Күпләр нәрсәдән курка?
«Безне һәлакәт көтә дигән фикергә килер өчен, дини кеше буласы юк» (КӨНЬЯК КАЛИФОРНИЯ УНИВЕРСИТЕТЫНЫҢ ГАЛИМЕ СТИВЕН ОʹЛИРИ)a.
СЕЗ өстә китерелгән сүзләр белән ризамы? Бу басманың кереш мәкаләләрендә ни өчен кешеләр киләчәктән курка икәне аңлатыла. Әмма анда шулай ук ни өчен без җирдәге тормышның бетмәячәгенә ышана алабыз икәне карала. Китерелгән фактлар күңелсезләндерсә дә, киләчәккә өмет белән карар өчен җитди сәбәпләр бар.
Атом-төш сугышы янавы. 2007 елда бер рәсми белдерүдә мондый кисәтү язылган булган: «Хиросима белән Нагасаки шәһәрләренә беренче атом бомбалары төшерелгәннән бирле, дөнья бик аяныч хәлдә кала» («Bulletin of the Atomic Scientists»). Ни өчен? Бу белдерүдә язылганча, дөньяда инде 2007 елны 27 000 атом-төш коралы булган. Һәм шунсын әйтергә кирәк: аларның 2 меңе «берничә минут эчендә җибәрелергә әзер булып торган». Аларның хәтта кечкенә генә өлеше дә шартлатылса, бу һәлакәтле нәтиҗәләргә китерер иде!
2007 елдан соң атом-төш сугышы янавы кимегәнме? «СИПРИ-2009»b басмасында әйтелгәнчә, атом-төш коралын ясаучы иң алдынгы илләр — Кытай, Франция, Россия, Бөек Британия һәм АКШ — «атом-төш коралы системаларын ясый я аларны ясарга җыенганы турында белдерә»c. Әмма шул ук басмада атом-төш коралы башка илләрдә дә бар дип әйтелә. Галимнәр Һиндстан, Пакыстан һәм Израиль илләренең һәрберсендә 60—80 атом-төш бомбасы бар дип саный. Аларның исәпләве буенча, хәзерге вакытта бөтен дөньяда инде 8 392 атом-төш коралы ясалган һәм җибәрелергә әзер тора!
Һава торышының үзгәреше һәлакәткә китерергә мөмкин. Өстә китерелгән рәсми белдерүдә болай дип әйтелә: «Һава торышының үзгәреше китерә алган нәтиҗәләр атом-төш коралы китерә алган нәтиҗәләр белән чагыштырырлык». Кембридж университетындагы Стивен Хокинг исемле профессор һәм шул университетның Тринити-колледжы җитәкчесе Мартин Рис кебек абруйлы галимнәр дә бу куркыныч турында кисәтә. Аларның фикере буенча, технологияләрне дөрес кулланмау һәм кешеләрнең тирә-як мохитенә тәэсире җирдәге тормышны мәңгегә үзгәртергә һәм кешелекне хәтта юк итәргә мөмкин.
Кыямәт көне турындагы хәбәрләр миллионнарча кешене борчый. Интернетка «ахыр заман» яки «2012» ел дигән сүзләрне кертсәгез, сез моның турында йөзләгән бит мәгълүмат табарсыз. Анда дөнья ахыры 2012 елда киләчәк дигән фаразлар язылган. Ни өчен? Майя халкының «Озын хисап» дип исемләнгән борынгы календаре 2012 елга кадәр исәпләнгән. Шуңа күрә күпләр дөнья ахыры шул елны киләчәк дип курка.
Күп кенә дини кешеләрнең уйлавы буенча, Изге Язмаларда җир шары юк ителәчәк дип әйтелә. Алар Аллаһыга тугры булган бар кешеләр күккә барачак, ә калганнары тәртипсезлек хөкем сөргән җирдә газап чигәчәк яисә тәмугка ыргытылачак дип уйлый.
Әмма Изге Язмаларда чыннан да җир йөзе тулысынча җимереләчәк яки юк ителәчәк дип әйтеләме? «Һәр рухка инанмагыз, ул рухларның Аллаһыданмы икәнлеген сынагыз»,— дип кисәткән рәсүл Яхъя (1 Яхъя 4:1). Башкаларның сүзләренә ышаныр урынына, Изге Язмалар китабын ачып, анда дөнья ахыры турында нәрсә әйтелә икәнен үзегез тикшерегез. Сез анда әйтелгәннәргә гаҗәпләнерсез.
[Искәрмәләр]
a «Кыямәт көне турындагы пәйгамбәрлекләрне тудыручы бәла-казалар» дип исемләнгән мәкаләдән алынган («Disasters Fuel Doomsday Predictions», MSNBC веб-сайты, 2005 ел, 19 октябрь).
b СИПРИ — бу Стокгольм халыкара тынычлык проблемаларын тикшерү институты.
c «СИПРИ-2009» еллык басмасындагы хисапны Шэннон Кайл, Виталий Федченко һәм Ханс Кристенсен язган. Шэннон Кайл — СИПРИ көчләренең атом-төш коралы проектының һәм атом-төш коралын кулланмау Программасының баш җитәкчесе һәм өлкән гыйльми хезмәткәре; Виталий Федченко — шул ук программаның хезмәткәре; Ханс Кристенсен — Америка галимнәре Федерациясенең атом-төш мәгълүматын җыючы проектының мөдире.
[4 биттәге иллюстрация астыннан сүзләр]
Mushroom cloud: U.S. National Archives photo; hurricane photos: WHO/League of Red Cross and U.S. National Archives photo