Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w11 1.4. 15 б.
  • Сез беләсезме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сез беләсезме?
  • Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Кануныңны бик яратам!»
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Ливан таулары
    Сүзлек
  • «Рәхмәтле булыгыз»
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Уңыш калдыкларын җыю
    Сүзлек
Күзәтү манарасы 2011 ел
w11 1.4. 15 б.

Сез беләсезме?

Уңыш калдыклары турындагы канун нәрсә аңлаткан, һәм кемгә файда китергән?

▪ Муса Кануны буенча, игенчеләр үз игенен урганда уңышларының өлешен калдырырга, игенне кырыена кадәр урмаска тиеш булган. Йөземне җыючыларга йөземне бер тапкыр гына җыеп чыгарга һәм җиргә коелганнарын алмаска, ә зәйтүн агачларын селкетеп җимешен койган кешеләргә ботакларда калганын җыймаска кирәк булган (Левиләр 19:9, 10; Канун 24:19—21). Уңыш калдыклары ярлы кешеләр, ятимнәр, тол хатыннар һәм читтән килгән кешеләр өчен калдырылган.

Уңыш калдыклары турындагы канун бөтен исраиллеләргә файда китергән. Мәсәлән, бу канун җир биләүчене юмарт һәм риясыз булырга, шулай ук Аллаһыдан фатихалар көтәргә кирәк икәненә өйрәткән. Ә уңыш калдыкларын җыйган кешеләрне, бу эш бик авыр булганга, эшчән булырга өйрәткән (Рут 2:2—17). Уңыш калдыкларын җыеп, ярлы кешеләр ач килеш йөрмәгән һәм җәмгыять өчен йөк булмаган. Бу канун шулай ук аларны соранып йөрүдән һәм хурлыкка калудан саклаган.

Ни өчен Сөләйман пәйгамбәр Иерусалим гыйбадәтханәсен төзегәндә Ливан агачын кулланган?

▪ 3 Патшалык 5:1—10 да Сөләйман һәм Тир патшасы, Хирам, үзара килешү төзегән дип әйтелә. Килешү буенча, кедр белән артыш бүрәнәләрен Исраилдән Ливанга диңгез буйлап ташып китергәннәр һәм гыйбадәтханә төзегәндә кулланганнар.

Кедр борынгы Якын көнчыгышта киң кулланышта булган. Мисырда һәм Месопотамиядә кедрдан өрлекләр ясаганнар, һәм аның белән гыйбадәтханәләрне, сарайларны тышлаганнар. Патшалар архивларында, әдәби әсәрләрдә һәм язмаларда кедрның озак вакыт дәвамында көньяк Месопотамия төрле шәһәр-илләренә вакыт-вакыт трофей я салым итеп китерелгәне исбатлана. Мисыр патшалары көймәләрне, төрбәләрне һәм җирләү өчен башка кирәкле нәрсәләрне кедрдан ясаганнар.

Ливан кедры агачы үз ныклыгы, матурлыгы һәм хуш исе белән киң билгеле булган, ә инде аның бөҗәкләр тишкәләп ала алмаганы турында әйтеп торасы да юк. Шуңа күрә Сөләйман гыйбадәтханәне иң яхшы материаллардан төзегән дип әйтеп була. Безнең көннәргә Ливан тауларын каплап үскән кедр урманнарыннан кечкенә урманнар калган.

[15 биттәге иллюстрация]

Ливан кедрын ташу. саргон патшасының сараеннан Ассирия барельефы

[Чыганак]

Erich Lessing/Art Resource NY

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу