Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 63 хикәя 150 б.-151 б., 1 абз.
  • Стенадагы язу

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Стенадагы язу
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Кул стенага яза
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Аллаһы халкы Бабылдан чыга
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 63 хикәя 150 б.-151 б., 1 абз.
Кул стенада яза

АЛТМЫШ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Стенадагы язу

Вакыт узгач, Бабы́л өстеннән Нәбукадниза́р улы Бәлшәзә́р идарә итә башлаган. Бер төнне ул, илдәге иң күренекле мең кешене мәҗлескә чакырган. Ул хезмәтчеләренә алтын савытлар китерергә кушкан. Бу савытларны Нәбукадниза́р Йәһвә гыйбадәтханәсеннән китергән булган. Бәлшәзә́р үз кунаклары белән, бу савытлардан эчеп, илаһларын мактаган. Кинәт кеше кулы, пәйда булып, стенага серле сүзләр яза башлаган.

Бәлшәзәрне́ң коты очкан. Ул, үз сихерчеләрен чакырып, аларга болай дип вәгъдә иткән: «Берәрсе бу язуның мәгънәсен аңлатып бирсә, мин аны Бабы́л патшалыгында өченче идарәче итәрмен». Алар тырышып караган, ләкин берсе дә бу сүзләрне аңлата алмаган. Шунда патшабикә мәҗлес үткән залга кергән һәм болай дигән: «Дания́л исемле кеше Нәбукаднизарга́ төшләрне юрый һәм табышмакларны аңлата иде. Ул сиңа да бу язуны аңлата ала».

Дания́л патша янына килгән. Бәлшәзә́р аңа болай дип әйткән: «Шушы язуны укып, аны миңа аңлатып бирә алсаң, синең муеныңа алтын муенса кидерелер һәм син патшалыкта өченче хаким булырсың». Дания́л аңа болай дип җавап биргән: «Миңа бүләкләрең кирәкми, шулай да язуның мәгънәсен сиңа аңлатып бирәм. Әтиең Нәбукадниза́р горур кеше иде, һәм Йәһвә аны басынкыландырды. Ә син, аның белән нәрсә булганын белсәң дә, Йәһвәгә хөрмәт күрсәтмәдең. Син Йәһвә йортыннан алынган алтын савытлардан шәраб эчтең. Шуның өчен ул бу язуны яздырган да. Монда МЕНЕ́, МЕНЕ́, ТЕКЕ́Л һәм ПАРСИ́Н дип язылган. Бу сүзләрнең мәгънәсе шундый: ми́диялеләр һәм фарсыла́р Бабылны́ яулап алачак, һәм син бүтән патша булмаячаксың».

Кир патшаның гаскәриләре елга аша Бабылның капкасына якынлаша

Бабылны́ беркем дә җиңә алмый кебек тоелган. Бу шәһәрнең стеналары бик калын булган, һәм аның тирәли тирән елга аккан. Әмма шул ук төнне ми́диялеләр белән фарсыла́р шәһәргә һөҗүм иткән. Фарсы́ патшасы Кир елганың агышын читкә юнәлткән. Сулары кимегәч, Кир гаскәриләре шәһәр капкасына якынлаша алган. Капкаларга килгәч, карасалар, алар ачык! Гаскәр, шәһәргә һөҗүм итеп, аны яулап алган һәм патшаны үтергән. Аннан соң Кир Бабы́л белән идарә итә башлаган.

Ул елны Кир болай дип игълан иткән: «Йәһвә миңа Иерусалимда аның йортын торгызырга кушкан. Аның халкыннан кем ярдәм итәргә теләсә, шул бара ала». Шулай итеп, Йәһвә вәгъдә иткәнчә, Иерусалим җимерелгәннән соң 70 ел үткәч, күп кенә яһүдләр өйгә кайткан. Нәбукадниза́р Йәһвә йортыннан алган алтын һәм көмеш савытларны һәм башка әйберләрне Кир патша кире кайтарган. Йәһвәнең үз халкына, Кирны кулланып, ничек ярдәм иткәнен күрәсеңме?

«Җимерелеп төште! Бөек Бабы́л җимерелеп төште! Ул җеннәр... оясы булды!» (Ачылыш 18:2)

Сораулар: стенадагы язу нәрсә аңлаткан? Йәһвә Кирга нәрсә эшләргә кушкан?

Езра 1:1—11; Даниял 5:1—30; Ишагыя 44:27—45:2; Ирмия 25:11, 12

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу