Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 11 хикәя
  • Беренче салават күпере

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Беренче салават күпере
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сигез кеше Туфанда котылып кала
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Дөньяны яңадан су басармы?
    Бөек Остаздан өйрән
  • Нух һәм Туфан турындагы хикәя риваять кенәме?
    Рухи сорауларга җавап
  • Борынгы вакыйгалардан сабак алабыз
    Син Аллаһының дусты була аласың!
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 11 хикәя
Беренче салават күпере күктә пәйда була, Нух көймәсе коры җирдә туктала

УНБЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Беренче салават күпере

НУХ гаиләсе белән көймәдән чыккач, иң беренче итеп нәрсә эшләгән? Син беләсеңме? Ул Аллаһыга корбан, ягъни бүләк китергән. Моны син бу биттәге рәсемдә күрә аласың. Нух Аллаһыга корбан итеп хайваннар китергән. Ул моны Аллаһы аның гаиләсен бөек туфаннан коткарганы өчен, үз рәхмәтен белдереп эшләгән.

Йәһвәгә Нухның бүләге ошаганмы? Син ничек уйлыйсың? Әйе, ошаган. Шуңа күрә Аллаһы Нухка: «Бүтән беркайчан да дөньяны туфан белән юк итмәячәкмен»,— дигән вәгъдә биргән.

Нух һмә аның гаиләсе Йәһвәгә рәхмәтен белдерер өчен корбан китерә

Тиздән бөтен җир кипкән, һәм Нух үзенең гаиләсе белән көймәдән чыгып яңадан җирдә яши башлаган. Аллаһы аларга фатиха биргән һәм: «Күп итеп балалар тудырыгыз, бөтен җир йөзен тутырыгыз»,— дигән.

Әмма соңрак кешеләр, бөек туфан турында ишеткәч, андый туфан тагы булыр дип куркырлар иде. Шуңа күрә Аллаһы, кешеләр аның вәгъдәсен истә тотсыннар өчен, бер нәрсә биргән. Нәрсәне? Син беләсеңме? Ул салават күпере биргән.

Салават күперен яңгыр явып кояш чыкканнан соң күктә күреп була. Салават күперендә бик күп матур төсләр була. Синең берәр кайчан салават күперен күргәнең бармы? Рәсемдә аны күрәсеңме?

Аллаһы болай дигән: «Мин бүтән беркайчан да кешеләрне һәм хайваннарны туфан белән юк итмәячәкмен дип вәгъдә итәм. Мин болытларга салават күперен урнаштырам. Салават күпере чыккач, мин аны күрермен һәм үз вәгъдәмне исемә төшерермен».

Шуңа күрә син салават күперен күргәндә, ул хәтереңә нәрсәне төшерергә тиеш? Әйе, ул синең исеңә Аллаһының бүтән беркайчан да дөньяны туфан белән юк итмәячәкмен дигән вәгъдәсен төшерергә тиеш.

Яратылыш 8:18—22; 9:9—17.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу