Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w01 1.9. 32 б.
  • Тирән тәэсир

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тирән тәэсир
  • Күзәтү манарасы 2001 ел
Күзәтү манарасы 2001 ел
w01 1.9. 32 б.

Тирән тәэсир

ҺӘР ел бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләре мәсихче район һәм өлкә конгрессларына җыелалар. Бу конгрессларда алар рухи яктан үсәргә ярдәм итүче программадан һәм дусларча аралашудан рухи күңел күтәренкелеге алалар. Ләкин бу конгрессларның тирә-яктагы кешеләрдә тирән тәэсир калдыра торган башка үзенчәлекләре дә бар.

Мәсәлән, 1999 елның июлендә Мозамбик иленең меңләгән Йәһвә Шаһитләре рухи яктан бай булган өч көнлек «Алланың пәйгамбәрлек сүзе» исемле өлкә конгрессының программасын тыңладылар. Күп кенә кешеләр конгресска беренче тапкыр килгән булганнар. Аларга конгресста ишеткән нотыклар гына түгел, ә шулай ук аларның тирә-якта күргәннәре дә нык тәэсир иткән.

Мапуту шәһәренең конгресслар Залына килүче бер хатын-кыз болай дип әйткән: «Мин тормышымда беркайчан да мондый матур урын күргәнем юк иде! Бәдрәфләрдә сабын белән көзгеләр бар һәм андагы һава да саф. Һәр җирдә тыныч, сугышучы балаларның кычкырулары һәм тавышлары ишетелми. Һәм беркем дә беркемне этми! Мин аралашучы һәм бер-берсен дәртләндерүче шатлыклы яшь кешеләрне күрдем. Миңа шулай ук һәрбер кешенең матур киенүе тәэсир итте. Икенче тапкыр мин үземнең балаларымны да алып килермен һәм иремне дә конгресска үзем белән бергә барырга күндерермен».

Әйе, Йәһвә Шаһитләренең намуслы, эчкерсез һәм чиста булулары тирә-яктагы кешеләр тарафыннан билгеләнмичә калмый. Шаһитләр башка кешеләрдән ни өчен шулай аерылып торалар соң? Чөнки алар Изге Язмалардан алган белемнәрен үз тормышларында чын күңелдән кулланырга тырышалар. Бу елда сезнең илдә булачак Йәһвә Шаһитләренең конгрессына яисә сез яшәгән урында булган Патшалык Залында һәр атна үтә торган җыелышка килеп-китәрсезме? Шулчакта сез барысын да үз күзләрегез белән күрә алырсыз.

[32 биттәге иллюстрация]

ЗАМБИЯ

[32 биттәге иллюстрация]

КЕНИЯ

[32 биттәге иллюстрация]

МОЗАМБИК

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу