юраганча,+ баганага асып куйды. 23 Әмма баш шәрабчы Йосыфны исенә төшермәде, аны бөтенләй онытты.+

41 Ике ел узгач, фиргавен төш күрде.+ Имеш, ул Нил елгасы буенда басып тора икән. 2 Елгадан 7 матур симез сыер чыкты да Нил елгасы буенда утлап йөри башлады.+ 3 Алардан соң Нил елгасыннан башка 7 сыер чыкты. Болары исә ямьсез һәм ябык иде. Алар яр буена симез сыерлар янына килеп, 4 аларны ашый башлады. Ямьсез һәм ябык сыерлар теге 7 матур симез сыерны ашап бетергәч, фиргавен уянып китте.

5 Аннары ул тагын йокыга китте һәм бүтән бер төш күрде. Имеш, бер сабактан 7 көр һәм тук башак үсеп килә икән.+ 6 Алардан соң ябык һәм көнчыгыш җиленнән куырылып беткән яңа 7 башак үсеп чыкты. 7 Ябык башаклар теге көр һәм тук 7 башакны йотып бетерде. Шунда фиргавен уянды да төш күргәнен аңлады.

8 Иртән исә фиргавен борчыла башлады. Ул Мисырда сихерчелек белән шөгыльләнгән барлык каһиннәрне* һәм зирәк кешеләрне чакыртып алды да аларга үз төшләрен сөйләп бирде. Әмма берсе дә аларны юрап бирә алмады.

9 Шулчак баш шәрабчы фиргавенгә болай диде: «Бүген гөнаһларымны һәм гаебемне искә төшердем. 10 Хөрмәтле фиргавен, сезнең үз хезмәтчеләрегезгә ачуыгыз чыккан иде, шуңа күрә сез мине дә, баш икмәкчене дә сакчылар башлыгының төрмәсенә ябып куйдыгыз.+ 11 Бер төнне без икебез дә төш күрдек. Һәрберебезнең төше үз мәгънәсенә ия иде.+ 12 Безнең белән бергә бер еврей егете — сакчылар башлыгының+ хезмәтчесе дә утырган иде. Төшләребезне аңа сөйләп биргәч,+ ул һәрберебезнең төшен юрап бирде. 13 Бөтенесе дә нәкъ ул юраганча булып чыкты. Мин элеккеге хезмәтемә кайтарылдым, икмәкчене исә баганага асып куйдылар».+

14 Шулчак фиргавен Йосыфны төрмәдән+ чыгарып, тизрәк үзе янына китерергә кушты.+ Йосыф кырынып,* үз киемен алмаштырды да фиргавен алдына килде. 15 Фиргавен Йосыфка болай диде: «Мин төш күрдем, әмма аны һичкем юрап бирә алмады. Ә синең турында, төшләрне юрый белә, диләр».+ 16 Йосыф фиргавенгә: «Мин түгел, ә Аллаһы фиргавен файдасына төшегезне юрап бирер»+,— дип җавап бирде.

17 Фиргавен үзенең төшен Йосыфка сөйләде. Ул болай диде: «Төшемдә мин Нил елгасы буенда басып торам икән. 18 Елгадан 7 матур симез сыер чыкты да Нил елгасы буенда утлап йөри башлады.+ 19 Алардан соң тагын 7 сыер чыкты. Болары исә зәгыйфь, ямьсез һәм ябык иде. Минем Мисыр җирендә андый шыксыз сыерларны беркайчан да күргәнем юк иде. 20 Аннары ябык зәгыйфь сыерлар теге 7 симез сыерны ашап бетерде. 21 Әмма тыштан аларның бу сыерларны йотканлыгы күренмәде, чөнки элеккегечә ябык һәм ямьсез булып калды. Шунда мин уянып киттем.

22 Аннары мин бүтән бер төш күрдем. Имеш, бер сабактан 7 көр һәм тук башак үсеп килә икән.+ 23 Алардан соң сулган, ябык һәм көнчыгыш җиленнән куырылып беткән яңа 7 башак үсеп чыкты. 24 Ябык башаклар теге 7 тук башакны йотып бетерде. Мин күргәннәремне сихерчелек белән шөгыльләнүче каһиннәргә сөйләп бирдем,+ әмма төшемне юрап бирә алучы булмады».+

25 Йосыф фиргавенгә болай диде: «Хөрмәтле фиргавен, төшләрегезнең икесе дә бер үк мәгънәгә ия. Аллаһы сезгә нәрсә эшләргә ниятләгәнен җиткерә.+ 26 7 яхшы сыер — 7 ел ул, 7 яхшы башак та — 7 ел. Бу төшләр бер үк мәгънә йөртә. 27 Алардан соң чыккан 7 ябык һәм зәгыйфь сыер — 7 ел ул. Көнчыгыш җиленнән куырылып беткән 7 буш башак 7 ачлык елы буласын күрсәтә. 28 Әйе, хөрмәтле фиргавен, инде әйткәнемчә, Аллаһы сезгә нәрсә эшләргә ниятләгәнен күрсәткән.

29 Бөтен Мисыр җирендә 7 ел зур муллык булачак. 30 Әмма аннан соң 7 ел ачлык булачак. Мисыр җирендә булган муллык онытылачак, бөтен җирне ачлык басачак.+ 31 Килгән ачлык шундый каты булачак ки, аның аркасында элеккеге муллыкны искә дә төшермәячәкләр. 32 Сезнең төшне ике тапкыр күрүегез Аллаһының моның барысын да, һичшиксез, эшләячәген һәм тиздән моны гамәлгә ашырачагын күрсәтә.

33 Шуңа күрә акыллы һәм зирәк бер кешене табыгыз да Мисыр җирен аның карамагына тапшырыгыз. 34 Илдә күзәтчеләр билгеләгез һәм, 7 ел муллык булганда,+ Мисырдагы уңышның биштән бер өлешен җыеп барыгыз. 35 Шул уңдырышлы еллар дәвамында ризыкны җыеп барсыннар һәм ашлыкны шәһәрләрдә, фиргавеннең амбарларына туплап, шунда сакласыннар.+ 36 Мисыр җирендә булачак 7 ел ачлык вакытында кешеләр дә, хайваннар да ачтан үлмәс өчен шул ризыктан тукланыр».+

37 Фиргавенгә дә, аның бар хезмәтчеләренә дә Йосыфның тәкъдиме ошады. 38 «Аллаһы рухы булган мондый кеше тагын табылыр микән?» — дип сорады фиргавен үз хезмәтчеләреннән. 39 Аннары ул Йосыфка болай диде: «Аллаһы сиңа моның барысын ачкан икән, синең кебек зирәк һәм акыллы кеше юктыр. 40 Бөтен йортымны сиңа тапшырам. Халкымдагы барлык кешеләр һәрбер сүзеңне үтәп торачак.+ Мин генә, тәхеттә утырганга, синнән бөегрәк булачакмын». 41 Шуннан соң фиргавен Йосыфка: «Менә, мин сине бөтен Мисыр җирендә идарәче итеп билгелим»,— дип әйтте.+ 42 Шулай диеп, фиргавен үзенең мөһерле балдагын кулыннан салды да Йосыфның кулына кидерде. Ул аны нәфис җитеннән тегелгән киемгә киендерде һәм муенына алтын муенса асты. 43 Өстәвенә, аның кушуы буенча, Йосыфны патшаның икенче арбасына утырттылар. Аның Мисыр идарәчесе булуын танып, кешеләр аның алдында: «Әвре́к!»* — дип кычкырып бардылар.

44 Аннары фиргавен Йосыфка: «Мин фиргавен булсам да, синең рөхсәтеңнән башка Мисыр җирендә беркем кулын да, аягын да селкетмәс»+,— диде. 45 Шуннан соң фиргавен Йосыфка Сафна́т-панеа́х дип исем кушты һәм аңа Өнә́* шәһәре каһине Потифирның кызы Әсинәне+ хатынлыкка бирде. Йосыф бөтен Мисыр җирен күзәтә башлады.+ 46 Мисыр патшасы фиргавен алдына килгәндә,* Йосыфка 30 яшь иде.+

Аннан соң Йосыф фиргавен яныннан чыгып, бөтен Мисыр җирен карап үтте. 47 7 ел муллык дәвамында җир күп уңыш биреп торды. 48 7 ел эчендә Йосыф Мисыр җирендә ризык җыйды. Җыелган бөтен азыкны ул шәһәрләрдә туплады. Һәр шәһәр тирәсендәге басулардан җыелганны ул шул шәһәрдә саклый иде. 49 Йосыф җыйган ашлык бик күп, диңгездәге ком бөртекләредәй күп иде. Ахыр чиктә, аның исәбен дә югалттылар, чөнки ашлык санап бетергесез иде.

50 Ачлык еллары башланганчы, Йосыфның Өнә* каһине Потифирның кызы Әсинәдән ике улы туды.+ 51 Беренче улын ул Манашше́*+ дип атады, чөнки: «Ходаем бөтен кайгы-хәсрәтемне һәм атам йортын онытырга булышты»,— дип әйтте. 52 Ә икенче улын ул Ифраи́м*+ дип атады, чөнки: «Газап чигеп яшәгән бу җирдә Ходай миңа балалар бирде»+,— дип әйтте.

53 Аннары Мисырда 7 ел дәвам иткән муллык тәмамланды.+ 54 Һәм нәкъ Йосыф әйткәнчә, 7 еллык ачлык башланды.+ Бу ачлык бөтен җирне басып алды, ә Мисыр җирендә икмәк бар иде.+ 55 Аннары бөтен Мисыр җирендә дә ачлык башланды, һәм халык фиргавеннән ризык сорарга килде.+ Шунда фиргавен мисырлыларның барчасына да: «Йосыф янына барыгыз, ни әйтсә, шуны эшләгез»,— дип боерды.+ 56 Ачлык бөтен җир йөзендә хөкем сөрде.+ Йосыф бөтен амбарларны ачып, ашлыкны мисырлыларга сата башлады,+ чөнки Мисыр җирендә ачлык бик каты иде. 57 Бөтен җирдә ачлык хөкем сөргәнгә, җирдәге барлык халыклар да Мисырга Йосыфтан ризык сатып алырга дип килә иде.+

42 Ягъкуб, Мисырда ашлык бар икәнен белгәч,+ үз улларына: «Ник бернәрсә эшләмичә бер-берегезгә карап торасыз? — диде.— 2 Мисырда ашлык бар дип ишеткән идем. Анда барып, безгә ризык сатып алыгыз, югыйсә ачтан үләбез».+ 3 Шунда Йосыфның ун абыйсы,+ ашлык сатып алырга дип, Мисырга киттеләр. 4 Әмма Ягъкуб Йосыфның энесе Биньяминны+ абыйлары белән җибәрмәде, чөнки: «Берәр бәлагә юлыгып, үлә күрмәсен»+,— диде.

5 Шулай итеп, ачлык Кәнга́н җиренә кадәр җитте, шуңа күрә Исраи́л уллары да башкалар белән бергә Мисырга ризык сатып алырга килделәр.+ 6 Ул җирдә Йосыф хакимлек итә иде.+ Ашлыкны бөтен халыкларга саткан кеше дә ул иде.+ Йосыфның абыйлары килгәч, алар аңа җиргә кадәр баш иделәр.+ 7 Йосыф үз абыйларын шунда ук танып алды, әмма үзенең кем булуын белдертмәде.+ Ул алар белән кырыс сөйләште һәм алардан: «Кайдан килдегез?» — дип сорагач, тегеләр: «Кәнган җиреннән. Ризык сатып алырга килдек»+,— дип җавап бирделәр.

8 Йосыф үз абыйларын танып алса да, алар аны танымады. 9 Йосыф шунда ук үз абыйлары турында күргән төшен искә төшерде+ һәм аларга: «Сез шымчылар! Сез илебезнең йомшак якларын карарга килгәнсез!» — дип әйтте. 10 Алар исә аңа болай диде: «Юк, әфәнде, хезмәтчеләрегез ризык алырга дип килде. 11 Без барыбыз — бер кеше уллары. Без намуслы кешеләр. Сезнең хезмәтчеләрегез шымчылар түгел». 12 Әмма ул аларга: «Юк! Сез илебезнең йомшак якларын карарга килгәнсез!» — диде. 13 Моңа алар: «Хезмәтчеләрегез — 12 абыйлы-энеле.+ Без Кәнган җирендәге бер кешенең уллары,+ иң кече энебез хәзер әтиебез белән,+ ә бер энебез юк инде»+,— дип җавап кайтардылар.

14 Әмма Йосыф аларга әйтте: «Әйтеп торам ич, сез шымчылар! 15 Сезгә сынау шундый булыр: фиргавен гомере белән ант итәм, кече энегез монда килми торып, сез моннан беркая китмәячәксез.+ 16 Энегезне монда китерер өчен, берегез өегезгә кайтсын. Калганнарыгыз исә сак астында калыр. Шулай итеп әйткәннәрегез хакмы икәнен белермен. Юк икән, фиргавен гомере белән ант итәм, сез шымчылар». 17 Шуннан соң Йосыф аларны өч көнгә сак астына алды.

18 Өченче көнне ул аларга болай диде: «Мин Аллаһыдан куркам. Шуңа күрә мин кушканча эшләсәгез, исән калырсыз. 19 Әгәр дә сез намуслы икән, арагыздан берегез бу төрмәдә тоткын булып калсын, калганнар исә гаиләләрегезгә ашлык алып кайтсын. Якыннарыгыз ачлыктан интегә бит.+ 20 Аннары кече энегезне яныма китерегез, шунда сүзләрегезнең хак булуын күрермен, һәм сез үлмәссез». Алар шулай эшләделәр дә.

21 Абыйлары болай диештеләр: «Һичшиксез, без энекәшебез өчен мондый җәзага дучар булдык.+ Бездән кызгануыбыз турында үтенгәндә җаны әрнегәнен күреп тә, без аны жәлләмәдек. Шуңа күрә башыбызга мондый бәла төште дә инде». 22 Шунда Руби́н: «„Балага зыян китермәгез“,— дигән идем бит, ә сез тыңламадыгыз!+ Менә хәзер аның каны өчен үч алына»+,— диде. 23 Йосыф белән тәрҗемәче аша сөйләшкәнгә күрә, алар аның барысын да аңлап торганын белми иде. 24 Йосыф алардан читкә китеп, елый башлады.+ Аннары ул кире килеп, алар белән сөйләшүен дәвам итте һәм араларыннан Шимонны алып,+ аны күз алларында бау белән бәйләп куйды.+ 25 Аннары Йосыфның кушуы буенча аларның капчыкларын ашлык белән тутырдылар, биргән акчаларын һәрберсенең капчыгына салып, кире кайтардылар һәм юлда ашар өчен ризык бирделәр.

26 Шулай итеп, абыйлары ашлыкны ишәкләренә төяп, юлга чыктылар. 27 Тукталгач, аларның берсе, ишәген ашатырга дип үз капчыгын ачса, анда капчык авызында үз акчасы ята. 28 Шунда ул үз кардәшләренә: «Миңа акчамны кире кайтарганнар, менә ул монда, капчыгымда!» — дип әйтте. Шулчак аларның куркудан йөрәкләре купты, һәм алар калтыранып: «Ни эшли инде Ходай безнең белән?» — диештеләр.

29 Ахыр чиктә алар Кәнган җиренә, әтиләре Ягъкуб янына кайтып җиттеләр һәм үзләре белән булган бөтен хәлләрне аңа сөйләп бирделәр. 30 «Теге җирнең хуҗасы,— диделәр алар,— безнең белән кырыс сөйләште+ һәм безне илне күзәтеп йөрүче шымчылар дип атады. 31 Ләкин без аңа болай дидек: „Без намуслы кешеләр. Шымчылар түгел.+ 32 Без — 12 абыйлы-энеле,+ бер атаның уллары. Бер энебез юк инде,+ ә иң кечесе Кәнган җирендә әтиебез белән калды“.+ 33 Әмма шул җирнең хуҗасы безгә әйтте: „Сезнең намуслы булуыгызны болай беләчәкмен: берегез миндә калсын,+ калганнар исә ачлыктан интегүче туганнарына ризык алып, юлга чыксын.+ 34 Аннары иң кече энегезне минем яныма китерегез. Шунда мин сезнең шымчылар түгел, ә намуслы кешеләр икәнегезне күрермен. Бертуганыгызны сезгә кайтарырмын, һәм сез бу җирдә сәүдә итә алырсыз“».

35 Алар капчыкларны бушата башлагач, һәрберсенең капчыгында үзенең акча янчыгы табылды. Акча янчыкларын күргәч, алар әтиләре белән бергә куркуга төштеләр. 36 Шунда әтиләре Ягъкуб болай диде: «Сез мине балаларымнан мәхрүм иттегез!+ Йосыф юк,+ Шимо́н да юк,+ хәзер Биньяминны алмакчы буласыз! Моның барысы минем башыма төште!» 37 Моңа Рубин: «Улыңны кире кайтармасам, минем ике улымны үтер.+ Аны минем карамагыма тапшырсаң, мин аны, һичшиксез, кире кайтарырмын»+,— дип җавап бирде. 38 Әмма әтисе болай диде: «Улым сезнең белән бармаячак, абыйсы үлгәч, ул берүзе калды.+ Әгәр юлда һәлак булса, сезнең аркада чал башым кайгыдан Кабергә*+ төшәр».+

43 Әмма ул җирдә ачлык бик көчле иде.+ 2 Шуңа күрә Мисырдан алып кайтарылган ашлык беткәч,+ аталары аларга: «Кире барыгыз да безгә тагын ризык алып кайтыгыз»,— диде. 3 Әмма Яһүд аңа болай диде: «Теге кеше: „Энегезне алып килмичә, күземә күренәсе булмагыз“+,— диеп, безне ап-ачык кисәтте. 4 Энекәшне безнең белән җибәрсәң, без барып, ризык алып кайтыр идек. 5 Әмма җибәрмәсәң, без Мисырга бармаячакбыз, чөнки теге кеше: „Энегезне алып килмичә, күземә күренәсе булмагыз“+,— дигән иде». 6 Шунда Исраи́л:+ «Ник сез аңа энегез турында әйтеп, башыма бәла китердегез?!» — диде. 7 Алар аңа болай дип җавап бирделәр: «Ул безгә: „Әтиегез исән-саумы? Тагын абый-энеләрегез бармы?“ — диеп, безнең турында һәм туганнарыбыз турында сорашты, ә без аңа бөтенесен сөйләп бирдек.+ Аның: „Энегезне монда китерегез“+,— дип боерасын кем белгән соң?»

8 Шунда Яһүд үз әтисе Исраилгә́ болай диде: «Егетне минем белән җибәр.+ Юлга чыксак, без дә, син дә, балаларыбыз да+ исән калыр, беребез дә үлмәс.+ 9 Мин аның өчен җаваплы булам.+ Берәр бәлагә эләксә, мине җәзага тартырсың. Аны яныңа кайтара алмасам, синең алдыңда гомерем буе гаепле булырмын. 10 Вакытны сузмасак, без инде ике тапкыр анда барып кайткан булыр идек».

11 Шулчак әтиләре Исраил аларга әйтте: «Алайса, менә нәрсә эшләгез: җиребезнең иң яхшы нәрсәләрен — бераз бәлзәм,+ бераз бал, хуш исле сумала, сумалалы агач кайрысы,+ пестә һәм бадәм чикләвекләрен капчыкларыгызга салып, ул кешегә бүләк итеп алып барыгыз.+ 12 Үзегез белән икеләтә күбрәк акча алыгыз, шулай ук капчыкларыгызга салынган акчаны да кире кайтарыгыз.+ Бу хата булгандыр. 13 Энегезне алып, теге кеше янына барыгыз. 14 Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы сезгә теге кешенең шәфкатен казанырга булышсын, һәм ул Шимо́н белән Биньяминны җибәрсен. Ләкин мин балаларымнан мәхрүм булсам, димәк, шулай булырга тиеш».+

15 Шулай итеп Ягъкубның уллары үзләре белән бүләкләр, икеләтә күбрәк акча һәм Биньяминны алдылар да юлга чыктылар һәм Мисырга җитеп, Йосыф алдына килеп бастылар.+ 16 Биньяминны күрү белән Йосыф үз йортындагы идарәчегә: «Аларны өйгә чакыр, хайваннар чалып, ашарга әзерлә. Төшке ашны алар минем белән ашар»,— дип боерды. 17 Идарәче шунда ук Йосыф әйткәнчә эшләде+ һәм аларны Йосыф йортына алып китте. 18 Шул вакыт алар шомга төштеләр һәм: «Узган тапкыр капчыкларыбызга акча салып җибәргәннәр иде бит, менә шуңа күрә безне монда алып киләләр дә инде. Хәзер алар безгә ташланачак та безне кол итәчәк, ә ишәкләребезне үзләренә алачак!» — диештеләр.+

19 Алар Йосыф йортындагы идарәчегә ишек алдында 20 болай диделәр: «Хуҗабыз, гафу итче! Узган тапкыр без сезгә ризык сатып алырга дип килгән идек.+ 21 Әмма тукталган җирдә капчыкларыбызны ачкач, һәрберебезнең капчыгында акча табылды. Акчабыз бөтенләе белән кайтарылды.+ Шуңа күрә безнең аны кире бирәсебез килә. 22 Без, ризык сатып алыр өчен, үзебез белән күбрәк акча алдык. Капчыкларыбызга акчаны кем салганын белмибез».+ 23 Тегесе болай диде: «Ярый, курыкмагыз. Мин акчагызны алган идем. Ә капчыкларыгыздагы көмешне сезнең Аллаһыгыз — атагызның Аллаһысы салган». Шуннан соң ул Шимонны азат итте.+

24 Аннары йорт идарәчесе аларны Йосыфның өенә кертте, аякларын юар өчен су бирде һәм ишәкләрен ашатты. 25 Абый-энеләре Йосыфның килүенә бүләк+ әзерләп куйдылар, чөнки аларга төшке ашны шунда ашаячаклары турында хәбәр иттеләр.+ 26 Йосыф кайткач, алар бүләкләрен өйгә кертеп, аңа бирделәр һәм аның алдында җиргә кадәр баш иделәр.+ 27 Ул аларның хәлләрен белеште һәм: «Карт атагыз турында сөйләгән идегез, ул ничек? Исән-сау гына яшәп ятамы?» — дип сорады.+ 28 Алар аңа: «Атабыз — сезнең хезмәтчегез исән-имин»,— дип җавап бирделәр һәм тезләнеп башларын җиргә кадәр иделәр.+

29 Үз энесен — әнисенең улы Биньяминны күргәч,+ Йосыф: «Бу сез сөйләгән энекәшегезме, иң кечесеме?»+ — дип сорады һәм: «Ходай сиңа илтифатын күрсәтсен, улым»,— дип өстәп куйды. 30 Үз энесе аркасында Йосыф хисләргә бирелде, шуңа күрә яшьләренә тыгылып чыгып китте дә, аулак бүлмәгә кереп, елый башлады.+ 31 Аннары ул битен юды да, үзен кулга алып, алар янына чыкты һәм хезмәтчеләренә: «Ашарга китерегез»,— дип боерды. 32 Йосыфка аерым, абый-энеләренә аерым, мисырлыларга да аерым табын җәйделәр, чөнки мисырлылар еврейләр белән ашарга җирәнә иде.+

33 Йосыфның абый-энеләре* аның алдына, беренче угылга тиешле хокуклары+ булган баш угылдан алып кечесенә кадәр, яшьләре буенча утыртылган иде, һәм алар бер-берсенә гаҗәпләнеп карап утырдылар. 34 Йосыф аларга ризык җибәреп торды, Биньяминга җибәрелгән ризык исә башкаларның өлешеннән биш тапкыр күбрәк иде.+ Шулай итеп, алар туйганчы ашап эчтеләр.

44 Аннары Йосыф үз йортындагы идарәчегә болай диде: «Бу кешеләрнең капчыкларына алар алып китә алырлык ризык тутыр, һәрберсенең акчасын аның капчыгына сал.+ 2 Кечесенең капчыгына исә ашлык өчен биргән акчасыннан тыш минем көмеш касәмне дә сал». Һәм тегесе Йосыф кушканча эш итте.

3 Иртән таң аткач, Йосыфның абый-энеләрен үз ишәкләре белән юлга озаттылар. 4 Алар шәһәрдән әле ерак китәргә дә өлгермәгән иде, Йосыф йорт идарәчесенә болай диде: «Тор да алар артыннан куа кит! Куып җиткәч, аларга: „Ни өчен сез яхшылыкка яманлык белән кайтардыгыз? 5 Ник хуҗамның касәсен урладыгыз? Ул аннан эчә һәм аның ярдәмендә күрәзәлек итә бит. Сез бик явыз эш кылдыгыз“,— диген».

6 Идарәче аларны куып җитте һәм аларга шул сүзләрне әйтеп бирде. 7 Әмма алар аңа мондый җавап кайтардылар: «Ник хуҗабыз алай ди? Хезмәтчеләрең андый эш кылмас иде. 8 Капчыкларыбызда тапкан акчаны сезгә Кәнганнан кире алып килдек бит.+ Ничек инде без хуҗаңның йортыннан көмеш я алтын урлап китик? 9 Хезмәтчеләреңнең берсендә касә табылса, ул үлемгә дучар булсын, башкалар исә хуҗабызның колы булып китсен». 10 Тегесе болай диде: «Ярый, сез әйткәнчә булсын: касә кемдә табылса, шул минем колым булып китәр, ә калганнары гаепле булмас». 11 Шунда һәрберсе үз капчыгын җиргә төшереп, капчык авызын чишеп куйды. 12 Ул олысыннан башлап кечесенә кадәр — һәрберсенең капчыгын игътибар белән тикшереп чыкты. Ахыр чиктә, касә Биньями́н капчыгында табылды.+

13 Моны күреп, алар үз киемнәрен ертып җибәрде һәм, йөкләрен кире ишәкләренә төяп, яңадан шәһәргә килде. 14 Яһүд+ үз абый-энеләре белән Йосыф өенә килгәндә, ул әле дә анда иде. Алар Йосыф алдында йөзтүбән каплангач,+ 15 Йосыф: «Нәрсә эшләдегез сез? Минем күрәзәлек итәргә сәләтле кеше булуымны белмәдегезмени?»+ — дип сорады. 16 Моңа Яһүд болай диде: «Хуҗабызга нәрсә әйтик инде? Ничек аңлатыйк? Сезнең алда ничек аклана алыйк? Аллаһы хезмәтчеләрегезнең гөнаһын фаш итте.+ Хәзер үзебез дә, капчыгында касә табылган энебез дә сезнең колларыгыз!» 17 Ләкин Йосыф әйтте: «Юк! Ничек мин алай эшли алыйм инде! Касә кемдә табылган, шул гына минем колым булачак.+ Калганнарыгыз исә атагыз янына кайта ала».

18 Шулчак Яһүд аңа болай дип мөрәҗәгать итте: «Үтенәм, хуҗам, зинһар, сүзләремне тыңлагызчы, сезнең хакимлегегез фиргавеннеке кебек бит,+ хезмәтчегезгә ачуыгыз чыкмасын. 19 Сез бездән: „Атагыз я башка абый-энеләрегез бармы?“ — дип сораган идегез. 20 Без сезгә болай дидек: „Карт атабыз һәм аның картлыгында туган улы — иң кече энебез бар.+ Аның абыйсы вафат булды,+ шуңа күрә ул әнисенең бердәнбер улы,+ һәм атасы аны бик ярата“. 21 Шунда сез: „Аны монда китерегез, күрәсем килә“+,— дип әйттегез. 22 Әмма без әйттек: „Егет әтисен калдыра алмый. Югыйсә әтиебез үләчәк“.+ 23 Ләкин сез безне: „Энегезне алып килмичә, күземә күренәсе булмагыз“+,— дип кисәттегез.

24 Шунда без хезмәтчегез атабыз янына киттек һәм аңа сезнең сүзләрегезне җиткердек. 25 Күпмедер вакыт үткәч, әтиебез безгә: „Кире барыгыз да тагын ризык алып кайтыгыз“,— диде.+ 26 Әмма без аңа: „Без Мисырга бармаячакбыз. Биньяминны үзебез белән алсак кына барачакбыз, чөнки энебезне алып килмичә, без ул кешенең күзенә күренә алмыйбыз“+,— дип җавап кайтардык. 27 Шулчак әтиебез безгә болай диде: „Үзегез дә яхшы беләсез ич, хатыным миңа ике ир бала тудырды.+ 28 Әмма берсен мин югалттым һәм: „Явыз җанвар ташланып, аны ботарлагандыр!“+ — дидем. Шуннан бирле аны күргәнем юк. 29 Биньяминны да алсагыз, һәм ул һәлак булса, сезнең аркада чал башым кайгыдан Кабергә*+ төшәчәк“.+

30 Сезнең хезмәтчегез, әтиебез, улын үз җанын яраткандай ярата, шуңа күрә без аның янына егетсез кайтсак, 31 ул аның безнең белән булмавын күрү белән үк вафат булачак, һәм без, һичшиксез, атабызның чал башын Кабергә* төшерәчәкбез. 32 Мин бит әтиемә: „Аны яныңа кайтара алмасам, синең алдыңда гомерем буе гаепле булырмын“,— диеп, аның турында кайгыртырга вәгъдә бирдем.+ 33 Шуңа күрә үтенәм, зинһар, бу егет урынына мине коллыкка алыгыз, ә егет абыйлары белән өйгә кайтсын. 34 Ничек инде әтием янына ансыз кайтыйм? Әтиемнең андый бәлагә дучар булуын күрәсем килми!»

45 Моны ишеткәч, Йосыф үз хезмәтчеләре алдында инде хисләрен тыя алмады,+ шуңа күрә аларга: «Бөтенегез чыгыгыз моннан!» — дип кычкырды. Барысы да чыгып киткәч, ул абый-энеләренә үзе турында сөйләде.+

2 Йосыф кычкырып елап җибәргәч, мисырлылар моны ишетеп алды, бу хәбәр фиргавеннең йортына кадәр иреште. 3 Йосыф үз абый-энеләренә: «Мин Йосыф. Әтием исән-саумы?» — диде. Әмма алар аптыраштан бер сүз дә дәшә алмады. 4 Ул аларга: «Минем яныма килегезче»,— дип әйткәч, алар якынрак килде.

Аннары ул болай диде: «Мин бит сезнең энегез Йосыф. Сез мине Мисырга саткан идегез.+ 5 Әмма мине монда сатканга күңелегез кырылмасын, һәм бер-берегезне гаепләмәгез. Аллаһы мине гомерегезне коткарыр өчен сезнең алдан җибәрде.+ 6 Менә инде икенче ел җирдә ачлык хөкем сөрә,+ һәм тагын биш ел җир сукалау да, ашлык уру да булмаячак. 7 Әмма токымнарыгыз+ җир йөзеннән юкка чыкмасын өчен һәм сезгә бөек котылу бирер өчен, Аллаһы мине сезнең алдан җибәрде. 8 Мине монда сез түгел, ә Аллаһы җибәрде. Ул моны мине фиргавеннең баш киңәшчесе,* фиргавен йортының хуҗасы һәм бөтен Мисырның идарәчесе итеп билгеләр өчен эшләде.+

9 Тизрәк әтием янына кайтыгыз, аңа болай диегез: „Улың Йосыф менә нәрсә ди: „Ходай мине Мисыр хуҗасы итте.+ Кичектермичә минем яныма кил.+ 10 Улларың, оныкларың, көтүләрең һәм бөтен милкең белән Гөше́н+ җирендә, янәшәмдә яшәрсең. 11 Тагын биш ел ачлык булачак, әмма мин сине монда ризык белән тәэмин итеп торырмын.+ Югыйсә син дә, гаиләң дә мохтаҗлыкта калырсыз, һәм бөтен милкең харап булачак“. 12 Үзегез дә, энем Биньями́н да үз күзләрегез белән күреп торасыз: бу сүзләрне әйтүче — мин ич.+ 13 Мисырда казанган бөтен даным турында һәм күргәннәрегез хакында әтиемә сөйләп бирегез. Аны тизрәк монда алып килегез».

14 Шунда Йосыф үз энесе Биньяминны кочаклап елый башлады. Биньямин да аңа сарылып елап җибәрде.+ 15 Йосыф елый-елый үзенең бөтен абыйларын кочаклап үпте. Шуннан соң алар аның белән сөйләшә башлады.

16 «Йосыфның абый-энеләре килгән!» — дигән хәбәр фиргавен йортына кадәр иреште. Фиргавен дә, хезмәтчеләре дә моңа бик сөенделәр. 17 Фиргавен Йосыфка болай диде: «Абый-энеләреңә әйт: „Әйберләрегезне йөк хайваннарына төягез дә Кәнга́н җиренә барыгыз 18 һәм әтиегез белән өегездәге кешеләрне алып, минем янга килегез. Мин сезгә Мисырдагы иң яхшы нәрсәләрне бирермен. Сез иң уңдырышлы җирнең җимешләре белән тукланырсыз“.+ 19 Аларга шулай ук болай диген:+ „Балаларыгыз һәм хатыннарыгыз өчен Мисыр җиреннән арбалар алыгыз.+ Аларның берсенә әтиегезне утыртып, монда килегез.+ 20 Мал-мөлкәтегез турында борчыласы юк,+ чөнки Мисыр җиренең иң яхшы нәрсәләре сезнеке булыр“».

21 Исраи́л уллары шулай эшләделәр дә. Йосыф фиргавеннең боерыгын үтәп, аларга арбалар бирде һәм юлга ризык биреп җибәрде. 22 Ул шулай ук һәрберсенә берәр алмаш кием, ә Биньяминга 300 көмеш акча һәм биш алмаш кием бирде.+ 23 Әтисенә исә Йосыф Мисыр байлыклары төялгән ун ишәк, шулай ук аңа юлга дип ашлык, икмәк һәм төрле азык-төлек төялгән ун ана ишәк җибәрде. 24 Йосыф үз абый-энеләренә: «Юлда бер-берегез белән әрләшмәгез»+,— диеп, аларны озатып җибәрде, һәм алар кайтып киттеләр.

25 Мисырны калдырып, алар Кәнган җиренә, әтиләре Ягъкуб янына кире кайттылар. 26 Алар аңа: «Йосыф исән, һәм ул бөтен Мисыр иленең идарәчесе!»+ — дигән хәбәр җиткерделәр. Әмма Ягъкубның күңелен кузгатып булмады, чөнки ул аларга ышанмады.+ 27 Үз әтисен алып барыр өчен Йосыф җибәргән арбаларны күргәч, һәм алар аңа Йосыфның барлык сүзләрен сөйләп биргәч, Ягъкубның рухы күтәрелеп китте. 28 Шунда Исраил: «Булды, ышанам! Улым Йосыф чыннан да исән икән! Үлеп китәр алдыннан, барып, аны күрәсем килә!»+ — диде.

46 Шулай итеп Исраи́л үз өендәге барлык кешеләр һәм бар милке белән бергә юлга чыкты. Бәхи́р-шебага+ килеп җиткәч, ул үз атасы Исхакның Аллаһысына+ корбан китерде. 2 Төнлә Аллаһы Исраилгә күренештә: «Ягъкуб, Ягъкуб!» — дип дәште. Тегесе аңа: «Әйе, тыңлыйм сине!» — дип җавап бирде. 3 Ул болай диде: «Мин хак Аллаһымын, әтиеңнең Аллаһысы.+ Мисырга барырга курыкма, чөнки анда мин синнән бөек халык булдырачакмын.+ 4 Мин Мисырга синең белән барырмын һәм сине аннан чыгарырмын.+ Йосыф үз кулы белән синең күзләреңне йомдырыр».*+

5 Шуннан соң Ягъкуб Бәхир-шебаны калдырып китте. Исраил уллары үз әтиләре Ягъкубны, балаларын һәм хатыннарын фиргавен җибәргән арбаларга утыртып алып бардылар. 6 Алар үзләре белән Кәнганда туплаган көтүләрен һәм мал-мөлкәтләрен алдылар. Һәм шулай итеп Ягъкуб бөтен гаиләсе белән бергә Мисырга килеп җитте. 7 Ул үзе белән улларын, кызларын, оныкларын — үзенең барлык токымнарын Мисырга алып килде.

8 Менә Исраилнең Мисырга күчкән уллары,+ Ягъкуб уллары: Ягъкубның беренче улы Руби́н+ иде.

9 Рубин уллары: Хану́х, Паллу́, Хисру́н һәм Кәрми́.+

10 Шимо́н+ уллары: Йемуи́л, Ями́н, Әхә́д, Яхи́н, Соха́р һәм кәнганлы хатыннан туган Шабу́л.+

11 Ле́ви+ уллары: Гирсә́н, Коһа́т һәм Мерари́.+

12 Яһүд+ уллары: Ер, Она́н, Шела́,+ Фәре́с+ һәм Зирә́х.+ Ер белән Она́н исә Кәнга́н җирендә вафат булды.+

Фәрес уллары: Хисру́н белән Хаму́л.+

13 Иссаха́р уллары: Тола́, Пуа́һ, Юбә́ һәм Шимру́н.+

14 Зәбулу́н+ уллары: Сәри́д, Илу́н һәм Яхлии́л.+

15 Болар Лиянең Ягъкубка Падда́н-арамда тудырган уллары. Ул шулай ук Динә́+ исемле кыз тапты. Ягъкубның Лиядән туган барлык токымнары 33 җан иде.

16 Гәд+ уллары: Сифу́н, Хәгги́, Шуни́, Избу́н, Ири́, Аруди́ һәм Әрили́.+

17 Әши́р+ уллары: Имна́й, Ишба́, Ишби́, Бәрия́х. Аның шулай ук Сира́х исемле кызы туды.

Бәриях уллары: Хәби́р белән Малкии́л.+

18 Болар Лиягә әтисе Лаба́н биргән хезмәтче Зилпәнең+ уллары. Ягъкубның Зилпәдән туган токымнары 16 җан иде.

19 Ягъкуб хатыны Рәхиләдән туган угыллар: Йосыф+ белән Биньями́н.+

20 Йосыфның Мисыр җирендә Манашше́+ һәм Ифраи́м*+ исемле уллары туды. Аларны Өнә* каһине Потифирның кызы Әсинә+ тудырды.

21 Биньямин+ уллары: Бела́, Бәхе́р, Әшби́л, Гайрә́,+ Ногма́н, Эхи́, Руш, Муппи́м, Хуппи́м+ һәм Әрд.+

22 Болар Ягъкубның Рәхиләдән туган токымнары: барысы 14 җан.

23 Дан+ улы* Хуши́м+ иде.

24 Нәфтәли́+ уллары: Ягъзии́л, Гүни́, Йәзи́р һәм Шилле́м.+

25 Болар Рәхиләгә әтисе Лаба́н биргән хезмәтче Билһаның уллары. Ягъкубның Билһадан туган токымнары 7 җан иде.

26 Ягъкубның үзе белән бергә Мисырга күчеп килгән токымнарының саны, киленнәреннән башка, барлыгы 66 җан иде.+ 27 Йосыфның Мисырда туган уллары — 2 җан. Ягъкуб йортындагы Мисырга күчеп килгән барлык җаннарның саны 70* иде.+

28 Ягъкуб, Гөше́н җиренә баруы турында хәбәр итәр өчен, Йосыф янына Яһүдне+ җибәрде. Алар Гөшенгә+ килеп җиткәч, 29 Йосыф үз арбаларын әзерләтеп, әтисе Исраилне каршы алырга дип Гөшенгә китте. Әтисен күрү белән ул аның муенына сарылды да озак итеп елады. 30 Аннары Исраил Йосыфка: «Йөзеңне күрдем, син исән икән, хәзер үлсәм дә була»,— дип әйтте.

31 Шуннан соң Йосыф үз абый-энеләренә һәм атасының гаиләсенә болай диде: «Мин барып, фиргавенгә+ хәбәр җиткерим: „Кәнганда яшәгән абый-энеләрем һәм әтиемнең гаиләсе минем яныма килде.+ 32 Алар көтүчеләр,+ терлек асрый+ һәм көтүләре белән бөтен мал-мөлкәтләрен монда алып килде“.+ 33 Фиргавен сезне чакырып: „Нәрсә белән шөгыльләнәсез?“ — дип сораса, 34 аңа: „Хезмәтчеләрегез, ата-бабаларыбыз кебек, бала чактан бирле терлек асрый“+,— диегез. Шулчак сез Гөшен җирендә яши алырсыз,+ чөнки мисырлылар барлык сарык көтүчеләреннән җирәнә».+

47 Шулай итеп, Йосыф фиргавен янына барып, аңа:+ «Кәнганнан әтием һәм абый-энеләрем үз көтүләре һәм бөтен мал-мөлкәтләре белән килделәр. Хәзер алар Гөше́н җирендә»+,— дигән хәбәр җиткерде. 2 Аннары ул абый-энеләренең бишесен үзе белән алып, фиргавен алдына китерде.+

3 Фиргавен: «Сез нәрсә белән шөгыльләнәсез?» — дип сорагач, алар: «Хезмәтчеләрегез, ата-бабаларыбыз кебек, сарык көтә»+,— дип җавап бирделәр. 4 Алар аңа болай диделәр: «Кәнга́н җирендә зур ачлык хөкем сөргәнгә күрә,+ көтүләребез өчен көтүлек калмады, шуңа күрә без бу җиргә чит ил кешеләре+ булып күчеп килдек. Хезмәтчеләрегезгә Гөшен җирендә яшәргә рөхсәт итегезче».+ 5 Шулчак фиргавен Йосыфка әйтте: «Әтиең дә, абый-энеләрең дә синең яныңа килде. 6 Менә, Мисыр җире синең кулыңда. Әтиең белән абый-энеләреңә илнең иң әйбәт җирләрен бир.+ Гөшен җирендә яшәсеннәр. Араларында сәләтле кешеләр булса, алар көтүләремне көтсен».

7 Шуннан соң Йосыф фиргавен алдына үз әтисе Ягъкубны алып килде, һәм Ягъкуб фиргавенгә үз фатихасын бирде. 8 Фиргавен Ягъкубтан: «Сиңа ничә яшь?» — дип сорады. 9 Ягъкуб аңа болай дип җавап бирде: «Миңа 130 яшь. Мин бар бу елларны чит ил кешесе булып яшәп үткәрдем. Гомерем чит ил кешеләре булып яшәгән ата-бабаларымның гомере кебек озын түгел шул, бик кыска, аны да кайгы-хәсрәт+ кичереп үткәрдем».+ 10 Аннары Ягъкуб фиргавенгә фатихасын биреп, аннан чыгып китте.

11 Шулай итеп, Йосыф үз әтисе белән абый-энеләрен Мисыр җирендә урнаштырды һәм, фиргавен кушканча, аларга иң яхшы җирдә — Рамсе́с+ җирендә биләмә бирде. 12 Йосыф аларны һәм атасының бөтен гаиләсен, балалар санына карап, ризык белән тәэмин итеп торды.

13 Ачлык бик көчле булганлыктан, җирдә бөтенләй ризык калмады. Мисыр җирендә дә, Кәнганда да кешеләр ачлыктан тәмам интегеп бетте.+ 14 Ашлык сатып, Йосыф Мисырда һәм Кәнганда булган бөтен акчаны җыйды+ һәм аны фиргавен йортына китерде. 15 Вакыт узу белән Мисырда да, Кәнганда да акча калмагач, мисырлылар Йосыф янына килеп, аңардан: «Безгә ризык бирегезче! Юкса ачтан үләрбез, акчабыз бетте ич!» — дип үтенделәр. 16 Йосыф аларга: «Акчагыз беткән икән, миңа малларыгызны китерегез, ә мин сезгә ризык бирермен»,— диде. 17 Алар Йосыфка атларын, ишәкләрен һәм көтүләрен китерә башлады, ә ул аларга ризык бирде. Шулай итеп, Йосыф шул ел дәвамында ризыкны малга алмаштырып, кешеләрне тәэмин итеп торды.

18 Ул ел узып, киләсе ел җиткәч, алар кабат Йосыф янына килеп, болай диделәр: «Хуҗабызга шуны җиткерәсебез килә: без сезгә инде бөтен акчабызны һәм барлык йорт хайваннарын бирдек. Безнең үзебездән һәм җирләребездән башка сезгә бирерлек бернәрсәбез калмады. 19 Үләбез бит, җиребез дә харап була. Ник моңа юл куярга? Безне дә, җиребезне дә ризыкка сатып алыгыз. Без фиргавеннең коллары булырбыз, һәм җир дә аныкы булыр. Безгә орлык бирегез, шулчак без дә үлмәбез, җиребез дә ташландык хәлгә килмәс». 20 Мисырлыларның һәммәсе дә үз кырларын Йосыфка сатты, чөнки ачлык бик көчле иде. Йосыф бөтен шул җирләрне фиргавенгә тапшырды, һәм алар фиргавеннеке булып китте.

21 Мисырның бер очыннан икенче очына кадәр булган барлык кешеләрне исә Йосыф шәһәрләргә күчерде.+ 22 Ул каһиннәрнең җирләрен генә сатып алмады.+ Каһиннәр ризыкны фиргавен йортыннан алып туклана иде, шуңа күрә алар үз җирләрен сатмадылар. 23 Аннан соң Йосыф халыкка болай диде: «Бүген мин фиргавен өчен сезне дә, җирегезне дә сатып алдым. Менә сезгә орлык. Шуны утыртып, иген үстерегез. 24 Уңышның биштән бер өлешен фиргавенгә бирегез,+ ә дүрт өлеше сездә калсын. Ул иген үстерер өчен орлык һәм өйдәгеләр белән балаларыгызга ризык булсын». 25 Алар аңа: «Хуҗабыз, сез тормышыбызны саклап калдыгыз.+ Хәзер дә безгә илтифат күрсәтегезче, һәм без фиргавен коллары булырбыз»+,— дип җавап кайтардылар. 26 Шунда Йосыф уңышның биштән бер өлеше фиргавенгә тапшырылырга тиеш дигән әмер чыгарды. Бу әмер бүген дә Мисыр җирендә гамәлдә кала. Каһиннәрнең җирләре генә фиргавенгә күчмәде.+

27 Исраи́л исә Мисырда, Гөшен җирендә урнашып, шунда яшәргә калды.+ Анда аларның күп балалары туды, һәм алар бик ишәеп китте.+ 28 Ягъкуб Мисыр җирендә 17 ел яшәде. Ул барлыгы 147 ел гомер итте.+

29 Үләр алдыннан+ Исраил үз улы Йосыфны чакырып, аңа болай диде: «Илтифатыңны казанган булсам, кулыңны минем ботым астына куеп, миңа тугры мәхәббәт һәм тугрылык күрсәтергә ант ит. Зинһар, мине Мисырда җирли күрмә.+ 30 Мин үлгәч, мине Мисырдан чыгарып, ата-бабаларымның каберенә сал».+ Ул аңа: «Син әйткәнчә эшләрмен»,— дип җавап бирде. 31 Ягъкуб аңа: «Ант ит»,— диде, һәм Йосыф ант итте.+ Аннары Исраил үз ятагының башы очында Аллаһыга сәҗдә кылды.+

48 Шул вакыйгалардан соң Йосыфка: «Әтиең авырып ята»,— дигән хәбәр җиткерделәр. Шулчак Йосыф ике улы Манашше́ белән Ифраимны алып, әтисе янына китте.+ 2 Ягъкубка: «Улың Йосыф килде»,— диделәр, һәм ул бөтен көчен туплап, ятагында торып утырды. 3 Шунда Ягъкуб Йосыфка болай диде:

«Кәнга́н җирендә, Лузда, Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы миңа күренеп, үз фатихасын бирде+ 4 һәм болай дип әйтте: „Мин сине күпсанлы һәм ишле итәчәкмен. Синнән күп халыклар чыгачак.+ Мин бу җирне синең токымыңа* гасырларга мирас итеп бирәчәкмен“.+ 5 Мин Мисырга килгәнче синең монда туган ике улың минеке булыр.+ Ифраи́м белән Манашше, Руби́н һәм Шимо́н кебек, минем улларым булыр.+ 6 Әмма алардан соң туган балалар синеке булыр. Алар абыйларына биреләчәк җирдә мирас+ алыр һәм абыйларының исемнәре белән аталыр. 7 Мин Падданнан кайтканда, Ифратка+ кадәр әле ерак иде, Рәхиләм шул Кәнган җирендә минем янда вафат булды.+ Мин аны Ифратка, ягъни Бәйтлеһемгә+ бара торган юл буенда җирләдем».

8 Аннары Исраи́л, Йосыфның улларын күреп: «Болар кем?» — дип сорады. 9 «Ходай миңа монда биргән улларым»,— дип җавап бирде Йосыф.+ Моңа Исраил: «Аларны минем яныма китерче, үзләренә фатиха бирәсем килә»+,— диде. 10 Картлыктан Исраилнең күзләре начарланды, һәм ул күрә алмый иде. Йосыф үз улларын әтисе янына китерде, һәм Исраил аларны үбеп кочаклады. 11 Ул Йосыфка болай дип әйтте: «Йөзеңне күрермен дип бер дә уйламаган идем,+ әмма Аллаһы миңа балаларыңны* да күрергә мөмкинлек бирде». 12 Йосыф үз балаларын Исраилнең тезләре яныннан алды да йөзтүбән капланды.

13 Аннан соң Йосыф уң кулы белән Ифраимны,+ ә сул кулы белән Манашшены+ алып, Исраил янына китерде. Шулай итеп, Ифраим Исраилнең сул ягында, ә Манашше уң ягында иде. 14 Ләкин Ифраим кече угыл булса да, Исраил уң кулын аның башына, ә сул кулын Манашше башына куйды. Беренче угыл Манашше булса да, Исраил моны белә торып эшләде.+ 15 Аннары ул Йосыфны фатихалап болай диде:+

«Ата-бабаларым Ибраһим белән Исхак табынган Аллаһы,+

Гомерем буе минем турында кайгырткан* Аллаһы,+

16 Мине бөтен бәлаләрдән саклап торган фәрештә,+ шушы малайларга фатихаңны бирче.+

Алар минем һәм ата-бабаларым Ибраһим белән Исхакның исеме белән аталсын,

Токымнары җирдә ишле булсын».+

17 Әтисенең үзенең уң кулын Ифраим башына куйганын күргәч, Йосыфка бу ошамады. Ул әтисенең кулын Ифраимның башыннан Манашшеныкына куярга теләп, 18 Исраилгә болай диде: «Юк, әтием, бу минем беренче улым.+ Уң кулыңны аның башына куй». 19 Ләкин әтисе, аның белән ризалашмыйча, болай диде: «Беләм, улым, беләм. Аңардан да халык чыгачак, ул да бөек булачак. Шулай да энесе бөегрәк булачак,+ һәм энесенең токымы* күп халыклар кебек күпсанлы булачак».+ 20 Ул аларны шул көнне болай дип фатихалады:+

«Сине искә алып, Исраил уллары бер-берсен мондый сүзләр белән фатихаласын:

„Ходай сине Ифраим белән Манашшены фатихалаган кебек фатихаласын“».

Шулай итеп ул Ифраимны Манашшедан өстен куйды.

21 Аннан соң Исраил Йосыфка: «Тиздән гомерем өзелә инде+,— диде,— әмма Ходай һәрвакыт сезнең белән булачак һәм сезне ата-бабаларыгызның җиренә кайтарачак.+ 22 Мин исә синең өлешеңне абый-энеләреңнең өлешеннән күбрәк итеп, тагын бер җир биләмәсе* бирәм. Бу җирне мин кылычым һәм җәям белән аморлыларны җиңеп, яулап алдым».

49 Ягъкуб үз улларын чакырып, аларга болай диде: «Бергә җыелыгыз. Мин сезгә ахыргы көннәрдә сезнең белән нәрсә буласын әйтермен. 2 Ягъкуб уллары, монда җыелыгыз һәм тыңлагыз. Атагыз Исраилнең сүзләренә колак салыгыз.

3 Руби́н,+ минем беренче улым,+ минем кодрәтем, ирлек куәтемнең беренче җимеше, син абруй һәм көч ягыннан өстен идең. 4 Әмма башкалардан өстен булмассың, чөнки син көчле су ташкыны сыман, син үзеңне тыя алмадың һәм әтиеңнең ятагына мендең.+ Шул чакта син минем ятагымны нәҗесләдең.* Әйе, ул минем ятагыма менде!

5 Шимо́н белән Ле́ви — бертуган абыйлы-энеле.+ Кылычлары — рәхимсезлек коралы.+ 6 И җаным,* алар мәҗлесенә кушылма. И намусым,* аларның җыены белән берләшмә, чөнки алар, ачулары чыгып, кешеләрне үтерделәр,+ үзләренчә эш итеп, үгезләрнең тез асты сеңерләрен кистеләр. 7 Явыз ачуларына ләгънәт төшсен. Ачы ярсуларын каһәр суксын.+ Аларны Ягъкуб җире буйлап сибәрмен, Исраи́л җире буенча таратырмын.+

8 Яһүд,+ сине исә абый-энеләрең мактап телгә алыр.+ Дошманнарың синең кулыңа бирелер.*+ Әтиеңнең уллары сиңа сәҗдә кылыр.+ 9 Яһүд — арыслан баласы.+ Улым, тоткан хайванны ашагач, торып басарсың. Син, арыслан кебек, җиргә сузылып ятарсың. Аны торгызырга кемнең кыюлыгы җитәр? 10 Бөтен халыклар буйсынырга+ тиешле Шило́* килгәнчегә кадәр,+ Яһүдтән скипетр* да, табаннары арасыннан идарәче таягы да тартып алынмаячак.+ 11 Ишәген йөзем агачына, ишәк баласын иң яхшы йөзем агачына бәйләп куеп, ул үз киемнәрен шәрабта — йөзем суында юачак. 12 Аның күзләре шәрабтан куе кызыл, тешләре сөттән ап-ак.

13 Зәбулу́н+ диңгез ярында, кораблар туктала торган яр буенда урнашыр.+ Аның чиге Сидонга таба сузылыр.+

14 Иссаха́р+ — ике яктан ияренә йөк беркетелгән, ятып торучы нык сөякле ишәк. 15 Ул үзенең урнашкан урыны яхшы һәм җире күңелгә хуш икәнен күрер. Ул йөк астына, аны йөртү өчен, җилкәсен куяр һәм авыр эш эшләргә мәҗбүр булыр.

16 Дан,+ Исраилнең бер кабиләсе буларак, үз халкын хөкем итәр.+ 17 Дан юл буендагы елан, сукмак буендагы мөгезле елан булсын. Ул атны аягыннан чаккач, җайдагы артка егылып төшәр.+ 18 И Йәһвә, коткаруыңны көтеп торырмын.

19 Гәдкә+ исә юлбасарлар һөҗүм итәр, ләкин ул аларны куып үкчәләренә басып барыр.+

20 Әширнең+ икмәге күп булыр, һәм ул патшага бирерлек ризыклар әзерләр.+

21 Нәфтәли́+ — нәфис болан. Ул нәзакәтле сүзләр әйтеп сөйләшә.+

22 Йосыф+ — җимешле агачның тармагы, чишмә буенда үсеп утырган, ботаклары стена өстен каплап алган җимешле агачның тармагы. 23 Укчылар аны йөдәтеп торды, аңа уклар атты һәм ачу саклады.+ 24 Шулай да аның җәясе нык булып калды,+ куллары көчле һәм җитез булды.+ Моны Ягъкубның кодрәтлесе, Исраилнең көтүчесе һәм таяныч ташы эшләде. 25 Ул* — әтиеңнең Аллаһысыннан бирелгән бүләк, һәм Аллаһы сиңа ярдәм итәр. Ул Чиксез Кодрәт Иясе белән бергә. Аллаһы сине югарыдан күкләр бәрәкәте белән, түбәннән тирәнлек бәрәкәте белән,+ күкрәк сөте һәм ана карыны бәрәкәте белән фатихалар. 26 Әтиеңнең фатихасы мәңгелек тауларның бәрәкәтеннән, какшамас калкулыкларның гүзәллегеннән өстен булыр.+ Ул Йосыф өстендә — абый-энеләре арасыннан сайлап алынганның баш очында булыр.+

27 Биньями́н,+ бүре сыман, хайваннарны ботарлар.+ Иртән үзе тоткан хайванны ашар, кичен исә табышын бүләр».+

28 Боларның барысы да — Исраилнең 12 кабиләсе. Әтиләре әлеге сүзләрне аларга үз фатихасын биргәндә әйтте. Ул аларның һәрберсенә тиешле фатихасын бирде.+

29 Аннан соң ул аларга болай дип боерды: «Тиздән мин халкыма кушылачакмын.*+ Мине ата-бабаларым янында, хитле Әфрунның кырындагы мәгарәдә,+ 30 Кәнга́н җиренең Мамре́ янәшәсендә урнашкан Макпела́ кырындагы мәгарәдә җирләгез. Ул кырны Ибраһим хитле Әфруннан каберлек итеп сатып алган иде. 31 Анда Ибраһим белән Сара́+ һәм Исхак+ белән Рабига́ җирләнгән. Шунда мин Лиямне дә җирләдем. 32 Кыр да, андагы мәгарә дә Хит улларыннан сатып алынган».+

33 Шулай итеп, Ягъкуб үз улларына күрсәтмәләрен биреп бетерде. Аннары ул ятагына ятты да үлде һәм үз халкына кушылды.*+

50 Шунда Йосыф әтисе өстенә капланды+ да аны үбә-үбә елый башлады. 2 Аннан соң Йосыф үзенең хезмәтче табибларына әтисен бәлзәмләргә+ кушты. Табиблар Исраилне бәлзәмләделәр, 3 моны эшләр өчен 40 көн китте. Бәлзәмләү өчен шул кадәр вакыт таләп ителә дә. Мисырлылар аның хакына 70 көн матәм тоттылар.

4 Матәм көннәре тәмамлангач, Йосыф фиргавен сараендагыларга* болай дип мөрәҗәгать итте: «Илтифатыгызны казанган булсам, фиргавенгә мондый хәбәр җиткерегезче: 5 „Әтием: „Менә, тиздән үләм инде.+ Мин Кәнга́н җирендә каберлек казыган идем.+ Мине шунда җирлә“+,— диеп, мине ант иттерде.+ Зинһар, әтиемне җирләп кайтырга рөхсәт итегезче“». 6 Фиргавен аңа: «Бар, антыңны үтә, әтиеңне җирләп кайт»+,— дип җавап кайтарды.

7 Шуннан соң Йосыф үз әтисен җирләргә дип юлга чыкты. Фиргавеннең хезмәтчеләре, сарай аксакаллары+ һәм Мисырдагы бөтен аксакаллар аның белән киттеләр. 8 Йосыф белән шулай ук бөтен гаиләсе, абый-энеләре һәм атасының гаиләсе барды.+ Аларның сабыйлары һәм көтүләре генә Гөше́н җирендә калды. 9 Алар белән бергә арбалылар+ һәм җайдаклар да барды. Бу кешеләр төркеме бик зур иде. 10 Үрдүн тирәсендәге Ата́д дигән ындыр табагы янына килеп җиткәч, алар кайгырып бик каты еладылар. Ул үз әтисе өчен елап, җиде көн матәм тотты. 11 Андагы кешеләр — кәнганлылар, боларның Атад дигән ындыр табагы янында матәм тотуын күреп: «Мисырлылар елап, көчле матәм тоталар!» — дип әйтеп куйдылар. Шуңа күрә Үрдүн тирәсендәге ул урынны Әбелмисраи́м* дип атадылар.

12 Ягъкуб уллары барысын да нәкъ әтиләре кушканча башкарып чыкты.+ 13 Алар аны Кәнган җиренә алып барып, Мамре́ янындагы Макпела́ кырында урнашкан мәгарәдә җирләделәр. Ул кырны Ибраһим хитле Әфруннан каберлек итеп сатып алган иде.+ 14 Әтисен җирләгәч, Йосыф үз абый-энеләре һәм Ягъкубны җирләргә барган барлык кешеләр белән Мисырга әйләнеп кайтты.

15 Аталарының үлеменнән соң Йосыфның абый-энеләре: «Йосыф безгә ачу саклый торгандыр. Аңа кылган барлык явызлыкларыбыз өчен аның бездән үч алуы бар бит»+,— диештеләр. 16 Шулчак алар Йосыфка мондый хәбәр җиткерделәр: «Әтиең, үләр алдыннан, 17 сиңа: „Зинһар, үтенәм, абыйларыңның җинаятен кичерә күр. Сиңа күп бәла китергән булсалар да, гөнаһларын ярлыка“,— дип әйтергә кушкан иде. Ялварып сорыйбыз, атаң Аллаһысына табынган хезмәтчеләрнең җинаятен кичерче». Моны ишеткәч, Йосыф елап җибәрде. 18 Аннан соң абый-энеләре үзләре дә килде. Алар Йосыф алдында тезләнеп иелделәр дә: «Менә, без синең колларың!»+ — дип әйттеләр. 19 Шунда Йосыф аларга болай диде: «Курыкмагыз. Мин Аллаһы түгел бит. 20 Миңа явызлык кылырга теләгән булсагыз да,+ бүген күреп торабыз, Ходай моны яхшыга борып, күп кешене коткарып калды.+ 21 Шуңа күрә курыкмагыз. Мин сезгә дә, балаларыгызга да ризык биреп торырмын».+ Шулай диеп, ул аларны юатты һәм тынычландырды.

22 Йосыф та, әтисенең гаиләсе дә Мисырда яшәде. Ул барлыгы 110 ел гомер итте. 23 Йосыф Ифраимның оныкларын+ һәм Манашше́ улы Маһирның+ балаларын күрде. Алар Йосыф өчен үз балалары кебек иде. 24 Ахырда Йосыф үз кардәшләренә болай диде: «Тиздән гомерем өзелә инде. Ләкин Ходай сезгә ярдәм күрсәтми калмас,+ ул сезне бу җирдән чыгарып, Ибраһимга, Исхакка һәм Ягъкубка бирергә вәгъдә иткән җиргә алып барачак».+ 25 Аннары Йосыф: «Һичшиксез, Ходай сезгә үз ярдәмен күрсәтер. Сөякләремне бу җирдән алып чыгыгыз»,— диеп, Исраи́л улларына ант итәргә кушты.+ 26 Йосыф 110 яшендә вафат булды. Аны бәлзәмләп,+ Мисырда табутка салдылар.

Яки «дулкынланган сулар».

Яки «эш итүче көче».

Мондагы евр. сүзе, күрәсең, кечкенә хайваннарга, кимерүчеләргә һәм бөҗәкләргә карата кулланыла.

Яки «тере җанга».

Сүзгә-сүз «һәм аларның бөтен гаскәренең».

Аллаһының шәхси исеме יהוה (ЙҺВҺ) Изге Язмаларда беренче тапкыр бу шигырьдә очрый. А4 кушымт. к.

Монда гомумән алты барлыкка китерү көне турында әйтелә.

Евр. не́феш. Сүзгә-сүз «сулыш алучы зат» дигәнне аңлата. Сүзлекне к.

Мәгъ. «рәхәтлек; ләззәт».

Евр. Хиддеке́л.

Евр. «ир» һәм «хатын» дигән сүзләр бер-берсенә охшаш. «Ир» — евр. иш; «хатын» — евр. ишша́.

Яки «хатыны белән калыр».

Яки «үткене; мәкерлесе».

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз орлык.

Яки «яралар; башыңа сугар».

Яки «яраларсың; җимерерсең».

Мәгъ. «җирдән яратылган кеше; кешелек».

Мәгъ. «тере зат».

Сүзлекне к.

Яки «югары күтәрмәмме?»

Яки «урнаштырды».

Яки «Нод».

Яки «флейта».

Мәгъ. «билгеләнгән; куелган; урнаштырылган».

Сүзгә-сүз орлык.

Яки «адәм».

Сүзгә-сүз «Аллаһы белән».

Күрәсең, мәгъ. «ял; юаныч».

Сүзгә-сүз «Аллаһы уллары».

Сүзгә-сүз «Минем рухым».

Яки «чөнки алар тән буенча эш итәләр».

Евр. нефили́м. Бәлки, мәгъ. «егучылар». Сүзлекне к.

Яки «кайгырды».

Яки «сызланды».

Яки «илтифатын казанды».

Яки «тел тидермәслек».

Сүзгә-сүз «Аллаһы белән».

Сүзгә-сүз «гофәр агачыннан». Бәлки, кипарис.

Сүзгә-сүз «тартма». Бу — әрҗә сыман, бәлки, туры почмаклы һәм яссы төпле көймә.

Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к. Көймәнең зурлыгы: озынлыгы 133,5 м, киңлеге 22,3 м, ә биеклеге 13,4 м.

Евр. цо́хар. Башка караш буенча, бу сүз яктылык өчен ачыклык яки тәрәзә түгел, ә бер терсәк авышлыктагы түбә дигән мәгънә йөртә.

Яки «рухы».

Я, бәлки, «һәр чиста хайваннан җидешәр пар».

Я, бәлки, «җидешәр пар».

Яки «рухы».

Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.

Яки «яшәү рухы сулышы».

Сүзгә-сүз «искә төшереп».

Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «тынычландыргыч».

Яки «җиргә бәла чакырмам».

Яки «җаннарыгызның каны».

Яки «патшалыгының башлангычы».

Я, бәлки, «алар бөек шәһәрне тәшкил итә».

Я, бәлки, «Ул Йафетның абыйсы».

Мәгъ. «бүленү».

Яки «җирдәге халык».

Сүзгә-сүз «карар өчен иңде».

Мәгъ. «буталыш».

Яки «үзләре өчен фатиха алыр».

Яки «җаннарны».

Сүзгә-сүз орлык.

Яки «Ул шунда чит ил кешесе булып».

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз орлык.

Ягъни Үле диңгез.

Яки «чатырларда яши».

Яки «Җаннарны».

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз орлык.

Мәгъ. «Аллаһы ишетә».

Кайберәүләр бу зебра дип уйлый. Күрәсең, бәйсез холыкны аңлата.

Я, бәлки, «белән дошманлыкта».

Мәгъ. «мине күреп торучы Тере Затның коесы».

Яки «тел тидермәслек».

Мәгъ. «бөек ата».

Мәгъ. «күпләрнең атасы».

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз орлык.

Яки «ул җан».

Бәлки, мәгъ. «бәхәсләшүчән».

Мәгъ. «бикә».

Мәгъ. «көлү».

Сүзгә-сүз орлык.

Монда Ибраһим Йәһвәнең фәрештәсенә Йәһвәнең үзенә әйткәндәй мөрәҗәгать итә.

Яки «илтифатыңны казанган».

Сүзгә-сүз «сата». Бер сата — 7,33 л. Ә14 кушымт. к. Өч сата он як. 10 кг.

Яки «үзләре өчен фатиха алыр».

Яки «тугры мәхәббәтеңне».

Мәгъ. «кечкенә».

Яки «чит ил кешесе булып яшәде».

Яки «тәкъва».

Я, бәлки, «миннән көләр».

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз орлык.

Бәлки, мәгъ. «ант коесы» яки «җиденең коесы».

Яки «чит ил кешесе булып яшәде».

Яки «сугым пычагын».

Яки «сугым пычагын».

Мәгъ. «Йәһвә кайгыртыр; Йәһвә бирер».

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз «капкасын».

Сүзгә-сүз орлык.

Я, бәлки, «арабызда бөек башлык».

Яки «җаннарыгыз».

Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.

Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.

Күрәсең, борынгы заманнарда шулай итеп ант иткәннәр.

Сүзгә-сүз орлык.

Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.

Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.

Бәлки, Лабан.

Яки «яманны да, яхшыны да».

Ягъни хәзер аның хезмәтчесе булган сөт анасын.

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз «капкасын».

Үлем турында шигъри тел белән әйтү.

Үлем турында шигъри тел белән әйтү.

Я, бәлки, «белән дошманлыкта яшәделәр».

Мәгъ. «йонлач».

Мәгъ. «үкчәдән тотучы; кысрыклап чыгаручы».

Киек — кыргый кош яки җәнлек.

Яки «Хәлем бетте».

Яки «бер йотым».

Мәгъ. «кызыл».

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз орлык.

Яки «кочаклаганын».

Яки «елгасы үзәнендә».

Яки «елга үзәнендә».

Мәгъ. «низаг».

Мәгъ. «гаепләү».

Мәгъ. «киң җирләр».

Сүзгә-сүз орлык.

Мәгъ. «ант; җиде».

Бәлки, мәгъ. «ант коесы» яки «җиденең коесы».

Яки «җаным сине фатихалар».

Яки «җаның мине фатихалар».

Яки «җаным сине фатихалар».

Яки «җаның мине фатихалар».

Мәгъ. «үкчәдән тотучы; кысрыклап чыгаручы».

Яки «сине үтерү фикере белән үз-үзен юатып йөри».

Сүзгә-сүз орлык.

Яки «исмәгыйльлеләр».

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз орлык.

Яки «үзләре өчен фатиха алыр».

Мәгъ. «Аллаһы йорты».

Сүзгә-сүз «сөягем һәм тәнем».

Сүзгә-сүз «хатынымны». Ярәшелгән пар, еврейләрнең йолалары буенча, ир белән хатын дип аталган.

Яки «якынлык кылырга».

Мәгъ. «кара, угыл!»

Мәгъ. «ишетү».

Мәгъ. «бирелгәнлек; тартылу».

Мәгъ. «макталган».

Мәгъ. «хөкемче».

Мәгъ. «көрәшләрем».

Мәгъ. «уңыш».

Мәгъ. «бәхет; бәхетле».

Пасленчалар семьялыгыннан җимеш бирә торган үлән үсемлек.

Яки «ялчының эш хакын».

Мәгъ. «ул әҗер».

Мәгъ. «түземлелек».

Йосыфия исеменең кыска формасы. Мәгъ. «Йәһ өстәсен (күбәйтсен)».

Яки «намуслы».

Сүзлекне к.

Ягъни Евфрат елгасын.

Сүзгә-сүз «Исхакның куркуы».

Арам. сүзтезмәсенең мәгъ. «шаһитлек өеме».

Евр. сүзтезмәсенең мәгъ. «шаһитлек өеме».

Сүзгә-сүз «Исхакның куркуы».

Мәгъ. «ике лагерь».

Яки «чит ил кешесе булып яшәдем».

Сүзгә-сүз орлык.

Яки «үзән; елга үзәне».

Мәгъ. «Аллаһы белән көрәшүче (бирешмәүче)» яки «Аллаһы көрәшә».

Мәгъ. «Аллаһы йөзе».

Яки «Пениилдән».

Мәгъ. «куышлар, лапаслар».

Яки «катнаш никахларга керегез».

Яки «мине эзәрләүгә дучар иттегез».

Мәгъ. «Бәйтел Аллаһысы».

Мәгъ. «елау имәне».

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз «җаны чыгып барганда».

Мәгъ. «кайгы-хәсрәтем улы».

Мәгъ. «уң кул улы».

Үлем турында шигъри тел белән әйтү.

Яки «чит ил кешеләре булып яшәгән».

Шәех — кабилә башлыгы.

Яки «махсус».

Яки «кул салмагыз».

Сүзгә-сүз «тәнебез».

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Ягъни залогка.

Яки «гыйбадәтханә фахишәсен».

Мәгъ. «ярып чыгу». Күрәсең, карынны ярып чыгу турында сүз бара.

Мәгъ. «балкыш; кояш чыгу».

Сүзгә-сүз «чокырга».

Каһин — мәҗүсиләрдә рухани, жрец.

Евр. сүзе кырыну һәм чәч алдыру дигәнне аңлатырга мөмкин.

Күрәсең, кадер-хөрмәт күрсәтергә өндәүче сүз.

Ягъни Гелиополь.

Яки «фиргавенгә хезмәт итә башлаганда».

Ягъни Гелиополь.

Мәгъ. «онытырга булышучы; оныттыручы».

Мәгъ. «икеләтә үрчемле».

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «Алар».

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «атасы».

Ягъни Ягъкубның үлеменнән соң аның күзләрен йомдырыр.

Септуагинтада Ифраим исеменнән соң тагын биш исем китерелә. Күрәсең, моның аркасында Рс 7:14 тә Стифән 70 түгел, ә 75 җанны искә ала. Ул Септуагинтадан өзек китергәндер.

Ягъни Гелиополь.

Сүзгә-сүз «уллары».

Яки Септуагинтада «75». Яр 46:20 дәге искәрмәне к.

Сүзгә-сүз орлык.

Сүзгә-сүз орлык.

Яки «мине көтүчедәй көткән».

Сүзгә-сүз орлык.

Яки «бер тау бите». Сүзгә-сүз «бер җилкә».

Яки «мәсхәрә иттең».

Сүзлекне к.

Я, бәлки, «уй-ниятем».

Сүзгә-сүз «Кулың дошманнарыңның муенында булыр».

Мәгъ. «кемнеке булса, шул; моның иясе».

Сүзлекне к.

Ягъни Йосыф.

Үлем турында шигъри тел белән әйтү.

Үлем турында шигъри тел белән әйтү.

Яки «өйдәгеләренә».

Мәгъ. «мисырлыларның матәме».

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу