«Сөйкемле тау кәҗәсе»
КӘҖӘНЕ сурәтләгәндә аны сөйкемле дип атап әйтүчеләр, бәлкем, аз булыр. Кәҗәләр файдалы хайваннар, аларның итләре тәмле, сөтләре туклыклы дип уйласак, уйларбыз да, ләкин арабызда алар турында сөйкемле дип әйтүче булмас.
Ләкин Изге Язмалар хатын турында әйткәндә аны «ягымлы болан, сөйкемле тау кәҗәсе» — дип сурәтли (Гыйбрәтле хикәя 5:18, 19). Гыйбрәтле хикәяләр китабын язган Сөләйман, табигатьне күзәтергә яраткан. Шуңа күрә аның күчмә мәгънәле итеп әйткән сүзе монда, һичшиксез, очраклы гына түгел (3 Патшалык 4:30—33). Бәлкем ул, атасы Давыт кебек, Үле дингез яры буендагы Эн-Гадди өлкәсенә еш кына килеп йөргән тау кәҗәләре артыннан күзәткәндер.
Якындагы Яһүди чүлендә яши торган тау кәҗәләренең зур булмаган көтүләре Эн-Гадди дигән чишмә янына еш килә. Чүл уртасында һәрвакыт су таба алырлык урын — Эн-Гадди, шул сәбәптән гасырлар буена тау кәҗәләре шунда су эчерә торган урынга килеп йөриләр. Эн-Гадди дигән исем, күрәсең, «кәҗә бәтие чишмәсе» дигәнне аңлата. Һәм бу анда кәҗә бәтиләрен еш күрергә мөмкин булганын исбатлый. Давыт патша Саул патшаның эзәрлекләүләреннән качып, шул «тау кәҗәләре яшәгән тауларда» ышык урын тапкан (1 Патшалык 24:2, 3).
Эн-Гаддида хәзер дә тау кәҗәсенең тәкә артыннан кыя ташлардан абайлап кына су эчерә торган урынга төшеп барганын күрергә була. Шул вакытта ни өчен тугры хатынның кәҗә белән чагыштырылганы аңлашыла башлый. Шулай ук аның тыныч холкы һәм нәзакәтле хатын-кызның гүзәл сыйфатларына символ булып хезмәт итә ала. «Сөйкемле» дигән сүз, күрәсең, тау кәҗәсенең нәзакәтлелеген һәм нәфислеген күрсәтеп тораa.
Кәҗә нәзакәтле булуына карамастан бик тә чыдам. Йәһвә Әюпнең игътибарын, тау кәҗәләре үз балаларын — азык аз, үтәргә кыен булган урыннарда һәм температура кинәт кенә үзгәргән кыя ташлар арасында тудырганына юнәлдергән (Әюп 39:1). Шуңа карамастан кәҗә үзенең балалары турында кайгыртып, аларны үзе кебек оста кыя буйлап менәргә, ярдан-ярга сикерергә өйрәтә. Аннан тыш кәҗәләр балаларын ерткычлардан кыюлык белән саклыйлар. Бер кеше тау кәҗәнең аның астына бөрешеп качкан үз бәтиен ярты сәгать дәвамында бөркеткә бирешмичә саклап калуы турында сөйләгән.
Мәсихче-аналарга бик еш кына балаларын гаять авыр шартларда үстерергә туры килә. Тау кәҗәләре кебек, алар Алла аларга йөкләгән шул бурычларын башкарып риясызлык һәм фидакарьлек күрсәтәләр. Алар балаларын рухи яктан зыян китерүче әйберләрдән кыюлык белән саклыйлар. Димәк, Сөләйман шул чагыштыруы белән хатын-кызларны берничек тә кимсетми, киресенчә, ул аларның рухи матурлыгына — авыр шартларның караңгылыгында яп-якты балкып торган сыйфатына басым ясый.
[Искәрмә]
a Бер сүзлек буенча, бирелгән контекстагы «сөйкемле» дип тәрҗемә ителгән чен дигән еврей сүзе нәзакәтлелек белән нәфислекне билгели («The New Brown-Driver-Briggs-Gesenius Hebrew and English Lexicon»).
[31 биттәге иллюстрацияләр]
Мәсихче-аналар үз бурычларын Алла каршында башкарып искиткеч рухи сыйфатлар күрсәтәләр.