Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w08 1.1. 5-7 б.
  • Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?
  • Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Гайсә Аллаһы Патшалыгы турында нәрсә сөйләгән?
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Алла Патшалыгы нәрсә ул?
    Алла бездән нәрсә таләп итә?
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2008 ел
w08 1.1. 5-7 б.

Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?

ГАЙСӘ нәрсә турында вәгазьләгән? Аның сүзләре буенча, Аллаһы патшалыгы турында (Лүк 4:43). Гайсә кешеләргә сөйләгәндә, еш кына Патшалык турында әйткән. Кешеләрне бу аптыратканмы? Алар Патшалык нәрсә соң ул дип сораганнармы? Юк. Инҗилдә андый сораулар язылмаган. Бу кешеләргә Аллаһы Патшалыгы турындагы тәгълимат билгеле булганмы?

Яһүдләр изге дип санаган борынгы Язмаларда Патшалык нәрсә ул һәм ул нәрсә эшләячәк дигән сорауларга ачык итеп җавап бирелгән булган. Бүген без шулай ук Изге Язмаларга мөрәҗәгать итеп, Аллаһы Патшалыгы турында хәтта күбрәк тә белә алабыз. Әйдәгез, Изге Язмаларда Патшалык турында әйтелгән җиде хакыйкатьне карап чыгыйк. Беренче өч хакыйкать яһүдләргә Гайсә көннәрендә дә һәм аңа хәтле дә билгеле булган. Чираттагы өч хакыйкатьне беренче гасырда Гайсә Мәсих һәм аның рәсүлләре ачкан. Соңгы хакыйкать безнең вакытта ачылган.

1. Аллаһы Патшалыгы — реаль хөкүмәт, ул мәңгегә урнаштырылачак. Изге Язмалардагы беренче пәйгамбәрлек буенча, Аллаһы тугры кешелек өчен коткаручыны җибәрәчәк. Бу — «нәсел» дип аталган шәхес, һәм ул Шайтанның һәм Адәм белән Хауваның фетнәсе китергән барлык явызлыкны юк итәчәк (Яратылыш 3:15). Күп еллар узгач, тугры патша Давытка бу коткаручы, ягъни Мәсих, турында гаҗәеп нәрсә әйтелгән булган: ул Патшалыкның Патшасы булачак. Бу Патшалык бар патшалыклардан аерылып торачак. Ул мәңге урнаштырылачак (2 Патшалык 7:12—14).

2. Аллаһы Патшалыгы барлык кеше хөкүмәтләрен юк итәчәк. Данил пәйгамбәргә күренеш бирелгән булган. Ул күренештә бөтендөнья державалары бер-берсен безнең көннәргә кадәр алмаштырып барган. Бу күренеш гаҗәеп итеп тәмамлана! «Ул [җирдәге соңгы] патшалар көннәрендә күктәге Аллаһы мәңге җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак. Бу патшалык башка халыкка бирелмәячәк. Ул бөтен бу патшалыкларны җимерәчәк һәм аларны юкка чыгарачак, ә үзе мәңге торачак». Шулай итеп, бу дөньядагы бар патшалыклар, яисә хөкүмәтләр, үзләренең сугышлары, җәбер-золымы һәм намуссызлыгы белән мәңгегә юк ителгән булачак. Данил пәйгамбәрлеге буенча, тиздән күктә урнаштырылган Аллаһы Патшалыгы бөтен җир шары өстеннән идарә итәчәк (Данил 2:44, 45). Димәк, бер генә хөкүмәт булачакa.

3. Аллаһы Патшалыгы сугышлар, авырулар, ачлык һәм хәтта үлемне дә юк итәчәк. Изге Язмалардагы искиткеч пәйгамбәрлекләр Аллаһы Патшалыгы җирдә нәрсә эшләячәк икәнен күрсәтә. Бу хөкүмәт бер кеше хөкүмәте дә эшли алмаган һәм эшли алмаячак эшләрне башкарачак. Күз алдына китерегез: бар сугыш кораллары мәңгегә юк ителәчәк! Аллаһы «җир читеннән барлык сугышларны туктата» (Мәдхия 45:10). Табиблар, хастаханәләр һәм авырулар да инде булмаячак. «Яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс» (Ишагыйя 33:24). Ачлык, ризык җитмәү, ачлы-туклы яшәү булмаячак. «Җирдә, тау өсләрендә ашлык мул булыр» (Мәдхия 71:16). Мәетләрне озату һәм аларны җирләү, зиратлар, морглар, шулай ук үлем китергән газаплар инде булмаячак. Үлем — кешеләрнең аяусыз дошманы юкка чыгарылачак. Аллаһы «үлемне мәңгегә юк итәчәк, һәм Хаким Ходай Йәһвә барлык йөзләрдән күз яшьләрен сөртәчәк» (Ишагыйя 25:8).

4. Аллаһы Патшалыгында Аллаһы сайлаган Патша идарә итә. Мәсих үз-үзен билгеләмәгән, һәм аны камил булмаган кешеләр дә сайламаган. Аны Йәһвә Аллаһы үзе сайлаган. «Мәсих» һәм «Христос» дигән титуллар аның Аллаһы тарафыннан майланган икәнен күрсәтә. Бу ике сүз дә «Майланган Зат» дигәнне аңлата. Бу патшаны Йәһвә майлаган һәм аңа махсус йөкләмә биргән. Аның турында Аллаһы болай ди: «Менә, мин хуплаган минем хезмәтчем! Минем сайланганым, аны минем җаным хуплый! Мин аңа үз рухымны бирермен. Ул халыкларга гаделлекне ачачак» (Ишагыйя 42:1; Маттай 12:17, 18). Безгә нинди Хаким кирәк икәнен безне Барлыкка Китерүчедән яхшырак кем белә?

5. Аллаһы Патшалыгының Хакиме үзенең Патша булырга лаеклы икәнен бар кешеләргә күрсәткән. Насара шәһәреннән Гайсә алдан ук әйтелгән Мәсих булган. Ул Аллаһы сайлаган нәселдә туган (Яратылыш 22:18; 1 Паралипоменон 17:11; Маттай 1:1). Җирдә булганда аңарда Мәсих турындагы гасырлар элек язылган күп пәйгамбәрлекләр үтәлгән. Ул күктә дә Мәсих дип танылган булган. Чөнки Аллаһы күктән сөйләгән һәм аны үзенең Улы дип атаган. Фәрештәләр дә аның турында ул вәгъдә ителгән Мәсих дип әйткәннәр. Өстәвенә, Гайсә могҗизалар эшләгән, һәм моны еш кына йөзләрчә һәм хәтта меңнәрчә кеше күргән. Бу могҗизалар аша Аллаһы көче күренгәнb. Гайсә үзенең нинди Хаким булачагын кат-кат күрсәткән. Аның кешеләргә ярдәм итәргә көче дә, теләге дә булган (Маттай 8:1—3). Ул риясыз, кызганучан, кыю һәм басынкы кеше булган. Аның җирдәге тормышы хакында Инҗилдә укып була.

6. Аллаһы Патшалыгында Мәсих белән 144 000 хакимдәшләр идарә итә. Гайсә башкалар, шул исәптән аның рәсүлләре, күктә аның белән бергә идарә итәчәкләр дип әйткән. Ул бу төркемне «кечкенә көтү» дип атаган (Лүк 12:32). Соңрак рәсүл Яхъягә бу кечкенә көтүнең саны 144 000 булачак дип әйтелгән булган. Аларның күктә искиткеч эше булачак. Алар Мәсих белән бергә патшалар булып идарә итәчәк һәм руханилар булып хезмәт итәчәк (Ачылыш 5:9, 10; 14:1, 3).

7. Аллаһы Патшалыгы күктә инде идарә итә һәм тиздән бөтен җир өстеннән идарә итәчәк. Нинди дулкынландыргыч хакыйкать! Изге Язмаларда Гайсәгә күктә патша хакимиятенең бирелгәне турында күп дәлилләр бар. Инде хәзер, безнең көннәрдә, ул күктә идарә итә һәм тиздән ул бөтен җир өстеннән идарә итәчәк. Шулай итеп өстә әйтелгән искиткеч пәйгамбәрлекләр үтәләчәк. Аллаһы Патшалыгы инде идарә итә икәненә безне нәрсә ышандыра? Ул бөтен җир өстеннән кайчан идарә итәчәк?

[Искәрмәләр]

a Кайберәүләр Аллаһы Патшалыгы кеше йөрәгендә дип саный. Әмма Данил пәйгамбәрлегенә охшаш пәйгамбәрлекләр бу алай түгел икәнен күрсәтә. «Укучыларның сораулары», дигән 13 нче биттәге рубриканы карагыз.

b Мәсәлән, Маттай 3:17; Лүк 2:10—14; Яхъя 6:5—14 не карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу