Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w10 1.7. 26-28 б.
  • Каената һәм каенана белән тату яшәү

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Каената һәм каенана белән тату яшәү
  • Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Фикер-карашларыгыз төрле булганда
    Гаилә өчен ярдәм
  • Никахың сиңа шатлык китерсен
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Никахның беренче ел проблемаларын җиңәбез
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Ничек рәхмәтле булырга?
    Уяныгыз! 2017
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2010 ел
w10 1.7. 26-28 б.

Гаилә бәхетенең серләре

Каената һәм каенана белән тату яшәү

Дженниa: «Ирем Райанның анасы миңа гел бәйләнеп тора иде. Ә минем әти-әнием янына барсак, алар Райанны урынсыз шелтәләп торалар иде. Аларның беркайчан да, беркем белән дә үзләрен шулай тупас тотканнары юк иде! Ата-аналарыбызда кунакта булу икебез өчен дә авыр сынау булды».

Райан: «Минем әнием үз балаларыннан яхшырак беркем дә юк дип уйлый иде, шуңа күрә ул һәрвакыт Дженнида кимчелекләр эзләп торды. Дженниның әти-әнисе мине гел тәнкыйтьли иде. Әмма тагы да начаррагы шул: бу каршылыклардан соң без Дженни белән үз ата-аналарыбызны яклап, бер-беребезне әрли идек».

КАЕНАНА һәм каената белән яшьләр арасындагы низаглар күп кенә мәзәкләр тудырса да, тормышта андый низаглар бер дә көлке түгел. «Күп еллар дәвамында каенанам безнең тормышыбызга кысылып тора иде,— дип сөйли Һиндстанда яшәүче Рина.— Минем еш кына ачуым чыга иде һәм мин каенанама бернәрсә дә әйтә алмаганга иремне тирги идем. Һәм ул әллә яхшы ир, әллә яхшы угыл булырга — үзе дә белми иде».

Ни өчен кайбер каенана белән каенаталар балаларына үз тормышлары белән яшәргә ирек бирми? Мәкалә башында искә алынган Дженни болай дип уйлый: «Ата-аналар өчен үз балаларын яшь һәм тәҗрибәсез кеше кулына тапшыру, күрәсең, бик кыен». Ринаның ире Дилип башка бер сәбәп китерә: «Балаларын үзләрен аямыйча үстергән ата-аналар үз баласының тормышыннан читтә калалар дип уйлый кайчакта. Алар шулай ук улының я кызының, гаиләсен бәхетле итәр өчен, акылы һәм тәҗрибәсе җитмәс дип борчылырга мөмкин».

Кайвакыт яшьләр үзләре каенана белән каенатага киңәш сорап мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, Австралиядә яшәүче Майкл белән Лианн мисалын карап чыгыйк. Майкл болай ди: «Лианн бар нәрсәне ачык аралашып хәл итә торган гаиләдә үскән. Шуңа күрә без өйләнешкәч, безгә берәр нәрсәне хәл итәргә кирәк булса, ул әтисе янына чаба иде. Әйе, аның әтисе акыллы һәм тәҗрибәле иде, ләкин Лианның минем яныма түгел, ә әтисе янына баруы мине күңелсезләндерә иде».

Әлбәттә, өстә китерелгән проблемалар гаилә тормышында кыенлыклар тудыра. Сезнең тормышыгызда да алар бармы? Сез каенана һәм каенатагыз белән ничек уртак тел табасыз? Андый кыенлыкларның икесен һәм аларны чишү юлларын карап чыгыйк.

БЕРЕНЧЕ КЫЕНЛЫК.

Тормыш иптәшегез үз ата-анасыннан һаман аерыла алмый кебек күренә. Испаниядә яшәүче Луис болай дип сөйли: «Хатыным без аның әти-әнисе янында яшәмәсәк, бу аларга хыянәт булачак дип уйлый иде. Әмма улыбыз тугач, минем әти-әнием һәр көн диярлек безгә кунакка килә иде һәм хатыным алардан туеп бетте. Моның аркасында без еш талашып тордык».

Кыенлыкның төп сәбәбе.

Тәүратта никах турында болай дип әйтелә: вакыт узу белән «адәм баласы үзенең ата-анасын калдыра да, хатынына багланып, икәве бер тән булып яши башлыйдыр» (Яратылыш 2:24). «Бер тән» булу — бу бергә яшәү генә түгел, ә ир белән хатынның яңа гаилә корып яшәүләре. Бу яңа гаилә әти-әнисе гаиләсеннән инде өстенрәк тора (1 Көринтлеләргә 11:3). Әлбәттә, ир дә хатын да үз әти-әнисен хөрмәт итәргә тиеш, һәм бу еш кына аларга игътибар күрсәтүне аңлата (Эфеслеләргә 6:2). Әмма тормыш иптәшегез, бу вазифасын үтәгәндә, сезне санга сукмый һәм кире кага кебек күренсә, нәрсә эшләргә?

Нәрсә эшләп була?

Туган кыенлыкны хәл итәр өчен, бар нәрсәне исәпкә алыгыз. Тормыш иптәшегез чыннан да үз ата-анасына шулкадәр нык бәйләнгәнме? Ә, бәлки, сез үз әти-әниегез белән башка төрле мөнәсәбәтләр булганга, шулай уйлыйсыздыр? Алайса балачакта алган тәрбиягез сезнең карашларыгызга тәэсир итмиме? Ә, бәлкем, сез чак кына көнләшәсездер? (Гыйбрәтле сүзләр 14:30; 1 Көринтлеләргә 13:4; Гәләтиялеләргә 5:26).

Бу сорауларга җавап бирер өчен, үз-үзегезне намуслы тикшереп чыгыгыз. Бу бик мөһим. Каенана белән каената аркасында гаиләгездә гел каршылыклар туып торса, димәк моның сәбәбе алар түгел, ә сезнең тормыш иптәшегез белән мөнәсәбәтләрегез.

Күп кенә авырлыклар ир белән хатын бер үк нәрсәгә төрле караш белән караганга туа. Тормыш иптәшегезнең карашын аңларга тырышыгыз (Филиппуйлыларга 2:4; 4:5). Мексикада яшәүче Адриан шулай эшләгән дә. Ул болай ди: «Хатыным үскән гаилә аңа начар яктан тәэсир итә иде, һәм мин аның әти-әнисе белән якын аралашмаска тырыштым. Ахыр чиктә мин алар белән араларымны тулысынча өздем. Бу шулай берничә ел дәвам итте. Әмма хатынымның үз якыннары белән, аеруча әнисе белән, аралашасы килә иде, шуңа күрә без талаша башладык».

Тора-бара Адриан бу мәсьәләгә дөрес караш белән карый башлаган. «Мин шуны аңладым: әти-әнисе белән күп кенә аралашу хатыныма начар яктан тәэсир итсә дә, алар белән гел дә аралашмау шулай ук авырлыкларга китерергә мөмкин,— дип әйтә ул.— Мин алар белән мөнәсәбәтләремне яхшыртып араларымны өзмәскә тырыштым»b.

КИҢӘШ. Каенана һәм каената турында әйткәндә, тормыш иптәшегез белән аерым кәгазьләргә үзегезне борчыган якларны язып куегыз. Мөмкин булса, болай дип башлагыз: «Мин болай дип уйлыйм...» Аннан соң кәгазьләрегез белән алмашыныгыз. Бер-берегезне борчыган якларны бергәләп карап чыгыгыз.

ИКЕНЧЕ КЫЕНЛЫК.

Сезнең ата-аналарыгыз бертуктамый киңәшләр биреп тора. Казакъстанда яшәүче Нели болай ди: «Никахлашканнан соң, без ирем белән җиде ел аның әти-әнисе йортында яшәдек. Аларга безнең балаларны тәрбияләү ысуллары, минем җыештыруым, пешергән ризыгым ошамый иде, шуңа күрә без еш кына талашып тора идек. Мин ирем белән һәм каенанам белән сөйләшеп карасам да, хәл яхшырмады, ә начарланды гына».

Кыенлыкның төп сәбәбе.

Инҗилдә «һәр ирнең Башы — Мәсих, хатынның башы — ир» дип әйтелә, шуңа күрә никахтагы кешенең тормышына әти-әнисе инде хуҗа түгел (1 Көринтлеләргә 11:3). Шулай да, алда әйтелгәнчә, ир белән хатын үз әти-әнисен хөрмәт итәргә тиеш. Сөләйман пәйгамбәр: «Атаң сүзен тыңла; ул сине бар иткән; анаңны картайган көннәрендә дә ярдәмеңнән мәхрүм итмә»,— дип язган (Гыйбрәтле сүзләр 23:22). Әмма әти-әниләрегез гаиләгезнең башы ир икәнен танымаса һәм үз карашларын тагарга тырышса, нәрсә эшләргә?

Нәрсә эшләп була?

Йомшак булыгыз һәм әти-әниләрегезнең тәртипләрен аңларга тырышыгыз. Инде искә алынган Райан болай дип әйтә: «Кайбер очракларда әти-әниләргә алар әле дә үз балалары өчен нәрсәдер эшли ала икәнен белү мөһим». Әти-әниләр сезгә үз тормышыгыз белән яшәргә ирек бирмәсә дә, аларның ниятләре начар түгел. Инҗилдәге «бер-берегезгә сабырлык күрсәтегез һәм, бер-берегезгә карата шикаятегез булса, бер-берегезне кичерегез» дигән киңәшне куллану бу хәлне, бәлкем, чишәргә булышыр (Көлессәйлеләргә 3:13). Ләкин аларның андый тәртипләре сезнең гаиләгездә талашуларга китерә башласа, нәрсә эшләргә?

Кайбер ирле-хатынлылар үз ата-аналары белән аралашуга тиешле чикләр куярга өйрәнгән. Сез андый карарга килсәгез дә, әти-әниегезгә моны хәбәр итәргә мәҗбүр түгелc. Тормышыгызда ирегез яки хатыныгыз беренче урында тора икәнен еш кына үз тәртибегез белән күрсәтеп була. Мәсәлән, Япониядә яшәүче Масаюки исемле ир болай ди: «Әти-әниләребез үз карашларын әйтеп биргәч, шунда ук алар белән ризалашырга ашыкмагыз. Шуны истә тотыгыз: сезнең хәзер яңа гаиләгез бар. Шуңа күрә, сезгә башта бу караш турында тормыш иптәшегез нәрсә уйлый икәнен белергә кирәк».

КИҢӘШ. Әти-әниләрегез сезгә үз тормышыгыз белән яшәргә ирек бирмәсә һәм бу никахыгызда ызгыш-талашларга китерсә, иптәшегез белән моның турында сөйләшеп алыгыз. Әти-әниләрегез белән аралашу турында әйткәндә, чикләр билгеләгез һәм аларны язып куегыз. Шулай ук бу чикләрне бозмыйча, әти-әниләрегезгә ничек хөрмәт күрсәтеп була икәнен дә язып куегыз.

Хатын үз ире белән сөйләшә

Каенана белән каената башкарган эшләрнең һәм әйткән сүзләрнең сәбәбен аңлау алар белән сезнең арагызда туган күп кенә каршылыкларны чишәргә булыша. Мондый каршылыкларга тормыш иптәшегез белән бәхәсләр тудырырга юл куймагыз. Бу да сезгә шул каршылыкларны хәл итәргә ярдәм итәчәк. Дженни моның турында болай ди: «Ирем белән әти-әниләребез турында сөйләшкәндә, без кайвакыт кызып китә идек һәм әти-әниебезнең кимчелекләренә игътибар итүебез икебезгә дә зур авырту китергәне ап-ачык күренеп тора иде. Без аларның кимчелекләре турында бер-беребезне рәнҗетер өчен сөйли идек. Шулай да соңрак моны эшләмәскә һәм туган авырлыкны чишәргә өйрәндек. Хәзер без ирем белән бер-беребезгә тагы да якынрак».

a Исемнәр үзгәртелгән.

b Әти-әниләр җитди гөнаһ кылса һәм тәүбә итмичә шул ук рәвешчә тормышларын дәвам итсә, алар белән аралашуны кискен чикләп була (1 Көринтлеләргә 5:11).

c Кайбер очракларда сезгә әти-әниләрегез белән эчкерсез сөйләшеп алырга кирәк булыр. Сөйләшкәндә, хөрмәт күрсәтегез һәм басынкы булыгыз (Гыйбрәтле сүзләр 15:1; Эфеслеләргә 4:2; Көлессәйлеләргә 3:12).

ҮЗЕГЕЗГӘ МОНДЫЙ СОРАУЛАР БИРЕГЕЗ:

  • Каенана белән каенатамның нинди яхшы сыйфатлары бар?

  • Миңа үз тормыш иптәшемне хөрмәт итеп тә, шул ук вакыт әти-әниемә илтифатлы булыр өчен нәрсә эшләргә?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу