Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w12 15.12. 14-17 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аерылышу өчен Изге Язмаларга нигезләнгән бердәнбер сәбәп
    Күзәтү манарасы 2003 ел
  • Никахка хөрмәт белән карагыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
Күзәтү манарасы 2012 ел
w12 15.12. 14-17 б.

Укучыларның сораулары

Хакыйкать белән танышканчы, хатыным белән пробиркада аталандыру ысулын кулланырга мәҗбүр булдык, чөнки балалы гаилә буласыбыз килә иде. Кайбер аталанган күкәй күзәнәкләр (яралгылар) кулланылмады; кайберләре туңдырылды һәм сакланды. Без аларны сакларга тиешме яки аларны юк итеп буламы?

Пробиркада аталандыру экстракорпораль аталандыру (ЭКА) дип атала. Аны ясарга булган ирле-хатынлыларга күп кенә әһәмиятле әхлакый мәсьәләләр чишәргә туры килә. Өстә китерелгән сорау аларның берсе генә. Һәр ирле-хатынлы Йәһвә алдында җаваплы, шуңа күрә нәрсә эшләргә икәнен алар үзләре хәл итә. Шуңа күрә бу өстәмә репродуктив технология турында яхшырак белү файдалы булыр.

Англиядә яшәгән бер хатын, аның аналык көпшәләре буйлап сперматозоидлар күкәй күзәнәкләренә барып җитә алмаганга, балага узарга сәләтсез булган. 1978 елны мәкалә башында әйтелгән ясалма аталандыру ысулы ярдәмендә ул бала таба алган. Табиблар аның өлгергән күкәй күзәнәген алып, пыяла савытка урнаштырганнар, һәм иренең сперматозоидлары ярдәмендә аны аталандырганнар. Шул яралгыны ана карынына хас шартларга урнаштырганнар һәм аннары бу хатынның аналыгына күчергәннәр. Яралгы анда үсеп киткән һәм бу хатын кыз бала тапкан. Андый ысулны һәм аның төрләрен экстракорпораль аталандыру дип атый башлаганнар (ЭКА).

Төрле илләрдә ЭКА төрлечә үткәрелсә дә, гадәттә ул болайрак үтә: берничә атна дәвамында хатынга, күкәйлекләрендә күбрәк күкәй күзәнәкләр барлыкка килсен өчен, махсус препаратлар бирелә. Ир мастурбация аша сперматозоидлар белән тәэмин итә. Аннан соң лабораториядә күкәй күзәнәкләрне һәм чистартылган сперматозоидларны бергә кушалар. Берничә күкәй күзәнәк аталанып, бүленә башлый һәм яралгы булып китә. Якынча бер көннән соң шул яралгыларны җентекләп тикшерәләр һәм сәламәт булганнарын сайлыйлар. Шулай ук ана карынында үсеп китәргә сәләтлеләрен билгеләргә тырышалар. Якынча өченче көнне, гадәттә берне түгел, ә ике-өч иң яхшы яралгыны хатынның аналыгына күчерәләр. Берсе яки күбрәге ана карынында үсеп китә, хатын авырга уза һәм үз вакытында бала туа.

Ә башка яралгылар, шул исәптән сәламәт булмаганнары, хәтта кимчелекле булганнары турында нәрсә әйтеп була? Алар тиздән яшәүгә сәләтсез булып китә. Әмма моңарчы аларны сыек азотка салып, туңдырып була. Нинди максат белән? Беренче ЭКА процедурасы уңышлы үтмәсә, шул яралгыларны соңрак анага күчереп була, нәтиҗәдә, чыгымнар кими. Әмма бу әхлакый сораулар тудыра. Өстә китерелгән сорауны биргән ирле-хатынлы кебек, күпләргә туңдырылган яралгылар белән нәрсә эшләргә икәнен хәл итү авыр. Аларның, бәлки, бүтән бала табасы килмидер. Ә бәлки, яше һәм матди хәле аркасында ирле-хатынлының тагын бер бала табарга мөмкинлеге юктыр. Я аларны күпбалалы йөклелек куркытадырa. Ирле-хатынлының берсе үлсә яки берсе я икесе дә яңа никахка керсә, хәл тагы да катлауланырга мөмкин. Әйе, сораулар бик күп, һәм нәтиҗәдә кайбер ирле-хатынлылар еллар буе яралгыларны саклау өчен акча түләп тора.

2008 елны күренекле эмбриологларның берсе бер газетада күп кенә ирле-хатынлылар калган яралгылар белән нәрсә эшләргә белмичә икеләнеп тора дип язган («The New York Times»). Мәкаләдә болай диелә: «Ким дигәндә 400 000 яралгы туңдырылган хәлдә бөтен ил хастаханәләрендә саклана, һәм һәр көн бу сан үсә бара... Яралгылар, әгәр дөрес туңдырылган булсалар, дистәләгән еллар яшәүгә сәләтле булып кала, ләкин эретелгәч, аларның кайберләре генә исән кала» (курсив безнеке). Бу кайбер мәсихчеләрне уйланырга дәртләндерә. Ни өчен?

Шулай итеп, ЭКА ысулы күп кенә сораулар тудыра. Аларны хәл итәр өчен медицина белән бәйле бер хәлгә игътибар итик. Әйтик, берәр мәсихченең якын кешесе үлем хәлендә һәм аның тормышы махсус аппаратка, мәсәлән үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына бәйле. Андый очракларда мәсихчегә нәрсә эшләргә икәнен хәл итәргә туры килә. Чын мәсихчеләр медицина ярдәменнән баш тартмый; Чыгыш 20:13 һәм Мәдхия 35:10 буенча, алар яшәүне югары бәяли. «Уяныгыз!» журналының (инглиз) 1974 елгы 8 май чыгарылышында болай диелгән иде: «Аллаһы тормышны изге дип саный, без дә шулай дип саныйбыз, шуңа күрә үз вөҗданнарының авазына колак салып, дәүләт законнарына буйсынганга, алар Изге Язмалардагы принципларны тотарга теләп, беркайчан да позитив эвтаназия кулланмаячак», ягъни белә торып авыруның тормышын өзмәячәк. Әмма кайбер очракларда якын кешенең тормышы тик махсус аппаратка гына бәйле. Гаилә әгъзалары аның тормышын ясалма рәвештә дәвам иттерергәме-юкмы икәнен (моны илдәге закон рөхсәт итсә) хәл итәргә тиеш.

Билгеле, бу очрак ЭКА ысулын кулланган һәм калган яралгыларны саклауга биргән ирле-хатынлы очрагыннан аерылып тора. Ләкин бер чара буларак, алар яралгыларны сыек азоттан алып, эретергә тәкъдим итәргә мөмкин. Ясалма шартлар булмаса, яралгылар яшәүгә сәләтен тиз югалтачак. Ирле-хатынлыга моңа ризалашыргамы, юкмы икәнен хәл итәргә кирәк (Гәл. 6:7).

Бала табарга теләп үз ирке белән ЭКА ысулын кулланырга булган ирле-хатынлы, бәлки, туңдырылган яралгыларны саклау яки аларны ЭКА өчен киләчәктә куллану белән бәйле чыгымнарны түләп торырга әзер булыр. Әмма башка ирле-хатынлы, бәлки, туңдырылган яралгыларны бүтән сакламаска хәл итәр, чөнки алар санаганча, яралгыларның яшәүгә сәләте ясалма юл белән генә дәвам иттерелә. Андый карарны кабул итәргә туры килгән мәсихчеләр Изге Язмалар нигезендә өйрәтелгән вөҗданнары буенча эш итәр өчен Аллаһы алдында җаваплы. Алар саф вөҗданга ия булырга һәм башкаларның да вөҗданын исәпкә алырга тиеш (1 Тим. 1:19).

Андый карар кабул иткән мәсихчеләр Изге Язмалар нигезендә өйрәтелгән вөҗданнары буенча эш итәр өчен Аллаһы алдында җаваплы

Репродуктив эндокринология буенча бер белгеч әйткәнчә, күпчелек ирле-хатынлылар «үзләренең [туңдырылган] яралгылары турындагы мәсьәләдә үз җаваплылыгын аңлаганга, аптырашта кала һәм бик нык борчыла». Ул мондый нәтиҗә ясый: «Байтак ирле-хатынлыларга дөрес карар юк шикелле тоела».

Шуңа күрә ЭКА ысулын кулланырга җыенган мәсихчеләр бар якларны исәпкә алырга тиеш. Изге Язмаларда мондый киңәш бирелә: «Акыллы кеше, бәла-каза якынлашуын абайлап, читкә тайпылыр, тәҗрибәсез кеше исә бәла эченә ташланып, михнәткә дучар булыр» (Гыйб. сүз. 22:3).

ЭКА ТӨРЛӘРЕ

ЭКА ысулын куллануның алга китеше аның башка төрләренең кулланылуына юл ачкан. Андый төрләр Аллаһының Изге Язмаларда чагылган карашына ачыктан-ачык каршы килә. Мәсәлән, хатын-кызның күкәй күзәнәкләрен башка ир-атның (бу хатынның ире түгел) сперматозоидлары белән аталандыралар. Аннары хатын яралгыларны үз аналыгына күчерергә рөхсәт итә. (Кайвакыт андый төрне лесбиян парлар куллана). Я киресенчә, ирнең сперматозоидларын берәр хатын-кызның (аның хатыны түгел) күкәй күзәнәкләрен аталандыру өчен кулланалар. Аннан соң яралгыны шул ирнең хатынына күчерәләр.

ЭКАның тагын бер төрен кайберәүләр «яралгыны уллыкка алу» дип атыйлар. Андый очракта күкәй күзәнәкләре дә, сперматозоидлар да башка кешеләрнеке һәм ир белән хатын шул яралгыга ризалашалар. Тагын бер төр: ЭКА ысулы ярдәмендә хатынның күкәй күзәнәкләрен аның иренең сперматозоидлары белән аталандыралар, һәм яралгыларны суррогат ана карынына күчерәләр; ул бу пар өчен баланы үз эчендә йөртеп, тудырып бирәb.

Бу репродуктив төрләр Аллаһы хезмәтчеләре өчен кулланырлык түгел, чөнки алар мондый әмергә хөрмәт белән карый: «Орлык агызыр өчен, якыныңның хатыны белән ятма; бу сине нәҗесләячәк» (Лев. 18:20, 29, ЯД; Гыйб. сүз. 6:29). Ирле-хатынлы булмаган кешеләрнең күкәй күзәнәкләрен яки сперматозоидларын (яки икесе дә) аталандыру өчен куллану җенси әхлаксызлыкка тиң һәм Изге Язмаларда порне́йа дип атала. ЭКАның андый төрләре җенси әгъзаларны әдәпсез, пычрак юл белән куллану дип санала (Мат. 5:32; 1 Көр. 5:11; 6:9, 18; Евр. 13:4).

b Суррогат аналык турында «Уяныгыз!» (рус), 1993 ел, 8 март санындагы 26—27 нче битләрдә җентекләп каралган иде.

Изге Язмаларны өйрәнгән бергә яшәүче бер ир белән хатын суга чумдырылу үтәргә тели. Ләкин, бу ир илдә яшертен яшәгәнгә, алар үз никахларын законлаштыра алмый. Хөкүмәт андый чит ил кешесенә өйләнергә рөхсәт итми. Алайса, алар «Тугрылык анты» дигән документка кул куеп, суга чумдырылу үтә аламы?

Алай эш итү туган хәлнең чишелеше булып күренсә дә, Изге Язмалар буенча дөрес түгел. Моны аңлар өчен, әйдәгез, башта «Тугрылык анты» дигән документ нәрсә икәнен һәм аның кайда кулланылганын карап чыгыйк.

Бу документ — язма ант. Бу документка түбәндә китерелгән сәбәп аркасында никахлаша алмаган ир белән хатын шаһитләр алдында кул куя. Анда алар бер-берсенә тугры булырга һәм мөмкинлек туу белән никахларын законлаштырырга ант бирә. Мәсихче җыелыш аларны Аллаһы һәм кешеләр алдында бер-берсенә тугры булуларын игълан иткән дип санаячак, һәм шуңа күрә аларның никахын хакимият кешеләре раслаган дип исәпләп була.

«Тугрылык анты» кайчан кулланыла? Никахка нигезне Йәһвә салган һәм ул никахка җитди карый. Аның Улы: «Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын»,— дигән (Мат. 19:5, 6; Ярат. 2:22—24). «Фахишәлек [җенси әхлаксызлык] кылмаган хатыны белән аерылышып башкага өйләнүче кеше зина кыла»,— дип өстәгән Гайсә (Мат. 19:9). Димәк, «фахишәлек», ягъни җенси әхлаксызлык, аерылышу өчен бердәнбер сәбәп булып тора һәм, Изге Язмалар буенча, никахны өзә ала. Мәсәлән, берәр өйләнгән ир-ат үз хатыны белән түгел, башка хатын-кыз белән җенси мөнәсәбәткә керсә, аның гаепсез хатыны аның белән аерылыша ала. Һәм аерылышса, икенче кешегә кияүгә чыга ала.

Әмма кайбер илләрдә, аеруча үткәндә, өстенлек иткән чиркәү Изге Язмалардагы бу ачык карашны кабул итмәгән. Киресенчә, чиркәү никахны беркемгә дә таркатырга ярамый дип өйрәткән. Шуңа күрә чиркәүнең йогынтысы зур булган кайбер илләрдә, хәтта Гайсә әйткән мөһим сәбәп нигезендә дә, аерылышу турында закон юк. Башка илләрдә андый закон булса да, аерылышу бик озакка сузыла, катлаулы һәм интектергеч үтә. Аерылышыр өчен күп-күп еллар китә. Әйтерсең, чиркәү һәм хөкүмәт Аллаһы хуплаганга каршы тора (Рәс. 11:17).

Әйтик, бер пар яшәгән илдә аерылышу тыела яки бик кыен, бәлки, моның өчен еллар таләп ителәдер. Алар рәсми никахларын өзәр өчен бар көчләрен куйган булсалар һәм аларның Аллаһы таләпләре буенча яңа никахка керергә хокуклары булса, бу ир белән хатын «Тугрылык анты» дигән документка кул куя ала. Мәсихчеләр андый илләрдә махсус шартлар булганга гына моны эшли ала. Әмма күпчелек илләрдә андый чараны куллану дөрес түгел, чөнки анда, хәтта бик кыйммәткә төшсә дә яки катлаулы үтсә дә, аерылышу мөмкин.

Кайберәүләр «Тугрылык анты» дигән документның максатын аңламый. Шуңа күрә алар, аерылышу мөмкин булган илләрдә яшәсәләр дә, авырлыклардан качар өчен, андый документка кул куярга тели.

Сорауда искә алынган очракта бергә яшәгән ир белән хатын өйләнешергә тели, һәрберсе Изге Язмалар буенча никахка керергә ирекле; аларның берсе дә башка кеше белән никахта тормый. Шулай да бу ир кеше илдә яшертен яши, ә хөкүмәт чит ил кешесенә өйләнергә рөхсәт итми. (Күп илләрдә хакимият кешеләре, берсенең яки хәтта икесенең дә илдә яшәргә хокуклары булмаса да, никах теркәргә рөхсәт итә.) Бу илдә аерылышуны рөхсәт итүче өчен закон бар. Шунлыктан бу очракта «Тугрылык антын» кулланырга кирәк түгел. Игътибар итегез, бу иргә дә, хатынга да аерылышасы юк. Алар икесе дә никахка керергә ирекле. Әмма, бу ир кешенең хокук хәлен исәпкә алсак, аларга нәрсә эшләргә? Алар аның хокук хәле никахка керүгә киртә булмаячак башка илгә бара ала. Яки, әгәр бу ир кеше үзләре торган илдә законлы яшәр өчен адымнар ясаса, алар, бәлки, хәтта үз илендә дә өйләнешә алырлар.

Әйе, бу ир белән хатын үз тормышларын Аллаһының нормаларына һәм кайсарның канунына туры китерә ала (Марк 12:17; Рим. 13:1). Алар шулай эшләячәк дип ышанасы килә. Аннан соң алар суга чумдырылырга яраклы булачак (Евр. 13:4).

a Әгәр яралгының үсүендә ниндидер кимчелек булган кебек күренсә яки ана карынында берничә яралгы үсә башласа, нәрсә эшләргә? Белә торып йөклелекне өзү бала төшерүгә тиң була. ЭКА ысулы кулланылганда, күп балалы йөклелек (игезәкләр, өч игез бала һәм күбрәк бала) гадәти хәл, һәм шуңа күрә вакытыннан элек бала табу һәм ананың кан агуы куркынычы үсә. Аналыгында берничә яралгы үсә барган хатынны «сайлап киметү» ясарга, ягъни бер яки ике яралгыны гына калдырырга өндәргә мөмкиннәр. Бу бала төшерү дип санала һәм бу үтерүгә тиң (Чыг. 21:22, 23; Мәд. 138:16).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу