БРОШЮРА ТЕМАСЫ: АЛЛАҺЫ ТУРЫНДАГЫ ЯЛГАН ТӘГЪЛИМАТЛАР
Аллаһыны сер итеп күрсәтә торган ялган тәгълимат
КИҢ ТАРАЛГАН КАРАШ
Христиан диненең «өч төп төре — католиклар, православныйлар һәм протестантлар — Аллаһының өч шәхестән торуына ышана: Ходай-ата, Ходай-Угыл һәм Ходай-Изге Рух. Христианнарның тәгълиматы буенча, алар өч төрле илаһка түгел, ә өч шәхеснең бердәнбер Аллаһыны тәшкил итүенә ышана» («The New Encyclopædia Britannica»).
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?
Гайсә пәйгамбәр үзен Аллаһыга тиң шәхес итеп күрсәтмәгән я алар Аллаһы белән бер шәхес дип беркайчан да өйрәтмәгән. Киресенчә, ул: «Атам янына баруыма куаныр идегез, чөнки Атам миннән бөегрәк»,— дигән (Яхъя 14:28). Шулай ук бер шәкертенә ул болай дигән: «Мин үземнең Атам һәм сезнең Атагыз янына, үземнең Аллаһым һәм сезнең Аллаһыгыз янына күтәреләм» (Яхъя 20:17).
Изге рух шәхес түгел. Беренче мәсихчеләр «изге рух белән сугарылган» булган, һәм Йәһвә: «Үз рухымны һәртөрле кешегә коярмын»,— дип әйткән (Рәсүлләр 2:1—4, 17). Изге рух Троицаның өлеше түгел. Бу — Аллаһының эш итүче көче.
НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?
Католикларның галимнәре Карл Ранер һәм Герберт Форгримлер Троица турында болай дигәннәр: «Аны, Аллаһы ачып бирмәсә, аңлап булмый. Һәм хәтта Аллаһы ачып бирсә дә, аны тулысынча аңлап булмаячак». Аңлау я белү авыр булган шәхесне чын күңелдән яратып буламы? Димәк, Троица турындагы тәгълимат Аллаһыны белергә һәм яратырга комачаулый.
Беренче мәкаләдә Марконың сүзләре китерелгән иде. Аңа да Троица тәгълиматы комачаулаган. Ул болай ди: «Аллаһы минем өчен сер, акыл ирешмәслек һәм ерак бер шәхес иде. Мин ул үзен яшерә дип уйлый идем. Моның аркасында ул минем өчен тагы да ераграк булып китте». Әмма Аллаһы «һәрберебезгә якын» (Рәсүлләр 17:27). Ул үзен бездән яшерми. Ул үзен белүебезне тели. Гайсә: «Без кемгә табынуыбызны беләбез»,— дигән (Яхъя 4:22).
Марко болай дип дәвам итә: «Аллаһы Троицаның өлеше түгел икәнен белгәч кенә, мин аның белән шәхси мөнәсәбәтләр кора алдым». Аллаһы безнең өчен ят бер шәхес кебек түгел, ә таныш шәхес кебек булса, аны ярату җиңелрәк булачак. «Яратмаучы — Аллаһыны танып белми, чөнки Аллаһы — мәхәббәт ул»,— дип әйтелә Инҗилдә (1 Яхъя 4:8).