Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w14 15.6. 7 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Яңадан терелүгә өметнең көче бар
    Күзәтү манарасы 2000 ел
  • «Үлеләр ничек терелеп торыр?»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
Күзәтү манарасы 2014 ел
w14 15.6. 7 б.
Оҗмахта терелгән кешеләрне каршылау

УКУЧЫЛАРНЫҢ СОРАУЛАРЫ

Мәсихчеләргә үлгән кешене кремацияләү рөхсәт ителәме?

Изге Язмаларда кремациягәa каршы бернинди җитди сәбәп китерелми.

Изге Язмаларда кайбер үлгән кешеләрнең тәннәре һәм сөякләре яндырылган дип әйтелә (Йошуа 7:25; 2 Елъ. 34:4, 5). Күрәсең, андый кешеләрне тиешенчә җирләүгә лаек түгел дип санаганнар. Әмма алай һәрвакыт булмаган. Мәетне башка сәбәптән дә яндырганнар, ягъни кремацияләгәннәр.

Моны Шаул патша һәм аның өч улының үлеменә кагылышлы хәбәрдән күреп була. Аларның дүртесе дә филистиләр белән сугышканда вафат булган. Угылларның берсе, Йонафан, Давытның яхшы дусты һәм тугры булышчысы булган. Ябеш-Гилгад шәһәрендә яшәгән кыю исраиллеләр нәрсә булганын белгәч, шул дүрт мәетне алып кайтып яндырганнар, ә сөякләрен җирләгәннәр. Соңрак Давыт аларны эшләгәннәре өчен мактаган (1 Иш. 31:2, 8—13; 2 Иш. 2:4—6).

Изге Язмаларда үлгән кешеләр өчен терелтелү өмете хакында язылган: Аллаһы кешене тормышка кире кайтарачак. Мәетне яндыралармы, юкмы, Йәһвәнең шул ук шәхесне яңа тән биреп торгызырга сәләте бар. Набуходоносор патша өч тугры яһүдне утлы мичкә ташларга кушкан. Шулай да алар, янып үлсәк, Аллаһы безне терелтә алмас, дип курыкмаган (Дан. 3:16—18). Шуны ук нацистларның концлагерендә үлгән һәм соңыннан яндырылган Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре турында да әйтеп була. Ә Аллаһының башка тугры хезмәтчеләре берәр нәрсә шартлаганга я башка сәбәп аркасында һәлак булганга, аларның гәүдәләреннән бернәрсә дә калмаган. Шулай да алар һичшиксез терелтеләчәк (Ачыл. 20:13).

Кешене терелтер өчен Йәһвәгә аның элеккеге тәненең бер өлешен дә кулланырга кирәк булмас. Моны Аллаһының майланган мәсихчеләрне күктәге тормыш өчен терелтүеннән аңлап була. «Рух буларак терелтелгән» Гайсә очрагында булган кебек, майланган мәсихчеләр шул ук шәхесләр булып, әмма рухи тәндә терелтелә. Күктә аларга элеккеге физик тәннәренең бер өлеше дә кирәк түгел (1 Пет. 3:18; 1 Көр. 15:42—53; 1 Яхъя 3:2).

Безнең терелтелүгә өметебез физик тән белән нәрсә булачагына түгел, ә иманыбызга нигезләнә: Аллаһы үз вәгъдәләрен үтәргә сәләтле һәм моны эшләргә тели дә (Рәс. 24:15). Әйе, без Аллаһының үткәндә терелтү могҗизасын ничек башкарганын я киләчәктә моны ничек эшләячәген төгәл белмибез. Ләкин без Йәһвәгә иман итәбез. Ул Гайсәне тормышка кайтарып терелтүнең «һичшиксез булачагын» раслаган (Рәс. 17:31; Лүк 24:2, 3).

Мәсихчеләргә җәмгыятьтә кабул ителгән нормаларны, башкаларның хисләрен һәм җирләүгә кагылышлы законнарны исәпкә алу яхшы булыр (2 Көр. 6:3, 4). Шуңа күрә, үз мәетен яндырыргамы, юкмы — кеше үзе я гаиләсе карар итә.

a Кремация — мәетләрне махсус бинада, мичтә яндыру.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу