3. Ничек дога кылырга кирәк?
ДОГА турында әйткәндә, күпләр башлыча сүзләргә, гәүдә торышына һәм дини йолаларга игътибар итә. Әмма Изге Язмалар безгә «Ничек дога кылырга кирәк?» дигән сорауның мөһимрәк ягын аңларга булыша.
Изге Язмаларда Аллаһының тугры хезмәтчеләренең дога кылулары турында әйтелә. Алар төрле урыннарда һәм төрле позада дога кылган. Шартларга карап, алар эчтән генә я кычкырып дога кылган. Кайберләре — күккә карап, ә кайберләре баш иеп дога кылган. Алар чын күңелдән, үз сүзләре белән дога кылган һәм сурәтләр, дисбеләр, догалыклар кулланмаган. Ни өчен Аллаһы аларның догаларын ишеткән?
Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, алар Йәһвә Аллаһыга гына дога кылган. Әмма тагын бер мөһим як бар. 1 Яхъя 5:14 тә болай дип язылган: «Аллаһыга мөрәҗәгать иткәндә, без шуңа ышанабыз: аның ихтыяры буенча нәрсә генә сорасак та, ул безне ишетә». Димәк, догаларыбыз Аллаһының ихтыярына туры килергә тиеш. Бу нәрсәне аңлата?
Аллаһы ихтыяры буенча дога кылыр өчен, башта аның ихтыяры нәрсәдә икәнен белергә кирәк. Ә моның өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк. Алайса, Изге Язмаларны җентекләп белмәсәк, Аллаһы безне тыңламасмы? Бу алай түгел. Әмма Аллаһы аның ихтыярын белүебезне, аңларга омтылуыбызны һәм бу белемне кулланып яшәвебезне тели (Маттай 7:21—23). Шулай ук догаларыбыз алган белемнәребезгә туры килергә тиеш.
Аллаһы догаларыбызны ишетсен өчен, догаларыбыз аның ихтыярына туры килергә, иман белән һәм Гайсә исеме хакына әйтелергә тиеш
Йәһвә Аллаһы турында һәм аның ихтыяры турында күбрәк белгән саен, иманыбыз ныгый. Ә иманның роле зур. Гайсә моның турында болай дип әйткән: «Догада иман белән сораган бар нәрсәне алырсыз» (Маттай 21:22). Иман — тиз ышанучанлык түгел, ә хәтта күзгә күренмәгән нәрсәләргә җитди дәлилләргә нигезләнеп ышану (Еврейләргә 11:1). Мәсәлән, без Йәһвә Аллаһыны күрә алмыйбыз. Ләкин Изге Язмаларда аның барлыгына, һәртөрле шартларда ярдәм итүенә һәм иман белән әйтелгән догаларның тыңлавына дәлилләр күп. Өстәвенә, без һәрвакыт Йәһвәдән иманыбызны арттыруын сорый алабыз. Ә ул безгә кирәкле нәрсәләрне шатлык белән бирә (Лүк 17:5; Ягъкуб 1:17).
Тагын бер мөһим як турында Гайсә болай дип әйткән: «Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми» (Яхъя 14:6). Без Йәһвә Аллаһыга Гайсә аша якынлаша алабыз. Шуңа күрә Гайсә үз шәкертләрен аның исеме хакына дога кылырга өйрәткән (Яхъя 14:13; 15:16). Бу без Гайсәгә дога кылырга тиеш дигән сүз түгел. Без аның исеме хакына дога кылабыз. Шулай эшләп, без камил һәм изге Атабызга Гайсә ярдәмендә якынлаша алуыбызны таныйбыз.
Бер тапкыр Гайсәнең шәкертләре аңардан: «Хуҗам... безне дә дога кылырга өйрәтче»,— дип сораган (Лүк 11:1). Һичшиксез, алар ничек дога кылырга түгел, ә нәрсә турында дога кылырга кирәк икәнен белергә теләгән.