Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w06 1.11. 32 б.
  • «Ни өчен без монда?»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Ни өчен без монда?»
  • Күзәтү манарасы 2006 ел
Күзәтү манарасы 2006 ел
w06 1.11. 32 б.

«Ни өчен без монда?»

НОБЕЛЬ премиясе лауреаты һәм Холокостны кичерүче Эли Визель бу сорауны «кайчан да булса кешелек алдында торган иң мөһим сорау» дип атаган.

Берәр кайчан үзегезгә бу сорауны биргәнегез бармы? Күпләр бирә, әмма җавап тапмый. Яшәүнең мәгънәсен билгеләргә тырышып, инглиз тарихчысы Арнолд Тойнби болай дип язган: «Кешенең төп максаты — Аллаһыны данлау һәм Аллаһыдан мәңге шатлык табу».

Шунсы кызык, моннан өч мең ел элек үзенең күзәтүчәнлеге белән билгеле акыллы Сөләйман патша бу сорауга инде җавап биргән. Ул болай дигән: «Боларның һәммәсенең асыл мәгънәсе шулдыр: Аллаһыдан курык һәм аны хөрмәт ит, Аның кушканнарын үтә, чөнки адәм баласының төп вазифасы шуннан гыйбарәт» (Вәгазьче 12:13).

Бу сүзләрнең дөреслеген Гайсә пәйгамбәр дә раслаган. Җирдә чакта Гайсә күктәге Атасын данлар өчен бар тырышлыгын куйган. Барлыкка Китерүчесенә хезмәт итү аның тормышын баеткан, аңа көч биргән. Шуңа күрә Гайсә: «Минем ризыгым — Мине Җибәрүченең ихтыярын үтәү»,— дип әйтә алган (Яхъя 4:34).

Шулай итеп, ни өчен без монда? Гайсә, Сөләйман һәм Аллаһының башка хезмәтчеләре кебек, без, Аллаһының ихтыярын үтәп, яшәүнең чын мәгънәсен белә алабыз һәм чиксез шатлык таба алабыз. Аллаһыга ничек итеп «рух вә хакыйкать белән табынырга» икәне турында күбрәк белергә теләр идегезме? (Яхъя 4:24). Йәһвә Шаһитләре сезгә шатланып «Ни өчен без монда?» дигән сорауга җавап табарга ярдәм итәрләр.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу