Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • nwt Никами 1:1-13:31
  • Никами

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Никами
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Никами

НИКАМИ

1 Хәкали́ улы Никаминең*+ сүзләре. Кисле́в* аенда, патшаның* идарә итүенең 20 нче елында мин Шуша́н+ ныгытмасында* идем. 2 Шунда Яһүд җиреннән Хәнани́+ исемле бертуганнарымның берсе башка кешеләр белән бергә килде. Мин алардан әсирлектән кайткан башка яһүдләр+ һәм Иерусалим турында сораштым. 3 Алар болай дип җавап бирде: «Яһүд өлкәсендә калган кешеләр — әсирлектән кайткан кешеләр — бик аяныч һәм хурлыклы хәлдә.+ Иерусалим стеналары җимерек,+ ә капкалары яндырылган».+

4 Бу сүзләрне ишетү белән мин утырдым да үкереп елый башладым. Берничә көн янып-көеп һәм ураза тотып,+ мин күкләр Аллаһысына дога кылдым. 5 Мин болай дидем: «И Йәһвә, бөек һәм курку-хөрмәт уятучы күкләр Аллаһысы, үз килешүеңне тотучы, үзеңне яратучыларга һәм әмерләреңне үтәүчеләргә тугры мәхәббәт күрсәтүче Аллаһы,+ 6 зинһар, хезмәтчеңнең бүгенге догасын ишетче һәм миңа күз салчы. Мин сиңа хезмәтчеләрең исраиллеләр турында көне-төне дога кылам+ һәм Исраи́л халкының сиңа каршы кылган гөнаһларын таныйм. Без — мин дә, атам йорты да — гөнаһ кылдык.+ 7 Без әмерләреңне, кагыйдәләреңне һәм хезмәтчең Мусага биргән хөкем карарларыңны тотмыйча,+ синең каршыңда, һичшиксез, бозык эшләр кылдык.+

8 Үз хезмәтчең Мусага боерып* әйткән сүзеңне исеңә төшерче: „Тугрылыксыз эш итсәгез, мин сезне башка халыклар арасына таратырмын.+ 9 Ләкин миңа кайтсагыз һәм әмерләремне үтәп аларга буйсынсагыз, халкыгыз хәтта күкләр читенә кадәр таратылган булса да, мин сезне җыярмын+ һәм үз исемем өчен сайланган урынга китерермен“.+ 10 Алар синең хезмәтчеләрең һәм синең халкың, син аларны бөек кодрәтең һәм куәтле кулың белән йолып алдың.+ 11 И Йәһвә, зинһар, хезмәтчеңнең һәм исемеңнән куркып шатлык табучы хезмәтчеләреңнең догасына колак салчы. Бүген хезмәтчеңне уңышлы итче, һәм бу кеше мине кызгансын».+

Ул вакытта мин патшаның шәрабчысы идем.+

2 Ниса́н* аенда, Артаксе́ркс+ патшаның идарә итүенең 20 нче елында+ патша алдына шәраб куйдылар, һәм мин, гадәттәгечә, шәрабны алдым да патшага бирдем.+ Моңа кадәр патша янында беркайчан да кайгылы булганым юк иде. 2 Патша миннән болай дип сорады: «Ни өчен йөзең шундый кайгылы? Син бит авырмыйсың. Күрәсең, йөрәгеңне берәр кайгы баскан». Моны ишеткәч, мин бик нык куркып киттем.

3 Мин патшага болай дидем: «Яшәсен патша! Ничек инде миңа кайгырмаска? Шәһәр — ата-бабаларым җирләнгән урын җимерек хәлдә ята, ә капкалары яндырылган».+ 4 Патша миннән: «Миңа ни үтенечең бар?» — дип сорады. Мин шунда ук күкләр Аллаһысына дога кылдым.+ 5 Шуннан соң мин патшага: «Әгәр патша хуп күрсә һәм хезмәтчең илтифатыңны казанган булса, мине Яһүдкә ата-бабаларым җирләнгән шәһәрне яңадан торгызыр өчен җибәр»+,— дидем. 6 Патша (янында патшабикәсе утыра иде) миңа болай диде: «Сәяхәтең озак булырмы һәм син кайчан кайтырсың?» Шулай итеп, патша мине җибәрергә риза булды,+ һәм мин аңа кайту вакытын әйттем.+

7 Шуннан соң мин патшага болай дидем: «Әгәр патша хуп күрсә, миңа, имин генә Яһүдкә барып җитәр өчен, бөек елга* аръягы+ өлкәсе идарәчеләре өчен хатлар бирсеннәр. 8 Шулай ук Патша урманы сакчысы Аса́ф өчен дә хат бирсеннәр. Ул миңа Йорт* ныгытмасының+ капкалары өчен, шәһәр стеналарын+ һәм үземә йорт төзер өчен бүрәнәләр бирсен». Патша миңа аларны бирде,+ чөнки Аллаһы миңа булышты.+

9 Аннары мин бөек елга аръягы өлкәсе идарәчеләренә килдем һәм аларга патша хатларын тапшырдым. Патша шулай ук минем белән бергә гаскәр башлыкларын һәм җайдаклар җибәрде. 10 Бу хакта Харунлы Санбала́т+ һәм амунлы+ түрә Табия́+ ишетте. Кемнеңдер Исраи́л халкына яхшылык эшләргә килүе аларга бик тә ошамады.

11 Ахыр чиктә мин Иерусалимга барып җиттем һәм анда өч көнгә калдым. 12 Төнлә мин тордым (минем белән берничә кеше бар иде), әмма Аллаһымның йөрәгемә Иерусалимга кагылышлы нинди уй салганын беркемгә дә әйтмәдем. Атланган хайванымнан башка үзем белән бер хайван да юк иде. 13 Төнлә мин Үзән капкасы+ аша чыктым һәм, Зур елан чишмәсе алдыннан үтеп, Көл капкасына+ таба киттем. Мин Иерусалимның җимерек стеналарын һәм янган капкаларын тикшереп чыктым.+ 14 Шуннан соң Чишмә капкасы+ һәм Патша буасы буйлап үттем. Анда атланган хайваным өчен үтә алырлык урын булмады. 15 Төнлә юлымны үзән*+ буенча дәвам иттем һәм стеналарны тикшерә бардым. Аннары мин кире кайттым һәм Үзән капкасы аша кердем.

16 Түрәләр+ кая барганымны һәм нәрсә эшләгәнемне белмәде, чөнки мин яһүдләргә, руханиларга, күренекле кешеләргә, түрәләргә һәм эшчеләргә әле бернәрсә дә әйтмәгән идем. 17 Ахыр чиктә мин аларга болай дидем: «Сез аяныч хәлебезне күреп торасыз: Иерусалим җимерек, капкалары янган. Шушы хурлыкта башка яшәмәс өчен, әйдәгез, Иерусалим стеналарын яңадан торгызыйк». 18 Аннары мин аларга Аллаһының үземә ничек булышканын+ һәм патшаның үземә әйткән сүзләрен сөйләп бирдем.+ Алар моңа: «Торыйк һәм төзик!» — дип, бер-берсен бу яхшы эшкә дәртләндерде.+

19 Харунлы Санбалат, амунлы+ түрә Табия+ һәм гарәп+ Гишә́м бу турыда ишеткәч, мыскыллап көлделәр+ һәм безне түбәнсетеп: «Сез нишлисез? Патшага каршы фетнә күтәрәсезме?»+ — дия башлады. 20 Ләкин мин мондый җавап кайтардым: «Күкләр Аллаһысы үзе безне уңышлы итәр,+ һәм без, аның хезмәтчеләре, торырбыз да төзербез. Ә сезнең Иерусалимда өлешегез дә, хокукыгыз да, үзегез турында искә төшерерлек бернәрсәгез дә юк».+

3 Баш рухани Ильяши́б+ һәм рухани булып хезмәт итүче аның туганнары Сарык капкасын+ төзи башлады. Алар аны изгеләндерде*+ һәм ишекләрен куйды. Алар шулай ук Ме́я манарасына+ кадәр, ә аннары Һанане́л манарасына+ кадәр төзеде һәм стенаның шул өлешен изгеләндерде. 2 Алардан соң Әрихә́ кешеләре+ төзеде, ә алардан соң Имри́ улы Заку́р төзеде.

3 Хәснә́ уллары Балык капкасын+ төзеде. Алар агач рам урнаштырды+ һәм, ишекләр элеп, эшермәләр белән бикләр куйды. 4 Алардан соң Хакку́з улы Урийәһнең улы Мәриму́т+ төзекләндерү эшен алып барды, алардан соң Мәшизәби́л улы Бирхияһнең улы Мәшулла́м+ төзекләндерү эшен алып барды, ә алардан соң Баана́ улы Сады́йк төзекләндерү эшен алып барды. 5 Алардан соң тикуалылар+ төзекләндерү эшен алып барды, әмма аларның абруйлы кешеләре үз хуҗаларының күзәтүе астында хезмәттә катнашыр өчен үзләрен басынкыландырмады.

6 Фаси́х улы Йоада́ һәм Бисуда́й улы Мәшуллам Иске шәһәр капкасын+ төзекләндерде. Алар агач рам урнаштырды һәм, ишекләр элеп, эшермәләр белән бикләр куйды. 7 Алардан соң гибонлы+ Мелатия́ белән мирануфлы Йаду́н — Гибо́н һәм Миспә́+ кешеләре — төзекләндерү эшен алып барды. Алар бөек елга* аръягы+ өлкәсенең идарәчесе хакимлеге астында иде. 8 Алардан соң Хәрхә́й улы Узии́л — алтын осталарының берсе — төзекләндерү эшен алып барды, аңардан соң мазь* ясаучыларның берсе Хәнания́ төзекләндерү эшен алып барды. Алар Иерусалимда Киң стенага+ кадәр таш җәйде. 9 Алардан соң Хур улы Рифа́й төзекләндерү эшен алып барды. Ул Иерусалим өлкәсенең яртысы белән җитәкчелек итүче мирза* иде. 10 Алардан соң Харума́ф улы Яда́й үз йорты каршында төзекләндерү эшен алып барды. Аңардан соң Хәшәбни́ улы Хәттү́ш төзекләндерү эшен алып барды.

11 Хәри́м+ улы Малкыя́ белән Фәха́т-моа́б+ улы Хашшу́б стенаның киләсе өлешен, шулай ук Мичләр манарасын+ төзекләндерде. 12 Алардан соң Лухи́ш улы Шалу́м үзенең кызлары белән төзекләндерү эшен алып барды. Ул Иерусалим өлкәсенең яртысы белән җитәкчелек итүче мирза* иде.

13 Хану́н һәм аның белән Зануа́һ+ кешеләре Үзән капкасын+ төзекләндерде. Алар аны торгызды һәм, ишекләр элеп, эшермәләр белән бикләр куйды. Алар Көл капкасына+ кадәр стенаның 1 000 терсәк* озынлыктагы өлешен төзекләндерде. 14 Реха́б улы Малкыя — Бәйтхакири́м+ өлкәсенең мирзасы* — Көл капкасын төзекләндерде. Ул аны торгызды һәм, ишекләр элеп, эшермәләр белән бикләр куйды.

15 Колхузи́ улы Шалун — Миспә+ өлкәсенең мирзасы* — Чишмә капкасын+ төзекләндерде. Ул аны торгызды һәм түбәсен япты, ишекләр элде һәм эшермәләр белән бикләр куйды. Ул шулай ук Патша бакчасы+ янындагы Канал буасы+ стенасын Давыт шәһәреннән+ төшкән Баскычка+ кадәр төзекләндерде.

16 Аңардан соң Әзби́к улы Никами́ — Бәйтсу́р+ өлкәсенең яртысы белән җитәкчелек итүче мирза* — төзекләндерү эшен алып барды. Ул стенаны Давытның Патшалар каберлеге*+ яныннан алып ясалма буага+ кадәр һәм Куәтлеләр йортына кадәр төзекләндерде.

17 Аңардан соң төзекләндерү эшен ле́вилеләр алып барды. Алар Бәни́ улы Рәху́м күзәтүе астында эшләде. Аңардан соң Хәшәби́ — Кейла́+ өлкәсенең яртысы белән җитәкчелек итүче мирза* — үз өлкәсе исеменнән төзекләндерү эшен алып барды. 18 Аңардан соң аларның туганнары төзекләндерү эшен алып барды. Алар Хәнада́д улы Бавайның — Кейла өлкәсенең яртысы белән җитәкчелек итүче мирзаның — күзәтүе астында эшләде.

19 Аңардан соң Йешуа́+ улы Езе́р — Миспәнең мирзасы* — Терәү+ янындагы Кораллар йортына алып бара торган үр каршында стенаның киләсе өлешен төзекләндерде.

20 Аңардан соң Зәбба́й+ улы Бару́х ашкынып эшләде һәм Терәүдән алып баш рухани Ильяшиб+ йортына керү урынына кадәр стенаның киләсе өлешен төзекләндерде.

21 Аңардан соң Хаккуз улы Урийәһнең улы Мәримут+ стенаның киләсе өлешен, Ильяшиб йортына керү урыныннан алып Ильяшиб йортының ахырына кадәр төзекләндерде.

22 Аңардан соң руханилар — Үрдү́н өлкәсе*+ кешеләре — төзекләндерү эшен алып барды. 23 Алардан соң Биньями́н һәм Хашшуб үзләренең йорты каршында төзекләндерү эшен алып барды. Алардан соң Әнания улы Маасиянең улы Азария́ үз йорты янында төзекләндерү эшен алып барды. 24 Аңардан соң Хәнадад улы Бину́й стенаның киләсе өлешен, Азария йортыннан алып Терәүгә+ кадәр һәм аннан соң стенаның почмагына хәтле төзекләндерде.

25 Аңардан соң Уза́й улы Фәла́л төзекләндерү эшен алып барды. Ул Терәү янында һәм Патша сараеннан+ чыгып торган манара — Сакчылар ишегалдында+ торган иң биек бина — янында эшләде. Аңардан соң Фару́ш+ улы Фида́й төзекләндерү эшен алып барды.

26 Офилда+ яшәүче гыйбадәтханә хезмәтчеләре*+ көнчыгышта Су капкасы+ янындагы урынга кадәр һәм аннан соң стенадан чыгып торган манарага кадәр төзекләндерү эшен алып барды.

27 Алардан соң тикуалылар+ стенаның киләсе өлешен, стенадан чыгып торган зур манара яныннан алып Офи́л стенасына кадәр, төзекләндерү эшен алып барды.

28 Руханилар Ат капкасыннан+ өстәрәк, һәрберсе үз йорты каршында, төзекләндерү эшен алып барды.

29 Алардан соң Имме́р улы Садыйк+ үз йорты каршында төзекләндерү эшен алып барды.

Аңардан соң Шәхәния́ улы Шемая́ — Көнчыгыш капкасының+ сакчысы — төзекләндерү эшен алып барды.

30 Аңардан соң Шеламия́ улы Хәнания һәм Салафның алтынчы улы Ханун стенаның киләсе өлешен төзекләндерде.

Аңардан соң Бирхия́һ улы Мәшуллам+ үзенең зур бүлмәсе каршында төзекләндерү эшен алып барды.

31 Аңардан соң Малкыя — алтын осталары берләшмәсенең әгъзасы — Тикшерү капкасы янындагы гыйбадәтханә хезмәтчеләренең*+ һәм сәүдәгәрләрнең йортларына кадәр, һәм аннан соң стена почмагындагы өске бүлмәгә кадәр төзекләндерү эшен алып барды.

32 Стена почмагындагы өске бүлмә һәм Сарык капкасы+ арасында төзекләндерү эшен алтын осталары һәм сәүдәгәрләр алып барды.

4 Стенаны яңадан торгызуыбыз турында ишеткәч, Санбала́т+ ярсып китте һәм бик күңелсезләнде.* Ул яһүдләрдән мыскыллап көлә башлады. 2 Үз туганнары һәм Сама́рия гаскәре алдында ул болай диде: «Бу мескен яһүдләр нишли? Моны үзләре генә булдыра алырлар дип уйлыймы? Әллә корбаннар китерерләрме? Бер көн эчендә үз эшен башкарып чыгарлармы? Алар бу җимереклекләр өемендәге янган ташларны терелтә алырмы?»+

3 Аның янында торган амунлы+ Табия́+ болай диде: «Болар төзегән нәрсә өстенә хәтта төлке сикерсә дә, таш стеналары җимерелер».

4 И Аллаһыбыз, ишет, чөнки безне кимсетәләр.+ Мәсхәрәләүләре үз башларына төшсен,+ аларны чит ил корбаны итеп әсирлеккә төшер. 5 Гаепләрен игътибарсыз калдырма һәм гөнаһларын кичермә,+ алар бит төзүчеләрне рәнҗетте.

6 Төзү эшен дәвам итеп, без стенаның бөтен өлешләрен тоташтырдык һәм аны яртысына кадәр күтәрдек. Кешеләр күңел салып эшләде.

7 Санбалат, Табия,+ гарәпләр,+ амунлылар һәм ашдодлылар+ Иерусалим стеналарын төзекләндерү эшенең уңышлы гына барганын һәм стенаның җимерек урыннарын ямаганнарын ишеткәч, аларның бик нык ачулары чыкты. 8 Алар Иерусалимга килеп аңа каршы сугышырга һәм анда шау-шу кузгатырга сүз куешты. 9 Ләкин без Аллаһыбызга дога кылдык һәм, үзебезне алардан яклар өчен, көндез дә, төнлә дә сакчылар куя идек.

10 Әмма Яһүд халкы болай дип әйтә иде: «Эшчеләр* арып бетте, ә җимереклекләр әле бик күп. Без стенаны беркайчан да төзеп бетерә алмаячакбыз».

11 Ә дошманнарыбыз: «Алар моны абайлаганчы һәм безне күргәнче, араларына үтеп кереп, аларны үтерербез дә эшләрен туктатырбыз»,— дип әйтеп торды.

12 Алар белән янәшә яшәгән яһүдләр безгә килгәндә кат-кат болай дия иде: «Дошманнар килеп, безгә бар яктан һөҗүм итәр».

13 Шуңа күрә мин иң түбән һәм ачык урыннарда стенаның тышкы ягында кешеләр куя башладым. Мин аларны кылычлары, сөңгеләре һәм җәяләре белән гаиләләре буенча куйдым. 14 Аларның куркуларын күреп, мин шунда ук тордым да күренекле кешеләргә,+ түрәләргә һәм калган халыкка болай дидем: «Алардан курыкмагыз.+ Бөек һәм курку-хөрмәт уятучы Йәһвәне+ хәтерегездән чыгармагыз. Үз туганнарыгыз, улларыгыз һәм кызларыгыз, хатыннарыгыз һәм йортларыгыз өчен сугышыгыз».

15 Дошманнарыбыз үзләренең эшләре безгә мәгълүм икәнлеген ишеткәч һәм ниятләрен Аллаһы бозганын аңлагач, без барыбыз да стенадагы эшебезгә кайттык. 16 Ул көннән башлап кешеләремнең яртысы эшләде,+ ә калганнары көбә киеп сөңгеләр, калканнар, җәяләр тотып торды. Мирзалар+ яһүдләргә булышлык күрсәтеп, алар артында басып торды. 17 Яһүдләр исә стенаны төзеде. Йөк ташучылар бер куллары белән эшләде, ә икенчесендә сугыш коралы* тотты. 18 Һәр эшләгән төзүченең биленә кылыч тагылган иде. Минем янымда мөгез кычкыртучы+ торды.

19 Шунда мин күренекле кешеләргә, түрәләргә һәм калган халыкка болай дидем: «Стена эше бик күп, һәм без бер-беребездән ерак торып эшлибез. 20 Мөгез быргы тавышын ишеткәч, яныбызга җыелыгыз. Аллаһыбыз безнең өчен сугышачак».+

21 Бер яртыбыз эшләгәндә, икенче яртыбыз таң атуыннан алып йолдызлар күренгәнчегә кадәр сөңгеләр тотып торды. 22 Шунда мин халыкка болай дидем: «Һәр кеше үз хезмәтчесе белән Иерусалимда төн үткәрсен. Алар төнлә безне яклар, ә көндез эшләр». 23 Мин дә, туганнарым да, хезмәтчеләрем+ дә, янымдагы сакчылар да киемебезне беркайчан да салмый идек. Һәрберебез үз сугыш коралын уң кулында тотты.

5 Әмма халык — ир-атлар һәм аларның хатыннары — яһүд туганнарыннан бик зарлана башлады.+ 2 Кайберәүләр болай диеште: «Без улларыбыз һәм кызларыбыз белән күбәү. Безгә ашап яшәр өчен ашлык алырга кирәк». 3 Башкалар: «Ачлык вакытында ашлык алыр өчен, без кырларыбызны, йөзем бакчаларыбызны һәм йортларыбызны рәһен* итеп бирәбез»,— дия иде. 4 Ә кайберәүләр болай диеште: «Патшага ясак түләр өчен, без кырларыбызны һәм йөзем бакчаларыбызны рәһен итеп бирәбез.+ 5 Без туганнарыбыз белән бер каннан, бер тәннән яратылган, балаларыбыз да аларныкыннан ким түгел, ләкин безгә улларыбыз белән кызларыбызны коллыкка бирергә туры килер, ә кайбер кызларыбыз инде коллыкта.+ Моны туктатырга хәлебездән килми, чөнки кырларыбызга һәм йөзем бакчаларыбызга башкалар хуҗа булып тора».

6 Аларның сүзләрен һәм зарлануларын ишеткәч, минем бик ачуым килде. 7 Бу турыда җентекләп уйлагач, мин күренекле кешеләр белән түрәләргә шелтә белдердем һәм: «Һәрберегез үз туганыннан зур риба* ала»+,— дидем.

Шуннан соң мин бу эш буенча зур җыелыш оештырдым. 8 Мин аларга болай дидем: «Без кулыбыздан килгәннең барысын эшләп башка халыкларга сатылган яһүд туганнарыбызны йолып алдык. Ә хәзер сез үз туганнарыгызны сатасызмы?+ Әллә безгә аларны яңадан йолып алыргамы?» Алар нәрсә дип җавап бирергә белмичә дәшми торды. 9 Шунда мин болай дидем: «Сез дөрес эш итмисез. Башка халыклар — дошманнарыбыз — безне хурлый алмасын өчен, сез Аллаһыбыздан куркып яшәргә тиеш түгелмени?+ 10 Моннан тыш, мин, туганнарым һәм хезмәтчеләрем аларга бурычка акча һәм ашлык бирәбез. Бурычка биргәндә, зинһар, әйдәгез, риба алмыйк.+ 11 Үтенәм, аларга бүген үк кырларын,+ йөзем бакчаларын, зәйтүн агачлыкларын һәм йортларын, шулай ук сез алардан акчаның, ашлыкның, яңа шәрабның һәм майның риба итеп алып торган йөздән бер өлешен* кайтарыгыз».

12 Моңа алар: «Без аларга боларны кайтарырбыз һәм бернәрсәне дә кире сорамабыз. Без нәкъ син әйткәнчә эшләрбез»,— диде. Шунда мин руханиларны чакырдым һәм гаепле кешеләрне әлеге вәгъдәләрен үтәргә ант иттердем. 13 Шулай ук мин куенымны аннан нәрсәнедер төшергәндәй кага башладым һәм болай дидем: «Нәкъ шулай Аллаһы бу вәгъдәне үтәмәгән һәркемне үз йортыннан һәм үз милкеннән кагып төшерсен. Ул шулай итеп кагып төшерелсен һәм бернәрсәсез калсын». Моңа бар җыелыш: «Амин!»* — диде. Шуннан соң алар Йәһвәне данлады, һәм халык үзләре вәгъдә иткәнчә эшләде.

14 Моннан тыш, патша мине Яһүд җирендә идарәче+ итеп билгеләгән көннән алып, Артаксе́ркс патшаның идарә итүенең+ 20 нче елыннан+ 32 нче елына кадәр,+ 12 ел буе, идарәчегә тиешле ризыкны үзем дә, туганнарым да ашамады.+ 15 Ләкин миңа кадәр булган идарәчеләр халык өстенә авыр йөк салган булган һәм алардан һәр көн икмәк белән шәраб өчен 40 көмеш шәкыл* алып торган. Аларның хезмәтчеләре дә халыкны җәберләгән, әмма мин Аллаһыдан курыкканга,+ алай эшләмәдем.+

16 Өстәвенә, мин стена төзү эшендә катнаштым, бар хезмәтчеләрем дә анда эшләр өчен җыелды, һәм без үзебезгә бер кыр да алмадык.+ 17 Минем табынымнан 150 яһүд һәм түрә, шулай ук башка халыклардан килгән кешеләр ашады. 18 Минем өчен* һәр көн бер үгез, алты иң яхшы сарык һәм кошлар әзерлиләр иде, ә һәр ун көн мул итеп һәртөрле шәраб куела иде. Шулай да мин идарәчегә тиешле ризыкны таләп итмәдем, чөнки халык болай да хезмәт йөген тартып йөри иде. 19 Бу халык файдасына башкарган бар эшләрем өчен, и Аллаһым, миңа илтифат күрсәт һәм мине хәтереңдә сакла.+

6 Санбала́т, Табия́,+ гарәп+ Гишә́м һәм калган дошманнарыбыз стенаны төзеп бетергәнем турында,+ шулай ук җимерек урыннарының инде калмаганы хакында ишеткәч (чынбарлыкта исә ул вакытта мин капкаларга ишекләр куймаган идем әле),+ 2 Санбалат белән Гишәм миңа шунда ук мондый хәбәр җибәрде: «Кил, Оно́+ үзәнендәге берәр авылда очрашыр өчен вакыт билгелик». Ләкин алар миңа зыян китерергә ниятләгән иде. 3 Шуңа күрә мин хәбәрчеләр җибәреп аларга: «Мин зур эш башкарам һәм килә алмыйм. Китсәм, эш тукталачак»,— дидем. 4 Шул хәбәрне алар миңа дүрт тапкыр җибәрде, һәм һәр очракта да җавабым бер булды.

5 Шунда Санбалат үз хезмәтчесе аша мөһерләнмәгән хат җибәреп, миңа шул ук хәбәрне бишенче тапкыр җиткерде. 6 Анда болай дип язылган иде: «Халыклар арасында йөргән сүз буенча, Гишәмнең+ сүзләре буенча да, син һәм яһүдләр фетнә күтәрергә ниятлисез.+ Шуңа күрә сез стена төзисез дә. Шул хәбәрләр буенча, син аларның патшасы булырга җыенасың. 7 Шулай ук син бөтен Иерусалим буйлап: „Яһүд җирендә патша бар!“ — дип игълан итсеннәр өчен, пәйгамбәрләр билгеләп куйгансың. Моның барысын патшага сөйләячәкләр. Шуңа күрә кил, моның турында сөйләшик».

8 Әмма мин аңа мондый җавап җибәрдем: «Әйткән сүзләреңнең берсе дә хак түгел. Аларны уйлап кына чыгаргансың». 9 Аларның барысы безне куркытырга тырышып: «Бу эшне башкарып аларның куллары хәлсезләнер, һәм ул тәмамланмаячак»,— дия иде.+ Хәзер мин, кулларымны ныгытуыңны сорап,+ дога кылам.

10 Шунда мин Шемая́ (ул Дилайның, Дила́й Меһетабелның улы иде) йортына бардым. Ул анда бикләнеп утыра иде. Ул: «Әйдә, вакыт билгеләп, Аллаһы йортында, гыйбадәтханә эчендә, очрашыйк һәм гыйбадәтханәдә бикләник, чөнки алар сине үтерергә киләчәк. Алар төнлә сине үтерергә киләчәк»,— дип әйтте. 11 Мин исә: «Минем кебек кеше качып китәргә тиешме? Минем кебек кеше гыйбадәтханәгә кереп, исән кала аламы?+ Мин анда кермәячәкмен!» — дидем. 12 Шуннан соң мин аны Аллаһы җибәрмәгәнен аңладым. Аны, шул пәйгамбәрлекне миңа каршы сөйләсен дип, Табия белән Санбалат+ яллаган булган. 13 Алар мине куркытыр өчен һәм гөнаһ кылуга котыртыр өчен аны яллаган. Шулай итеп аларның абруемны төшерергә нигезләре булыр иде һәм алар мине хурлар иде.

14 И Аллаһым, Табия+ белән Санбалатны һәм аларның эшләрен онытма, шулай ук мине һәрвакыт куркытырга тырышкан пәйгамбәр хатын Нуадия́ белән башка пәйгамбәрләрне истә тот.

15 Стенаны төзү эше 25 нче әлүлдә* тәмамланды, ул 52 көн эчендә торгызылды.

16 Бар дошманнарыбыз моның турында ишеткәч һәм тирә-яктагы бар халыклар моны күргәч, бик каты оятка калдылар.+ Алар бу эшнең Аллаһыбыз ярдәме белән башкарылганын аңлады. 17 Ул көннәрдә Яһүд җирендәге күренекле кешеләр+ Табиягә күп хатлар җибәрә иде, Табия исә аларга җавап бирә иде. 18 Яһүд җирендә яшәүче күпләр аңа тугрылыкка ант итте, чөнки ул Әра́х+ улы Шәхәниянең кияве иде, аның улы Йәһухәна́н исә Бирхия́һ улы Мәшулламның+ кызына өйләнгән иде. 19 Алар миңа шулай ук аның турында гел яхшыны сөйли иде, ә аннары минем сүзләремне аңа җиткерә иде. Шуннан соң Табия мине куркытыр өчен хатлар җибәрә иде.+

7 Мин, стенаны торгызып бетергәч,+ ишекләр куйдым.+ Аннары капка сакчылары,+ җырчылар+ һәм ле́вилеләрне+ билгеләдем. 2 Аннан соң мин Иерусалим өстеннән бертуганым Хәнанине+ һәм Ныгытма+ башлыгы Хәнанияне куйдым, чөнки ул иң ышанычлы кеше иде һәм башкаларга караганда Аллаһыдан күбрәк курка иде.+ 3 Мин аларга болай дидем: «Иерусалим капкалары кояш кыздыра башлаганчы ачылмасын. Ишекләр ябылып бикләнгәндә, капка сакчылары аның янында торсын. Өстәвенә, Иерусалимда яшәүчеләрдән сакчылар билгеләп куегыз. Аларның кайберләре — үзләренә билгеләнгән урыннарда, башкалары үз йортлары каршында торсын». 4 Шәһәр зур һәм киң, ә анда торучы халык аз иде,+ йортлар да әле торгызылмаган иде.

5 Аллаһым йөрәгемә бер уй салды, һәм мин күренекле кешеләрне, түрәләрне һәм халыкны җыеп, аларның шәҗәрәләрен төзергә булдым.+ Шунда мин беренче булып килгән кешеләрнең шәҗәрәләр китабын таптым. Анда болай дип язылган иде:

6 «Шушы өлкәдә яшәгән һәм әсирлектән кайткан кешеләрнең исемлеге. Аларны Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р+ әсирлеккә алган булган.+ Соңрак алар Иерусалимга һәм Яһүд җиренә, һәрберсе үз шәһәренә кайткан.+ 7 Алар Зәрубабы́л,+ Йешуа́,+ Никами́, Азария́, Раами́, Нахмани́, Мардәкә́й, Билша́н, Миспәри́т, Биква́й, Наху́м һәм Бахана́ белән килгән.

Исраилле ир-атлар санына кергән кешеләр:+ 8 Фару́ш уллары — 2 172, 9 Шәфәта́й уллары — 372, 10 Әра́х+ уллары — 652, 11 Йешуа белән Йоһа́б+ улларыннан булган Фәха́т-моа́б+ уллары — 2 818, 12 Ила́м+ уллары — 1 254, 13 Затту́ уллары — 845, 14 Зәкка́й уллары — 760, 15 Бину́й уллары — 648, 16 Бива́й уллары — 628, 17 Әзга́т уллары — 2 322, 18 Адоника́м уллары — 667, 19 Биквай уллары — 2 067, 20 Ади́н уллары — 655, 21 Һизәкы́я йортыннан Әти́р уллары — 98, 22 Хашу́м уллары — 328, 23 Биза́й уллары — 324, 24 Хәри́ф уллары — 112, 25 Гибо́н+ уллары — 95, 26 Бәйтлеһе́м һәм Нитуфа́х кешеләре — 188, 27 Анату́т+ кешеләре — 128, 28 Бәйтазмаби́т кешеләре — 42, 29 Кырья́т-йәри́м,+ Кәфира́һ һәм Бәхиру́т+ кешеләре — 743, 30 Рама́ һәм Гебә́+ кешеләре — 621, 31 Михма́с+ кешеләре — 122, 32 Бәйте́л+ һәм Гай+ кешеләре — 123, 33 башка бер Нәбу́ кешеләре — 52, 34 башка бер Илам уллары — 1 254, 35 Хәри́м уллары — 320, 36 Әрихә́ уллары — 345, 37 Лод, Һәди́д һәм Оно́+ уллары — 721, 38 Сәна́һ уллары — 3 930.

39 Руханилар:+ Йешуа йортыннан Яда́й угыллары — 973, 40 Имме́р угыллары — 1 052, 41 Фәшху́р+ угыллары — 1 247, 42 Хәрим+ угыллары — 1 017.

43 Ле́вилеләр:+ Хәди́ф улларыннан Кәдмаи́л+ йортыннан Йешуа уллары — 74. 44 Җырчылар:+ Аса́ф+ уллары — 148. 45 Капка сакчылары:+ Шалумның, Әтирнең, Талмунның, Әккубның,+ Хәтитнең һәм Шубайның уллары — 138.

46 Гыйбадәтханә хезмәтчеләре:*+ Зиханың, Хасуфның, Тәбаутның, 47 Кирузның, Сианың, Паданның, 48 Ләбәннең, Хагабаның, Салмайның, 49 Хәнанның, Гиддәлнең, Гахәрнең, 50 Рияхның, Рәзиннең, Нәкиднең, 51 Газзамның, Уззаның, Фасихның, 52 Бисайның, мәүнлеләрнең, Нәфишәсимнең 53 Бәкбүкнең, Хакуфның, Хархурның, 54 Бәслитнең, Мәһитнең, Харшаның, 55 Бәркузның, Сисарның, Тәмахның, 56 Нәсихнең һәм Хатифның уллары.

57 Сөләйман хезмәтчеләренең уллары:+ Сотайның, Сөфәритнең, Пәриднең, 58 Яләйнең, Дәркунның, Гиддәлнең, 59 Шәфәтайның, Хәттилнең, Пәхәрит-хазибаимның, шулай ук Амонның уллары. 60 Гыйбадәтханә хезмәтчеләре*+ саны белән Сөләйман хезмәтчеләре улларының саны — барлыгы бергә 392.

61 Түбәндәгеләр Тел-меладан, Тел-харшадан, Керубтан, Аддоннан һәм Иммердән килде, әмма үзләренең нәселләре һәм чыгышлары буенча исраиллеләр булуларын раслый алмады:+ 62 Дилайның, Табиянең һәм Нәкиднең уллары — 642. 63 Руханилар: Хабайның, Хаккузның+ һәм Барзилайның уллары. Барзила́й гиладлы Барзилайның+ кызларыннан үзенә хатын алган булган һәм аларның исеме белән атала башлаган. 64 Болар үз нәсел шәҗәрәләрен дәлилләр өчен үз язуларын эзләде, ләкин таба алмады, шуңа күрә рухани булып хезмәт итүгә яраклы түгел дип табылды.+ 65 Идарәче*+ алар аеруча изге нәрсәләрне ашарга тиеш түгел дип әйтте.+ Һәм шулай ури́м һәм тумми́м+ салып моны хәл итә алган рухани килгәнчегә кадәр булырга тиеш диде.

66 Бар җыелышның гомуми саны 42 360 булды.+ 67 Моннан тыш, аларның 7 337 кол ир белән кол хатын-кызы бар иде.+ Алар белән бергә шулай ук 245 җырчы ир һәм хатын бар иде.+ 68 Аларның 736 аты, 245 качыры, 69 435 дөясе һәм 6 720 ишәге бар иде.

70 Нәсел башлыкларының кайберләре Аллаһы йортында башкарыла торган эш өчен кирәкле нәрсәләр бирде.+ Идарәче* казнага 1 000 алтын драхма,* 50 табак һәм руханилар өчен 530 озын күлмәк бирде.+ 71 Нәсел башлыкларының кайберләре төзү эшләре өчен билгеләнгән казнага 20 000 алтын драхма һәм 2 200 көмеш ми́на* бирде. 72 Калган халык 20 000 алтын драхма, 2 000 көмеш ми́на һәм руханилар өчен 67 озын күлмәк бирде.

73 Руханилар, ле́вилеләр, капка сакчылары, җырчылар,+ халыкның бер өлеше, гыйбадәтханә хезмәтчеләре* һәм калган исраиллеләр үз шәһәрләрендә урнашты.+ Җиденче ай җиткәндә+ исраиллеләр инде үз шәһәрләрендә яши иде».+

8 Бөтен халык, бер кешедәй, Су капкасы+ алдындагы шәһәр мәйданында җыелды. Алар күчереп язучы Езрага+ Йәһвә Исраилгә үтәргә боерган+ Муса кануны китабын+ алып килергә кушты. 2 Шулай итеп җиденче айның беренче көнендә+ Езра́ рухани, Канун китабын китереп, бар җыелыш — ир-атлар, хатын-кызлар һәм ишеткәнне аңлый алганнарның һәммәсе алдына чыкты.+ 3 Ул Су капкасы алдындагы шәһәр мәйданында торып, таң атканнан алып көн уртасына кадәр ир-атлар, хатын-кызлар һәм ишеткәнне аңлый алганнарның барысына Канун китабыннан кычкырып укыды.+ Халык аны игътибар белән тыңлады.+ 4 Күчереп язучы Езра бу көн өчен ясалган агач сәхнәдә торды. Аның уң ягында — Маттафия́, Шема́, Аная́х, У́ри, Хилкыя́ һәм Маасия́, ә сул ягында Фида́й, Мисаи́л, Малкы́я,+ Хашу́м, Хашбада́н, Зәкәрия́ һәм Мәшулла́м торды.

5 Езра китапны ачты, һәм бөтен халык моны күрде, чөнки ул кешеләрдән югарырак урында тора иде. Ул китапны ачкач, бар кеше дә торып басты. 6 Шунда Езра Йәһвә Аллаһыны, бөек Аллаһыны данлады, ә бөтен халык кулларын күтәреп моңа: «Амин!* Амин!»+ — диде. Шуннан соң алар җиргә йөзтүбән капланып Йәһвәгә сәҗдә кылды. 7 Ле́вилеләр Йешуа́, Бәни́, Шәрибия́,+ Ями́н, Әкку́б, Шабта́й, Хәди́, Маасия, Кәли́т, Азария́, Йозаба́д,+ Хәна́н һәм Фәла́й халыкка Канунны аңлатты,+ ә халык баскан килеш тыңлап торды. 8 Алар китаптан, Аллаһы Кануныннан, кычкырып укуларын дәвам итте, аны ачык итеп аңлатты һәм мәгънәсен ачыклап бирде. Шулай итеп алар халыкка укылганны аңларга ярдәм итте.+

9 Ул вакыттагы идарәче* Никами́, рухани һәм күчереп язучы Езра,+ шулай ук халыкны өйрәтүче ле́вилеләр бөтен халыкка: «Бу көн Аллаһыгыз Йәһвә өчен изге.+ Кайгырмагыз һәм еламагыз»,— дип әйтте, чөнки бөтен халык Канун сүзләрен тыңлаганда елый иде. 10 Ул аларга: «Барыгыз, иң яхшы* ризык ашагыз, татлы эчемлекләр эчегез һәм ризыклары әзерләнмәгән кешеләр белән бүлешегез,+ чөнки бу көн Раббыбыз өчен изге. Боекмагыз, Йәһвәнең шатлыгы — сезнең ныгытмагыз* бит»,— диде. 11 Ле́вилеләр бөтен халыкны болай дип тынычландыра иде: «Тынычланыгыз! Бу көн изге бит. Боекмагыз». 12 Шулай итеп, бар халык ашап-эчәргә һәм ризыкны башкалар белән бүлешергә дип таралды. Халык үзләренә әйтелгән сүзләрне аңлаганга,+ бик шатлана иде.+

13 Икенче көнне бар халыкның нәсел башлыклары, руханилар һәм ле́вилеләр Канун сүзләренә тирәнрәк төшенер өчен күчереп язучы Езра янына җыелды. 14 Шунда алар Канунда Йәһвәнең Муса аша биргән әмеренә тап булды: исраиллеләр җиденче айда бәйрәм вакытында куышларда* яшәргә тиеш,+ 15 алар шулай ук үзләренең бар шәһәрләрендә һәм Иерусалимда хәбәр итеп болай игълан итәргә тиеш:+ «Таулы урыннарга барыгыз. Канунда язылганча куышлар корыр өчен, зәйтүн агачлары, нарат агачлары, мирт һәм пальма агачларының яфраклы ботакларын һәм башка агачларның яфраклы ботакларын алып килегез».

16 Халык барды да үзләренә куышлар корыр өчен ботаклар алып килде. Алар үз йортларының түбәләрендә, ишегалларында, шулай ук Аллаһы йортының ишегалларында,+ Су капкасы алдындагы шәһәр мәйданында+ һәм Ифраи́м капкасы+ алдындагы шәһәр мәйданында куышлар корды. 17 Шулай итеп, әсирлектән кайткан кешеләрнең җыелышындагы һәркем куыш корып анда яшәде. Исраиллеләр бик нык шатланды,+ чөнки аларның Нун улы Йошуа́+ көннәреннән алып ул бәйрәмне шул рәвешчә үткәргәне булмады. 18 Көн саен, беренче көннән алып соңгысына кадәр, Аллаһының Канун китабы укылды.+ Алар бәйрәмне җиде көн үткәрде, ә сигезенче көнне, таләп ителгәнчә, изге җыелыш үткәрелде.+

9 Җиденче айның 24 нче көнендә исраиллеләр бергә җыелды. Алар матәм киеме киеп һәм үз башларына туфрак сибеп ураза тотты.+ 2 Исраи́л токымнары үзләрен чит ил кешеләреннән аерды+ һәм, торып, үз гөнаһларын һәм ата-бабаларының җинаятьләрен таныды.+ 3 Шунда алар үз урыннарыннан торды һәм Аллаһылары Йәһвәнең Канун китабын өч сәгать* буе кычкырып укыды.+ Тагын өч сәгать алар үз гөнаһларыннан тәүбә итеп торды һәм Аллаһылары Йәһвәгә сәҗдә кылды.

4 Йешуа́, Бәни́, Кәдмаи́л, Шәбани́, Буни́, Шәрибия́,+ Бәни һәм Кәнани́ ле́вилеләр өчен корылган сәхнәгә менеп басты.+ Алар Аллаһылары Йәһвәгә кычкырып ялварды. 5 Ле́вилеләр Йешуа, Кәдмаил, Бәни, Хәшәбни́, Шәрибия, Хәди́, Шәбани һәм Фәтхи́ болай диде: «Торыгыз, Йәһвә Аллаһыгызны мәңге* данлагыз.+ И Аллаһы, синең шөһрәтле исемеңне данласыннар. Синең исемең һәркайсы данлаудан һәм мактаудан өстен тора бит.

6 Йәһвә, син генә хак Аллаһы.+ Син күкләрне, әйе, иң биек күкләрне һәм аның бар гаскәрен, җирне һәм андагы бар нәрсәне, диңгезләрне һәм алардагы бар нәрсәне барлыкка китердең. Син моның барысын исән килеш саклыйсың. Күкләр гаскәре сиңа сәҗдә кыла. 7 Йәһвә, син хак Аллаһы. Син Ибрамны+ сайлап, аны калдайлыларның Ур+ шәһәреннән алып чыктың һәм аңа Ибраһим+ дигән исем куштың. 8 Син аның йөрәген үзеңә тугры дип таптың,+ шуңа күрә аның белән килешү төзеп, токымына кәнганлылар, хитлеләр, аморлылар, пәризлеләр, йәвүслеләр һәм гиргәшлеләрнең җирен бирергә вәгъдә иттең+ һәм, гадел* булганга, үз вәгъдәләреңне үтәдең.

9 Син ата-бабаларыбызның Мисырда газап чигүләрен күрдең+ һәм Кызыл диңгез буенда аларның ачы тавышларын ишеттең. 10 Син фиргәвенгә, аның бар хезмәтчеләренә һәм аның җирендәге бар халыкка каршы галәмәтләр белән могҗизалар кылдың,+ чөнки аларның тәкәбберләнеп+ синең халкыңа каршы чыкканнарын күрдең. Син үз исемеңне данладың һәм әле дә данлыйсың.+ 11 Син алар алдында диңгезне икегә ярдың, һәм алар диңгезне коры җирдән кичте.+ Аларны куып баручыларны котырынган суларга таш ыргыткандай тирәнлеккә ташладың.+ 12 Көндез син аларны — болыт баганасы ярдәмендә, ә төнлә, юлларын яктыртыр өчен, ут баганасы ярдәмендә алып бардың.+ 13 Син Синай тавына иңдең+ һәм алар белән күктән сөйләштең,+ аларга гадел хөкемнәр, ышанычлы кануннар, искиткеч кагыйдәләр һәм әмерләр бирдең.+ 14 Син аларга изге Шимбә көнеңне+ белгерттең, хезмәтчең Муса аша әмерләр, кагыйдәләр һәм канун бирдең. 15 Алар ач булганда, син аларга күктән икмәк бирдең,+ алар сусаганда, кыяташтан су чыгардың.+ Син аларга үзең бирергә ант иткән* җиргә керергә һәм аны яулап алырга куштың.

16 Ләкин алар — ата-бабаларыбыз — үз-үзләренә чиктән тыш ышанып+ эш итте һәм үҗәтләнде.+ Алар әмерләреңне үтәмәде. 17 Аларның тыңлыйсы килмәде,+ алар синең үзләре арасында башкарган могҗизалы эшләреңне онытты. Алар үҗәтләнде һәм, үзләре кол булган Мисыр җиренә әйләнеп кайтыр өчен, үзләренә башлык куйды.+ Әмма син кичерергә әзер, кызганучан* һәм шәфкатьле, ярсырга ашыкмаучан һәм тугры мәхәббәткә бай+ Аллаһы, син аларны калдырмадың.+ 18 Алар үзләренә хәтта бозау сыны* ясап: «Менә сине Мисыр җиреннән алып чыккан Аллаһың»,— дип әйткәндә+ дә һәм үзләрен үтә ихтирамсыз тотканда да, 19 хәтта ул чакта да син бөек шәфкать күрсәтеп аларны чүлдә ташлап калдырмадың.+ Аларны көндез алып барыр өчен — болыт баганасы, ә төнлә, юлларын яктыртыр өчен, ут баганасы алардан китмәде.+ 20 Зирәк булсыннар өчен, аларга рухыңны* бирдең,+ өзлексез ма́нна биреп тордың,+ алар сусаганда, су бирдең.+ 21 Аларны чүлдә 40 ел ризык белән тәэмин иттең.+ Алар бернәрсәгә дә мохтаҗ булмады. Киемнәре дә тузмады,+ аяклары да шешмәде.

22 Син аларга патшалыкларны һәм халыкларны бүлгәләп бирдең.+ Шулай итеп алар Сихо́н+ җирен, ягъни Хишбу́н+ патшаның җирен, һәм Баша́н патшасы Огның+ җирен яулап алды. 23 Син аларның улларын күкләрдәге йолдызлардай күп санлы иттең.+ Шунда син аларны ата-бабаларына вәгъдә иткән җиргә, аны кереп яулап алсыннар өчен алып килдең.+ 24 Аларның уллары шул җиргә кереп, аны яулап алды.+ Син аларга ул җирдә яшәгән кәнганлыларны буйсындырдың.+ Ул җирдәге патшалар белән халыкларны, алар белән нәрсә эшләргә теләсәләр, шуны эшләсеннәр өчен, алар кулына бирдең. 25 Алар ныгытылган шәһәрләрне+ һәм уңдырышлы җирне+ басып алды, шулай ук төрле мал-мөлкәт тулы йортлар, инде казылган сулыклар, йөзем бакчалары, зәйтүн кырлары+ һәм күп җимеш агачларына ия булды. Алар туйганчы ашап, симереп һәм синең бөек яхшылыгыңнан ләззәтләнеп яшәде.

26 Әмма алар тыңламаучан булып китте һәм сиңа каршы фетнә күтәрде,+ Кануныңа аркалары белән борылды. Пәйгамбәрләрең аларны кисәтеп сиңа кайтарырга тырышты, ә алар пәйгамбәрләреңне үтерде. Алар үзләрен үтә ихтирамсыз тотты.+ 27 Шуңа күрә син аларны дошманнары кулына бирдең,+ һәм тегеләр аларга кайгы китереп торды.+ Ләкин кайгы-хәсрәт кичергәндә, алар сиңа ялварды, һәм син күкләрдән ишеттең. Бөек шәфкатең буенча син аларны дошманнары кулыннан азат итәр өчен коткаручылар җибәреп тордың.+

28 Тынычлыкта яши башлагач, алар кабат синең алдыңда яман булганны эшләргә кереште,+ һәм син аларны үзләрен буйсындырган дошманнар кулына бирдең.+ Шунда алар сиңа кире кайтты һәм ярдәм сорап ялварды,+ һәм син аларны күктән ишетеп, бөек мәрхәмәтең буенча кат-кат коткарып тордың.+ 29 Аларны үз Кануныңа кайтарыр өчен кисәткән булсаң да, алар үз-үзләренә чиктән тыш ышанып эш итте һәм әмерләреңне үтәүдән баш тартты.+ Алар күрсәтмәләреңне — аларны үтәгән кешегә гомер бирә торган күрсәтмәләреңне үтәмичә гөнаһ кылды.+ Алар үҗәтләнеп аркалары белән борылды һәм үзсүзлеләнде, аларның сине тыңлыйсы килмәде. 30 Син аларны үз рухың белән пәйгамбәрләрең аша кисәтеп, күп еллар түзеп тордың,+ алар исә үз колакларын томалады. Ахыр чиктә син аларны тирә-яктагы халыклар кулына тапшырдың.+ 31 Үз бөек шәфкатең буенча син аларны юк итмәдең+ һәм ташламадың, чөнки син кызганучан* һәм шәфкатьле Аллаһы.+

32 Хәзер, и Аллаһыбыз, бөек, куәтле һәм курку-хөрмәт уятучы, үз килешүен тотучы һәм тугры мәхәббәт күрсәтүче Аллаһы,+ үзебез, патшаларыбыз, мирзаларыбыз,+ руханиларыбыз,+ пәйгамбәрләребез,+ ата-бабаларыбыз һәм бар халкың Ассирия патшалары+ көннәреннән алып бүгенге көнгә кадәр кичергән газаплар сиңа аз булып күренмәсен. 33 Башыбызга төрле бәлаләр төшсә дә, син гадел,* чөнки син тугры эш иттең, ә без явызлык кылдык.+ 34 Патшаларыбыз, мирзаларыбыз, руханиларыбыз һәм ата-бабаларыбыз турында әйткәндә, алар Кануныңны үтәмәде, син аларны кисәтер өчен биргән әмерләреңне тотмады һәм искә төшерүләреңә колак салмады. 35 Алар хәтта син биргән мул яхшылыгыңнан файдаланып үзләренең патшалыкларында яшәгәндә дә һәм син биргән киң, уңдырышлы җирдә торганда да сиңа хезмәт итмәде+ һәм үзләренең начар эшләрен калдырмады. 36 Менә бүген без коллар,+ әйе, син ата-бабаларыбызга биргән җирдә, җимешләре һәм яхшы нәрсәләре белән туклансыннар дип биргән җирдә, коллар. 37 Син гөнаһларыбыз аркасында өстебездән чит ил патшаларын куйдың, һәм бу җирнең мул уңышы аларга эләгә.+ Алар безнең белән дә, мал-туарыбыз белән дә үзләре теләгәнчә идарә итә, һәм без зур газаплар кичерәбез.

38 Шуңа күрә без ант бирәбез+ һәм аны язып куеп, мирзаларыбызның, ле́вилеләребезнең һәм руханиларыбызның мөһерләрен сугабыз».+

10 Үз мөһерләрен суккан кешеләрнең исемнәре+ шундый:

Хәкали́ улы идарәче* Никами́,

Сидкыя́, 2 Сира́й, Азария́, Ирмия́, 3 Фәшху́р, Әмәри́, Малкыя́, 4 Хәттү́ш, Шәбани́, Маллу́х, 5 Хәри́м,+ Мәриму́т, Абадия́, 6 Дания́л,+ Гинәтә́н, Бару́х, 7 Мәшулла́м, Абия́, Миями́н, 8 Маазия́, Билга́й, Шемая́ — руханилар.

9 Үз мөһерләрен суккан ле́вилеләр: Әзния́ улы Йешуа́, Хәнада́д улларыннан Бину́й, шулай ук Кәдмаи́л+ 10 һәм Шәбани, Хәди́, Кәли́т, Фәла́й, Хәна́н, 11 Мика́, Рәху́б, Хәшәби́, 12 Заку́р, Шәрибия́,+ Шәбани, 13 Хәди, Бәни́ һәм Бину́н.

14 Үз мөһерләрен суккан халык башлыклары: Фару́ш, Фәха́т-моа́б,+ Ила́м, Затту́, Бәни, 15 Буни́, Әзга́т, Бива́й, 16 Адания́, Биква́й, Ади́н, 17 Әти́р, Һизәкыя́, Аззу́р, 18 Хәди, Хашу́м, Биза́й, 19 Хәри́ф, Анату́т, Нәба́й, 20 Мәгъпиа́ш, Мәшуллам, Хәзи́р, 21 Мәшизәби́л, Сады́йк, Җады́й, 22 Фәлати́, Хәнан, Аная́х, 23 Һоша́й, Хәнания́, Хашшу́б, 24 Лухи́ш, Пилха́, Шаби́к, 25 Рәху́м, Хәшәбнә́, Маасия́, 26 Ахия́, Хәнан, Әнан, 27 Маллух, Хәрим һәм Бахана́.

28 Калган халык — руханилар, ле́вилеләр, капка сакчылары, җырчылар, гыйбадәтханә хезмәтчеләре* һәм Аллаһы Канунына буйсынып үзен тирә-яктагы халыклардан аерган һәр кеше,+ шулай ук аларның хатыннары, уллары һәм кызлары (антны аңлый алган һәркем*) — 29 үз туганнарына һәм атаклы кешеләренә кушылып, Аллаһы хезмәтчесе Муса аша бирелгән Аллаһының Кануны буенча яшәргә һәм Раббыбыз Йәһвәнең бар әмерләрен, хөкемнәрен һәм күрсәтмәләрен тырышып үтәргә ант бирделәр һәм, алай эш итмәсәк, өстебезгә ләгънәт төшсен диделәр. 30 Без үз кызларыбызны тирә-яктагы халыкларга бирмәбез һәм улларыбыз өчен аларның кызларын да алмабыз.+

31 Тирә-якта яшәүче халыклар сатар өчен әйберләр һәм һәртөрле ашлык Шимбә көнне китерсә, без алардан Шимбә көнне+ я башка берәр изге көнне+ бернәрсә дә сатып алмабыз. Без җиденче елны җиргә дә ял бирербез,+ кайтарылмаган бар бурычларны да бәхилләрбез.+

32 Без шулай ук һәрберебезне ел саен шәкылнең* өчтән бер өлешен бирергә бурычлы иттек. Аны без Аллаһы йортындагы* мондый хезмәт өчен бирербез:+ 33 Шимбә көнне,+ яңа ай башында+ һәм башка бәйрәмнәрдә+ китерелә торган икмәк*+ белән көндәлек икмәк бүләге+ һәм даими яндыру корбаны өчен, изге нәрсәләр өчен, Исраилне йолып алганда китерелә торган гөнаһ йолу корбаны+ өчен һәм Аллаһы йортында башкарыла торган бөтен эш өчен.

34 Без шулай ук жирәбә салып, руханиларның, ле́вилеләрнең һәм халыкның кайсы нәселе елның кайсы вакытында Аллаһыбыз йортына утын китерергә тиеш икәнлеген билгеләдек. Утынны, Канунда язылганча, Йәһвә Аллаһыбызның мәзбәхендә* яндырачаклар.+ 35 Без шулай ук җиребездән һәм һәртөрле җимеш агачыннан җыеп алган беренче уңышны елдан-елга Йәһвә йортына алып килербез.+ 36 Без, Канунда язылганча, беренче булып туган улларыбызны һәм беренче булып туган малыбызны,+ шулай ук көтүләребездә беренче булып туганны бирербез. Без аларны Аллаһыбыз йортына һәм Аллаһыбыз йортында хезмәт итүче руханиларга китерербез.+ 37 Без шулай ук Аллаһыбыз йортының келәтләренә*+ руханиларга — эре тарттырылган беренче он,+ иганәләребез, һәртөрле агач җимешләре,+ яңа шәраб белән майны,+ ә ле́вилеләргә җиребез уңышының уннан бер өлешен+ китерергә тиеш, чөнки җир эшкәртү белән шөгыльләнә торган бар шәһәрләребездән ле́вилеләр уннан бер өлешен җыялар.

38 Ле́вилеләр уннан бер өлешне җыйганда, рухани, ягъни Һарун улы, алар белән булырга тиеш. Ле́вилеләр уннан бер өлешнең уннан бер өлешен Аллаһы йортына,+ амбардагы бүлмәләргә* салырга тиеш. 39 Исраиллеләр һәм ле́вилеләрнең уллары иганә итеп бирелгән ашлык, яңа шәраб һәм майны+ келәтләргә* кертергә тиеш.+ Анда изге урынның кирәк-ярак әйберләре саклана, шулай ук руханилар, капка сакчылары һәм җырчылар хезмәт итә. Без Аллаһы йортын игътибарсыз калдырмаячакбыз.+

11 Халык башлыклары Иерусалимда яшәде,+ ә калган халык жирәбә салып+ изге шәһәр Иерусалимда яшәр өчен һәр ун кешедән бер кешене сайлады, калган тугызы исә башка шәһәрләрдә яшәргә калды. 2 Моннан тыш, халык Иерусалимда яшәргә теләк белдергән һәр кешене фатихалады.

3 Иерусалимда яшәгән Яһүд өлкәсенең башлыклары түбәндә китерелә. (Калган исраиллеләр, руханилар, ле́вилеләр, гыйбадәтханә хезмәтчеләре*+ һәм Сөләйман хезмәтчеләренең уллары+ Яһүднең башка шәһәрләрендә, һәрберсе үз биләмәсендә, үз шәһәрендә яшәде.+

4 Иерусалимда шулай ук Яһүд һәм Биньями́н кабиләләреннән кайбер кешеләр яшәде.) Яһүд кабиләсеннән: Әтья́х (ул Узиянең, Узия́ Зәкәриянең, Зәкәрия́ Әмәринең, Әмәри́ Шәфәтайның, Шәфәта́й Фәре́с+ гаиләсеннән булган Маһаләлилнең улы иде) 5 һәм Маасия́ (ул Барухның, Бару́х Колхузиның, Колхузи́ Хәзинең, Хәзи́ Адайның, Ада́й Йоарибның, Йоари́б шелалылар гаиләсеннән булган Зәкәриянең улы иде). 6 Иерусалимда яшәгән Фәреснең бар улларының саны — 468. Барысы сәләтле ир-атлар иде.

7 Биньямин кабиләсеннән: Саллу́+ (ул Мәшулламның, Мәшулла́м Йоидның, Йои́д Фидайның, Фида́й Колайның, Кола́й Маасиянең, Маасия Итиилның, Итии́л Яшайның улы иде) 8 һәм Габба́й белән Сала́й — барлыгы 928 ир-ат. 9 Зикри́ улы Йәи́л аларның күзәтчесе иде, ә Хәснуә́һ улы Яһүд шәһәрдә аның вәкиле иде.

10 Руханилардан: Йоариб улы Яда́й, Яхи́н,+ 11 Сира́й (ул Хилкыяның, Хилкыя́ Мәшулламның, Мәшуллам Садыйкның, Сады́йк Мирәятнең, Мирәя́т Аллаһы йортындагы* башлыкларның берсе Әхитубның+ улы иде), 12 Аллаһы йортындагы эшләрне башкарган аларның туганнары — 822 кеше, шулай ук Адай (ул Йәрәхимнең, Йәрәхи́м Фәллахның, Фәлла́х Амзиның, Амзи́ Зәкәриянең, Зәкәрия Фәшхурның,+ Фәшху́р Малкыяның улы иде) 13 һәм аның туганнары, нәсел башлыклары — 242 кеше; Амаша́й (ул Әзарилның, Әзари́л Әхзайның, Әхза́й Мәшиләмутның, Мәшиләму́т Иммернең улы иде) 14 һәм аның гайрәтле кыю туганнары — 128 кеше. Аларның күзәтчесе атаклы бер гаиләнең әгъзасы Зәбдии́л иде.

15 Ле́вилеләрдән: Шемая́+ (ул Хашшубның, Хашшу́б Әзрикәмнең, Әзрикә́м Хәшәбинең, Хәшәби́ Буниның улы иде) 16 һәм Аллаһы йортының тыштагы эшләре өчен җаваплы ле́вилеләрнең башлыкларыннан Шабта́й+ белән Йозаба́д;+ 17 Маттания́+ (ул Микайның, Мика́й Зәбдинең, Зәбди́ Асафның+ улы иде), ул җырчылар җитәкчесе иде, ул дога вакытында мактау сүзләре әйтә иде;+ Бәкбүки́ (ул үз туганнары арасында икенче иде) һәм Абда́й (ул Шаммуаның, Шаммуа́ Җәләлнең, Җәлә́л Ядитунның+ улы иде). 18 Изге шәһәрдә яшәгән бар ле́вилеләрнең саны — 284.

19 Капка сакчыларыннан: Әкку́б, Талму́н+ һәм аларның капка саклаучы туганнары — барлыгы 172.

20 Калган Исраи́л халкы, руханилар һәм ле́вилеләр Яһүд җирендәге башка бар шәһәрләрдә, һәрберсе үзенең мирас итеп алган биләмәсендә яшәде. 21 Гыйбадәтханә хезмәтчеләре*+ Офилда+ яшәде. Зиха́ белән Гишпа́ гыйбадәтханә хезмәтчеләренең* җитәкчеләре иде.

22 Иерусалимда ле́вилеләрнең күзәтчесе Уззи́ иде (ул Бәнинең, Бәни́ Хәшәбинең, Хәшәби Маттаниянең,+ Маттания Миканың улы, Мика́ Асафның гаиләсеннән — җырчылар гаиләсеннән иде). Ул Аллаһы йортындагы эшләргә җитәкчелек итте. 23 Җырчыларның көндәлек ихтыяҗларын патша боерыгы буенча+ канәгатьләндереп торалар иде. 24 Фәтхи́ халыкка кагылышлы бар сорауларда патшаның киңәшчесе* иде (ул Мәшизәбилнең улы, Мәшизәби́л Зирә́х улларыннан, Зирәх Яһүднең улы иде).

25 Яһүд кабиләсеннән кайбер кешеләр кырлары булган мондый авыл-шәһәрләрдә яшәде: Кырья́т-арба́+ һәм аңа бәйле* шәһәрләр, Дибу́н һәм аңа бәйле шәһәрләр, Якабсии́л+ һәм аңа бәйле шәһәрләр, 26 Йешуа́, Молада́,+ Бәйтфәле́т,+ 27 Хаса́р-шуа́л,+ Бәхи́р-шеба́ һәм аңа бәйле* шәһәрләр, 28 Зиклә́к,+ Мехона́ һәм аңа бәйле* шәһәрләр, 29 Эн-римму́н,+ Зора́,+ Ярму́т, 30 Зануа́һ,+ Адулла́м һәм аның авыл-шәһәрләре, Лаки́ш+ һәм аның кырлары, Азика́+ һәм аңа бәйле* шәһәрләр. Аларның яшәү җирләре Бәхир-шебадан алып Һинно́м үзәненә+ кадәр иде.

31 Биньямин кабиләсе кешеләре Гебә́,+ Михма́с, Гай, Бәйте́л+ һәм аңа бәйле* шәһәрләрдә яшәде, 32 шулай ук Анату́т,+ Ноб,+ Әнания́, 33 Хасу́р, Рама́,+ Гиттаи́м, 34 Һәди́д, Зәбаи́м, Нибалла́т, 35 Лод һәм һөнәрчеләр үзәне Онода+ яшәде. 36 Ле́вилеләрнең кайбер төркемнәре Яһүд җиреннән Биньямин җиренә күченде.

12 Шилтии́л+ улы Зәрубабы́л+ һәм Йешуа́+ белән кайткан руханилар һәм ле́вилеләр болар: Сира́й, Ирмия́, Езра́, 2 Әмәри́, Маллу́х, Хәттү́ш, 3 Шәхәния́, Рәху́м, Мәриму́т, 4 Иддә́й, Гинәтә́й, Абия́, 5 Миями́н, Мадиа́х, Билга́, 6 Шемая́, Йоари́б, Яда́й, 7 Саллу́, Әму́к, Хилкыя́ һәм Ядай. Алар Йешуа көннәрендә руханиларның һәм үз туганнарының башлыклары иде.

8 Ле́вилеләр: Йешуа, Бину́й, Кәдмаи́л,+ Шәрибия́, Яһүд һәм Маттания́.+ Маттания үз туганнары белән бергә Аллаһыга рәхмәт белдереп җырлау өчен җаваплы иде. 9 Аларның туганнары Бәкбүки́ белән Унни, сакчылар вазифаларын үтәгәндә,* аларның каршысында торды. 10 Йешуа Йоакимның, Йоаки́м Ильяшибнең,+ Ильяши́б Йоаданың+ атасы булды. 11 Һәм Йоада́ Йонафанның, Йонафа́н Җадыйның атасы булды.

12 Йоаким көннәрендә болар руханилар, нәсел башлыклары булды: Сирай+ нәселеннән Мирая́х, Ирмия нәселеннән Хәнания́, 13 Езра+ нәселеннән Мәшулла́м, Әмәри нәселеннән Йәһухәна́н, 14 Маллухи́ нәселеннән Йонафан, Шәбани́ нәселеннән Йосыф, 15 Хәри́м+ нәселеннән Адна, Мирәя́т нәселеннән Хилка́й, 16 Иддәй нәселеннән Зәкәрия́, Гинәтә́н нәселеннән Мәшуллам, 17 Абия+ нәселеннән Зикри́, Миниями́н нәселеннән...,* Моһадия́ нәселеннән Пилта́й, 18 Билга+ нәселеннән Шаммуа́, Шемая нәселеннән Йәһәната́н, 19 Йоариб нәселеннән Мәттәна́й, Ядай+ нәселеннән Уззи́, 20 Сала́й нәселеннән Калла́й, Әмук нәселеннән Ибе́р, 21 Хилкыя нәселеннән Хәшәби́, Ядай нәселеннән Нитани́л.

22 Ильяшиб, Йоада,+ Йохана́н һәм Җады́й көннәрендә ле́вилеләрнең нәсел башлыклары һәм руханилар фарсы́ Дарийның хакимлек итүенә кадәр язып куелды.

23 Ильяшиб улы Йоханан көннәренә кадәр яшәгән ле́вилеләрнең нәсел башлыклары тарихи язмалар китабына язып куелган иде. 24 Ле́вилеләрнең башлыклары Хәшәби, Шәрибия́ һәм Кәдмаил+ улы Йешуа+ иде. Аларның туганнары Аллаһы кешесе Давыт күрсәтмәләре буенча Аллаһыны данлап һәм аңа рәхмәтләр укып җырлар өчен аларның каршысында торды.+ Шул сакчыларның бер төркеме башкасы янында торды. 25 Маттания,+ Бәкбүки, Абадия́, Мәшуллам, Талму́н һәм Әкку́б+ капка сакчылары+ иде. Алар гыйбадәтханә капкасы янында келәтләрне саклап торды. 26 Болар Йозада́к улы Йешуаның+ улы Йоаким көннәрендә, шулай ук идарәче Никами́ белән рухани һәм күчереп язучы Езра+ көннәрендә хезмәт итте.

27 Иерусалим шәһәре стеналарының тантаналы ачылышын шатлык белән, рәхмәтләр белдерү җырлары җырлап,+ кимваллар кагып, кыллы уен кораллары һәм арфа уйнап үткәрер өчен, ле́вилеләрне эзләп таптылар һәм аларны яшәгән бар җирләреннән Иерусалимга алып килделәр. 28 Җырчыларның уллары* бергә җыелды. Алар өлкәдән,* Иерусалим тирә-ягыннан, нитуфахлылар+ авылларыннан, 29 Бәйтгилгәлдән+ һәм Гебә́+ белән Азмаби́т+ кырларыннан килде, чөнки җырчылар Иерусалим тирә-ягындагы бар җирдә үзләре өчен авыллар төзегән иде. 30 Руханилар белән ле́вилеләр үзләрен сафландырды. Алар шулай ук халыкны,+ капкаларны+ һәм стенаны+ сафландырды.

31 Мин Яһүд мирзалары* белән стенага мендем. Шуннан соң рәхмәт әйтеп җырлаучыларны ике зур хорга билгеләдем һәм алар артыннан баручыларны ике төркемгә бүлдем. Хорларның берсе стена өстеннән уң якка Көл капкасына+ таба барды. 32 Һошайәһ һәм Яһүд җире мирзаларының яртысы алар артыннан барды. 33 Алар белән Азария́, Езра, Мәшуллам, 34 Яһүд, Биньями́н, Шемая һәм Ирмия барды. 35 Алар белән руханиларның кайбер уллары быргылар белән барды:+ Зәкәрия (ул Йонафанның, Йонафан Шемаяның, Шемая Маттанияның, Маттания Микаяһның, Микая́һ Закурның, Заку́р Асафның+ улы иде), 36 аның туганнары Шемая, Әзари́л, Милала́й, Гилала́й, Маа́й, Нитанил, Яһүд һәм Хәнани́. Алар Аллаһы кешесе Давытның уен кораллары+ белән барды. Алар алдыннан күчереп язучы Езра+ барды. 37 Чишмә капкасыннан+ алар стена буенча Давыт Шәһәренең+ Баскычы+ өстеннән үтеп өскә таба барды. Алар Давыт йортыннан югарырак күтәрелеп, көнчыгышка Су капкасына+ таба барды.

38 Ә рәхмәт әйтеп җырлаучы башка хор икенче якка барды. Мин калган халык белән аларга ияреп киттем. Алар Мичләр манарасы+ аша үтеп, Киң стена+ өстеннән барды. 39 Шуннан соң Ифраим капкасы+ аша Иске шәһәр капкасына+ җиттеләр, аннары Балык капкасын+ үтеп, Һанане́л манарасы+ һәм Ме́я манарасы аша Сарык капкасына+ таба бардылар. Алар Сакчылар капкасына җитеп тукталды.

40 Ахыр чиктә рәхмәт әйтеп җырлаучы ике хор Аллаһы йорты алдында тукталды. Алар белән мин һәм минем белән булган түрәләрнең яртысы, 41 быргылар тоткан руханилар Ильяки́м, Маасия́, Миниямин, Микаяһ, Ильянай, Зәкәрия һәм Хәнания, 42 шулай ук Маасия, Шемая, Илгаза́р, Уззи, Йәһухәнан, Малкыя́, Ила́м һәм Езе́р булдык. Җырчылар Израхайның җитәкчелегендә кычкырып җырлады.

43 Шул көнне алар күп корбаннар китерде һәм шатланды,+ чөнки Аллаһы аларга зур куаныч бирде. Хатын-кызлар белән балалар да сөенде.+ Иерусалимдагы шатлыклы тавышларны ерактан да ишетеп була иде.+

44 Шул көнне иганәләр,+ беренче уңыш+ һәм уннан бер өлешләр+ салынган амбарлар+ өстеннән кешеләр билгеләнде. Бу амбарларга алар шәһәрләрнең кырларыннан Канун кушуы буенча+ руханилар белән ле́вилеләргә+ бирелгән өлешләрне салырга тиеш иде, чөнки Яһүд халкы руханилар белән ле́вилеләрнең хезмәт итеп торуларын күреп бик куана иде. 45 Алар Аллаһыларына хезмәт итә башлады һәм чистарту вазифаларын үтәде. Җырчылар белән капка сакчылары да үз вазифаларына керешеп, Давытның һәм аның улы Сөләйманның күрсәтмәләре буенча эш итте. 46 Чөнки күп еллар элек, Давыт һәм Аса́ф көннәрендә, җырчыларның җитәкчеләре бар иде, һәм Аллаһыны данлап, аңа рәхмәт әйтеп җырлар башкарыла иде.+ 47 Зәрубабыл+ һәм Никами көннәрендә бөтен Исраи́л халкы җырчыларга+ һәм капка сакчыларына+ көндәлек өлешләр бирә иде. Алар шулай ук — ле́вилеләргә,+ ә ле́вилеләр Һарун токымнарына өлешләр аерып бирә иде.

13 Шул көнне халык алдында Муса китабы укылды,+ һәм амунлы да, моаблы+ да һичкайчан Аллаһы җыелышының өлеше булырга тиеш түгел дип язылган сүзләр табылды,+ 2 чөнки алар исраиллеләрне икмәк һәм су белән каршы алмады, ә киресенчә, аларны каһәрләр өчен, Бильямны яллады.+ Әмма Аллаһыбыз каһәрләүне фатихага әйләндерде.+ 3 Канунны ишетү белән алар Исраи́л халкыннан чит ил кешеләренең бар токымнарын* аера башлады.+

4 Моңарчы Аллаһыбыз йортының* келәтләре*+ өчен Ильяши́б+ рухани җаваплы булды, ул Табиянең+ туганы иде. 5 Ул Табиягә бер зур келәтне* файдалануга биргән иде. Моңарчы анда алар икмәк бүләге, ла́дан, кирәк-ярак әйберләр һәм ле́вилеләргә,+ җырчыларга, капка сакчыларына бирелергә тиешле ашлыкның, яңа шәрабның һәм майның+ уннан бер өлешен, шулай ук руханилар өчен иганәләрне саклый иде.+

6 Ул вакытта мин Иерусалимда булмадым, чөнки мин Бабы́л патшасы Артаксерксның+ хакимлек итүенең 32 нче елында+ патша янына кире кайткан идем. Соңрак мин патшадан берникадәр вакытка китәргә рөхсәт сорадым. 7 Иерусалимга килгәч, миңа шул билгеле булды: Ильяшиб,+ Аллаһы йортының ишегалдындагы бер келәтне Табиягә+ файдалануга биреп, коточкыч нәрсә эшләгән. 8 Бу миңа бик ошамады, шуңа күрә мин шул келәттән* Табиянең бар әйберләрен чыгарып ташладым. 9 Шуннан соң мин боерык бирдем, һәм келәтләрне* чистарттылар. Мин Аллаһы йортының кирәк-ярак әйберләрен,+ икмәк бүләген һәм ла́данны+ кире шунда керттем.

10 Миңа шул да билгеле булды: ле́вилеләргә тиешле өлешләр+ бирелмәгәнгә,+ хезмәтне башкаручы ле́вилеләр белән җырчылар һәрберсе үз кырына кайткан.+ 11 Шуңа күрә мин түрәләрне+ шелтәләп, аларга: «Ник Аллаһы йорты игътибарсыз кала?»+ — дидем. Мин ле́вилеләрне бергә җыеп, кире үз урыннарына билгеләдем. 12 Шунда бар Яһүд халкы келәтләргә+ ашлыкның, яңа шәрабның һәм майның уннан бер өлешен китерде.+ 13 Мин Шеламия́ руханине, күчереп язучы Садыйкны һәм ле́виле Фидайны келәтләр өчен җаваплы иттем, ә Маттания́ улы Закурның улы Хәна́н аларның ярдәмчесе булды, чөнки алар ышанычлы кешеләр дип санала иде. Аларның вазифасы үз туганнарына өлешләр бирү иде.

14 И Аллаһым, мине моның өчен хәтереңдә сакла+ һәм Аллаһым йорты өчен, шулай ук андагы хезмәт өчен тугры мәхәббәт күрсәтеп башкарган эшләремне онытма.+

15 Шул көннәрдә мин Яһүд җирендәге кешеләрнең Шимбә көнне+ изгечләрдә йөзем изүләрен, ашлык китереп ишәкләргә төяүләрен һәм Иерусалимга Шимбә көнне шәраб, йөзем, инҗир һәм һәртөрле йөк китерүләрен күрдем.+ Шунда мин аларны бу көнне азык-төлек сатудан кисәттем.* 16 Шәһәрдә яшәүче тирлылар балык һәм төрле-төрле әйберләр китереп Иерусалимда Шимбә көнне Яһүд халкына сата иде.+ 17 Мин Яһүд мирзаларын шелтәләп, аларга болай дидем: «Шимбә көнен нәҗесләп, ник сез андый яманлык кыласыз? 18 Әллә ата-бабаларыгыз шуны ук эшләмәдеме, һәм Аллаһы моның өчен безгә һәм шушы шәһәргә бар бу бәла-казаларны китермәдеме әллә? Хәзер сез, Шимбә көнен нәҗесләп,+ Исраилгә каршы чыккан Аллаһының көйдергеч ачуын тагын да көчәйтәсез».

19 Шимбә көне җитәр алдыннан, Иерусалим капкаларына күләгә төшә башлагач ук, мин ишекләрне бикләргә боердым һәм аларны Шимбә көне тәмамланганчы ачмаска куштым. Мин, Шимбә көнне шәһәргә бернинди йөк кертелмәсен өчен, кайбер хезмәтчеләремне капкалар янына куйдым. 20 Шуңа күрә сәүдәгәрләр һәм һәртөрле әйберләрне сатучылар Иерусалимның тышкы ягында бер я ике тапкыр кунды. 21 Шунда мин аларны кисәтеп, болай дидем: «Ни өчен сез стена янында кунасыз? Тагын бер тапкыр шулай эшләсәгез, мин сезне көч кулланып куып җибәрермен». Шуннан соң алар Шимбә көнне бүтән килмәде.

22 Мин ле́вилеләргә Шимбә көнен изге килеш саклар өчен+ чистарынып торырга һәм килеп капкаларны сакларга куштым. Бу эшләрем өчен дә, и Аллаһым, мине хәтереңдә сакла һәм бөек тугры мәхәббәтең буенча миңа шәфкать күрсәт.+

23 Ул көннәрдә миңа шулай ук яһүдләрнең ашдодлы,+ амунлы һәм моаблы+ хатыннарга өйләнгәннәре* билгеле булды.+ 24 Аларның улларының яртысы — ашдодлылар телендә, ә калганнары башка халык телләрендә сөйләшә иде. Аларның берсе дә яһүд телендә сөйләшә белми иде. 25 Шуңа күрә мин аларны шелтәләдем һәм каһәрләдем, кайбер кешеләрне кыйнадым+ һәм, чәчләрен йолкып, Аллаһы алдында ант бирергә мәҗбүр иттем һәм: «Сез кызларыгызны аларның улларына бирергә тиеш түгел һәм аларның кызларын да улларыгыз я үзегез өчен алырга тиеш түгел+,— дидем.— 26 Нәкъ алар аркасында Исраил патшасы Сөләйман гөнаһ кылды түгелме соң? Күп халыклар арасында аның кебек патша юк иде,+ Аллаһысы аны ярата иде,+ шуңа күрә Аллаһы аны бөтен Исраил өстеннән патша итте. Әмма чит халыклардан булган хатыннары хәтта аны да гөнаһ кылуга тартты.+ 27 Чит халыклардан булган хатын-кызларга өйләнеп, сез Аллаһыбызга тугрылыксызлык күрсәтәсез һәм зур яманлык кыласыз. Бу шаккатарлык эш түгелме?»+

28 Баш рухани Ильяшибның+ Йоада́+ исемле улы бар иде. Йоаданың бер улы харунлы Санбалатның+ кияве иде. Шунлыктан мин аны үз янымнан кудым.

29 И Аллаһым, аларны хәтереңнән алып ташлама, чөнки алар руханилыкны да, руханилар+ һәм ле́вилеләр+ белән төзелгән килешүне дә нәҗесләде.

30 Мин халыкны чит халыкларның бар нәҗеслегеннән чистарттым һәм руханилар белән ле́вилеләргә вазифалар биреп, һәрберсен үз хезмәтенә билгеләдем,+ 31 шулай ук үз вакытында утын китерү+ һәм беренче булып өлгергән уңыш турында боерык бирдем.

И Аллаһым, миңа илтифат күрсәт һәм мине хәтереңдә сакла.+

Мәгъ. «Йәһ юата».

Ә15 кушымт. к.

Ягъни Артаксерксның.

Яки «сараенда».

Яки «кисәтеп».

Ә15 кушымт. к.

Яки «Евфрат».

Яки «Гыйбадәтханә».

Яки «елга үзәне».

Яки «багышлады».

Яки «Евфрат».

Яки «хушбуй».

Яки «башлык».

Яки «башлык».

Як. 445 м. Ә14 кушымт. к.

Яки «башлыгы».

Яки «башлыгы».

Яки «башлык».

Күрәсең, бу — Давытның һәм соңрак яшәгән Яһүд патшаларының каберләре.

Яки «башлык».

Яки «башлыгы».

Я, бәлки, «күрше өлкә».

Яки «нәтиннәр». Сүзгә-сүз «бирелгәннәр».

Яки «нәтиннәрнең». Сүзгә-сүз «бирелгәннәрнең».

Яки «рәнҗеде».

Яки «Йөк ташучылар».

Яки «ыргытыла торган корал».

Ягъни залог.

Ягъни процент.

Яки «бер процентын». Ай саен алынган.

Яки «Шулай булсын!»

Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.

Яки «Минем хисабыма».

Ә15 кушымт. к.

Яки «нәтиннәр». Сүзгә-сүз «бирелгәннәр».

Яки «нәтиннәр». Сүзгә-сүз «бирелгәннәр».

Яки «Тиршата́», өлкә идарәчесенең фарсы титулы.

Яки «Тиршата́», өлкә идарәчесенең фарсы титулы.

Гадәттә, 8,4 г авырлыктагы фарсыларның алтын даригына тиң. Грек Язмаларында әйтелгән драхма түгел. Ә14 кушымт. к.

Еврей Язмаларында әйтелгән мина 570 г булган. Ә14 кушымт. к.

Яки «нәтиннәр». Сүзгә-сүз «бирелгәннәр».

Яки «Шулай булсын!»

Яки «тиршата́», өлкә идарәчесенең фарсы титулы.

Сүзгә-сүз «майлы».

Яки «көчегез».

Яки «вакытлы торакларда».

Сүзгә-сүз «көннең дүрттән бер өлеше».

Яки «мәңгедән-мәңгегә».

Яки «тәкъва».

Сүзгә-сүз «кулыңны күтәреп сүз бирдең».

Яки «киң күңелле».

Яки «металл бозау сыны».

Сүзгә-сүз «яхшы рухыңны».

Яки «киң күңелле».

Яки «тәкъва».

Яки «тиршата́», өлкә идарәчесенең фарсы титулы.

Яки «нәтиннәр». Сүзгә-сүз «бирелгәннәр».

Я, бәлки, «аңларлык яшьтә булган һәркем».

Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.

Яки «гыйбадәтханәсендәге».

Ягъни багышланган икмәкләр. Сүзлекне к.

Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.

Яки «ашханәләренә».

Яки «ашханәләргә».

Яки «ашханәләргә».

Яки «нәтиннәр». Сүзгә-сүз «бирелгәннәр».

Яки «гыйбадәтханәсендәге».

Яки «нәтиннәр». Сүзгә-сүз «бирелгәннәр».

Яки «нәтиннәрнең». Сүзгә-сүз «бирелгәннәрнең».

Сүзгә-сүз «патшаның кулында».

Яки «аның тирә-ягындагы».

Яки «аның тирә-ягындагы».

Яки «аның тирә-ягындагы».

Яки «аның тирә-ягындагы».

Яки «аның тирә-ягындагы».

Я, бәлки, «хезмәт башкарганда».

Евр. текстында, күрәсең, исем төшереп калдырылган.

Яки «өйрәтелгән җырчылар».

Ягъни Үрдүн тирә-ягындагы өлкәдән.

Яки «башлыклары».

Яки «катыш никахтан туганнарны».

Яки «гыйбадәтханәсенең».

Яки «ашханәләре».

Яки «ашханәне».

Яки «ашханәдән».

Яки «ашханәләрне».

Я, бәлки, «Шул көнне мин аларны азык-төлек сатудан кисәттем».

Яки «үз йортларына алганнары».

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу