Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g20 № 1 14-15 б.
  • Стрессыз тормыш хыял түгел

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Стрессыз тормыш хыял түгел
  • Уяныгыз! 2020
  • Охшаш мәкаләләр
  • Эчтәлек
    Уяныгыз! 2020
  • Аллаһы Патшалыгы җитәкчелегендә «тынычлык хөкем сөрер»
    Уяныгыз! 2019
  • Стрессны ничек кичереп чыгарга?
    Уяныгыз! 2020
  • Аллаһы Патшалыгы Гайсә өчен никадәр мөһим?
    Күзәтү манарасы 2014 ел
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2020
g20 № 1 14-15 б.
Малай үз атасы белән океан дулкыннарында уйный, әнисе кызлары белән ярдан аларны шатланып күзәтә.

СТРЕССНЫ ҖИҢЕП БУЛА

Стрессыз тормыш хыял түгел

Изге Язмалардагы акыллы киңәшләр күп кенә кирәкмәгән стресстан качарга булыша. Без стресс тудыра торган бар нәрсәне бетерә алмыйбыз. Аллаһының исә моңа көче җитәрлек. Ул хәтта безгә ярдәм итәчәк берәүне билгеләгән. Аның исеме Гайсә Мәсих. Җирдә яшәгәндә, ул күп могҗизалар кылган. Бик тиздән Гайсә моны зуррак масштабта бөтен җирдә башкарачак.

ГАЙСӘ АВЫРУЛАРНЫ САВЫКТЫРАЧАК.

«Аның янына төрле чирләрдән һәм авыртудан интеккән бар авыруларны... алып килделәр. Гайсә аларны савыктырды» (МАТТАЙ 4:24).

ГАЙСӘ БАР КЕШЕЛӘРГӘ ЯШӘҮ УРЫНЫ ҺӘМ РИЗЫК БИРӘЧӘК.

«Алар [Мәсихкә буйсынган кешеләр] йортлар төзер һәм анда яшәр, йөзем бакчалары утыртыр һәм җимешләрен ашар. Алар өйләрен башка берәү яшәсен өчен төземәс, йөзем агачларын җимешләрен башкалар ашасын өчен утыртмас» (ИШАГЫЯ 65:21, 22).

ГАЙСӘНЕҢ ИДАРӘСЕ БӨТЕН ДӨНЬЯДА ТЫНЫЧЛЫК ҺӘМ ИМИНЛЕК УРНАШТЫРАЧАК.

«Аның көннәрендә тәкъвалар гөрләп чәчәк атар, һәм ай юк булганчыга кадәр бөтен җир йөзендә тынычлык хөкем сөрер. Аның идарәсе диңгездән диңгезгә, бөек елгадан алып җир читләренә кадәр җәеләчәк. ...Аның дошманнары тузан ялар» (ЗӘБУР 72:7—9).

ГАЙСӘ ГАДЕЛСЕЗЛЕКНЕ БЕТЕРӘЧӘК.

«Мескен һәм ярлы кешене ул кызганыр, ярлыларның җаннарын коткарыр. Ул аларны изүдән һәм җәбер-золымнан йолып калыр» (ЗӘБУР 72:13, 14).

ГАЙСӘ ХӘТТА БАР ГАЗАПЛАРНЫ ҺӘМ ҮЛЕМНЕ ЮК ИТӘЧӘК.

«Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» (АЧЫЛЫШ 21:4).

«АЕРУЧА АВЫР ВАКЫТЛАР»

«Бүген дөнья элеккегә караганда күпкә күбрәк стресс, борчулар һәм газаплар кичерә» (Мөхәммәд Юнис, «Гэллап» компаниясенең төп редакторы).

Ни өчен стресс шулкадәр киң таралыш алган? Моның сәбәбе Изге Язмаларда китерелә. 2 Тимутигә 3:1 дә болай дип әйтелгән: «Соңгы көннәрдә аеруча авыр вакытлар киләчәк». Изге Язмаларда аңлатылганча, шул авыр вакытларның сәбәбе — кешеләрнең начар сыйфатлары. Бу сыйфатлар арасында: комсызлык, горурлык, дини икейөзлелек, рәхимсезлек, туганнарны яратмау, тотнаксызлык (2 Тимутигә 3:2—5). Гайсә Мәсих, Аллаһы Патшалыгының — күктәге хөкүмәтнең Патшасы буларак, бөтен җир белән идарә итә башлагач, соңгы көннәр тәмамланачак (Даниял 2:44).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу