Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w08 1.4. 15 б.
  • Сез беләсезме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сез беләсезме?
  • Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Басынкылыкка өйрәтүче мөһим сабак
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Басынкылыкка өйрәтү
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Маттай. Аңлатмалар. 17 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • Сез беләсезме?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
Күзәтү манарасы 2008 ел
w08 1.4. 15 б.

Сез беләсезме?

Сөләйман гыйбадәтханәсендәге коеп ясалган диңгез күпме су сыйдыра алган?

Иерусалимда борынгы Исраилнең патшасы Сөләйман хак Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен гыйбадәтханә төзегән. Андагы үзәнчәлекле әйберләрнең берсе коеп ясалган диңгез дип аталган бик зур бакыр чан булган. Чандагы суны руханилар юыныр өчен кулланган. Бу диңгез «ике мең бат» су сыйдырган дип әйтелә 3 Патшалык 7:26 да. Ә 2 Паралипоменон 4:5 тә ул «өч мең бат» сыйдырган дип әйтелә. Кайберәүләр бу аерма турында Паралипоменон китабы күчереп язылганда хата кереп киткән дип әйтәләр.

Әмма «Изге Язмалар — Яңа дөнья тәрҗемәсе» бу ике урынның бер-берсенә каршы килмәгәнен аңларга ярдәм итә. 3 Патшалык 7:26 да: «Диңгез ике мең бат сыйдырган»,— дип язылган. Ә 2 Паралипоменон 4:5 тә: «Диңгез өч мең бат сыйдыра алган»,— дип әйтелә. Димәк, 2 Паралипоменон 4:5 тә бу чанның күпме су сыйдыра алганы турында әйтелә. Ә чанга гадәттә күпме су салынган булган? Моның турында 3 Патшалык 7:26 да язылган. Башкача әйткәндә, гыйбадәтханәдәге коеп ясалган диңгезне беркайчан да ташырлык итеп тутырмаганнар. Гадәттә аның өчтән ике өлешен генә тутырганнар.

Ни өчен Гайсә һәм Петер гыйбадәтханәгә салымны бер көмеш тәңкә белән генә түләгәннәр?

Гайсә көннәрендә 20 яшьтән узган һәр яһүд ир кешесе ел саен гыйбадәтханәгә ике драхма яки бер дидрахма салым түләргә тиеш булган. Бу якынча ике көнлек эш хакы булган. Бу салымны түләү турында сүз башланып киткәч, Гайсә Петерга болай дигән: «Диңгезгә барып кармак сал. Беренче эләккән балыкны алып, аның авызын ач һәм анда көмеш тәңкә табарсың. Аны алып, Минем өчен дә, үзең өчен дә салым җыючыларга бир» (Маттай 17:24—27).

Изге Язмаларның күп кенә белгечләре бу шигырьдәге көмеш тәңкәне тетрадрахма дип саныйлар. Бу көмеш тәңкә дүрт драхмага тиң булган — нәкъ шул акчаны ике кеше гыйбадәтханәгә салым итеп түләргә тиеш булган. Тетрадрахма дидрахмага караганда күпкә киңрәк таралган тәңкә булган. Шуңа күрә «Изге Язмаларның яңа сүзлегендә» болай дип әйтелә: «Яһүдләр, күрәсең, гыйбадәтханәгә салымны еш кына ике кеше берләшеп түләгән».

Өстәвенә, әгәр кемдер берәр кеше өчен салым түләргә теләсә, аңа акчаны вакларга кирәк булган. Моның өчен акча алмаштыручы кеше бирелгән акчаның 8 процентына кадәр үзенә калдыра алган. Ләкин ике кеше өчен салым түләүче кешегә акча вакларга кирәк булмаган. Бу тарихтан билгеле. Шулай итеп, Маттай искә алган хәтта бу нечкәлек тә Гайсә көннәрендәге йолаларга туры килә.

[15 биттәге иллюстрация]

Тетрадрахма (зурайтып күрсәтелгән)

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу