Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w13 15.8. 8 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Җыелыштан чыгарылган кеше белән үзеңне ничек тотарга?
    Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз
  • Йәһвәне ярату гаиләне яратудан көчлерәк
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2020)
  • Якының Йәһвәне калдырып китсә, син ялгыз түгел
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Җыелыштан чыгару — яратуга нигезләнгән чара
    Күзәтү манарасы 2015 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2013 ел
w13 15.8. 8 б.

УКУЧЫЛАРНЫҢ СОРАУЛАРЫ

Мәсихче әти-әниләр җыелыш очрашуларында җыелыштан чыгарылган балалары белән бергә утыра аламы?

Җыелыштан чыгарылган берәр кешенең Патшалык Залында кайда утырганы өчен башкаларга борчыласы юк. «Күзәтү манарасы»нда мәсихче әти-әниләргә үзләре белән бергә әле дә яшәгән җыелыштан чыгарылган балаларын, алар моны урынлы дип тапса, рухи яктан кайгыртып торырга кирәк дип күп тапкырлар киңәш ителгән иде. «Күзәтү манарасы» 2001 ел, 1 декабрь, 26—29 нчы битләрдә язылганча, әти-әниләр җыелыштан чыгарылган балигъ булмаган балалары белән хәтта Изге Язмаларны өйрәнә ала. Әти-әниләр шулай эшләсә, балаларының дөрес юлга кайтуы ихтимал.

Патшалык Залында утыру урыны турында әйткәндә, җыелыштан чыгарылган бала әти-әнисе янында беркемгә комачауламыйча гына утырып торса да була. Җыелыштан чыгарылган кешеләр Залның соңгы рәтләрендә утырырга тиеш дигән кагыйдә юк. Шуңа күрә җыелыштан чыгарылган бала, әти-әнисе кайда гына утырмасын, алар янына утыра ала. Андый очракларда беркем дә моңа каршы чыгарга тиеш түгел. Әти-әниләр, балаларын рухи яктан кайгыртканга, ул җыелыш очрашуларында игътибар белән тыңлыймы, юкмы икәнен күзәтер. Игътибарсыз калдырылган балага караганда әти-әнисе белән янәшә утырган бала очрашудан күбрәк файда ала.

Ә әти-әнисеннән аерым яши башлаган җыелыштан чыгарылган бала турында нәрсә әйтеп була? Ул әти-әнисе белән утыра аламы? Үткән елларда басмаларыбызда мәсихчеләргә үзләре белән инде яшәмәгән җыелыштан чыгарылган берәр туганы белән аралашуга кагылышлы киңәшләр бирелгән идеa. Ләкин җыелыштан чыгарылган баланың очрашу вакытында гаиләдәгеләре янында тыныч кына утыруы һәм аларның җитди сәбәп булмый торып аның белән аралашуы ике төрле нәрсә. Җыелыштан чыгарылган баланың гаиләсе үзен аның белән дөрес тота икән һәм андый очракларга кагылышлы Изге Язмалардагы киңәшләргә колак сала икән, бу баланың кайда утырганы өчен, күрәсең, борчыласы юк (1 Көр. 5:11, 13; 2 Яхъя 11).

Җыелыштан чыгарылган кеше гаиләдәгеләрнең берәрсе янында я башка берәр кардәшнең янында утырганда үзен дөрес тотса, беркем дә аның кайда утырганы өчен борчылырга тиеш түгел. һәрбер кешегә очрашу вакытында кайда утырырга икәнен әйтеп торсак, шартларга карап төрле авырлыклар туарга мөмкин. Җыелыш очрашуларына йөргән кешеләр, шул исәптән җыелыштан чыгарылган кешенең тугры гаиләдәгеләре, җыелыштан чыгарылуга кагылышлы Изге Язмалардагы принциплар буенча эш итә икән, һәм җыелыштан чыгарылган кешенең кайсы урында утыруы кардәшләр өчен киртә булып тормый икән, очрашуларыбызга килүчеләрнең кайда утырачагы өчен борчыласы юк.

a «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» дигән китапның 207—209 нчы битләрен кара.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу