Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 88 хикәя 206 б.
  • Гайсәне кулга алалар

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсәне кулга алалар
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Хыянәт итү һәм кулга алу
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Хыянәт итү һәм кулга алу
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Гайсә бакчада
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Куркуны ничек җиңәргә
    Бөек Остаздан өйрән
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 88 хикәя 206 б.
Гитсимән бакчасында Яһүд Гайсәгә хыянәт итә

СИКСӘН СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсәне кулга алалар

Гайсә үз рәсүлләре белән бергә, Кидро́н үзәне аша үтеп, Зәйтүн тавына килгән. Төн уртасы инде узган булган, һәм күктән тулы ай яктырткан. Гитсимә́н бакчасына килеп җиткәч, Гайсә рәсүлләргә: «Монда калыгыз һәм уяу торыгыз»,— дигән. Үзе исә бераз читкәрәк киткән. Ул, бик нык борчылып, тезләнгән килеш Йәһвәгә: «Синең ихтыярың үтәлсен»,— дип дога кылган. Шунда Йәһвә, Гайсәне юатыр өчен, фәрештәне җибәргән. Кире рәсүлләре янына килгәч, Гайсә аларның йоклаганын күргән. Ул аларга болай дигән: «Торыгыз! Хәзер йокларга вакыт түгел! Шушы сәгатьтә мине дошманнарымның кулына тапшырачаклар».

Яһүдкә акча капчыгын бирәләр

Тиздән Яһүд Искарио́т килгән. Аның белән кылычлар һәм чукмарлар тоткан күп кеше булган. Яһүд Гайсәнең кайда икәнен белгән, чөнки Гайсә үз рәсүлләре белән бу бакчага еш килә торган булган. Яһүд гаскәриләргә Гайсәне күрсәтер дип әйткән. Ул туп-туры Гайсә янына килгән дә: «Исәнме, Остаз!» — диеп, аны үбеп алган. Гайсә аңа: «Яһүд, әллә мине үбеп сатасыңмы?» — дигән.

Гайсә, шул кешеләр янына алга атлап, болай дип сораган: «Сез кемне эзлисез?» Алар: «Насаралы́ Гайсәне»,— дип җавап биргән. Гайсә: «Ул — мин»,— дигән. Шулчак алар, артка чигенеп, җиргә егылган. Гайсә алардан яңадан: «Кемне эзлисез?» — дип сораган. «Насаралы́ Гайсәне»,— дигән алар. Гайсә: «Ул — мин, дидем бит. Шәкертләремне җибәрегез»,— дип әйткән.

Пете́р, нәрсә булганын аңлагач, үз кылычын тартып чыгарган да баш рухани хезмәтчесенең колагын чабып өзгән. Ләкин Гайсә, аның колагына кагылып, аны савыктырган. Аннан соң Гайсә Петергә́: «Кылычыңны алып куй. Кылыч алган кеше кылычтан үләр»,— дип әйткән. Гаскәриләр, Гайсәне тотып, аның кулларын бәйләгәч, рәсүлләр качып киткән. Аннары бу кешеләр Гайсәне Һанна́с исемле өлкән рухани янына алып киткән. Һанна́с Гайсәне сораштырган да баш рухани Каяфә́с йортына җибәргән. Ә рәсүлләр белән нәрсә булган?

«Дөньяда кайгы-хәсрәт кичерерсез, ләкин кыю булыгыз! Мин дөньяны җиңдем» (Яхъя 16:33)

Сораулар: Гитсимә́н бакчасында нәрсә булган? Шул төнне Гайсә белән булган вакыйгалардан нәрсәгә өйрәнеп була?

Маттай 26:36—57; Марк 14:32—50; Лүк 22:39—54; Яхъя 18:1—14, 19—24

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу